Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Садриев: «Дәүләткә әйтергә курыкканны миңа әйтәсез. Бер сүземне дә кире алмыйм»

news_top_970_100
Раил Садриев: «Дәүләткә әйтергә курыкканны миңа әйтәсез. Бер сүземне дә кире алмыйм»
Солтан Исхаков, Абдул Фархан/архив

Буа театры директоры, Татарстанның халык артисты Раил Садриевның «Интертат»ка биргән интервьюсы, аеруча аның башисемгә чыгарылган «Сугыш – җәмгыятьне чистарта торган әйбер. Хатын-кызның күреме кебек...» дип аталган сүзләре җәмгыятьне, аерым алганда, аның социаль челтәрләрдәге зур бер өлешен кузгатып җибәрде: Раилне яклаучылар һәм тәнкыйтьләүчеләр төркемнәре барлыкка килде. Кичә кичке якта Раил, Буадан килеп, икенче интервью-аңлатма бирергә мәҗбүр булды. Чөнки теманың нечкә икәнен барыбыз да аңлый. Раил Садриевның аңлатмасын текст рәвешендә тәкъдим итәбез. 

Синең белән бергә пешергән «бәлешләр» – минем урынсыз әйткән сүземне синең урынсыз язып куюың аркасында килеп чыккан хәл инде. «Хатын-кызның күреме» дигән ул сүзне язып куюны аңлыйм – сезнең күзлектән рейтинг ясау өчен яхшыдыр инде ул. Ә минем сугышны аңлатуым иде. Халык бит сугышны белми, «спецоперация» генә бара бит. Сугыштан соң шактый вакыт үтте – 75 ел.

Мин бит Интернетта утырмыйм – аңа вакытым юк. Миңа кызлар: «Раил абый, укы әле», – дип язалар. Укып чыктым. Нинди генә пычраклар язмыйлар анда! Бәрәкалла! Искитмәле халык! Әле тагын язарлар, аларның эшләре – язу.

Алар ике әйберне бәйләп куйдылар: син язган хатын-кыз күреме белән мин әйткән сугышны һәм «сугыш – чистарту» дигән сүзләрне.

Ул мәкаләдән күпме кеше үзенә рейтинг ясый – этләрне бәйдән ычкындырган шикелле, көтеп кенә торганнар. Спецоперация, мобилизация буенча дәүләткә әйтә алмаган сүзләрен миңа әйтәләр сыман.

Әнгам Атнабаевның бер шигыре бар:

«Ят бер авыл аша үтеп барам…

Һау-һау килеп, этләр сәламли.

Исем кушылмаган көчекләр дә

Капка артына посып, ләң-ләң, ди.

Шундый чакта, имəн күсәк алып,

Туктап сугышырга кирәк тә…

Этләр белән эт буласы килми,

Көчекләре белән – бигрәк тә.

Акрын гына юлны дәвам итәм,

Юлым дөрес булгач ис китми,

Көчекләрнең шыңшып ярсулары

Сакал бөртеген дә селкетми».

Мине «надан» дигәннәр, «дивана» дигәннәр. Әйтегез! Үзегезгә карап әйтегез! Будданың бер сыйфаты бар. Бәлки, монда аны белмәүче кешеләр дә бардыр. Мөхәммәд галәйһиссәламнең биографиясен дә белмәүче кешеләр  бардыр. Алар: «Нәрсә әйткән бит!» – диләр.

Сугыш – кешелек дөньясының иярчене ул. Кызганычка, кешелек дөньясы бер көн дә сугышсыз тормаган һәм тормый. Сугыш – афәт ул.

Мин тол калган дәү әни белән үстем. Бабайга, колхоз рәисе буларак, бронь биргәннәр, чөнки миллионер колхозның рәисе – фронтны бит ашатырга да кирәк. Бабайга «үзе бармый» дип әйткәч, ул, барып, броньне төшерттерә дә сугышка китә дә һәлак була. Миңа килсәк, минем малай да әзер барырга, үзем дә... Кемнәрне чакырганнар – шулар китте әлегә.

