Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эмиль Талиповның Тукае Йолдызга охшаган иде...

news_top_970_100
Эмиль Талиповның Тукае Йолдызга охшаган иде...

Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантанага эләгә алган бәхетлеләр режиссер Айдар Җаббаров, шагыйрә Резеда Гобәева һәм Камал театры артисты Эмиль Талипов иҗат иткән өр-яңа Тукай образын күрделәр. Тукайның яңа образы өлкән буынны бераз гаҗәпләндерде гаҗәпләндерүен, ләкин күпчелек Тукайның яңа образыннан риза иде.

Тантаналы кичә театральләштерелгән тамаша формасында эшләнгән, ул концерт номерлары белән аралаштырылган.

– Ишеттегезме, Казанга Тукай кайткан!

– Тукай кайткан?

– Әйе, Тукай кайткан!

– Кем әйтте?

– Бер мөсафирдан ишеттем, юлда бергә булганнар!

– Менә шатлык!

– Тукайны күрмәдегезме?

– Юк, ә Тукай Казандамы?

– Әйе, Казанга кайткан!

– Озак була микән?

– Ничек тә күреп каласы иде.

Ә Тукай инде халык арасында. Юл кәрзинен күтәргән, таушалган пальтодан, кара күзлекле…

Тамашаның театральләштерелгән өлешендә Тукай ролендә – Эмиль Талипов һәм аның замандашлары булган билгеле шәхесләр: драматург Галиәсгар Камал ролендә – Искәндәр Хәйруллин, журналист Гариф Латыйф ролендә – Артем Пискунов, Сәгыйть Сүнчәләй ролендә – Илназ Хәбибуллин, фотограф Кыйвам Зөлфакаров ролендә – Булат Гатауллин катнаша. Зәйтүнә ролендә Камал театрының иң көчле яшь актрисаларының берсе – Ләйсән Фәйзуллина. Тукай замандашлары ролендә Кариев театрының яшь артистлары Муса Камалов һәм Рамил Вафинны да күрәбез.

Резеда Гобәева инсценировкада Тукайның замандашлары Сәгыйть Сүнчәләйнең хатларын, күренекле драматург Галиәсгар Камал, журналист Гариф Латыйф (1886-1962) хатирәләрен, Зәйтүнә Мәүлүдова истәлекләрен файдаланган. Мәгълүмат буларак, Тукайның шәҗәрәсе турында да әйтеп үтелә. Галиәсгар Камал белән «Беренче театр» турында фикер алышулары гаҗәеп күңелле итеп сурәтләнгән.

Тукай тирәсендәге яшьләр арасында шул заман фотографы Кыйвам Зөлфакаров персонажы да бар. Татарлар арасында беренче фотографлардан булган Кыйвам Зөлфакаровның, шагыйрьнең үлеменнән соң Кушлавыч, Кырлай, Өчилегә барып, Тукайның балачагы белән бәйле урыннарны фотога төшергәнлеге билгеле. Дөрес, Кыйвам Зөлфакаровның Тукай белән якыннан танышлыгы турында мәгълүматлар юк.

Танылган шагыйрь, шәхес культы корбаны Сәгыйть Сүнчәләй – Тукайның якын дусларыннан берсе. Аның:

«Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын,

Без үләрбез, билгеле, тик үкенечкә калмасын.

Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,

Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын», –

дигән шигыре озак вакытлар Тукай шигыре булып саналып килде, соңыннан гына аның Сүнчәләй шигыре булуы дәлилләнде.

Кыскасы, байтак мәгълүмат бирә торган җыйнак кына тамаша барлыкка килгән. Дөрес, Фатих Әмирхан образы җитми калды. Зәйтүнәле мәхәббәт сәхнәсендә беренче вариантта ул булган, ди, әмма эш барышында бу сәхнә үзгәртелгәч, Фатих Әмирхан төшеп калган.

Инде кара күзлекле һәм иске пальтолы Тукай образына килгәндә, аның Уральскидагы иптәшләре арасында 1907 елда төшкән фоторәсеме файдаланылган. «Эмиль белән бергә, фоторәсемнәргә һәм истәлекләргә нигезләнеп, Тукайның пластикасын, тавышын һәм характерын эзләдек», – ди Айдар Җаббаров.

Тукай образына керү өчен, Эмиль Талипов 10 көн эчендә 4 кг га ябыккан, ди.

Сез тамашада Тукай белән Галиәсгар Камалның «Беренче театр» турында сөйләшүен, Тукайның Зәйтүнәне кызның янына килергә кыймыйча озатып калу күренешенең ихласлыгын, мөлаемлыгын күрсәгез… 

«Идел-пресс»та Марсель Галиев белән Газинур Моратны очраттым. «Сезгә Туган тел көненә багышланган кичәдәге Тукай ошадымы?» – дим.

Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев: «Батулланың Тукайга багышланган бер пьесасы бар иде. Беренче пәрдәдә Тукай күренми, замандашлары Тукай турында сөйләшәләр. Икенче пәрдә азагындарак кына чыкты бит анда Тукай. Мин аның чыгуына шулкадәр үкендем. «Чыкмаса ярар иде», – дип утыра идем. Тукай анда бөек иде, чыкты да бетерде үзен үзе. Тукайны уйнарлык артист юк! Батуллага да әйттем: «Тукайны чыгармаска иде сиңа», – дидем. Аның турында сөйләшсеннәр дә бетсен – Тукай бөек булып калыр иде. Монда да шулай булды: Тукай булып, бер мескен уйный. Дикциясе дә юк. Ә бит тавышы залга яңгырап торырга тиеш иде. Кирәкми миңа мескен Тукай! Бәлки, ул шундый булгандыр, ләкин миңа алай кирәкми. Илдус Әхмәтҗанов уйнаганда, аның сүзе яңгырый иде. Тавышы... Моның – юк, бичара... Бездә Тукайны уйнардай артист юк. Үзен чыгармыйча гына «бөек» дип әйтик.

