Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Савап өчен»: Минзәлә артистлары театрга килә алмаган балаларның өенә барып әкият күрсәтә

Минзәлә театрының әдәби бүлек мөдире Нурсибә Адиева Татарстанда дәүләт театрларында беренче мәртәбә гамәлгә ашырылган яңа социаль проект турында сөйли.

news_top_970_100
«Савап өчен»: Минзәлә артистлары театрга килә алмаган балаларның өенә барып әкият күрсәтә
Минзәлә татар дәүләт театрының матбугат үзәге. Фотоларны театр гаиләләрнең рөхсәте белән тәкъдим итә

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры гадәти булмаган премьера – өченче дәрәҗәдә сәламәтлеге чикләнгән инвалид балалар өчен өй шартларында күрсәтелә торган спектакль чыгарды. «Чикләрсез театр» проекты кысаларында «Президент грантлары фонды» матди ярдәме белән Киплинг әсәре буенча «Шаян фил малае» («Любопытный слоненок») спектаклен театр режиссеры Дамир Сәмерханов куйды.

Белешмә: Дамир Сәмерханов – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев укучысы. Иҗат юлын 2009 елда Минзәлә театрында Туфан Миңнуллинның «Мулла» әсәре белән башлап җибәрде. Биредә 10 ел дәвамында баш режиссер вазифасында булды. Аның «кул үзенчәлеге» турында фикер йөрткәндә, чыгарган спектакльләрендәге эчке җылылык, самимилек, хәтта балаларча беркатлылык тамашачыны җәлеп итә, диясе килә...

Инвалид балалар өчен өйгә барып уйный торган әсәр – байтак драмалар, комедияләр, әкиятләр чыгарган режиссерның яңалыкка омтылуымы, әллә башка сәбәпләре бармы?

Дамир Сәмерханов: «Бермәлне бер танышым инвалид баласын театрда барган әкиятләргә йөртми башлады. Очрагач: «Нишләп килмисез?» – дип сорадым. «Үсте, күтәреп коляскага утырту кыенлашты, бик авыр», – дип җавап бирде ана. Бөтенләй бу хакта уйланмыйбыз бит, чөнки, Аллага шөкер, балаларыбыз сау-сәламәт. Шул сөйләшүдән соң шактый вакыт тынгылык тапмадым, борчылып уйланып йөрүләрдән шушы идея туды. Грантка 3 тапкыр язып карадым, дүртенче талпынудан 500 мең сум грант оттык».

Театр директоры Илнур Гайниев режиссерның гамәлен хуплап, аны грант язу буенча махсус укуларга җибәрде.

Илнур Гайниев: «Әлеге спектакль – социаль проект, савап булсын, дип эшлибез. Белүемчә, Татарстанда бу – яңа формат, мондый проект беренче тапкыр тормышка ашырыла. Минзәлә, Актаныш, Сарман, Мөслим, Тукай районнарында яшәүче 48 инвалид баланың һәрберсенең өйләренә барып, әлеге әкиятне күрсәтәчәкбез».

«Шаян фил малае»ның рәссамы – «Әкият» татар дәүләт курчак театрының баш рәссамы Сергей Рябинин.

Спектакльнең 2 чемоданга сыйган барлык декорация, бутафориясе – аның хезмәте. Ул чемоданнардан ни генә чыкмады: фил малае, зур маймыл, жираф, страус, пальма агачлары, зонт, ике яклы җәймә, банан, ананас, мандариннар.

Спектакльдә ике актер – Диләрә һәм Рөстәм Зиннуровлар уйный. Режиссер нәкъ менә Зиннуровларга таянды да инде. Рөстәмнең балалар белән эшләү тәҗрибәсе зур. Ул гына да түгел,  үзенә тарту көче, магиясе, харизмасы бар.

ххх

Әкиятне карарга, беренчеләрдән булып, Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Татьяна Паранина һәм, белгеч буларак, Минзәлә педагогия көллияте психологы Г.Ә. Нуретдиновалар килде. Әсәрне сәхнәләштерү процессы тулысынча алар белән киңәшләшеп эшләнде.

