Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Садриев: «Сугыш – җәмгыятьне чистарта торган әйбер. Хатын-кызның күреме кебек...»

Буа дәүләт театры директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриев шушы көннәрдә редакциягә кагылып узды. Казанда «Дәрвиш» спектаклен күрсәтеп йөргән көннәре иде.

news_top_970_100
Раил Садриев: «Сугыш – җәмгыятьне чистарта торган әйбер. Хатын-кызның күреме кебек...»
Салават Камалетдинов, Александр Эшкинин/архив

Раил, бинадан башлыйк. Җылы почмагың булмаса, рухи азык белән генә булмый. Димәк, сезгә ремонтлана торган мәдәният йорты бинасын бирәчәкләр, әйеме.

Киләчәктә Буа театрының яңа бинасы булачак. Реконструкцияләнгән мәдәният сарае бинасына театр керер, дип уйланыла. Районда РДК калмый, дип, бераз борчылучылар бар. Ләкин бит район хакимияте барлык мәдәни чараларын театр бинасында уздыра ала. Минемчә, театр кергәч, бинаның дәрәҗәсе, кыйммәте генә арта. Опера һәм балет театрында республиканың зур чаралары үткәрелә бит – бездә дә, шуның кебек, районның зур чаралары үтәчәк.

Буада федераль акчаларга төзелгән мәдәният үзәге дә бар түгелме соң?

Бар. Барысы да шунда җырлый инде.

Хәзерге бинагыз белән нишләргә җыенасыз?

Анысын да калдырырга исәп. Анда репетицияләр дә барачак, сәхнә дә кала. Без бит Образцов курчак театры белән лабораторияләр үткәрәбез. Курчак театры безнең театрның филиалы булачак.

Рконструкцияләнгән бинада ничә урын?

417 урын. Табаковның сүзе бар: 400 урыннан артык булса, филармониягә әйләнә, ди.

Кыскасы, районга концерт күрсәтергә килгән барлык попсаның аренда акчасы синдә була.

Менә шул «больной вопрос» бугай инде. Минем өчен ул «больной» түгел. Аренда акчасына калсак, ул – «үле юл». Без бюджеттан тыш акча эшлибез. Быел өч план үтәдек. Планны үтәгән генә идек, күтәреп куйдылар. Планыбыз Түбән Кама һәм Чаллы театрыннан да күбрәк. Минзәлә белән Әтнәне әйтмим дә...

Нигә алай?

Белешә башлаган идем, «Бездән тормый, минфин шулай күрә», – диделәр. Эшләгәнне күрәләр...

Минфин башында якташың утыра түгелме (ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин Буа районыннан.  авт.)? Шундый «бүләк» ясадымыни Буа театрына?

Аның катнашы юк. Бер утырышта коллегаларымның берсе әйтеп куйды: «План күтәрелсә, безгә эшләргә кирәк була бит», – диде. Шулай әйтәләрме инде?! Элек «план» дип борчыла идек. Хәзер Буа театры – «Пушкин картасы» белән, безнеке кебек шәһәрләрдән, Казан белән Әлмәтне санамыйча, иң күп акча эшләгән театр. Әле, белүемчә, «Пушкин картасы» акчасы 65 процент кына алынган. Күпме акча алынмаган, дигән сүз. Буада «Пушкин картасы» акчасын иң күп алучы – без!

«Пушкин картасы»на эстрада да керә инде. Мин аларга каршы түгел. Эстрада да яшәргә тиеш. Әмма эстрада «Пушкин картасы»на кала икән, бу – вакытлыча әйбер. Чөнки эстрада үзгәрергә теләми, ул саламга ябышкан шикелле «Пушкин картасы»на ябышты. Монда Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Данир Сабировлар турында сүз бармый. Алар үз эшен эшли. Эстрада бүген үз өстендә эшләми, вазгыятьнең кая барганлыгын аңламый икән, андыйлар калмаячак.

Миннән «Алда нәрсә була?» дип сорыйлар. Без әле салкын чоланда, дим, алда зур мунча булачак. Дөнья күләмендә «парилка». Система кризисы ул тармак кризисы гына түгел. Дәвамлы кризисның азагы ишелү белән тәмамланырга мөмкин. Карл Маркс исәпләве буенча иҗтимагый формацияләр югалырга мөмкин. Хәзер ультраимпериализм килергә тиеш, нинди форматта килә – беркем белми.