– Ә миңа ошады, Марсель абый!

– Кит моннан! Эль Греко дигән испан рәссамы булган. Мин – аның өендә дә булган кеше. Аның картиналарында испаннар бер башка озын ясалган. Аңа: «Нигә кешеләрне озын итеп ясыйсың?» – дип бәйләнгәннәр. «Мин шулай күрәм», – дигән. Мин ул хакта уйладым соңыннан. Испаннар шуны күреп, бәлкем, бер башка югары үрләгәннәрдер. Озынайганнардыр, бәлки. Ә без мескен итәбез дә ясыйбыз. Мескенне күреп, кеше мескенәя генә бара. Хәзер Эль Греконың озын кешеләрен кабул итәләр. Испан шуңа үзе дә үскән. Менә шул! Хәзер безнең аңда Тукай үсте бит. Зурайды...»

Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат: «Тукай анда әзрәк ни... сүзен табалмыйм. Әзрәк кенә... бер сүз бар иде аңа. Шул сүзне табып булмый... Табигый түгел ул анда. Бүгенге театрда ниндидер бер сәер юнәлеш башланды. Кешеләр табигый түгел. Арттырып күрсәтелә, гротескка китте. Кешеләр нормаль йөрергә тиеш бит. Юк, сүзен табалмыйм... «Йомыкый» диик, Тукай анда йомыкый күренә».

Тукайның тәрҗемәи хәлен һәм дә фотоларын өйрәнеп әсәрләр язган халык язучысы Рабит Батуллага шалтыраттым: «Миңа спектакль ошады. Андагы Тукайны кабул иттем. Ибраһим Нуруллин да заманында, «Тукайны мескен итеп күрсәткәнсең» дип, тәнкыйтькә эләккән. Тукай бит инде тәмәке тарткан, аракы эчкән, фаэтон яллап мәткәләр янына йөргән. Бер күзе начарланган, авыруы аны 27 яшендә ашап бетергән. Аның Мотыйгый белән төшкән фотосын да тәнкыйтьләделәр. «Нишләп Тукай булсын ул? Нишләп мескен булсын?» – диделәр. Тукай ул! Тукай! Мотыйгый шәкерт салмасы белән кул бирешеп күрешеп фотога төшәме?! Хәзер генә – шалт иттең дә төштең! Ул вакытта бит анда әзерләнеп барырга кирәк булган. Мотыйгый – Тукай өчен авторитет, шуңа фотога төшкәннәр. Татарда «ложный бөеклек» бар – мескен итеп күрсәтергә ярамый!

Минем дә Тукай турында әсәрләрем бар – аларны укыган кеше бармы икән, белмим. Тинчурин театрында «Сират күпере» дигән спектакль дә куйдым. Аны карагач, олы-олы кешеләр дә: «Тукай менә ничек булырга тиеш!» – дип әйттеләр. Ничек кенә күрсәтсәләр дә, Тукай ул – Тукай булачак. Монда ул бераз гына бөкшәебрәк йөри бит инде. Ул бит выпендриваться итмәгән, бай булып кыланмаган, бай да булмаган, артык пөхтә дә булмаган. «Болгар» кунакханәсендәге бүлмәсендә тәмәке тартып яткан ул. Анда балта асып куярлык төтен булган. Ягъни, Тукай ул шулкадәр бөек – бөтен әйберне дә үз эченә ала алган. Шуңа миңа спектакль ошады. Тамаша, дип әйтик. Зур эш башкарганнар.

Театр хәл итсә, аны спектакль итеп тә куеп карарга була, бәлки, опера театрына да кеше йөрер. Аны башка театрда күрсәтеп булмый, башкаларда ул пароходларны йөртерлек техникасы да юк. Опера театрында техника бар – сәхнәне теләсә ничек үзгәртеп була. Мин аның сценарий авторы белән режиссеры кем икәнен генә ишетми калдым...

- Резеда Гобәева белән Айдар Җаббаров...

- О-о-о, ул инде Режиссер! Шигырь көненә бик лаек тамаша!»

Әлеге тамашаны караган кешеләр игътибар итүче булдымы икән – Эмиль Талипов белән Айдар Җаббаровның Тукаенда безнең Йолдыз Миңнуллина чалымнары бар иде бит. Моңа Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев игътибар иткән. «Җыелма образда Йолдыз чалымы күренде. Мин Йолдызны болай да Тукайга охшата идем. Эмильның эшендә бу ачык күренде», – диде ул.

Эмиль Талипов Тукайның кара күзлекле фотосыннан чыгып эшләгәнен әйтте. Ә охшашлыкка килгәндә: «Килешәм. Йолдыз – безнең Тукаебыз, Эльмир – безнең Яхиныбыз. Кадерләре булса иде», – диде.

«Алай әйтүче булмады. Сез әйткәч, мин дә кайбер чалымнарын тойдым», – дип килеште шагыйрә Резеда Гобәева.

Айдар Җаббаров үзе Йолдыз Миңнуллина килеп чыгуы турында бернәрсә дә әйтмәде, ничек булса да – булган, әмма шулай килеп чыккан. Ышанмасагыз, тамашаны үзегез тагын бер карап чыгыгыз.

Киләчәктә Айдар бу тамашадан спектакль ясарга да мөмкин. Һәрхәлдә, эш арасында шундый теләге турында әйткән, диләр. Көтәбез!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 апрель 2023
    Исемсез
    Эмиль-әфәрин! Тукайны тере кеше итеп күрсәттегез! Ул бит плакат түгел.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100