«Ал да кит малаеңны», – дисез, мин анда артистларны алып барырга җыенам. Алар кеше балалары әле. Мин, Аллага тапшырып, аларны 35әр көнгә Казахстаннарга алып чыгып киттем, Самаркандка, Якутскиларга барып, татар телендә спектакльләр уйнап йөрибез. Күпләрегез диванда телевизор карап утырасыз, ә мин алар белән татар телен популярлаштырып йөрим. Эшең шул диярләр. Әйе, эшем шул! Шуның белән сезләрдән аерылып торам.

Сез хәзер куркудан әйтәсез. Тагын бер кат кабатлыйм – дәүләткә әйтәлмисез, бүтәннәргә әйтә алмыйсыз. Миңа әйтеп була – мин бит артист.

Будданың әйткән сүзе бар. Бер авылда аның әйткәннәрен кабул итмичә, «Безнең халыкны диннән яздырып йөрисең» дип, «үтерәбез» дип әшәке сүзләр белән сүккәннәр. Будда әйтә: «Сез миңа нинди генә әшәке сүз әйтмәдегез! Башка авылда мине ризык белән каршы алдылар, мин алмадым, чөнки мин көнгә бер генә ашыйм, бүген ашаган идем. Шушы сүзләр урынына сез дә ризык тотып чыксагыз,  ул ризыклардан баш тартыр идем. Бүген сезнең нәфрәтегездән дә баш тартам», – дигән.

Әйткән сүзләрегез үзегезгә кайтсын! Сез мине булган-булмаган гөнаһлардан чистартасыз гына, рәхмәт! Кем синең турында сөйли – шул сине чистарта гына, диелгән.

Әйтәсе сүзем шул: Рузиләгә мин аңлатып утырдым, нигә ул аны тотып «эфирга» чыгарган – рейтинг ясарга теләгәннәрдерме... Раил генә кешечә түгел, аның фикере белән туры килмидер, бәлкем. Ә ниндидер башка бер миллион белән туры килде – миңа битараф булмаган кешеләр дә бар бит әле һәм алар бик күп. Алар: «Раил, җавап бир инде», – диделәр. «Без сине яклап язабыз», – диләр. «Якламагыз, вазгыять шундый. Бу әйберләр җәмгыятьтәге диагнозны күрсәтә», – дим.

Без шушы көннәрдә спектакль кабул иттек: «Небесный тихоход». Шәп килеп чыкты! Патриотик темага искитмәле әйбер! Спектакль өчен «Мосфильм»да махсус киемнәр тектердек. Шуның белән Лисичанскига яки Донецкига – берничә урынга барырга исәп. Октябрьдә үк җыенган идек, килеп чыкмады, бүтән сәбәпләр бар иде.

Мин барырга әзер. Җәмәгать, куркак булсам, мин боларны сезгә тәфсилләп сөйләп тә утырмаган булыр идем

Нәрсә дип әйтим? Мин, акланып, бер сүземне дә кире алмыйм. «Күрем» дигән сүз – Рузиләнеке, аны ул алсын...

Син әйттең ич аны...

– «Чистарыну ничек була?» дигәч, син хатын-кыз буларак, мин аны сиңа аңлаттым. Бәлки, хатын-кыз үзе дә аңламыйдыр әле. Ай саен хатын-кыз нигә чистарына? Аның бер генә җире чистарына – карын. Анда бала туа. Анда кешелек барлыкка килә, җитлегә башлый. Ул җир чиста торырга тиеш.

Без хәзер яңа җәмгыять төзи башлыйбыз. Һәм ул процесс лар башланды, кызганычка каршы махсус сугышчан операция белән. Күрәсең, бүтәнчә юлы калмаган, килеп терәлгән булган. Сугыш процесслары – шуңа этәргеч. Бу – махсус операция генә. Ә безгә каршы сугыш бара. Безнең илгә каршы сугыш бара. Мин моны аңлатып тормыйм: телевизорда күпме канал эшләп тора – монда килеп, акыллы булып утырасым килми. Ак белән кара сугышы бара.