Ишелү, дидең, обвал. Анда без аста калабызмы, өстәме?

Әйе, сорау шунда! Ышанасыңмы-юкмы, монда инде без Россия дәүләтендә булуыбызга шатланып туялмаска тиешбез. Бүгенге көндә бу хакта фикер йөртәсе авыр, без санкцияләргә баткан. Әмма дәүләтне ничек кенә сүксәк тә, ул шулкадәрле тотрыклы. Кибеттә бернәрсә кимемәде, бәяләр болай да күтәрелә иде. Синең суыткычтан да, минем суыткычтан да бернәрсә югалмады. Яңа еллар шикарный өстәлләр белән үтте. Хәтта халык махсус операциягә акча җыя. Олигархлардан аласы урында, солдатларны үзебез киендерәбез. Моның да яхшы ягы бар – ул берләштерә.

2017 елның 15 апреленнән Фәнис Яруллинның бер шигырен укый башладым. Һәр чыгышымны шуның белән башлый идем.

«Хыялларны өеп яктым әле –

Дөнья китте артык суынып.

Якты уйларымның учагында

Хет бер кеше китәр җылынып.

Безгә бит шул җылылык җитми,

Җаннар каткан инде бозланып.

Дөньясына ут төртергә кирәк,

Яшәр өчен әрнеп-сызланып...»

Рәхәттә яшибез, «зона комфорта», ә Фәнис абый «ут төртергә кирәк» ди. «Ут төртергә кирәк, чөнки җаннар бозланып каткан», – ди. Без шундый кешеләргә әверелдек.

Бу – ут төртү булды инде, алайса...

Бу – ут төртү. Фәнис абый моны кайдан күргән? Ул бит аны сиземләү белән әйтә.

«...Әрнемәгән-сызламаган җанда

Битарафлык җәя кочагын.

Карый-карый һәркөн яманлыкка,

Күзләр җыя дөнья пычрагын.

Ялган сөйләп тел пычрана,

Аңа бәрелеп йөзләр карала.

Йөз карасы бетми юып кына,

Ул җил белән җиргә тарала.

Якты уйларымнан учак яктым,

Янсын әйдә, янсын учагым.

Ут булмаса, бәлки, шигырь алыр,

Аз булса да, дөнья пычрагын».

Беләсеңме, сүз нәрсә турында бара?! Шикарный диагноз дөньясына! Гарип, беренче группа инвалид, татарның иң тирән мәгънәле кешеләренең берсе! Өеннән чыкмыйча шулкадәр сиземләү белән яшәгән! Сызланып яшәгән шушы әдиптә киләчәк көннәрне аңлау һәм сиземләү булган: дөньясына ут төртергә кирәк!

Төртелде. Шуннан?

«Надо вывести из зона комфорта». Күрдеңме: мобилизация. Миңа әйтәләр: «Малаеңны җибәрәсеңме?» Җибәрәм! Бабай барган минем. Сугышта үлгән.

Җибәрәсеңме?

Чакырсалар, үзем дә барам. Бу илдән беркая да китергә җыенмыйм. Минем бүтән ватан юк! Мине кем саклый? Күршенең малае минем өчен дә, минем хатын өчен дә, минем малай өчен дә барырга тиеш тә, ә мин?

Авылдан 6 егет китте. Әгәр үләргә булса... Жуковның сүзләре бар. Аның машина йөртүчесе: «Фронт зонасында йөрибез. Сезне үтерсәләр, сугыш зур әйбер югалта», – ди. «Сиңа асылырга язса, син суга батмыйсың», – ди маршал. Безнең күрше егете армиягә китәргә тиеш иде, күптән түгел җирләдек: вагон бушатканда үлде.

Сугыш ул – берләштерә торган, безне тикшерә торган, Ходай тарафыннан бирелә торган, чистарына торган, җәмгыятьне чистарта торган әйбер. Ул хатын-кызның менструациясе кебек.