Татьяна Паранина: «Һәр гаиләгә индивидуаль әзерлек белән барачакбыз. Чөнки, беренчедән, өйдә театр күрсәтү мөмкинлекләре, уйнар өчен иркенлек булмаска мөмкин. Балаларның яшь үзенчәлекләрен дә исәпкә алмыйча булмый: бик кечкенә балалар бар, бар үсмер балалар. Ләкин ул үсмер баланың да акыл дәрәҗәсе кечкенә баладагы кебек булырга мөмкин. Шуңа күрә берьяклы итеп, менә шулай булачак, болай булачак, дип билгеләп куя алмыйбыз. Гаилә белән башта белгечләр эшли, алар аңлата, әзерли һәм театрга җиткерә. Мәсәлән, бу балага кычкырыбрак сөйлисе, монысы белән тынычрак булырга кирәк, чөнки эмоцияләрдән баланың башы авырта башларга мөмкин. Аутист бала утырып тормаячак, артистлар белән сикерәчәк, хәрәкәтләнәчәк, уйнап торган җирдән көйсезләнә башларга мөмкин – нюанслар күп. Театр изге һәм бик катлаулы эшкә алынды. Рәхмәт театрга! Индивидуаль сүзен алга куеп, бергәләшеп эшләрбез».

«Шаян фил малае»ның беренче тамашачысы – Минзәлә районы Усай авылында яшәүче 12 яшьлек Владислав Прозоров булды. «Баланың әбисе (Владиславны күбрәк әбисе карый, әти-әнисе эштә) безне җылы кабул итте, тәмам ачылып сөйләште. Белгечләр күзәтүе астында әкият яхшы гына барды. Бала артистларны бик яратты. Иң каушап төшкән кеше мин булганмындыр, – дип сөйли Дамир Сәмерханов. – Владислав елмаеп, бик игътибар белән карады. Әкият азагына исә гел йомылып бетте, моны – эмоцияләрне кая куярга белмәгәннән, дип аңладык».

Режиссер Дамир Сәмерхановка бу индивидуаль спектакльгә артист буларак катнашырга туры килгән. Чөнки актер, авырып киткән килеш, берничек тә бала янына бара алмый, әлбәттә.

Мөслим районында артистларыбыз бер көндә 4 гаиләдә булды. 8 яшьлек Шамил Абдуллин, 17 яшьлек Камилә Каюмова, 12 яшьлек Ислам Садыйков, 4 яшьлек Сөмбел Харитонова – төрле дәрәҗәдәге ОВЗ (сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән) балалар. Инвалидлар турында мәгълүмат ябык, һәр очракта балаларның исем-фамилияләрен язу-язмау турында әти-әниләрдән рөхсәт алына.

«Диван белән телевизор арасындагы метр ярым урында шундый спектакль күрсәтеп булуына ышанып бетмәгән идек», – диде ата-аналар. Ачык күңел белән шулкадәр җылы кабул иттеләр. Хәтта могҗиза булды – өзек-өзек сүзләр генә әйткән Сөмбел тулы җөмлә белән: «Тагын килегез», – диде. Ислам исә, җибәрәсе килмичә, баш киемен салдыра башлады. Мондый вакытта күз яшьләрен тыеп булмый, ул гаепкә кермәс.

Әлбәттә, һәр спектакль беренче тапкыр уйнаган кебек булачак. «Уйнау» дигән сүз, бәлки, бу очракта бераз урынлы да түгелдер. Бу проект артистлардан бала күңеленә юл табу, эшкә дөрес якын килү, яхшы мөнәсәбәтләр кору, мизгел эчендә ситуациягә яраклаша ала осталыгын таләп итә.

Безнең Минзәлә театрының бу изге башлангычы дәвамлы булсын, инвалид бала үстергән гаиләгә бер җылы очкын барып җитсен иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100