Нигә берсе дә мин интервьюда телгә алган индустриализация турында язмый, мин анда әйткән Гарәп Әмирлеген төзегән кешенең сүзләре турында?!

Кыен вакытлар акыллы кешеләрне тудыра, акыллы кешеләр җиңел вакытларны тудыра, җиңел вакытлар битараф балаларны тудыра, битараф, зәгыйфь балалар авыр вакытларны тудыра.

Хәтта Фәнис абый шигырен дә телгә алмыйлар. Ул бит: «Дөньясына ут төртергә кирәк», – дип әйтә. Чөнки битарафлык, Рузилә! Балаларыгыз бит сезнең телдә сөйләшми. Кызганычка, бу – шулай! Алар битараф, аларга телефоннан гайре бернәрсә дә кирәкми. Алар безгә дога да укымаячаклар. Менә шундый заман һәм киләчәк көтә иде безне. Шул вакытта Русия дәүләте шундый карар кылды. Әгәр минем күршедә янгын чыгарга тора икән, һаман шунда бәйрәм бара икән, минем өй янында һаман шашлык пешерәләр икән, мин йокларга яткач, ут элергә мөмкин. Мин ничек тынычлап йоклый һәм яши алам?! Кырыңа шундый афәт килеп җитте икән, нацистлар, бүтән төрле әйберләр... сез куркасыз, чөнки сезнең балаларны алып китергә мөмкиннәр, минекен дә, безнең үзебезне дә. Җәмәгать, тагын бер кат әйтәм: бөтен кеше сугышта үлми һәм үлмәгән дә.27 миллион кеше үлгән, кайтканнары шул илне торгызган, безнең буынны тудырганнар. Шул афәт булмасын өчен бөтен көчләрен, гомерләрен биргәннәр. Ә ул афәт бүген кабатланырга тора.

Миңа дуслар яза: «Алар сине аңламыйлар. Чөнки бүгенге вазгыятьтә яшиләр. Ә син иртәгәге, берсекөн турында сөйлисең», – диләр.

Ә сине коллегаларың аңлыймы? Башка театрдагылар нәрсә диделәр?

Беркем дә шалтыратмады – алар миенм кебек – күбесе эштә, вакытлары юктыр. Әлмәт театры директоры Фәридә Бәгыйсовна (Исмәгыйлева) шалтыратыр, дигән идем. Без синең белән икәүдән-икәү сөйләшкәнне – анысын да чыгаргансың. Миңа спектакль ошап бетмәде, дидем. Минем, театр директоры буларак, коллегалар турында сөйләргә бөтенләй хакым да юк. Ә син үзеңә рейтинг ясыйсың.

Зөфәр абый Мөхәммәтшинга Аллаһның рәхмәте яусын – галим кеше. Зөфәр абый менә нәрсәләр яза: «Раил, мин синең белән булган әңгәмәне кичә укып чыктым. Фикерләрең искиткеч. Беркемгә дә охшамаган. Үзеңчә, үзенчәлекле. Ләкин мондый фикерләрне кабул итәрлек катлам әле тумаган. Башкаларына тукталмыйм. Бары бүген барлык кешене кайгы-хәсрәткә салган сугыш темасына гына тукталам. Кызганыч, сугышның табигый процесс булуын күпчелек тарихчылар да аңлап бетерә алмыйлар. Гади халык турында сүз дә була алмый. Әйе, дөнья тарихы сугышсыз тормаган, тормаячак да. Сугыш җәмгыятькә яңа сулыш өрә. Шул вакытта гына кешелек җәмгыятендә ниндидер үзгәрешләр була ала, үзенчә яшәреп ала. Берникадәр вакытка, әлбәттә. Аннан картая, тагын авырый башлый, тагын «дәва» кирәклегенә төшенә. Ә аның дәвасы – туры мәгънәсендә дә, кыек мәгънәсендә сугышка кайтып кала. Гаиләдә низаг чыкса, бер йодрык уйнатып алмасаң, алмасак, йортта тынычлык булмый. Шуннан соң гына бераз вакыт җайланып китә. Бары бераз вакытка. Күпкә түгел. Сугыш –  җәмгыятьтә яшәр өчен көрәшнең зуррак варианты гына. Раил! Аңлый алмаганнарга аңлатырга тырышма да, кирәкми дә. Язганымча, кеше мондый фикерләргә гомумән дә әзер түгел. Сиңа уңышлар».

