Татар театрларында «Ел вакыйгалары»: казанышлар һәм ызгышлар – бер казанда
Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова татар театрларында ел вакыйгаларына анализ ясый.
1. Туфан Имаметдиновтан «Идегәй» дастаны – галимнәр каршы
Режиссер Туфан Имаметдинов Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны премьерасын чыгарды. Спектакль галимнәр арасында бәхәсләр кузгатты, шул уңайдан күп санлы сораулар буенча «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Идегәй» спектакле буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. «Татар-информ» әлеге түгәрәк өстәлдә эксклюзив видео тәкъдим итте. Тинчурин театрында «Идегәй»гә әзерлек барышында «Ачык университет» проекты кысаларында галим Дамир Исхаков һәм язучы Галимҗан Гыйльманов лекцияләр үткәргән – артистларга һәм режиссерга Идегәй һәм дастан турында сөйләгәннәр.
Галимнәр Галимҗан Гыйльманов лекциясендә дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар күреп аптырап калды. «Мондый материалны ачык ресурсларга куярга ярамый. Мин моны «милли фаҗига» дип кабул итәм. Бу – хурлык. Без үзебезнең Алтын Урда тарихын бу дәрәҗәдә хата белән яшьләргә җиткерсәк, нәрсә көтәбез?! Мин хәзер театрның ни өчен шундый буталчык концепциясе булганын аңладым», – диде Миләүшә Хабетдинова. Аңа башка галимнәр дә кушылды. Миләүшә ханым Нәкый Исәнбәт исемен афишага кайтарган өчен театр коллективына рәхмәт әйтте.
Туфан Имаметдинов белән сөйләшү
2. Айдар Җаббаров Путин премиясен алды һәм яңа Тукай образын чыгарды
Режиссер Айдар Җаббаров Россия Президенты Владимир Путинның яшь мәдәният әһелләренә бирелә торган премиясенә лаек булды. Аны Мәскәү Кремлендә Россия Президент үзе тапшырды. Премияне кабул итеп алганда, Айдар Җаббаров үзе туып үскән һәм алга таба эшләргә планлаштырган Татарстанга, Рөстәм Миңнехановка, Ирада Әюповага, Фәрит Бикчәнтәевка рәхмәтләрен җиткерде, алга таба да Татарстанда иҗат итәчәген әйтте.
Әлеге премиянең күләме 5 млн. сумны тәшкил итә.
Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанада Айдар Җаббаров, шагыйрә Резеда Гобәева, Камал театры артисты Эмиль Талипов һәм бер төркем иҗатчылар белән бергә, татар тамашачысына яңача Тукай образын тәкъдим итте. Тукайның яңа образы өлкән буынны бераз гаҗәпләндерде гаҗәпләндерүен, ләкин күпчелек риза иде.
Бу тема Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан да күтәрелде. Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла яшь иҗатчыларны яклап чыкты.
3. Раил Садриевның интервьюсы җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырды
Буа театры директоры Раил Садриевның «Интертат»ка биргән интервьюсы зур шау-шу кубарды. Интернет киңлекләрендә интервьюны укучылар Раилне тәнкыйтьләүчеләргә һәм яклаучыларга бүленде. Шуннан соң Раил Садриев, икенче интервью биреп, фикерләрен аңлатты. Кыскасы, быел ул «Интертат»ка гына да 4 интервью бирде. Шуның өчесе «Интертат»та урын алды.
4. Ике татар спектакле Тукай премиясенә дәгъва итеп, ни кызганыч, берсе дә алмады
Быел Тукай премиясенә тәкъдим ителүчеләр арасында ике татар спектакле бар иде. «Әкият» курчак театры Галимҗан Ибраһимов повесте буенча куелган «Адәмнәр» спектаклен тәкъдим итте. Кандидатлар – спектакльнең режиссеры һәм сценарий авторы Илгиз Зәйниев, композитор Эльмир Низамов, рәссам – Сергей Рябинин, артистлар Альбина Шаһалиева белән Дилүс Хуҗәхмәтов.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театры Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» спектаклен тәкъдим итә. Кандидатлар – режиссеры Фаил Ибраһимов, драматург – Равил Сабыр, артист – Рафил Сәгъдуллин.
Әмма Тукай премиясе театрларга бирелмәде.
Тукай премиясе соңгы тапкыр татар спектакле өчен 2009 елда бирелгән. Бу – Зөлфәт Хәкимнең Камал театрында куелган «Телсез күке» спектакле.
5. Чаллы театрында низаг – өлкәннәр һәм яшьләр штат бүлешә
Чаллы татар дәүләт драма театрының берничә өлкән буын артистына театрда ярты ставкага калырга тәкъдим ителгән – шул сәбәпле ул артистлар матбугат аша сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловны тәнкыйтьләп чыкты.
