Аяк киемен кайсы аяктан кия башларга, кайсысын беренче салырга?
«Аяк киеме кигәндә уң аяк беренче булсын, салганда - соңгысы булсын», - дигән Мөхәммәд Пәйгамбәр.
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам сөннәте турында сөйли.
Пәйгамбәребез киенгән чакта башта уң җиңен, аннары сул җиңен кигән, ул барлык эшне дә уңнан башлаган. Башта уң аяк киемен, аннары сул аякк киемен кигән. Әгәр Ул киемен сала башласа, сул яктан башлаган, дип аңлата хәзрәт.
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: „Әгәр берәрегез аяк киемен кияргә җыенса, уң аягыннан башласын, әгәр сала башласа — сул аягыннан. [Аяк киеме] кигәндә уң аяк беренче булсын, салганда соңгысы булсын“. (Тирмизи)» — дип яза хәзрәт.
«Аллаһ матур, ул барлык матур әйберне яраткан. Шуңа күрә безнең киемнәребез дә матур булырга тиеш. Пычрак, бөгәрләнгән булмаска тиеш», — дип искәртә ул.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Кияүгә чыккач, иреңнең әти-әнисенә ничек эндәшергә?
- Әҗәтне кайтара алмасаң, нишләргә?
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
- Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
- Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
- Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?
- Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?
- Догалар нигә кабул булмый?
- Үлгән туганнар төшкә керсә, нишләргә?
- Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?
- Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?
- Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?
- Идәнне кайсы почмактан юа башларга һәм сихер тапканда нинди дога укырга?
- Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?
- Мөселманнарга чуртан һәм җәен балыгын ашарга ярыймы?
- Тәрбияле ана нинди була?
- Ясалма керфекләр һәм ясатылган кашлар булган килеш намаз укырга ярыймы?
- Начар төш күреп интеккәндә нишләргә?
- Мөселманнар Яңа ел төнендә нишләргә тиеш?
- Песиләрне кастрацияләү дини яктан рөхсәт ителәме?
- Ислам динендә йөкле хатыннарга чәч кистерү рөхсәт ителәме?
- Кояш баткач тырнак кисәргә ярыймы?
- Акча өчен кан тапшырырга ярыймы?
- Хәрам акчаны изге эшкә кулланырга ярыймы?
- Караватта кайсы якка карап ятарга, бәдрәфтә кайсы якка карап утырырга ярамый?