Бу – галим кеше! Андыйлар да күп. Мине президент белән чагыштыручылар да, «гений» диючеләр дә бар. Мин андый дәрәҗәдә түгел, ләкин кем дә булса әйтмәгән сүзләрне әйттем.

Әйе, мин дәүләт тарафыннан сакланмаган. Сез Президентка әйтәлмисез, Дәүләт Советына чыгып сөйли алмыйсыз, барган процессларга каршы интервью бирә алмыйсыз, чөнки барыбызда да курку чире. Бүген булган әйберләребезне югалтасыбыз килми, әле яңа гына кешечә яши башладык кебек тоела.

Мин күрәзәче түгел, ләкин тоемлавым бар. Тоемлавымның мине беркайчан да алдаганы юк. Дөнья үзгәреш алдында тора, ул инде башланды: телибезме без, теләмибезме – асты өскә киләчәк. Мин әйттем инде: без әле мунчаның чоланында гына, әле парилкага кермәгән. Әле күрәселәр алда. Мин әйттем: «Россия сугыштан чистарынып чыгачак», – дидем. Бүген безне талыйлар, ничек телиләр, 30 ел буе шулай мәсхәрәлиләр. Колхозларны, заводларны бетерттерделәр, фабрикаларны яптырттырдылар, 30 ел буе Россиягә карата махсус операция – диверсия – илне таркату буенча «авредительство» эшләре барды.

Җәмәгать, безне кем саклый?! Ярар, малаеңны алып бар, дидегез инде. Малайны алып барам мин, мин әзер, кирәк булса, бүгеннән чыгып китәргә әзер. Тик мин бүген бүтән тарафта дәүләт кушкан эшне эшләм ятам. Дәүләт театры директоры буларак Россиянең бер башыннан бер башына татарча спектакльләр уйнап йөрим. Эшем шул! Сез мине бәлкем, нәрсәнедер югалтырга куркам дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз! Эшне югалтудан курыкмыйм. Чөнки ул эшне мин үзем тудырдым. Аңа дәүләт игтибарын юнәлттердем, дәүләт театрына әверелдердек.

Президент Рөстәм Нургалиевичка Аллаһның рәхмәте яусын, әле Буада театрга яңа бина төзелеп ята – татар театрына! Форсаттан файдаланып, Минтимер Шәрипович Шәймиевны үткән туган көне белән котлыйм. Ул безнең театрны ачкан кеше!

Мин бөтен театр директорлары алдында бер әйберне курыкмыйча әйтә алам, һәм ул дөреслеккә туры килә, минемчә: мин – үзем утырган кәнәфине үзем тудырган һәм булдырган кеше. Мин көн саен үземне пластилиннан ясаган шикелле ясыйм. Минем сезнең күпчелегегез шикелле сериаллар карап ятарга вакытым юк, эшем күп, өлгерәсе иде...

Минем сезнең белән бәхәскә керергә дә вакытым юк. Бер сүземнән дә кире кайтмыйм. Мин театрымдагы кешеләрне ашату-эчертү, театрны яшәтү, аның репертуары, гастрольләре, киләчәге күбрәк борчый, чөнки дөнья көндәлек үзгәрештә.

Театрда мәктшп яшендәгеләр өчен «А зори здесь тихие» спектаклен чыгарырга торабыз. Без аны декабрьдә үк башлаган идек инде. Ә Путин аның турында, шундый спектакльләр куярга кирәклеге турында кичә генә әйтте.

Рөстәм Галиев аны күптән чыгарды инде. (Түбән Кама театры турында сүз бара. – авт.)

Без аны дөньяны без аңлаганча чыгарып ятабыз. Кичә «Небесный тихоход»ны тапшырганда, карарга балаларны керттек. Түләүсез. «Нинди фикер?» – дим, беткәч. «Торып армиягә барасы килә», – диделәр. Хәзер «Безнең балаларын зомбилаштыра», – диерләр инде шундый спектакльләрне күрсәтеп. Җәмәгать, сез дә, мин дә – кемнеңдер баласы. Мин үз вакытында армиягә барып кайттым, Аллага шөкер, үлмәдем. Бөтен кеше сугышта үлми. Үләргә булса, статистика буенча, авариядә, урамдагы сугышларда, наркотадан яшьләр күбрәк үлә. Ә сез – мобилизация...

Соңгы 30 елдагы конфликтлар 2 ел – 2 ел ярымнан артыкка сузылмый. Кайтачаклар сугышның ачысын-төчесен күргән солдатлар берзаман. Түшләрендә орденнар булачак. Аларның күпләре башка психология белән кайта.Һәм җәмгыятьтә безгә – тылда булганнарга сораулары бик күп булачак: «Мин участник войны, миңа льготалар бар, сезнең балалар бармаганда, мин «воевал», диячәкләр. Елап калган ата-аналар балалары исән кайткач, күкрәк киереп теләсә кайсы главага, хәтта Президентка керәчәк. Әле ул булачак! Җиңүчеләр кайтачак! Көтегез!

Донецкига, Лисичанскига җыенабыз – барып кайткач, монда репортаж ясарбыз, анысын да көтегез, Аллаһ теләсә, исән булсак.

Күпләр илдән качты: Россия бит шуларга бөтенесен эшләгән, ә алар Россияне яратмый. Безнең бүтән ватан юк! Башка җирдә безне беркем дә көтеп тормый, акчаңны суырып кына калалар. Барлыкка килде акчалы төркем, «мажориклар» – акча коткарыр, диләр. Юк! Бу сугыш – сугыш та түгел әле, махсус операция – Россия белән Украина низагы гына түгел, дөньякүләм процессларның башы гына. Әле сугышлар бүтән җирләрдә булачак. Алар киткән җирләргә ут кабачак. Әле шул илләргә качканнар, сугышлар башлангач, шуннан качып кайтачаклар. Кире кайта икән – барысы да учетта була. Тегеләр сугыштан орденнар белән кайта – аларның вәкаләтләр. Ә болар – «перебежчик», «недостоин доверия».

Мин туксанынчы елларны үттем, ике тапкыр аттылар да - үткәннәргә таянып эш йөртәм. Мин барыгызны да әзер булырга чакырам. Телне саклауда да, милләтне саклауда да, Ватанны саклауда да. Бүген татар телен саклауда кем алда? Театрлар татар телендә уйнап йөри һәм эстрада татар телендә җырлый. Алар алгы сызыкта. Без Тамбовта да, Әстерханда да, Новороссийскида да татар телендә уйныйбыз. Кырымда гына да ике тапкыр булдык. Кайсы театр безнең кадәр йөрибез дип мактана ала? 187 спектакль уйнадык, шуның яртысыннан күбесе - читтә. Якутскийга кадәр барып җиттек. Безгә бит анда барган өчен миллионнар түләмиләр. Миңа: «Акча эшлисең», диләр. Барып карагыз! Ул Казан уртасында концерт кую түгел.

Раил, сине шушы социаль челтәрләрдә язганнар шулай борчыдымы? Әллә җитәкчелектән дә сүзләр булдымы?

– Юк, юк. Дәүләт Советыннан: «Мәкаләң шәп, килешәм», дип язучылар булды. Димәк, безнең дәүләт башында акыллы кешеләр утыра. Бусы да өмет өсти.

