Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәиснең Сәнгать советында елга йомгак: Зәйни – Бикчәнтәевка, Ленур – Салаватка эш куша

Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында яңгыраган чыгышлардан өземтәләр бирәбез һәм күтәрелгән төп мәсьәләләрне барлыйбыз.

news_top_970_100
Рәиснең Сәнгать советында елга йомгак: Зәйни – Бикчәнтәевка, Ленур – Салаватка эш куша

Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы Буа театры урнашкан Буа мәдәният йорты ачылу тантанасыннан соң булырга тиеш иде. Әмма ул кичектерелде. Утырыш кичә Казанда – Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесы залында үтте. Тема – патриотик тәрбия.

Мәдәният министры Ирада Әюпова чыгышыннан:

Туган ил нәрсәдән башлана? Патриотизм нигезендә үз мәдәни кодын, төп рухи-әхлакый кыйммәтләрне аңлау, нәтиҗәдә, үз Ватанына тугрылык хисләре ята. Патриотизмны батыр лозунглар белән тәрбияләү мөмкин түгел. Бу – барлык дәүләт һәм иҗтимагый институтлар кертелергә тиешле системалы эш. Шул исәптән, мәдәният учреждениеләре дә.

Яшь буын патриотизм мәсьәләсендә совет чорының сәнгати һәм документаль образларына таяна. Ни кызганыч, заманча сәнгатьтә бүгенге көн геройлары турында ишетелми. Аларның булмавы псевдогеройларны китереп чыгара, мәсәлән, «новомодный сериаллардан». Яшьләребезне югалтмас өчен, безнең учреждениеләрнең репертуар сәясәтен карап чыгарга кирәк.

Яшь тамашачы театрларына репертуарны мәктәп программасыннан чыгып, авторларның оригиналь текстлары буенча гына планлаштырырга кирәк. Без бу мәсьәләдә тамашачыдан күп мөрәҗәгатьләр алабыз. Алар спектакль исеменең һәм эчтәлегенең дөреслеге буенча сораулар куя. Казан ТЮЗының «Nедоросль» спектакле бар. Ул оригиналь түгел, ә мотивлар буенча куелган.

Гомумән, бу мәсьәлә Татарстандагы барлык театрларга да кагыла: әсәрне эшкәртеп куйганда, тамашачыны бутамас өчен, афишада барысын да төгәл күрсәтергә кирәк.

Соңгы вакытта безнең милли киноның киң прокатка чыгуы бик сөендерә. Татар телендә «Ядәч. Исемдә» фильмы прокатта уңышлы старт алды, ә хәзер әйдәп баручы стриминг платформаларында урнаштырылган. Картина Калининградта «Короче» кинофестивалендә «Иң яхшы тулы метражлы фильм» дип таныла. Россия буенча прокаттан касса җыемы 17,5 (унҗиде ярым) миллион сумнан артык тәшкил итә.

Хәзер федераль югарылыкта яшьләр киносын үстерү өчен конкурслар булып тора. Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Беренчеләр» хәрәкәте белән бергә яшьләребез шундый конкурсларда катнаша алсын өчен, белем бирү сессияләре һәм сынау питчинглары уздырасы иде.

Мәдәният министрлыгы киләсе елга эксперимент рәвешендә авыл клублары һәм модель китапханәләр базасында гаилә һөнәрчелек үзәкләре ачырга планлаштыра. Пилот гаилә үзәкләре Апас, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында оештырылачак.

Быел Үзбәкстанга сәфәр кысаларында без мәхәллә – традицион җәмгыятьләрнең эш тәҗрибәсе белән таныштык. Әгәр бу институтның үсеш тарихына мөрәҗәгать итсәк, шуны билгеләп үтәргә була: рухи миссия белән беррәттән, мәхәлләнең нигезендә традицион компонент та ята. Мәхәллә – буыннар арасындагы коммуникацияләр оешмасы. Патриотик тәрбия – ведомствоара гына түгел, буыннар арасындагы эш. Бүгенге клублар бер төрле яшькә юнәлтелгән – балалар, үсмерләр, өлкән буын. Без бу үзәкләрдә өлкәннәр белән яшьләрне берләштерәсебез килә – әйтик, пенсиядәге педагоглар яшьләргә дәрес бирә ала. Әлеге үзәкләрнең икенче юнәлеше – хатын-кызларны традицион һөнәрләргә өйрәтеп, заказлар булдырырга мөмкин. Һәр район җирлегенең үз һөнәрчелеге булган: Питрәчтә – керамика, Кукмарада – киез, Балык Бистәсендә – челтәр, Алексеевскида – туку һәм башкалар.

Эшебездә әһәмияте юнәлеш – махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм. Мондый гаилә балаларына мәдәният учреждениеләренә түләүсез керү каралган. 2022 елның 11 октябреннән бирле 51 195 кеше шушы мөмкинлектән файдаланды.

Муниципаль дәрәҗәдә дә күп эш башкарыла. Берничә мисал китерәм. Актаныш мәдәният йортында «Баламишкин» баянчылар ансамбле концертлар үткәрә, ә җыелган барлык акчалары сугышчыларга һәм гаиләләргә ярдәмгә юнәлтелә. Казанда шулай ук татар эстрадасы йолдызлары катнашында сугышчыларыбызга ярдәм йөзеннән берничә концерт узды. Гаиләләр һәм ветераннар белән эшләү, әлбәттә, зур җаваплылык, сизгерлек һәм яңа алымнар таләп итә. Без иң яхшы практикаларны һәм тәҗрибәләрне гомумиләштерәчәкбез һәм аларны дәүләт учреждениеләрендә дә, урыннарда да хезмәттәшләребезгә җиткерәчәкбез. СВОда каташучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү белән беррәттән, зур мәгълүмати эш алып бару да мөһим.

Патриотик тәрбия мәктәп/ВУЗ/ССУЗ һәм мәдәният учреждениесе берләшеп эшләгәндә нәтиҗәле булырга мөмкин. Безнең позитив тәҗрибә бар. «Тархан» проекты Казан федераль университетын, Фәннәр академиясен, Бөтендөнья татар конгрессын һәм мәдәинят учреждениеләрен берләштерә.

1 февральдән мәдәният учреждениеләрендә Гаилә абонементы старт алачак. Ул төрле учреждениеләр чараларына кагыла. Мәсәлән, театр+музей һәм башкалар.

Рөстәм Нургалиевич, Сез үз илебезнең патриоты булу – Ватанны, туган телне ярату, мәдәниятне кадерләү, үзеңнең тарихи үткәнеңне хөрмәт итү, дип әйтеп килдегез.

Кызганычка, соңгы 30 елда без дәүләт идеологиясе турында сөйләшергә курка идек. Ләкин балаларыбыз безне Ватан белән бәйләүче ныклыкның асылын үзебез аңламасак, тамырларыбыз турында уйламасак, иртәгә бару авыр булачак. Чыгышымны Михаил Лихачев сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Милләтне юк итү өчен кырып бетерү мәҗбүри түгел, мәдәниятеннән, сәнгатеннән һәм туган теленнән аерылса, ул үз-үзен бетерүгә дучар ителәчәк».

ххх

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, драматург Илгиз Зәйниев театрга булган игътибар өчен җитәкчелеккә рәхмәт әйтте. Үзенең «Алтын битлек» фестивале жюриенда булган тәҗрибәсеннән чыгып, Татарстанда мәдәнияткә булган игътибар турында сөйләде.

Илгиз Зәйниев ике мәсьәләне күтәреп чыкты.

Татар тамашачысы классикага гына йөрмәячәк. Аңа яңа сюжетлар кирәк. Шуңа татар театры репертуарының 60-70 проценты заманча драматургиядән тора. Классикабыз мәсьәләсендә минем тәкъдимем бар. Бүгенге көнгә кадәр татар драматургиясенең классик әсәрләрен җыйган басма юк. Тинчуринның «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Казан сөлгесе» кебек әсәрләре билгеле, сирәгрәк куелганнарын табуы да кыен. Нәкый Исәнбәтнең дә бөтен әсәрләрен без – театр әһелләре дә белеп бетермибездер. Безнең әдәбиятның һәм мәдәниятнең шушы катламын саклау өчен татар драматургиясенең күптомлыгын чыгарасы иде. 2002 елдан бирле заманча татар драматургиясе анталогиясе чыга. Татар драматургиясенең яхшырак әсәрләре анда урын алган, ә классика алай тупланмаган.

Бүләк форматындагы кыйммәтле китап итеп кенә түгел, юка форматта да, арзан бәягә алып була торган итеп тә чыгару кирәк. Минемчә, китап төрле булырга тиеш. Һәр кеше, кесәсеннән чыгып, кемдер 100 сумга, кемдер 1000 сумга ала.

Икенче мәсьәлә – кадрлар мәсьәләсе. Репертуар театрын саклау өчен кадрлар кирәк. Аны әзерләү бүген өзелсә, татар режиссурасының аһәңен кайтарып булмый. Станиславский китабын укып кына татар режиссеры була алмыйсың. Камал театры яки Әлмәт театры тузанында аунамасаң, «Зәңгәр шәл»нең күмәк күренешләрендә йөрмәсәң, тоюы авыр.

Мәскәүдә безнең режиссерлар укытыла – бик әйбәт. Шуларга өстәмә биредә дә режиссерлар укыту курсы булдырылып, Фәрит Бикчәнтәев аңа алынса иде. Безнең курсны укытып чыгарды, һәм аларның күпчелеге театрларда эшли. Мәскәүдә укыганнар шундагы эстетиканы, заман таләпләрен алып кайтса, мондагылар традицияләрне саклау буенча белем алып, алар бергә кушылып, бер-берсеннән өйрәнеп, миңа калса, бу – дөрес эш булыр иде. Бер яктан конкуренция дә, икенче яктан бер-береңнән өйрәнү дә булыр иде, – диде ул.

Рөстәм Миңнехановның «Аның өчен нишләргә кирәк?» дигән соравына Илгиз Зәйни: «Моның өчен Фәрит Рәфкатовичның, вакытын әрәм итеп, курс җыюы, Казан дәүләт мәдәният институты мондый мөмкинлекне булдыруы кирәк. Бу студия Камал театры каршында булырга тиеш», – дип җавап бирде.

Әлеге темага ачыклык кертеп, шуны әйтергә мөмкин. Бүгенге көндә ГИТИСта режиссер белеме алучы Татарстан егетләре-кызлары бар. Аларның кураторы – Тинчурин театры режиссеры Туфан Имаметдинов. Аның ике читтән торып укучысы – Камил Гатауллин белән Илнур Гарифуллин Тинчурин театрында спектакльләр куялар. Бу темага шәхси фикерем: аларга нәкъ менә Илгиз Зәйниев әйткән нәрсә – «традицияләрне саклау» салынмаган кебек күренә.

«Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов:

Бүген 10-13 яшьлек балаларның 65 проценты блогерларга язылган. Шуларның 55 проценты блогингны киләчәк профессиясе итеп карый. Гражданлык-патриотик тәрбиянең төп мәсьәләсе – үрнәк булырлык геройлар. Дядя Степа-милиционер, Юрий Гагарин, Зоя Космодемьянская, Лев Яшин, Валерий Харламов, ни кызганыч, бүгенге бала дөньясыннан аерылган. Бу мәсьәләне актуальләштерәсе иде һәм, әлбәттә, яңа геройлар кирәк. Кешедә 18 яшькә традицион кыйммәтләр нигезендә ныклы караш формалашсын өчен, патриотик тәрбия эшен балалар бакчасыннан ук башларга кирәк, дип саныйбыз. Мәдәният патриотик тәрбия мәсьәләсендә зур роль уйный. Мәдәни тирәлек булдыру өчен тиешле образлар, формалар кирәк. Мәсәлән, безнең хәрәкәтнең талисманы булган Барсик мультипликацион сериал, театрларда һәм кибет киштәләрендә торса яхшы булыр иде.

Интернетта 5-7 яшьтәге татар телле балалар арасында популяр булган «Салаватиклар» үрнәк проект булып тора. Аның «Ютуб. каналында урнашкан 59 клип 4 млн 800 мең карау җыйган. «Салаватик»ларның яңа составын һәм репертуарын без «Татмедиа»га кушылып бергә туплаячакбыз.

«Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова:

Яңа медиалар тормышыбызга үтеп керде, һәм яшьләрне мәдәнияткә җәлеп итү турында сөйләгәндә, әлбәттә, яңа алымнар ярдәмгә килә. Бу, беренче чиратта, яшьләр белән бер дулкында булу – аларга кызыклы форматларда эшли белү. Без «Идел» журналында шушы эшчәнлек белән шөгыльләнәбез. Яшьләрне нотык сөйләү, мәдхия уку, өйрәтү алымнары белән җәлеп итеп булмый, ниндидер яңача форматларда эшли белергә кирәк. Мин журналда баш мөхәррир булып ярты ел гына эшлим. Бу – зур тарихы булган журнал. Киләсе елга 35 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Һәрвакыт әйтәм: «Идел» журналы һәм мин . икебез бер яшьтә. Минем алга журналны яңарту максаты куелды, чөнки ул үз аудиториясеннән өскә менеп киткән иде. Яшьләр журналы нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавап бирү өчен, актив яшьләрдә фокус-төркем җыйдым. Без журналның яңа концепциясен булдырдык – яшьләрне журналга җәлеп итә алуыбызны дәлилләү максатын куйдык.

«Идел» журналы ул – матбугат чарасы һәм мәгълүмат чыганагы гына түгел, яшьләр тормышының аерылгысыз өлеше, зәвыклы аксессуар һәм илһам чыганагы булырга тиеш. Син бүген журнал укыйсың икән, димәк, син үсәргә, камилләшергә телисең. Яшьләрне җәлеп итү – беренче чиратта заманча дизайн, күзгә ташлана торган тышлык һәм югары сыйфатлы фоторәсемнәр. Тышлык белән генә ерак китеп булмый, әлбәттә, яхшы эчтәлек кирәк. Яңа рубрикалар булдырдык… – дип сөйләде Рәмзия Галимова.

Алга таба сүз яңа рубрикалар һәм журналның төрле проектлары турында барды. Рөстәм Миңнеханов Рәмзия Галимованы тыңлагач аның чыгышын «ялкынлы» дип бәяләде һәм баш мөхәррир янәшәсендә утырган Салават Фәтхетдиновка карап: «Ул хәзер «Идел» журналы гына укыячак», . дип шаяртты.

Алга таба Тәтеш районы ата-аналар советы рәисе Руслан Сәфәров патриотик тәрбиянең әһәмиятен ассызыклап чыгыш ясады. Ул «Пушкин картасы»н 14 яшьтән генә файдаланып булуына аптырап, кечерәкләр дә файдалана алсын иде, дигән теләген белдерде: «Янәсе бала 14 яшьтән спектакль өчен түләми башлый, аңарчы түләргә тиеш була. Мин моның федераль проект икәнен аңлыйм. Ата-аналар совет исеменнән «Пушкин картасы»н башлангыч классларны да кертерлек итеп киңәйтү мөмкинлеге каралса иде», – диде ул.

Ул шулай ук авыл клубларының балалар белән активрак эшләү кирәклеген, мәктәп театрлары гастрольләрен оештыруны, профессиональ театрлар репертуарын 14 яшькәчә балаларга яраклаштырырга тәкъдим итте.

Кинорежиссер Алексей Барыкин кинематографистлар төркеменең СВО зонасында булып кайтуын һәм анда эшләүләрен сөйләде.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышының матур бер бизәге – Татарстан Мәдәният министрлыгының интернет-радиосы тәкъдим ителде. Әлегә ул Әтнә театры сайты базасында эшли.

«Әтнә театрында башланган проект бөтен республиканы колачлады. Мәдәният министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдән материал җыелды, база тулыландырылып тора. Рөхсәт документлары алынган. Рөстәм Нургалиевич, сезнең күз алдында радионы эшләтеп җибәрәбез», – дип, Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать итте мәдәният министры Ирада Әюпова.

Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин:

«Татарстан мәдәнияте» интернет-радиосы үз эшен башлап җибәрергә әзер. Әлеге проектның төп максаты – Татарстан халыкларының телен, гореф-гадәтен, мәдәниятен саклау. Радиода республикада яшәүче төрле яшьтәге һәм төрле милләт вәкилләренә кызыклы контент тупланды. Ул контент яңарып тора. Аны Җир шарының төрле почмагыннан тәүлек әйләнәсе тыңларга мөмкин.

Радиога старт бирү өчен ул Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны аппаратура янына чакырды. «Сез Татарстан мәдәнияте радиосы дулкынында...» дип башланды радио.

Планлаштырылган чыгышлар тәмамлангач, микрофонны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алды.

Ркаил Зәйдулла:

Патриотизм турында күп сүзләр булды. Безгә – өлкән яшьтәге кешеләргә – бу таныш. Без – патриотизм тәрбиясен үткән кешеләр. Патриотизм төрле була бит. Монда нигездә театр турында сүз барды. Ләкин әдәбият булмаса, театр да, музыкаль сәнгать тә булмый. Дөнья мәдәнияте шуны күрсәтә – барысы да әдәбияттан чыганак ала.

Безнең татар әдәбиятында сугышта катнашкан, һәм гомумән бик патриот язучылар бар. Әйбәт әсәр язган язучы илне сөяргә, дәүләтне яратырга өйрәтәдер, дип уйлыйм.

Бездә бик күп татар мәктәпләре бар. Аларның һәрберсенә атаклы татар язучыларының исемен бирсәк һәм шунда кечкенә генә музеен булдырсак, иҗатын пропагандаласак, минемчә, бу – патриотизмга әйбәт өлешебез булыр иде. Мәсәлән, Казанның 155нче мәктәбенә Нурихан Фәттах исемен бирү мәсьәләсе күтәрелде – директоры да риза. Ләкин ниндидер киртәләр бар. Чаллыда 29нчы мәктәп Туфан Миңнуллин исемен алырга тели, чөнки ул аларга ярдәм иткән. Аның иҗаты ватанны, халкыбызны яратырга өндәп тора. Бездәге дистәләгән татар гимназиясенә татар язучылары исемнәрен бирергә иде, дигән тәкъдим белән чыгам.

Утырышка Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясады.

Патриотизм ул хәрби патриотизм гына түгел. Кеше үзе яшәгән торак пунктын, республиканы, илне яратырга тиеш. Патриотизм өйдән башлана. Без бүген бу юнәлештә ничек эшләп булуы юнәлешләрен карадык. Бу – системалы эш. Бүген җыелдык та иртәгә бөтенесе патриот булды, дигән сүз түгел. Без тирәлек булдырырга тиеш.

Мәгариф системасы – эшнең әһәмиятле өлеше. Моңа спорт, мәдәният һәм хәрби-патриотик оешмалар кушыла. Театрларга репертуарга игътибар итәргә кирәк. Мин безнең театрларның начар репертуар дип уйламыйм, – диде Рәис. Ул, алга таба язучыларыбыз геройлар – спортчылар, хезмәт алдынгылары белән горурлану уятырлык әсәрләр тудырырга тиеш, дигән фикер әйтте.

Бар бит алар безнең. Патриотик тәрбия юнәлешендә «Пушкин картасы», «Гаилә абонементы» кебек инструментларны актив кулланырга кирәк. Безнең мәдәнияттә, мәгарифтә, спортта система булмаса, без шундый республика була алыр идекме?! Мин дөнья кешесе түгел, Татарстан кешесе булу белән горурланырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100