«Интертат» бу темага ике яклы карады. Әйтик, кайбер популяр матбугат чаралары өлкәннәр зарына гына басым ясаса, «Интертат»: «Без бит инде, труппалар тулы дип, Казан театр училищесының татар төркемен ябып куйыйкмыни? Яшь артистларны театрларга алмау данлыклы училищены һәм аның Илдар Хәйруллин кебек легендар педагогларын бәяләмәү булып чыгу түгелмени?» – дигән мәкалә бастырды.
Мәдәният министры Ирада Әюпова бу низаг турында мәгълүматның матбугатка чыгуыннан зарланды.
Хәзерге вакытта әлеге өлкән буын артистлары театрдан киткән, әмма ачу сакламыйлар, алар театрга килеп йөри. Әйтик, Булат Сәлахов бер күрешкәч, шаяртып, үзенең көн саен «бәлеш ашап» төрле конкурсларның жюриында йөрүен әйтеп алды.
6. Әлмәт театрында «Ат карагы» һәм варис тәнкыйте
Әлмәт театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Айдар Җаббаров чыгарган «Ат карагы» спектаклен драматургның варисы Әлфия Миңнуллина тәнкыйтьләп чыкты. Ул театрга пьесаны куярга рөхсәт бирсә дә, Айдар Җаббаров куячагына шикләнеп караган икән. Моның сәбәбе бар – Әлфия Туфановна Айдар Җаббаровның Татарстан театрында куелган беренче спектаклен, диплом алды эшен – «Агыла да болыт агыла» шигъри драмасын кабул итә алмаган булган. Чөнки спектакльдә ике автор – Туфан Миңнуллин һәм Хәсән Туфан күрсәтелгән (әсәр нигезенә Хәсән Туфанның сөргендә язылган шигырьләре һәм Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары салынган).
Әлфия Миңнуллина Әлмәтне театрына килеп «Ат карагы» спектаклен карагач, болай диде: «Минем театрга бернинди үпкәм дә юк! Үпкәм бары тик режиссерга! Мин спектакль турында фикеремне башкача җәмәгатьчелеккә белдермәячәкмен. Ләкин Айдар әти әсәрләренә кагылмасын иде».
Шулай да Әлфия Миңнуллина бу хакта телеграм-каналына да язып чыкты, «Татар-информ» редакциясенә мөрәҗәгать итеп, үз телеграм каналындагы постны «Интертат»та чыгарды, «Ватаным Татарстан» газетасына интервью да бирде. Театрны һәм спектакльне күргән кешеләрне чакырмыйча гына, әмма Казахстандагы Әлфия Миңнулина видео аша катнашып, «Таяну ноктасы» тапшыруы да чыкты. Кыскасы, Әлмәт театрына һәм Айдар Җаббаровка карата мәгълүмат сугышы булып алды.
Режиссер Сәрдәр Тагировский Венгриядән Татарстанга кайта
Татарстанга Венгриядә яшәүче татар режиссеры Сәрдәр Тагировский кйта. Ул Әлмәт татар дәүләт драма театрының баш режиссеры итеп билгеләнәчәк – бу хакта Ирада Әюпова хәбәр итте. Кайбер матбугат чаралары аңлы рәвештә ялгышып «театрны җитәкли» дип яздылар – бу хата. Театрның уставы буенча, театрны директор җитәкли, баш режиссер белән контрактны директор төзи. Сәрдәр Әлмәткә март азакларында кайтачак.
8. Әтнә театры Вампилов әсәренә кырыс «әхлакый цензура» уздырды
Әтнә татар дәүләт драма театры артист һәм тәрҗемәче Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә Александр Вампиловның «Әтинең өлкән улы» пьесасы буенча премьера чыгарды. Спектакльне чакырылган режиссер Лилия Әхмәтова чыгара башлаган, әмма театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев чыгарып бетергән. Чөнки Лилия Әхмәтованың спектакль концепциясе театрның яшәү рәвеше белән туры килмәгән. Режиссер концепциясе буенча, заманча яшьләр турында кырыс әсәр барлыкка килергә тиеш булган. «Прикалывались и доприкалывались» – менә нәрсә турында иде. «Тәтиләштерү» монда берничек тә була алмый иде. Ләкин биредә кысалар шулкадәр тарайтылган, бу – иҗатны кисә», – диде режиссер.
Театр версиясенә килгәндә, төп аңлатма – Александр Вампиловның «Старший сын» пьесасы 11нче класс өчен рус әдәбияты программасына кертелгән. Программада бар икән, театр әлеге спектакльне «Пушкин картасы» буенча мәктәп укучыларына да тәкъдим итәчәк. Димәк, балаларга тәкъдим итәргә оят булмаслык әсәр кирәк.
