Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олег Кинҗәгулов җөрьәт итте: Чаллы театры пенсиядәге артистлар урынын яшьләргә бүлеп бирә

Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова Чаллы театрында килеп туган «аталар белән балалар» каршылыгын өйрәнеп, әлеге проблемага киңрәк карарга чакыра.

news_top_970_100
Олег Кинҗәгулов җөрьәт итте: Чаллы театры пенсиядәге артистлар урынын яшьләргә бүлеп бирә

Татар театр дөньясында соңгы елларда килеп туган штатлар проблемасын үзенчә чишергә омтылган яшь режиссерны җәмәгатьчелек алдында «дошман» итеп күрсәтергә тырышалар. 7 август төнендә җирле матбугат чараларының берсендә (Chelny-biz.ru) Чаллы театрының өлкән буын артистларының театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловны тәнкыйтьләвенә корылган зур мәкалә басылып чыкты.

«Чаллы татар дәүләт драма театрында тикшерүләр бара» дип хәбәр иткән иде миңа ышанычлы үз чыганакларым – чөнки сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловтан зарланып шикаять язылган булган икән. Тикшерүләр бетеп, закон ягыннан барысы да тәртиптә булуы ачыкланганнан соң, икенче этап башланган – каршылык җәмәгатьчелек хөкеменә тәкъдим ителгән.

Кызыксына башлагач, хат язучыларның бер өлеше Чаллы театрының элеккеге директоры Рашат Фәйзрахманов өстеннән шикаять язган артистлар булып чыкты – урыс әйтмешли, «мастерство не пропьёшь».

Җитәкче белән җитәкче, җитәкче белән труппа арасындагы ыгы-зыгылар, шикаятьләр һәм төрле тикшерүләр – театр дөньясы өчен ят нәрсә түгел. Артистлар арасында эпистоляр жанрны яратучылар бар, һәм аларның кайберләре ул жанрда сәхнәдә эшләүгә караганда да уңышлырак эш итә – талант! Бу юлы эш шунда ки, яшь режиссер Олег Кинҗәгулов хәзерге вакытта татар дәүләт театрларының күбесендә булган проблеманы үзенчә чишергә алынды. Ягъни, эштән китеп, яңадан әйләнеп кайткан пенсиядәге артистларга, контрактта билгеләнгән срок тәмамлангач, штатта ярты ставкага калырга тәкъдим ителгән.

Ни өчен «вакыты чикләнмәгән контрактта» булган хөрмәтле артистлар кинәт кенә эштән киткәннәр һәм яңадан әйләнеп кайтканнар? Сәбәбен аңлыйбыз инде – пенсиягә индексация ясатканнар. Китеп-кайтып йөргән артистларны театр кабат алган, ләбаса. Алган, контрактта күрсәтелгән бер елны эшләткән һәм яңа контрактта ярты ставка тәкъдим иткән. Барысы да гади һәм үтә күренмәле.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Инсаф Фәрхетдиновка, Татарстанның халык артистлары Булат Сәлаховка, Гөлүсә Гайнетдиновага, шулай ук, сәхнәдә азрак уйнаучы Татарстанның атказанган артистлары Раушания Таһировага (57 яшь), Флүзә Касаевага (54 яшь) һәм Нурия Сәлаховага (54 яшь) ярты ставкада калырга тәкъдим ителгән.

Әйе, Чаллы театрының нигезендә торган, аның үсешендә ачысын да, төчесен дә татыган артистлар алар. Театрга нигез салган, аның баш режиссеры булган Фаил Ибраһимов белән кулга-кул тотынышып, җилкәгә-җилкә терәп эшләгәннәр. Хәзер дә аларны театрдан куу турында сүз бармый. Инсаф Фәрхетдинов – театрның легендасы, аның йөзе булудан туктамый. Театрның беренче режиссеры Фаил Ибраһимов та штатта – ике ел рәттән театрның 10 ел элек куелган спектаклен Тукай премиясенә тәкъдим итү кампаниясе алып барылды. Театрның иске спектакльләре репертуардан төшереп бетерелсә, бу болай алыр идеме?

Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов: «Театрда яшь артистлар җитешми. Чөнки театрга яшь тамашачы килде. Театрның бинасы да бит шәһәрнең яшьләр-студентлар күпләп яшәгән районында урнашкан. Аларга яшьтәшләре уйнаган заманча спектакльләр кызыклы. Яшь артистлар алу өчен труппаны бераз бушатасы иде, дип, аз уйнаган өлкән артистларны ярты ставкага калдыру турында килешкән идек. Башта ризасызлык булса да, уртак тел тапкан идек кебек».

