news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Акча өчен кан тапшырырга ярыймы?

Без тәнебезнең өлешләрен сатарга хокуклы түгел.

news_top
Акча өчен кан тапшырырга ярыймы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин донорлар турында сорауга җавап бирде.

«Кан тапшырган өчен түләнгән акчаны тотарга ярыймы?» — дип сораганнар хәзрәттән.

«Без тәнебезнең өлешләрен, шул исәптән канны да сатарга хокуклы түгел. Чөнки бу безнеке түгел, бу — Аллаһы Тәгалә милке.

Без ярдәм итә алабыз. Кеше авариягә очрап, кан кирәк булса, кан бирәбез. Тик донорлык үзәгенә барып кан биргәч, безгә билгеле бер суммада акча бирәләр. Аны кан өчен түгел, без канны кабат яңарту өчен ашауга бирәләр. Шуның өчен бу акчаны алырга ярый.

«Әгәр бер кеше: „Дуслар, миңа бер литр кан сатыгыз“, дип әйтсә, без аңа барып кан сатсак — бу ярамый. Алдан уйлап, канны акчага алмаштырырга ярамый. Бу — гөнаһ. Ул — минеке түгел. Ул Аллаһныкы, миңа амәнәт буларак бирелгән. Мин аның өчен Аллаһ каршында җавап бирәм. Ул минеке түгел, минем аны сатарга хакым юк», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар