Ирада Әюпова: «Чаллы театрындагы каршылыкның җәмәгатьчелеккә чыгуы матур булмады»
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар алдында Чаллы театрындагы гауга темасын шәрехләде.
Гомумән, министр белән журналистларның чираттагы очрашуының төп темасы – кадрлар сәясәте иде. Төгәлрәк итеп әйтсәк, барлык сөйләшүнең төп өлеше Чаллы театрындагы вазгыятькә багышланды. Әмма, алга таба бу теманың ничек хәл ителәчәген министр тәгаен генә әйтмәде.
Вазгыятькә кыскача аңлатма. Чаллы театрының өлкән буын артистлары үзләрен ярты ставкага калдыру тәкъдименә ризасызлык белдерде. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов моны яшь артистларны эшкә алырга теләве белән аңлатты.
Ирада Әюпова: «Мәдәният тармагында иң зур проблема – кадрлар сәясәте. Аның буенча беркайчан канәгать булмаячаклар. Өлкән буын артистлар, чыннан да, авторитетлы, хөрмәтле кешеләр, алар озын тормыш юлы узган, аларның профессиональ осталык дәрәҗәсе, статуслары бар... Мин бу ситуациядә беркемне дә акларга җыенмыйм, чөнки театрдамы, музейдамы – кайда гына булса да, кадрлар сәясәтендәге төп проблема кешеләрнең очрашып сөйләшә алмауларыннан килә. Кешеләргә аңлатырга кирәк, чишелеш табарга була. Иң мөһиме – коммуникацияләр булдыру – коллективта кешеләр үзара килешергә тиешләр. Бу теманың киң җәмәгатьчелеккә чыгуы матур булмады.
Чаллы театры очрагында тормыш һәм профессиональ эшчәнлек тәҗрибәсе булган актерлар труппаның шактый зур өлешен алып тора – 25-30 процент чамасы. Ә бит уку йортларын тәмамлаганнарга да каядыр барырга кирәк. Кеше ССУЗ һәм ВУЗ тәмамлап эшкә урнаша алмаган икән, бу – асылда эчке, яшерен эшсезлек. Бу – дәүләт түккән чыгымнар юкка чыккан, дигән сүз.
Балетта бик җиңел: 38-40 яшькә кадәр балет артисты буласың, аннары – репетиторлыкка күчәсең, димәк, остаз буласың...»
Белешмә: Министрлык театрдагы төп классик репертуардагы рольләргә анализ ясаган. Менә кайбер нәтиҗәләр: «Ричард III»тән башлап, «Зәңгәр шәл»гә кадәр төп геройларның уртача яше – 30,6. Татар классик әсәрләрен карасак, Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектаклендә 12 роль – яшьләр, 3 роль – өлкәннәр. Фәтхи Бурнаш «Яшь йөрәкләр»: 2 роль – 60, 2 роль – 40-50, 17 роль – яшьләр. Кәрим Тинчурин «Казан сөлгесе»: 1 роль – 60, 3 роль – 40, 8 роль – яшьләр.
- Чаллы театрындагы артистларның уртача яше – 47,3.
Министр бу проблеманың кечкенә театрлар өчен актуаль булуын ассызыклады һәм чишелеш өчен берничә вариантны күзаллады.
Ирада Әюпова: «Бүген режиссер үз иҗатында ирекле булсын өчен:
1) театр тармагында сыгылмалы контракт системасы ясарга кирәк;
2) Төркия юлыннан китәргә кирәк – анда артистларның бердәм реестры бар, һәм алар төрле рольләргә кастинг аша сайлап алыналар;
3) тагын бер альтернатив вариант бар – без хөрмәтле артистларга ихтирам белән карап, аларны штат расписаниесендә, шартлы итеп әйткәндә, ярты ставкада калдырмыйбыз, ә остазлык институтын булдырабыз;
4) театрның штат расписаниесе структурасы концепциясен детальләштерергә кирәктер, бәлки. Квалификацион таләпләрне караргадыр – беренче план артистлары дип бүлергә, мәсәлән. 40-45 яшьлек кеше 35не уйный алса да, 70тә 20 яшьлекне уйнап булмас.