Миңа бер тәнкыйтьче бер фикер әйткән иде. Минем Буада «воронка» тудырасы килә – бөтенесен Буага җыеп, энергетикасын үзгәртәсе килә. Туган җирне күрсәтәсе, Буаны популярлаштырасы килә. Бездәге фестивальләргә Иран да килә, Сербия дә килә, Казахстан коллективлары да килә, Безруков та килә... кайный Буа. «Ничек бу мишәрнең шундый сәләте бар», – дип карап торалардыр. Кемнедер озаттык та, үпкәләп китмәдеме икән, дип борчылдым. Шунда бер акыл иясе: «Сиңа үпкәләгән кешеләр алар сиңа күптән үпкәләргә җыенган, вакыты җитмәгән булган. Алар шул вакытны көтеп тора», – ди. Менә кемгәдер шул вакыт җитте: кем мине сөйми – шулар ташланырга әзер. Минем кебек театр төзергә тырышыгыз! Дәүләт бәя бирсен! Статус бирсен! Бина төзеп бирсен! Аннары ил буйлап телегезне асылындырып, автобусларда кунып, көнгә икешәр спектакль уйнап йөрегез. Ана телендә... шуның берсе.

Икенең берсеме?

– Казахстанда 19 шәһәрдә булдык. 3 ел рәттән! Күпме кеше алып чыгып киттем. Ул кешеләр минем өстә бит. Мин тәвәккәл кеше, әлбәттә! Ә миңа каршы язучыларның күбесе диванда сериал карап утыручылар... Сезгәме соң миңа совет дәүләтендә туган, совет мәктәбен бетергән, ветераннар белән аралашып, авылында шуларга һәйкәл яңарткан, үзе җиренең патриоты булган, милләтен сөюче, телен яклаучы кешегә, Ленинградта хезмәт иткән, блокадниклар белән аралашкан кешенгә, Пискарев зиратында дистә тапкыр булган кешегә сугыш турында сөйләргә?! Әле күбесе аноним язалар. Исемнәрен язарга курка.

Раил, алга таба интервью бирергә куркып, мине әйләнеп узачаксыңмы?

– Ачуым килде, ләкин үпкәм юк. Син тоттың да шул сүзне язып куйдың. Башына! Икәүдән икәү сөйләшкән сүзне! Сөйләшеп утырганда берсе сүгенсә... телевизорда бит андый урында «пип» диләр. Ә син «пип» дигән әйберне «пок» иттереп чыгардың. Тегеләрнең – күбесенең спецоперациягә ачуы килә бит инде, шуны гына көтеп торганнар. И Аллам! Минем күрсәтергә эшләгән эшләрем бар, йөрәктән чыккан сөйли торган шигырьләр бар. Сезгәме соң миңа сугышны аңлату?! Мин пластилиннан солдатлар ясап сугышлы уйный идем...

Хәзер кешеләрне позицияләр шулай бүлгәләп бетерерме икән? Син төрле позициядәгеләр белән дус яшисезме?

– Дәүләттә аерылу процессы бара. Шул процесс гражданнар сугышы гына китереп чыгармасын! Менә иң куркыныч әйбер нәрсә! Брат братка каршы барачак. Иң беренче байларга каршы күтәреләчәкләр. Ә кем бай – үзегез уйлагыз. Тотрыксыз заманда малыңның кадере дә калмый, тынычлыгың калмый. Әле монда дәүләт мобилизованныйларга пособие бирә. Гаиләләрен карый.

Хәзер иң куркыныч әйбер – бүленеш. Кемдер автомат тотып фронтка китте – алар окопта. Кемнәрдер балаларын качырды – алар билгесезлектә. Миңа язучылар – балаларын качыручылар. Миңа күпме кеше шалтыратты: «Коткар әле минем малайны», – диләр. Тегендә кешеләрең бардыр, монда бардыр, диләр. «Юк», – дидем.