Шунысы да бар – Әтнә театрының үз иҗат эшчәнлеген «хәләл» театр буларак алып баруын республикада азмы-күпме театраль тормышны күзәтеп барган һәркем белә.
9. Камал театрының яңа бинасы җәмәгатьчелек игътибары астында төзелә, Буа театры бинасы төзелешен күрми дә калдык
Кабан күле ярында Камал театрының яңа бинасы төзелеше бара. Бина 2025 елда төзелеп бетә, дип планлаштырыла. Камал театры бинасы җәмәгатьчелекнең күз уңында – проект комиссиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре катнашындагы конкурслар аша сайланды. Эш барышында аның парковка дип уйланган урынында бакча булачагы ачыкланды. Зал зурлыгы мәсьәләсе дә җәмәгатьчелек фикере катнашында үзгәрешләр кичерде. Театрның беренче техзаданиесе буенча зур залы 600 урынлы булырга тиеш иде. Ягъни, хәзерге залдагы 842 урынына 600 урын гына булачак. «Әлбәттә, бу – аншлаглар ясауның һәм план үтәүнең җиңел юлы. Әйе, театр залы зур булмый, диючеләр дә хаклыдыр. Әмма «Поэт в России больше чем поэт» дигәндәй, татарның Камал театры – театр гына түгел, ул татарның татарлыгын ныгыту, рухын баету, бер-берсен тою урыны. Татарның мәйданы да театр… иде… Камал театры мәйдан булырга теләми, ул бары тик театр гына булырга телиме? Миллион ярым башкортның академтеатрында 500 урын булып, 7 миллион татарның академтеатрында 600 урын булачакмы?» – дип язып чыкты «Интертат». Камал театры октябрь аенда уздырган стартегик сессиядә төп залның 799 урынлы, Шәрык залы 242 урынлы, универсаль зал 350 урынлы булачагы билгеле булды.
Шунысы игътибарга лаек – икенче бер дәүләт театры, мондый мәшәкатьләрне күрмичә генә, биналы булды. Буа театры биналы булуның иң оригиналь юлын кулланды: район мәдәният йорты реконструкциядән соң Буа дәүләт театры бинасы буларак ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Театр директоры Раил Садриев театрның иске бинасында курчак театры ачарга теләвен әйтте.
10. Татарстан театрлары 20 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә тәкъдим ителде
Татарстанның 4 театры – Камал театры, Кариев театры, «Әкият» курчак театры, Буа театры һәм MOÑ театр мәйданчыгы барысы бергә 20 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясенә тәкъдим ителгән.
Мәхмүт Галәү романнары буенча Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле 9 номинациядә «Алтын битлек» Милли театр премиясенә тәкъдим ителде. Кариев театрында Тимур Кулов чыгарган «Рөстәм маҗаралары» 5 номинациядә премиягә дәгъва итә. «Әкият» курчак театрында Илгиз Зәйниев куйган «Авиатор» спектакле 4 номинациядә күрсәтелгән. Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле дә номинант. MOÑ театр мәйданчыгының «Әңгәмә» спектакле «Эксперимент» номинациясендә премиягә тәкъдим ителгән.
«Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» спектакле «Зур формалы иң яхшы спектакль»; «Режиссерның иң яхшы эше» (Фәрит Бикчәнтәев); «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Ләйсән Гатауллина); «Иң яхшы ир-ат роле» (Фәннур Мөхәммәтҗанов); «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» (Люция Хәмитова); «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» (Илдус Габдрахманов); «Рәссам эше» (Сергей Скоморохов); «Костюмнар буенча рәссам эше» (Марина Марьянич); «Яктылык буенча рәссам эше» (Тарас Михалевский) номинацияләрендә.
«Рөстәм маҗаралары» спектакле «Зур формалы иң яхшы спектакль»; «Режиссерның иң яхшы эше» (Тимур Кулов); «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Альбина Гайзуллина); «Иң яхшы ир-ат роле» (Булат Гатауллин); «Яктылык буенча рәссам эше» (Дмитрий Солопов).
«Авиатор» спектакле «Иң яхшы курчак спектакле»; «Иң яхшы курчак театры режиссеры эше» (Илгиз Зәйниев); «Иң яхшы курчак спектакле актеры эше» (Дилүс Хуҗиәхмәтов); «Иң яхшы рәссам эше» (Сергей Рябинин) номинацияләрендә.
Буа театрының «Дәрвиш» моноспектакле актеры Раил Садриев «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә премиягә дәгъва итә.
Бердәнбер актеры Нурбәк Батулла булган «Әңгәмә» спектакле «Эксперимент» номинациясендә премиягә тәкъдим ителгән.
Татар театры дөньясындагы игътибарга лаек вакыйгалар
Театр яңа авторларны матбугаттан эзли
Ике татар театрында татар әдәбиятында һәм матбугатында билгеле шәхесләрнең – «Казан утлары» баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйповның спектакльләре чыкты.