Чаллы театрының өлкән һәм өлкәнәеп барган артистлары, әйе, Чаллы театрын аякка бастырган, бинасыз вакытларында, сәхнәсез вакытларында, акчасыз чакларында җигелеп эшләгән хөрмәтле шәхесләр. Аларның дәрәҗәле исемнәре бар – алар театрга кирәк. Ләкин театр яшьлекне ярата. Бүген театрга яшь артистлар алырга мөмкинлек бирмәү белән шул артистлар үзләре үк театрның киләчәгенә киртә куя түгелме?! Яшь кан кермәсә, алар үзләре оештыру эшендә башлап йөргән үз театрларын үзләре бетерергә мөмкин ләбаса.

ххх

Инде проблемага киңрәк карыйк. Труппада яшь артистлар җитмәве һәм өлкән яки аз уйнаган артистларның күп булуы – барлык театрларның уртак проблемасы. Театрга килгән һәр яшь режиссер бу проблема белән очраша.

Әйтик, һәр труппаның дүрттән яки биштән берен өлкән яшьтәге артистлар биләсә, тагын шушы кадәрен тамашачы тарафыннан танылмаган, режиссерга кызыклы булмаган «невостребованный» артистлар алып тора. Шулай итеп ул «ихтыяҗ булмаган» артистлар «ихтыяҗ булган» артистлар җилкәсендә көн күрә булып чыга.

Шул уңайдан Әлмәт театры примасы Мәдинә Гайнуллина белән моннан берничә ел элек булган интервью искә төште. «...Аннан кешенең кирәге әзәя башлый. Син үзеңнең кирәкмәгәнеңне тоя башласаң, ул эшне ташларга мөмкинсең. Башка эш белән шөгыльләнергә була. Ни файда ябышып ятудан? Ябышып торып көч бит, барыбер, бетә. Син бит очып төшәсең. Очып төшкәнне көткәнче... Картлык белән дә килешергә кирәк, бездә килешә алмыйлар...» – дигән иде ул. Бу сүзләре өчен аңа труппада шактый «кыен ашарга» туры килгәнен дә беләм.

Әлмәт театры аз уйнаган артистларны эшләтүнең төрле юлларын эзли: өлкән артистларның театрның арт-пространствосында «Театр байкалары» проекты – шуның берсе. Театр труппасында өлкән яшьтәге 8 актер эшли. Алар арасында Камил Вәлиев кебек театр легендасы булган артистлар да, бигүк танылмаганнар да, бөтенләй дә танылмаганнар да бар.

Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Мин Чаллы театрының өлкән артистларын бик хөрмәт итәм, аларның хезмәтен югары бәялим. Әмма икенче яктан Олегны да бик аңлыйм. Ул батыр егет, һәм бу гамәле белән зур батырлык эшләде, дияр идем. Олег проблеманы чишәргә омтылып, беренче булып амбразурага ташланды. Театрларда бу проблема кискен тора. Театр нормаль яшәсен өчен, ел саен кимендә 2 яшь кешене алырга кирәк. Берне генә түгел, кимендә икене! Ләкин нишләргә соң? Ничек яшьләр өчен штатлар булдырырга? Бу Татарстан Хөкүмәте катнашында хәл ителәргә лаеклы проблема. Бәлки, статуслы өлкән артистлар өчен аларны штаттан тыш тоту мөмкинлеге булдырыргадыр. Нидер эшләргә кирәк! Әмма мин шәхсән үзем бу мәсьәләдә ниндидер адымга барырга җөръәт итә алмас идем».

Тинчурин театрында да бу проблема кискен тора. Театрның 40 кешелек труппасында – 10нан артык пенсионер. Күпчелеге – пенсиягә чыккан ханымнар.

«Мин кайбер нәрсәләрне аңлап бетермим. Мин аңлыйм – һәр театрда бозарга ярамаган ниндидер традицияләр була инде ул. Әмма шуның аркасында алга куелган бурычлар үтәлми. Чөнки әлеге бурычларны үтәргә яраклы кешеләр җитешми... Әйе, кызгану хисе бар инде. Әмма яшь кешеләр булмау аркасында спектакльләр чыгара алмау һәм театрны алга этәрмәү тагын да кызганычрак. Яшь актрисалар һәм актерлар булмау белән труппа күбрәк югалта», – дигән иде Туфан Имаметдинов интервьюда.

Заманында Камал театры бу проблеманы чишүнең үз юлын тапкан булган – «Инсаният» труппасы төзелгән: Шәүкәт Биктимеров, Һидаят Солтанов, Вера Минкина, Рәшидә Җиһаншина, Нәҗибә Ихсанова, Гөлсем Исәнгулова, Хәлимә Искәндәровалар «Инсаният» булып берләшеп уйнаганнар. Бу труппа өчен Рәшидә Җиһаншина үзе дә пьесалар язган.

Хәзер дә театрда өлкән артистлар күп. Бәлки, алар бөтенесе штатта да түгелдер, бәлки, театр җитәкчелеге аларны театрда саклап торуның башка юлларын тапкандыр. Өлкәннәр дә тавыш күтәрмәслек, яшьләрне дә труппага алырлык юл табылгандыр. Камал театрының моңа матди мөмкинлекләре дә күбрәк – алар, академтеатр булу сәбәпле, Татарстан Хөкүмәте грантын алалар.

Ххх

Труппалар тулылыгы хәзер татар театрының зур бер проблемасына әйләнде: бер яктан – театрга яшь артистлар җитми, икенче яктан – Казан театр училищесын тәмамлаган егетләргә-кызларга урын юк. Быел, мәсәлән, Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин һәм Илгиз Зәйниевлар төркемнәр чыгарды. Илдар Хәйруллинның бер студентын – Әдилә Хәсәнованы укыганда ук Тинчуринга алдылар. Тагын бер студенты – Алия Фәйзиева Кариев театрында «Ромео һәм Джульетта»да уйнады, алынганмы-юкмы икәнлеге билгесез, театр директоры Луиза Янсуар бу теманы күтәргәч: «Яшьләр кирәк, конечно», – дип кенә йомгаклады. Илгиз Зәйниев укучыларыннан 2 кызны Чаллы театрыннан Олег Кинҗәгулов «алып китте». Башка театрларда труппа шыплап тулган. Монда проблема яшьләрнең Казанда каласы килүдә генә дә түгел. Урын юклыкта. Илгиз Зәйниев, мәсәлән, үзендә укып чыккан бер генә яшь артистны да труппасына ала алмаган – урыны юк.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Казан театр училищесында минем курста 8 шәкерт укып чыкты. Шуларның дүртесе татар телендә эшләрлек, дүртесе рус телле артистлар. Яшь артистларны эшкә урнаштыру, чыннан да, бик кыен: күп театрларда, шул исәптән «Әкият»тә дә, штат урыннары тулы. Мин моны театрларның биналары төзекләндереп, хезмәт хаклары бераз конкурент дәрәҗәгә менү белән бәйлим. 10 ел элек театрларда килеп-китеп эшләсәләр, хәзер шартлар әйбәтләнгәч, артистлар төпләнеп эшли, өлкәннәр ялга китәргә ашыкмый. Бу бик четрекле мәсьәлә. Театрда бөтен яшьтәге артистлар да кирәк, бөтен буыннар булганда гына тулы канлы труппа була, минемчә. Өлкәннәр дә кирәк, яшьләрне алу мөмкинлеге булмау да труппада торгынлык барлыкка китерә. Ничек кенә булмасын, бу мәсьәләдә һәрберебез беренче чиратта театр турында, аның алдагы көне турында уйларга тиеш, дип саныйм. Әйтергә җиңел, әлбәттә. Гамәлдә исә монда бик күп кешеләрнең бер вакытта зирәк акыллы булуы сорала.

Минем 2 кызымны Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Мадиярович эшкә алды зур рәхмәт. Яшь артистлар театрга яңа сулыш, өстәмә көч булып эшләп китәрләр, дип өметләнәм. Бер кыз МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керде, бер егетебез Санкт-Петербургта белем алуын дәвам итә. Калганнарының әлегә эшкә урнашу мәсьәләләре хәл ителмәгән».

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллинның шәкертләре Татарстанның күп театрларында сәхнә тота. Әлмәт театрының «костягы» булган Динар Хөснетдинов, Раушан Мөхәммәтҗановлар Әлмәт театрына төркем булып, Илдар Хәйруллин курсын тәмамлап килгәннәр иде.

Театрда яшьләр өчен штат булмаса да, театрга яшьләр кирәк. Режиссерлар, труппада урын булмагач, яшь артистларны режиссер ярдәмчесе итеп, яки тагын нинди дә булса штатларга алып, әлеге штаттагы эшеннән тыш сәхнәгә чыгарырга тырышып та карый.

Аз уйнаган артистларның тулы бер штат тотып утыруы татар театры дөньясына киләсе яшь артистның югалуына китерә түгелме? Әйе, өлкәннәрне рәнҗетергә ярамый – кешелеклелек булырга тиеш. Ләкин ул кешелеклелек ни өчен яшьләр ягына таба да түгел соң? Ни өчен без быел Казан театр училищесын тәмамлаган яшьләргә үзләрен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирә алмыйбыз? Казанда театр училищесыны тәмамлаган гына түгел, ГИТИС тәмамлаган күпме татар егете-кызы йөрүен мин кино кастингларына килгәч аңладым. Аларга татар театрларында урыннар юк. Аларны урынлы итү өчен ел саен яңа театр ачып булмый ләбаса. Өлкәннәргә дә кешелеклерәк булырга кирәк түгелме икән? Яшьләргә үзен күрсәтергә шанс бирик. Бәлки, аларның барысы да эшләп тә китмәсләр, кайсына акча җитмәскә мөмкин, кайсына – шартлар, кайсына талант... әмма шанс бирмәү әйбәт түгел, җәмәгать.