Санкт-Петербургта нигә блокада булган? Мәскәүдә дә, Одессада да, Севастопольдә дә түгел... «Карма» дигән әйбер бар. Гомер-гомергә бөтен Рәсәйнең тир түгеп тапкан, безнең бабайлар ясак түләгән акчалар шул патшаларны, кенәзләрне, Питерның азган байларын ашатырга киткән. Шуның өчен түләргә кирәк. Күпме халык бриллиантларын бер телем икмәккә алыштырган! Бриллиант бит ул! Берсен берсе ашаганнар. Ладога күле аша чыгып котылган кешеләр бер түбә астында яшәгән. Кенәзме син, дворянмы, ак канлымы, күк канлымы – бәрәңгене бергә бүлеп ашаганнар.

Сугышның аның шул ягы яхшы: ул азганнарны урынына куя. Җанны эшләтер өчен кирәк ул.

Раил, син Мәскәү/Питерның бик күп театр белгечләре белән дус бит инде. Бөтен кеше дә синеңчә уйламаска да мөмкин.

Юк.

Позицияләре төрле булган кешеләр белән ничек яшисең? Бәхәсләшәсезме, әллә бу – тыелган темамы?

Мин аралашкан кешеләр арасында Россияне яратмаган кешеләр дә бар иде. Читтән күзәтеп утырам: бу кешеләр Президент тирәсендә әвәрә килә, үзләре Рәсәйне яратмый. Безнең «Шобага», «Фатыйма», «Тәүбә» кебек патриот спектакльләрне фестивальләргә алмадылар. Сталинны сүккән, ялганга корылган спектакльләрне алалар. Әз-әз генә үземнең фаразларны әйтә башладым, кайберләре миннән көлә башлады. 2 ел элек ресторанда утырганда: «Нәрсә монда кыенлыклар белән куркытып утырасың?» – диде берсе. «Ком сәгате шикелле, дөньяның асты өскә киләчәк», – дидем. Кем беренче «корабльдән» кача? Шушы кешеләр! Миңа коллегаларым өчен оят. Алар дөньяның кая барганын аңламый, үзләрен акыллы кешегә саныйлар бит инде. Коллегалар арасында да: «Кая бара инде бу дөнья? Шундый әйбәт яши идек», – диючеләр бар. Ничек рәхәт яшәп була? Ә алга таба? Балалар мокыт, миңгерәү, саный белмиләр, укый белмиләр, аралаша белмиләр, ата-анага хөрмәт юк...

Хәзер индустриализация башланачак. 90 ел элек булган индустриализация бүтән төсмердә булачак.

Синең сорауга җавап: ватылган дөнья хәрабәләре өстендә Россиянең үз юлы. Минем «Дәрвиш» моноспектаклендә бар ул: кәрван кинәт кенә борылса, аксак дөя алда булачак. Бөтен сугышны «тегеләр» башлый. Ак белән кара сугышы...

Бетәчәкме соң инде бу хәлләр?

Конфликтларның ике ел, ике ел ярымнан артык барганы юк. Ул бүтән формага күчәргә мөмкин. Мин сиңа шуны әйтәм: Украина Россиягә ничек кирәк – шул рәвешле булачак. Бәлки, андый дәүләт тә булмаячак киләчәктә. Хәзер дөньяны бүлү процессы бара.

Минем кабинетта Сталин, Рузвельт, Черчилльле зур портрет тора. Ул портретны элгәч, «тәнкыйтьчеләр яратмаслар», диделәр миңа. Мин бит алар өчен эшләмим. Аларны яратырлармы? Тәнкыйтьче бит спектакль ясамый.

Акчаның мәгънәсе бетә. Акчага корылган күп әйберләр ватылачак. Миңа әйтәләр: «Башта байлар үз балаларын сугышка җибәрсен», – диләр. «Нигә аларга бәйләнәсең, үз гаиләңне кайгырт, үз малаең өчен җавап бир», – дим. Байларның хәле сугыштан да начаррак булачак. Чөнки аларның барысы да акчага корылган – ул дөнья ватыла. Акчаны цифрга күчерсәләр, мәсәлән... Акча реформасы булачак. Һәр алган миллионыңа отчет соралырга мөмкин: хезмәт хакың белән булган акчаңны чагыштыралар. Әле галәмәтләр алда, брат! Әле күп байларыбызны югалтачакбыз.

Бу болганышта безнең милләт кайдарак кала, дип сорасам...