Рөстәм Галиуллинның «Яңа татар пьесасы» конкурсының махсус премиясен алган «Көзге кайтаваз» драмасын комедия жанрына күчереп, Камал театры чыгарды. Кариев театры, махсус заказ белән, Рәмис Латыйповтан «Җырлап яшик!» дигән пьеса яздырды. Ике спектакль дә заманча проблемаларны күрсәтүе һәм составында публицистика булуы белән аерылып тора. Ике дебют та театр маркетнигы ягыннан уңышлы дип табылган – билетлар сатыла, артистлар тулы залларда уйный.
Игътибардан читтә калган уникаль проект
Минзәлә татар дәүләт драма театры гадәти булмаган премьера – өченче дәрәҗәдә сәламәтлеге чикләнгән инвалид балалар өчен өй шартларында күрсәтелә торган спектакль чыгарды. «Чикләрсез театр» проекты кысаларында «Президент грантлары фонды» матди ярдәме белән Киплинг әсәре буенча «Шаян фил малае» («Любопытный слоненок») спектаклен театр режиссеры Дамир Сәмерханов куйды.
Минзәлә театрының бу проекты киңрәк масштабларга чыга ала, зуррак мөнбәрләрдән макталырга лаек иде. Ни кызганыч, уңай мисаллар киң яңгыраш алмый.
Апушизация
Гүзәл Сәгыйтова һәм Казан мэриясе проекты булган «Апуш» студиясе театраль киңлекләрне яулый. Ел ярым эчендә студия 5 спектакль чыгарды, Россия фестивальләрендә 2 зур җиңү яулады. Хәзерге вакытта «Апуш»лылар шәһәрнең 4 мәдәният йортында шөгыльләнә, ә көз көне әти-әниләрнең күпсанлы соравы буенча сабыйлар өчен «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды. Сәйдәштә шөгыльләнүче студия «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле белән «Театральное Приволжье» театр фестивалендә I урын алды. Җиңүчеләрне Россиянең халык артисты Сергей Безруков үзенең Зур фестиваленә кунак булып чакырды. Апушлылар атна буе Мәскәү педагогларыннан мастер-класслар алды һәм Мәскәү губерна театрында "Апушның тылсымлы төшләре" белән чыгыш ясадылар. Быел да "Театральное Приволжье" фестиваленә «Балалар театрлары» номинациясендә студиянең «Кечтүкле уен» спектакле (Илгиз Зәйниев пьесасы, Ленина мәдәният йортында шөгыльләнүчеләр) барачак.
Камал театры елның иң «аппетитлы» премьерасын чыгарды
Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниевның Минзәлә театры өчен махсус язылган «Ситса туй» комедиясен Айдар Җаббаров Камал театры сәхнәсендә чыгарды.
Бу комедиянең Камал театрында моңарчы куелган комедияләрдән бер үзенчәлеге – кыйммәтле булуында. Сәхнә уртасына канализация үткәреп, суы агып килә һәм агып китә торган чын душ кабиналары, кухняда чын духовкалар белән ике бүлмәле фатир корылган. Театрда бикләнеп калсаң, сәхнә уртасында алма бәлеше пешереп, юынып, рәхәтләнеп яшәп була. Сәхнәдәге 4 яшь хатынның күлмәк арты күлмәк алыштыруын исәпкә алсак, спектакль Айдар Җаббаровтан тамашачының ир-ат җенесле өлешенә матур бүләк: яшь актрисаларның сыланып торган күлмәк аша тиешле урыннары калку күренгән зифа буй-сыны да, декольтесы да, итәк ерыгы да – бар да бар һәм бар да матур.
ххх
Ә «десертка» – бәхәс тудырырлык, ләкин ул бәхәсләр кулуарларда гына калачак тема.
ТЮЗларга репертуарны, мәктәп программасыннан чыгып, авторның оригиналь тексты буенча планлаштырырга тәкъдим ителде
Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында мәдәният министры Ирада Әюпова Яшь тамашачы театрларына репертуарны мәктәп программасыннан чыгып, авторларның оригиналь текстлары буенча гына планлаштырырга кирәклеген әйтте. «Без бу мәсьәләдә тамашачыдан күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Алар спектакль исеменең һәм эчтәлегенең дөреслеге буенча сораулар куя. Казан ТЮЗының «Nедоросль» спектакле бар. Ул оригиналь түгел, ә мотивлар буенча куелган. Гомумән, бу мәсьәлә Татарстандагы барлык театрларга да кагыла: әсәрне эшкәртеп куйганда, тамашачыны бутамас өчен, афишада барысын да төгәл күрсәтергә кирәк», – диде ул чыгышында.