Без бит инде, труппалар тулы дип, Казан театр училищесының татар төркемен ябып куйыйкмыни? Яшь артистларны театрларга алмау данлыклы училищены һәм аның Илдар Хәйруллин кебек легендар педагогларын бәяләмәү булып чыгу түгелмени? Эшләп ятсыннар шунда, әзерләсеннәр бюджет хисабына артистларны, аннары ул бюджет хисабына әзерләнгән егетләр-кызлар бутикта күлмәк сатсын, салонда макияж ясасын, әйеме? Бу бит инде артистларны «тисә тиенгә, тимәсә – ботакка» дип әзерләү – шулай булып чыгамы?

Образлы итеп әйтсәк, театрларыбыздан сазлык ясамыйк инде, җәмәгать, чишмәләр кушылып торсын!

Олег Кинҗәгулов белән интервьюлар:

Чаллы театры сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов:«Коллектив миңа «пошел ты» димәде әле».

Олег Кинҗәгулов: «Милли театр – классик әсәрнең гыйффәтле чишелеше...».

Комментарийлар (5)
Калган символлар:
  • 10 август 2023
    Исемсез
    Сәхнә яшьлекне, матурлыкны ярата. Хөрмәтле өлкән артистларыбыз, көзгегә карагыз да, яшь артистлар янында ярты ставкага гына йөрткән өчен генә булса да, Олегка рәхмәт әйтеп, үзегезне карагыз, оныкларыгызны тәрбияләгез. Файдасы күбрәк булыр. Без тулы кешеләр дисәгез дә, башыгыз да тиешенчә эшләми, кыяфәтегез дә ташка үлчим, аякларыгызны өстерәп чак йөрисез бит!
  • 10 август 2023
    Исемсез
    Мин педагог. Һәм яраткан сүзем бар" Яшьләр эшкә яңа багаж, яңалык белән килә. 30-40 ел бер урында мүкләнгәннәргә китү хәерле. Балаларның аягын өстерәп әбиләр белән мәш килеп уйныйсы, аралашасы килми. Алар яшьләргә тартыла" театрларда да шул ук хәл, тамашачының яшәрүен күрү өчен, сәхнәдә күзләре очкынланган, энергиясе башкаларга оеккан артистлар кирәк. Өлкән буын никадәр хөрмәткә лаек булса да алар безнең кебек яшьтәгеләр өчен.
  • 9 август 2023
    Исемсез
    Пенсиягә чыккан кеше матур итеп китсен иде ул эштән. Сезнең кебекләр аркасында пенсия яшен арттырдылар да инде. Хәзер күп кеше пенсиягә барып җитә алмый. Аллаһка шөкер, дип сөенеп яшәгез! Пенсиягез кешенең запрлатасы кадәр. Безнең халык кайчан лаеклы итеп эштән китәргә өйрәнер икән. Ул пенсионерлар я куганны көтә, я кулга алганны...
  • 8 август 2023
    Исемсез
    Хормэтле журналист..язмагызда хата киткэн..Раушания Тагировага элегэ беркемдэ 0,5 ставкага кучэргэ тэгьдим итмэде..Олкэн артистларны яклап чыккан очен, бэлки, отпускадан чыгуга итэрлэр....Аннары,, дореслек бер яклы гына булмый..Флюзэ Касаевынын 10 яшьлек кызы бар..Юридик яктан да ана тияргэ ярамаганын житэкче белергэ тиетер бит????..Оченче, училище бетереп, театрга килеп тэ эшлим дип ашкынып торучысы да бик сирэк..оч ел очендэ оч яшь артист китте..Тулы ставкада эшлэгэн артистлар..
  • 8 август 2023
    Исемсез
    Рузилә һәм "киңрәк", "объектив"? Аның Олег турында язган һәр мәкаләсе аны яхшы яктан гына күрсәтү теләге белән сугарылган. Объектив карасаң, проблема ике яклы. Монда бит өлкән артистлар турында түгел, нигез салучылар турында сүз бара. Һәм адекват сөйләшү турында. Чаллы театрын кызганыч. Һәр театрдан килгән яңалык Олегка бәйле конфликтка гына бәйле. Шушы түгелме күрсәткеч?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100