Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Караватта кайсы якка карап ятарга, бәдрәфтә кайсы якка карап утырырга ярамый?

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп, йортларны проектлаганда ислам кагыйдәләрен истә тотарга чакыра.

news_top_970_100
Караватта кайсы якка карап ятарга, бәдрәфтә кайсы якка карап утырырга ярамый?
pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга йоклый торган караватны кую кагыйдәләрен аңлатуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Хәзрәт мөселманнарга төрле трендлар чит булуын, фэншуй кебек кагыйдәләр буенча яшәү туры килмәвен искәртә.

«Иң яхшысы - кеше йөзе белән Кәгъбә, Мәккә ягына таба карап ятса хәерле. Татарстан, Башкортстан кебек безнең яклар өчен бу — көньяк. Баш яки йөз көньякка таба караса яхшы. Аяклар кыйбла ягына карап ятмау хәерле», — дип сөйли хәзрәт.

Ул заманча йортларда бүлмәләрнең урнашуы мәсьәләсенә дә кагыла. 

«Төзүчеләр бу кагыйдәләрне истә тотмый инде. Минем аларга мөрәҗәгать итәсем килә. Хөрмәтле архитекторлар, йортларны, аеруча биек йортларны проектлаганда караватны Мәккәгә таба каратып куярлык итеп эшләсәгез иде», — дип мөрәҗәгать итә ул.

Хәзрәт шул җәһәттән бәдрәф бүлмәләре турында да мәсьәләне күтәрә. «Безгә олы яки кече йомыш башкарганда ал як белән дә, арт як белән дә Мәккәгә таба басып торырга ярамый, бу — гөнаһ. Төзүчеләр, унитазларны куйганда моны истә тотсагыз иде», — ди ул.

Әгәр инде йорт аякларны Мәккәгә таба сузып ятарлык итеп төзелгән икән, караватны бераз гына булса да, биш градуска булса да борып куярга киңәш ителә.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100