Марсель Галиевның иркәләп әйтә торган сүзе бар – наданнарым минем, тарихны белмисез! Пушкинның сүзе бар: «Мы ленивы и нелюбопытны». Тарих кабатлана. Көтмәгәндә башыңа китереп «тарта». 100 ел элек булган вазныять кабат әйләнеп кайта.

Монда язучыларның күпчелеге – миннән көнләшүче бушкуыклар. Миңа бер татар зыялысы язып маташты... средний уровень... язган әсәрләрен Зифаны укыган шикелле укымыйлар. «Мин Зифа Кадыйрова кебек сул аяк белән генә дә язам», – дип, шул кеше әйткән иде. Ул миңа: «Хатын-кызның ние белән генә, сугыш белән генә дөнья бармый шул», – дип язган. «Мин сине акыллырак дип йөри идем, син дә шул катламда гына фикер йөртәсең икән», – дип яздым.

Мин хәзер сезгә Тукайның сез аңламаган сүзен әйтәм: «Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә – йөзмәккә», – дигән ул. Безне шулай укыттылар. Йөзмәккә түгел, йөз Мәккә: халыкка хезмәт итү – йөз Мәккәгә хаҗ кылуга тиң. Хезмәт эчендә йөзеп булмый. Мин үземне халыкка хезмәт итүче дип уйлыйм. Мин – бюджет оешмасы җитәкчесе. Үзем тудырып, шуны бюджет оешмасына әйләндердем. Сугыш берләштерә ул. Сугыш тигезли. Иң авыры – җәмгыятьтәге каршылыклар, аңлашылмаучанлыклар... әйткәнне аңламыйлар...

Раил, аның каравы, сиңа нинди пиар!

– Әйе, Мәскәүдә артистларның рейтинглары төшә башлагач, махсус акча түләп...

Ә син – бушка...

–  Мөхтәрәм кардәшләр, милләттәшләр! Мөхтәрәм миңа үч тотмаучылар, үч тотучылар һәм мине күралмаучылар. Кемгәдер минем рольләр ошамыйдыр. Элегрәк билдән түбәнрәк мәзәкләр сөйләргә туры килде – заманасы шундый иде. Хәзер без куйган спектакльләр – алар бүтән. Мин анда кешелек дөньясы турында фикер йөртәм. Конференцияләр, фестивальләр үткәрәбез. Мин авылда торам, җәмәгать! Мин шәһәрдә дә ятмыйм. Мин 342 ел бабайлар яшәгән нигездә яшим. Авылга ярдәм итәм – Җиңү паркы ясадык. Юкәләр утырттык, 10 метрлы солдат һәйкәле куйдык. Урта мәктәпне саклап калдык. Авылда иң күп салым түләүче мин. Буадан чыккан шәхесләрне берләштерәм.

Әйткән сүзләрегезгә килгәндә, үткән эшкә – салават, мин беркемгә үпкәләмим. Мине дошман күрәсез икән – ул сезнең шәхси эшегез. Әйттем бит: бүләк бирсәгез дә алмаган булыр идем, әшәкелек тондырдыгыз – аны да алмыйм, мин аңа мохтаҗ түгел! Үзегезгә булсын!

Миңа язучыларның күпмесе үзен диндә дип санап йөри бит инде. Алар «мөселман» дигән сүзне аңламыйлар: мөселман ул – «верующий в единого бога». Диннең асылын аңламаган кешеләр... ризыктан тыелуда ул уразада иң соңгы пункт. Иң беренчесе – начар уйлардан тыелу, начар гамәлләрдән тыелу. Коръәндә «начар уйлардан, гамәлләрдән, сүзләрдән тыелырга» дигән. Ә секс белән ашау – ул ахыргы пунктлар. Түземлек! Бүген җәмгыятькә иң кирәк әйберләрнең берсе – янәшәңдәге кешеләрне аңларга тырышып бер-береңә терәк булып яшәү.