Игътибар иткәнең бармы – 10 ел элек милләтне кайгыртмаган җитәкчеләр кинәт кенә милләтне кайгырта башлады. Болганышлар вакытында татар 20-30 елга яшәеш ала, аннары «война план покажет». Татарның яшәеше революцион үзгәрешләр белән бәйле. Сөйләп күрсәткәнем бармы?

Юк.

Кара! Беренче театр кайчан барлыкка килә? 1906 елда. Татарча газеталар да шул вакытта – революциядән соң басыла башлый. Татар күтәрелештә. Күтәрелешләр 20-30 елга гына җитә – аның актив чоры була, пассив чоры бар. Күтәрелеш җиткәндә, Октябрь революциясе тагын этәрелеш ясый – аренага күпме яңа кешеләрне чыгардык! Тагын 20 елдан, 1937 елда, татарның асылларын җыя башладылар... сугыш башланды. Сугышка кереп, тагын бер чистарынып чыктык. 1957 елгы декада җитте. Бу – пик. Шуннан соң сүрелә башлады, һәм «бетәбез» дигәндә, үзгәртеп кору башланды. Пик булды: суверенитетлар алдык. Инде «сүнәбез» дигәндә, бу килеп чыкты. Җитәкчеләр дә бу турында уйлыйлардыр, дим. Бу – ил күләмендә күтәрелеш. Бу – күчеш чоры да. Без эстраданы да башка яссылыкка күчерергә тиеш. Театр да башка яссылыкка күчәргә тиеш. Кичәге вазгыять бүгенгә туры килми. Спектакльләр дә... Әлмәт театрының «Зазеркалье»сы («Көзге сере» спектакле турында сүз бара. – авт.) «не о чем» – анда Фәрит тә, мин дә йоклап утырдык. Карадыңмы син аны?

Карадым.

Сталинны сүктеләр. Каргалар әйбәт иде анда. Аны бит «Алтын битлек»кә алганнар. Андый спектакльләр белән беркая баралмаячакбыз. Хәзер көн тәртибендәге спектакльләр вакыты. Урамда нәрсә – шуны матурлап бизәп, тәмле итеп бирергә кирәк. Бәрәңгедән фри ясап кыйммәткә сатырга була, кеше ашамый торган боламык та ясап була. Сәнгать тә шулай, әдәбият та... Мәйданга яңа кешеләр чыгачак. Теләсә кайсы сугыш, революция, үзгәрешләр – ул яңа социаль лифтлар чоры.

Мөһаҗирлеккә ничек карыйсың? Киттеләр...

Кызганам мин аларны. Кайтачаклар... Тукайны укысыннар: «Анда мондагыга караганда шпионнар күбрәк», – дип яза. Анда безне беркем дә көтеп тормый. Салаватның сүзе бар: «Кереп тормаса, акча тиз бетә ул». «Син акчаны күп туздырудан курыкма, әз эшләүдән курык», – диде ул миңа. Айтишниклар өчен иң алтын җир хәзер Россия булачак. Без бит яңадан социализм төземибез. Без яңа дәүләт төзибез – ул акчага корылган булмый.

Бездә акыллы кешеләрдән надан балалар сословиесе килеп чыкты. Дубайны төзүче гарәп әмире әйткән бит: «Әтием дә, бабай да дөядә йөргән. Мин дөядә йөреп «мерседес»ка утырдым. Минем малай «мерседес»та йөри, онык «мерседес»тан дөягә күчеп утырачак», – ди.

«Авыр вакытлар көчле кешеләрне тудыра. Көчле кешеләр җиңел вакытларны тудыра. Җиңел вакытлар зәгыйфь кешеләрне тудыра. Зәгыйфь кешеләр авыр вакытларын тудыра». Менә шуны аңламыйлар «мажориклар». Дөньяда обвал булачак, әле без парилкага кермәгән, әле парга кереп, колакларны пешереп, тирләп, бар нәрсәдән арынып, куәтле итеп чабынып, салкын су белән коенып, карда аунап, чәй эчеп утыра торган вакытлар килеп җитәчәк.

Син Нургали Хәсәнов образы белән «Дәрвиш» моноспектаклен чыгарып, ишанның исемен мәңгеләштердең. Һәйкәл дә куелачак, дисең. Бу – синең үз исемеңне мәңгелектә калдыру турында уйлавыңмы? Нургали Хәсәнов аша үзеңне мәңгеләштерүме?

Юк.

Сиңа охшаган да кебек. Туганың-фәләнең түгелме?

Реанкарнация булса гына. Кем белгән инде... Үткән тормышта мин йә аның шәкерте, йә якын кешесе булганмындыр. Мин теге тормышларымда да Буа тирәсендә булган – чөнки мин Буаны нык тоям. Сугышта үлгән бабамның да янында йөргәнмен кебек. «Дәрвиш» спектаклендә Нургали Хәсәновка да үз халәтемне керттем – сораулар халәтен. Бездә бит сораулар дөрес куелмый. Бөтен кеше «Ходай миңа нигә шундый кыенлыклар җибәрде икән» дип зарлана. Беркем дә «нигә миңа Ходай шушы байлыкларны җибәрде икән» дип сорау бирми. Сорауны «Почему?» дип куялар, «Зачем?» дип куярга кирәк. Кешегә килгән кайгының да, шатлыкның да мәгънәсе бар. Асылына төшергә кирәк.

Һәйкәл...

Безгә дә һәйкәлләр куячаклар. Ләкин мин бүген ул хакта уйламыйм. Миңа Фирзәр Мортазинның сүзе ошый: «Пычагымамы миңа һәйкәлләр! Исән чагымда кадеремне белсеннәр!» Нургали Хәсәновка һәйкәл кую – ул Буаның дәрәҗәсен күтәрә, төрки дөнья туристларын җәлеп итә. Ул – Апас белән Буаны берләштерә торган фактор. Минем ният һәйкәл кую түгел, көч-куәт урыны булдыру. Воронка! Мин үлгәчтен дә анда кешеләр килсен. Сәнгать берләштерә торган фактор булырга тиеш – әдәбиятмы ул, сынлы сәнгатьме, театрмы...

Мин сорауны башкачарак куйган идем. Нургали Хәсәнов – Буада онытылган шәхес. Буа кешесе өчен ул юктан бар булды, һәм һәйкәл куелды, ди. Тора, ди, һәйкәл. Аны Буа халкы Хәсәнов дип түгел, Садриев куйган һәйкәл итеп хәтерендә калдырачак...

Алай ук түгел инде...

Аны скульптор хәтта сиңа охшатып та ясаячак. Монысы – минем фараз.

Белмим инде... Сукльпторлар кемгәдер карап ясарга тиешләр...

Һәм ул сиңа карап ясаячак.

Моноспектакльдә мин тудырган образга карап ясый икән, әлбәттә, минем кыяфәт килеп чыгарга мөмкин.

Бу бит инде – мәңгелек турында уйлау, үзеңә мәңгелектә урын алырга тырышу.

Алай уйламаган идем. Мин уйлый идем: безнең кебек кешеләргә кайчан да булса һәйкәлләр куярлар, урам исемнәре бирерләр, дип. Маркеловның сүзе бар бит: «Никто кроме нас». Шуңардан чыгып әйтәм. Кеше гомере шулкадәр тиз бара. Кеше мәңгелек турында уйламый. Мин көне-төне мәңгелек турында уйлыйм.

Мәңгелектәге урының турында дамы?

Мин үземнең кайчан үләсен дә беләм. Мин яңадан бу тормышка килмәячәгемне дә беләм. Мин, беләсеңме, күпме мистикларда, күрәзәчеләрдә булдым? Минем аларны тәңгәл китергән язмалар бар.

Нәрсәгә барасың соң син аларга?

... үткән гомерләремә сәяхәт ясаган бар.

Нәрсәгә кирәк ул?

Кызык бит!

Нургали Хәсәнов ул – син, дип нәтиҗә ясыйбызмы?

Нургали Хәсәнов мин түгел. Ләкин мин аның киңәшчесеме – кемедер булганмын.

Нәсел дәвамчылары бармы?

Бар. Оныгы Мәскәүдә яшәгән. Вафат, ди инде. Кайткан булган икән.

Урыслашканмы икән?

Белмим. Син мине мәңгелектән көнкүреш темасына кайтарасың... җиргә төшерәсең. Мин улыма да әйтәм: «Бу тормышта мин – синең атаң, кайсыдыр тормышта, бәлки, мин синең улың булганмындыр», – дим. Без җандашлар, һәм бу тормышка дәресләрне бергә үтәр өчен бергә килгәнбез.

Театрга да, Нух пәйгамбәр көймәсенә җыйган шикелле, артистларны җыям. Нигә безнең театрга кешеләр авыр килә? Бездә хезмәт хакы әйбәт: артистларыбыз Камал театры артистлары кебек ала. Күбрәк булмаса. Беренчедән, алар аз, икенчедән, без һаман юлда – күп эшлибез. Киткән кешеләр, димәк, безнең вибрациягә керә алмый. Мин мәңгелек турында уйлый-уйлый... 90 ел яшимме бу тормышта, 100ме... мин бит нәрсәләр каласын белеп эшлим. Беркөнне китәрбез, нәрсә кала? Спектакль ул – кешене бер халәттән икенче халәткә күчерү. Хәзер дөнья бик тиз бара. Ул тагын да тизләнәчәк, киләчәккә бөтен кешене дә алмаячаклар. Безнең өч кырлы дөнья дүрт, биш кырлы дөньяга күчәчәк. Хәзер күп кешенең аңы ачылачак. Яссылыклар югалачак. Кеше күрмәгәнне күрә башлаячак. Галәмәт тылсымлы заманнар...

Шушы тылсымлы дөньялар турындагы темага гап-гади сорау – 20, 30, 50 елдан Буа театрына Раил Садриев исемен бирәчәкләрме? Театр исән-сау булса, Алла бирсә.

Бу, беләсеңме, нәрсәдән тора?! Минем бу дөньядан китүнең ике варианты бар: берсе азрак яшәп, берсе бик озак яшәп.

Өченче вариант була алмый ич инде – йә аз, йә күп.

Аның һәрберсенең яше билгеле. Мин аны күрәзәчеләр сүзе белән дә, үз сиземләвем белән дә беләм. Минем халәтем икенче формага кереп бара – икенче формада озакка калу ул минем эшчәнлек белән бәйле. Мин үзем белән канәгать кеше. Мин – үзгәрешләр чорына махсус килгән кеше. Минем эшчәнлек күп әйбер белән бәйле икән, мин – күп әйберне үзгәртә ала торган кеше. Квант физикасы: нәрсә уйлыйсың – шул була.

Ягъни, театрга Садриев исемен бирү – болар белән чагыштырганда ерунда. Дөрес аңладыммы?

Әлбәттә, ерунда. Ул миңа нәрсә бирә?

Ә Нургали Хәсәновка нәрсә бирде спектакль чыгару һәм һәйкәлен кую?

Буаның статусын күтәрә, дидем бит.

Раил Садриев исемен бирү дә театрның статусын күтәрәчәк инде.

Күтәрсә – бирсеннәр! Әгәр ул вакытта театр булса.

Буламы соң?

Була. Рузилә, син бер әйберне аңла: һәр театрның гомере кыска. Марк Захаров үлде, аның театры юк (Ленком турында сүз бара. – авт.). Варшавер китеп башка кешеләр килсә, башка театр булачак. Һәр буынның үз театры. Һәр коллективның иҗат гомере 25-30 ел...

Сезнең әле пикмы?

Без пикта. Әле тагын бер 7 ел торачакбыз. Инде төп сүзем: мин аны театрларны җыеп та әйткәнем бар – аңладылармы икән, юкмы – белмим. Әлмәт театры аның директоры Фәридә Бәгыйсовнадан соң үзгәрешләр чорына керәчәк. Фәрит Бикчәнтәев китсә, Камал театры нишли? Бөтен гениаль җитәкченең эшчәнлеге вакытка, дөньяда бара торган вазгыятькә, шул замандагы белемгә бәйле. Һәр коллектив үз заманы өчен генә эшли, аннары сүнә. Мин хәзер үз коллективымны бүтән яссылыкка күчерергә тиеш. Метафизик яссылыкка. Ул театр булудан туктап... туктамыйча да хәтта... бүтән төрле формага керергә тиеш.

Мәсәлән?

Трансформация булырга тиеш. Кеше анда бер төрле кереп, икенче төрле булып чыгарга тиеш, квант сикерешләре булырга тиеш. Безнең «Шобага» спектакле шундый: әбиләр ясин чыга, ә алар күптән үлгән икән бит... Театрга килгән 400 кешенең 4есе аңлап китсә, бу – зур әйбер. Ә кеше инде тормышын да үзгәртә башласа... Театр терапия дә, гипноз да, метафизика да, дин дә, гомумән, бөтенесен үзенә алган, кешене үзгәртә торган лаборатория булырга тиеш. Киләчәктә безнең шундый театр булырга тиеш.

Ә бүгенге формада дәвам итсәк, тегендә-монда, анда-шунда «гран-при» алып кайттык, дип күкрәк кагуга кала. Спектакль «Алтын битлек» алу өчен генә куела икән, бу – «путь в никуда». «Алтын битлек»нең бүген бер төрле вазгыять, иртәгә – икенче төрле. Театр ул – җирне, шунда яшәгән кешеләрне, берничә буынны үзгәртә торган урын булырга тиеш.

Театр лидеры үзе артыннан дәвамчы әзерләргә тиешме?

Ул аны махсус әзерли алмый, әзерли башласа да, килеп чыкмый. «Үзегезне тәрбияләгез – балалар сезгә карап үсә», – диләр. Коллектив синең эшчәнлекне күреп, шуның белән «авырый» башлый икән, арадан 1-2се килеп чыга һәм үзе алып бара ала.

Сез былтыр 3 тапкыр Башкортстанга барып кайттыгыз, әйеме?

Быел да 3 тапкыр барырга җыенабыз.

Халык санын алу мәгълүматлары чыкты: Башкортстанда татарлар кимегән. Башка җирдә дә кимегән инде... Бу хәбәрне ишеткәч сүгенмәдеңме?

Беренчедән, мин аны ишетмәдем. Синнән хәзер ишеттем. Кеше кими, бермәбер кими. Безгә киләчәктә кадрлар белән авыр булачак.

Башкорстанда башкорт арткан, татар кимегән...

Башкортстанда башкорт артырга тиеш. Татар хисабына артамы ул, урыс хисабына артамы – аның бит Башкортстан дигән исеме бар, ул статусны тотып тору өчен кирәк.

Татар хисабына булса дамы?

Димәк, шулай кирәк. Галилей сүзләрен хәтерлисеңме? Аңа: «Җир Кояш тирәли әйләнми», – дип әйтергә кушалар. Галилей: «Ярар, мин әйтәм, ди, ләкин сез белегез – мин әйткәннән Җир Кояш тирәли әйләнүдән туктамый», – ди. Әгәр алар татар булудан туктамый икән, бу – нормаль хәл. Башкортстандагы татарлар сәнгатьтәге үзгәрешләргә күпкә сизгеррәк. Аларда ихласлык күп, алар сәнгатирәк. Анда ир-атлар да шигырь укый, залда ир-атлар да күбрәк иде.

Кыскасы, татар кимеп башкорт артуны үзеңне таланган кебек хис итмәдең?

Итмәдем. Бөтенебез кими бит. Канадада Квебек дигән шәһәр бар. Бөтен Канада инглизчә сөйләшә, Квебек французча сөйләшә. Французлар мәхәлләләрен җыеп указ чыгаралар – һәр гаилә 5 баладан да ким тапмаска. 5 бала тапканда гына милләт саклана. Бүген урыс та, татар да 5 бала тапмый – без кимүгә дучар. Алдагы берничә елда бу проблема беренче урынга күчәчәк. Сталин вакытында абортларга каршы закон кабул ителә.

Бездә шул булыр инде – тыюлар белән генә.

Бүтәнчә булмый. Куркак буын барлыкка килде: сугыштан курка, эштән курка, бала табудан курка. Сугыш вакытында тугызар-унар бала тапканнар...

Үзеңнең соң...

Мин унны да ясаган булыр идем...

Читтә бардыр ич?

Аларын кем белгән инде. Җирләргә кемнәр кайта инде... Бар бит әле бер анекдот. Берәү әйтә ди: «Минем 5 бала. 12не дә ясар идем дә, газетадан дөньядагы һәр бишенче кешенең берсе кытай булуын укыдым да туктадым. Ясарсың да бишенчесен, кытай туар», – дигән, ди.

Кыскасы шул – син татарча уйлыйсың, мин татарча уйлыйм, бездә татарлык бар. Минем малайда да бар. Ә килен русча уйлый. Оныкларны мин тәрбиялим икән – татарча уйларлар. Иң мөһиме – уйлау, фикерләү.