5) Бу – система проблемасы. Тулы мәшгульлек икән, күпмедер санда сәхнәгә чыгу булырга тиеш. Без кем күпме мәшгуль булуын санарга тырышабыз. Монда театр белән актер арасындагы хезмәт мөнәсәбәтләре системасын алмаштырырга кирәк. Монда алгы планга шартлы штат берәмлеген чыгарасы түгел иде, ә процесста булуны. Тулы ставкада булып, яртыга күчерү – кимсетәдер. Икенче яктан, чишелеш табарга кирәк».
Очрашуга «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев та чакырылган иде.
Илгиз Зәйниев: «Минем өчен труппада төрле буыннар булуы кадерле. Әлбәттә, монда бер яктан, укып чыккан яшь артистларга эш урыны булмау проблемасы да булса, икенче якта кешенең иҗатын тану, хөрмәт мәсьәләсе дә бар. Мин Чаллы театрының сәнгать җитәкчесе Олег Мәдиярович өлкән буын артистлардан котылырга теләгәндер, дип уйламыйм. Аның да башка чарасы юк. Чаллы театры – аз финанслана торган театр, алар федераль проектларга катнаша алмыйлар. Штат бушаса, ул башкаларга – бөтен репертуарны тартып барган яшьләргә премия бирә алыр иде, мәсәлән.
Чаллы театрындагы өлкән буын артистлар – театрга нигез салучылар. Алар үзләре ачкан театрны үтерергә теләмиләрдер. Минем дә үз артистларым белән бу темага сүз булды, алар: «Театр өчен бу кирәк булса, без ярты ставкага да, контрактка да күчәргә риза», – диделәр. Чөнки алар үз театрын ярата. Ярату – ул бит кайчакта үзеңнән җибәрү дә. Шуңа алар формаль яктан китәргә риза иделәр, гәрчә аларның рольләре күп булса да.
Заманында Чаллыда бандитизм күп булуы шәһәрдә картлар булмауга бәйле иде. Театрда да картлар булырга тиеш. Мәсәлән, Камал театрында яшь кеше автобуста иң артка барып утыра иде, алда өлкәннәр утыра. Бу – язылмаган закон. Театрда андый язылмаган законнар байтак».
Режиссер бу сөйләшүдә тагын бер теманы күтәрде.
Илгиз Зәйниев: «Монда проблема картларда түгел, гомумән, өлкән буында. Алар, труппага эләккәннән соң, үзе белән шөгыльләнми башлый. Балерина, әйтик, көн саен станок янында шөгыльләнә. Ә драма артисты башта тазара башлый, вокалы үзгәрергә мөмкин, ул профессиональ осталыгын җуеп, театр өчен авыр йөккә әйләнә. Алар өчен, әйе, репертуар да аз. Ул формада да булмаска мөмкин...»
Темага Ирада Әюпова нәтиҗә ясады: «Театр тармагы – эксклюзив тирәлек. Театрда эшләмиләр, хезмәт итәләр. Артист өчен сәхнә мәшгульлек урыны түгел, ул – тормыш. Мин бер якны да аерып алып якларга теләмим. Чишелеш каршылыкта түгел, ресурсларның берләшүендә. Аңлашырга иде.
Бу мәсьәләне җайлап кына яктыртыгыз, зинһар. Иң мөһиме – театрда тамашачы булсын. Минемчә, мәдәният мохите булмаса, авылда һәм шәһәрдә берни дә булмаячак. Кеше өйдә утырып кына тормыш рәхәтен күрмәячәк. Мәдәният булмаса, ул урынга ял итүнең башка альтернатив формасы килә. Яхшырагы булмаска мөмкин.
Мин беркемне акламыйм: яңа бина, әйбәт шартлар, бөтен кешенең анда озак эшлисе килә. Олегны аңларга кирәк – аның спектакльләр чыгарасы бар. Репертуар өчен яшьләр кирәк. Ә тамашачыга труппада кем булуы мөһим түгел, аның өчен яхшы репертуар мөһим».