Бер хикәят сөйлим – авылда бер рәссам һәм бер итче яшәгән. Рәссам картиналарын кыйммәткә сатса да, халыкка акча бирмәгән. Ә ит сатучы бушка ит өләшкән. Бу озак еллар дәвам иткән. Бервакыт рәссам үлеп киткән. Теге итче ит бирүдән туктаган. Халык сорагач: «Миңа акча түләүче юк», – дигән. «Ничек инде акча? Син бушка бирә идең», – дигәннәр. «Миңа сезгә ит биргән өчен рәссам түли иде», – дигән бу. Халык аңламый, нишлисең. Башына төшкәч аңлар. Мин көне-төне дөньяның киләчәге турында уйлыйм. Кешелек дөньясында бөтен әйбер – Ходайдан. Сугышның бит сәбәпләре күп. Үләр өчен дә бер сәбәп ул сугыш, үсәр өчен дә бер сәбәп ул сугыш, нәфрәтләнер өчен дә бер сәбәп ул сугыш, чистарыныр өчен дә бер сәбәп ул сугыш. Шундый дәлилләү бар – һәр сугыш цивизизация үсешен 50-60 елга тизләтә. Сугышны булдырмау, булган очракта аңа нәтиҗә ясау, аннан ничек чыгу – ул үзебездән тора. Димәк, Ходай кемнәрнеңдер акылын алган икән бүген, нацистлар барлыкка килүгә җирлек тудырып...

Йомгаклыйк.

– Ташларны ташлар вакыт бар, ташларны җыяр вакытлар бар. Илне җыю башланды. Ошыймы ул сезгә, ошамыймы – «процесс болезненный». Мобилизация дә булырга мөмкин, заводларга да чакырырга мөмкиннәр, гомумән, төрле тармакта бихисап хезмәт куеп үзебезне үзебез ашата торган югәлешләр балыкка киләчәк. Ә безнең ул интервью аңлаган кешеләргә терәк бирү, канат кую өчен иде. 

Йомгаклау өчен шигырь мондый:

«Бу дөньяга килгәчтен дә сафлык төсе бирәләр,

балаларны тугач юып, ак биләүгә төрәләр.

Бу дөньядан киткәндә дә сафлык төсе бирәләр,

мәетләрне үлгәч юып, ак кәфенгә төрәләр.

Ак биләүдән ак кәфенгә кадәр үткән арада,

Бу дөньяны агартам дип, кеше күпме карала».

Җәмәгать, сез күпчелегегез миңа кара тискәре әшәке сүзләр әйттегез – мин сезгә андый сүзләр белән җавап кайтара алмыйм, чөнки минем девиз – таш атканга аш ат дигән. Шулай яши мин. Аллаһның рәхмәте яусын! Моның белән сезгә ихтирамым бетми. Бармаклар да тигез түгел, һәрвакыт каршылыклы фикерләр бар һәм була – без әзер булырпга тиеш. Минем дошманнарым юк, сезнең кайберләрегез мине дошман күрсәгез дә! Барыгызны да яратам! Рәхмәт сезгә!

Комментарийлар (10)
Калган символлар:
  • 24 гыйнвар 2023
    Рамиля Шавалиева
    Шэп! Купкырлы талант иясе Сез, Раил Илдарович! Анламаганнар беркайчан да анламас... Анлаучылар - беренче язмадан ук дөрес кабул итте. Рэхмэт! Унышлар!
  • 23 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Сез аек акылга беркайчан да килә алмаячаксыз, к.к.
  • 23 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Сез беркпйчан юа ан Сез беркпйчан
  • 23 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Буа тетрында Рифат Зариповнын ни сэбэптэн эшлэгэнен сорамагансыз))))
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Рәхмәт Рузилә,рәхмәт Раил абый,кыланмыйча язганыгыз өчен!
  • 22 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ачык, ихлас кеше! Фикерлэрегез очен рэхмэт!
  • 21 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ятсыз жан иясе
  • 21 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Надан , зомбояшник колы
  • 21 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Молодец Сез! Унышлар юлдаш булсын!
  • 21 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Шәәәәәәәәәп, Уңышлар, һәм сәләмәтлек телим сезгә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100