Комментарийлар (15)
Калган символлар:
  • 29 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Уйландыра....тагын бер кат укып чыгасы булыр. Күп нәрсәләр белән килешәм. Чыннан да чистарынырга кирәктер. Һәзерге заманда олыларга да, кечеләргә дә гомумән кешеләр арасында мөнәсәбәтләр үзгәрде, хөрмәт, вож,дан, гаделлек, һ.б бик күп үзенчәлекләр түбән дәрәж,әдә. Бала анасына хуж,а хәзер. Без әти - әниләрне, әби - бабайарны укытучыларны хөрмәт итә идек. Әнигә гомер буена да авыр сүз әйтмәдек. Шуңа чыннан да хәзер ил өчен, тел өчен, милләт өчен янып көючеләр юк. Руссча сөйләшсә ни, татарча сөйләшсә ни баребер , ә инде үз телен белми, английскийны белүе белән масаеп йөри хәзер безе ң балалар. Татар авылларында әбиләр дә мактана оныгы урысча сөйләшә, дип. Балаларның кулында 1 яшькә кадәр үк сотовый телефон, айфон һ.б мультик карыйлар урысча . Менә шуңа тел югала да.
  • 25 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бик дөрес сүзләр сөйли Раиль!Аң дәрәҗәсе бик югары,моны бөтен кеше аңлап бетерми әлбәттә!Әлбәттә ул хак!Мин ризалашам аның белән.Мин дә шулай уйлыйм Ул бещнең якташ,мишәр егете.Киләчәк шулай булачак!Чистара җир,Инша Алла ,алдабөтенләй башка тормыш булачак!!!!!
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Хэерле коннэр Барчабызга да! Раильнен язмасын хэм анын комментарий
  • 21 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Фэнис Ярулл иннын " ХЭТЕР ТОПЛЭРЕНДЭ УТЛЫ КУМЕР" кондэлек китабын укыган булсан, Анын турында мондый суз эйтмэс иден.. Нэби Дэулинен " Жимерелгэн бастион"ы белэн таныш тугел икэнсен ич... Ф. Яруллин, И. Гыйлэжев исэн булсалар ,нилэр ишетер иден икэн эле!?... Эллэ, "фэлсфэче" буларак " Минем корэшем"не кубрэк укыдымы икэн "" халык артисты""??
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Кеше колкесе !
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Соңгы вакытта моннан да мәгънәсезрәк язма укыган юк иде әле
  • 20 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Сугыш чистарына торган, җәмгыятьне чистарта торган әйбер- бар чистарынып кайтырсын
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Оятсыз , мәгнәсез сузлзр белән сөйләгән сузләрегез.сезнең талантсыз икәнегезгә аптырап кар
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Укып чыктым да, шаккаттым🤦‍♀️ Кэн саен диярлек яп яшь егетлэр улеп кайта. Купме тыл хатыннар, ятим балалар. Э сез « сугыш жэмгыятне чистарта « дип утырасыгыз! Клоун, короче!👎
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Уйландыра торган интервью. Рщхмщт, Раил туган.
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Күп сүз - юк сүз диләрме әле?
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Егет чын олы сәнгәтне мортасиннар әгзәмовалар тимаевлар...синең кебек алар тиресендә шытып чыккан эт эчәгеләре күпме генә үрмәләсәләрдә басып китә алмаячаклар камаллар тенчуриннар сөләйманова , клара шакировлар... маяк , йөзек кашы булып калачаклар. Җавапларың күрем кебек үзең тозсыз нигезсез. Әййе әлбәттә толантларга ярдәм кирәк ә бездарностлар үзләре үрмәли ,
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Раильнен я за сын укыганда шундый хис кичерэсен. Йорэк ашкынып тибэ, тизрэк укып чыгасы, алда нилэр язганны белэсе килэ.тагында шулай уз эшенен остасы булып, исэнлектэ яшэргэ язсын
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Тиле так тиле инде син, шул кеше колдереп йору самое то сина. Хатын кызнын куреме дип утырасын, сарык, шул хатын кыздан чыккан син дэ. Сугышка бар! Курерсен курем кебекме, башкачамы.
  • 19 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Бик дэрес сузлэр белэн язылган.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100