Ирада Әюпова иҗади татарларны Татарстанга кайтара. Беренчесе – Сәрдәр Тагировский
Театр дөньясындагы соңгы яңалык – Венгриядә яшәүче Сәрдәр Тагировский (чын исеме – Абдуллин Сәрдәр Таһир улы) Татарстанга кайта. Ул Әлмәт театрына баш режиссер итеп куелачак. Хәбәрчебез Сәрдәрнең татар театры дөньясындагы беренче адымнарын күзәтә.
Сәрдәр Тагировскийның Татарстанга кайтып Әлмәт театрына баш режиссер итеп куелачагы турында журналистларга Буа театрының тантаналы ачылышы алдыннан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.
Ирада Әюпова: «Бу биналарда көчле тормыш кайнасын өчен, кадрлар кирәк. Шуның өчен иҗат кешеләрен республикада көтәбез. Талантлы яшь егетләр һәм кызлар белән проектларыбыз бик күп. Без аларны кунакка гына түгел, эшкә кабул итәргә әзер. Шундыйларның берсе – Венгриядә яшәгән татар егете Сәрдәр Тагировский Әлмәткә күчә. Хәзер сөйләшүләр бара – ул Әлмәт театрының баш режиссеры булачак».
Әлбәттә, шул мизгелдә без – журналистлар – Сәрдәрне урап алдык. Әлбәттә, ул әле җитди комментарийлар бирмәде. Бары тик: «Мин Әлмәт театрының көйләнгән тәртибен җимерергә җыенмыйм», – дип кенә әйтте.
Сәрдәр Татарстанга март азакларында кайтачак. Чемоданнары белән, дип аңладым.
Төрле матбугат чараларында төрлечә хәбәрләр булу сәбәпле ачыклык кертәм – Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрын җитәкләми, баш режиссер итеп билгеләнә. Театрның уставы буенча ул директор белән килешү төзи. Театрның баш режиссеры театрның сәнгати ягын кайгырта. Ә театрны директор җитәкли.
ххх
Әлмәт театрының рәсми аккаунты да булачак яңа режиссер турында хәбәр итте. «Марттан баш режиссер вазифасын Сәрдәр Абдуллин башкарачак. Режиссер иҗади тирәлектә Тагировский фамилиясе белән мәгълүм. Төрле театраль экспериментлар һәм альтернатив театраль проектлар белән билгеле.
Казанда туган, күптән түгел генә Венгриядә яшәгән һәм эшләгән. Театрда режиссерның труппа белән очрашуы узды. Сәрдәр коллективка үзе һәм планнары турында сөйләде. Ул кеше өчен балачак хатирәләренең әһәмиятен билгеләп узды, бу – аның үзе өчен дә искәрмә түгел. Балачагының Казанда яшәгән беренче 6 елы аны әлегәчә «җибәрмәгән», һәм ул даими яшәү өчен тарихи ватанына кайту хыялы белән яшәгән. Кайтып, спектакль куеп киткән дә тагын сагына башлаган. Ниһаять, аның хыяллары тормышка аша, һәм ул Россиягә күченеп кайтачак. Татар телен тирәннән өйрәнә башлаячак. Үз тәҗрибәсенә таянып, иҗади проектларын тормышка ашырачак. Сәрдәр мәдәният министры Ирада Әюповага бик рәхмәтле – ул аның Татарстан җиренә кирәкле һәм файдалы булу хыялын тормышка ашырырга ярдәм иткән. Труппа белән очрашуда ул спектакльләрдә азрак катнашкан артистлар белән активрак эшли башлаячагын әйтте. Тамашачы аларны алдагы сезонда күрә алачак».
Театрның матбугат үзәге шунысын да билгеләп үтә: Әлмәт театры Сәрдәр Абдуллин белән беренче мәртәбә IV халыкара MITEM фестивалендә Европада күрешкән булган. Театр фестивальдә үзенең данлыклы «Ашик-Кәриб» спектакле белән катнашкан.
Сәрдәр Тагировскийның Әлмәткә кайтуының шаһиты булырга да туры килде миңа. Әйтик, театрның соңгы премьерасын – Муса Җәлил либреттосы нигезендә Илгиз Зәйниевнең сәхнә адаптациясе белән куелган «Алтынчәч. Мирас» спектаклен бергә карадык. Спектакльдән соң чәй эчкәндә: «Татарлыгым җитми башлаган кебек булса, чәкчәк ашыйм», – дип шаяртты ул.
Сәрдәр Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм театрның алгарыш буенча директор урынбасары Ләйләгөл Минаева белән бергә Чаллы татар театрына язучы, драматург Айгөл Әхмәтгалиеваның юбилей кичәсенә дә килде. Шунда Фәридә Бәгыйсовна аны беренче мәртәбә тамашачыга һәм залдагы коллегаларына тәкъдим итте: «Без бүген бирегә Сәрдәр белән килдек. Ул – Казанда туган, аннары балачакта әти-әнисе белән Венгриягә күченеп киткән, Венгриядә, Италиядә, Румыниядә укып, актер һәм режиссер булып җитешкән егет. Хәзер ул безнең Татарстаныбызга кайта. Шуңа мин сәхнәдә аның белән. Ул безнең театр сәнгатенә хезмәт итәр дип, мин искиткеч ышанам».
Сәрдәр Тагировский: «Исәнмесез. Гафу итегез, мин әлегә татарча чыгыш ясый алмыйм, миңа өйрәнергә кирәк. Мин сезнең арагызда булуыма бик шатмын».
Сәрдәр Буада Дәүләт театры өчен яңартылган бина ачылу тантанасына да килде. Кыскасы, аңа Татарстан театрлары тусовкасына керә башларга мөмкинлекләр тудырылды.
Буадан кайткан көнне мин аны кич белән Казан театр училищесының Өйрәнчек театрында очраттым. Ул IV курс студентларының – Зөлфәт Закировның татар курсының чыгарылыш спектакльләренең берсенә килгән иде. Әлеге курс белән сәхнә теле укытучысы, Тинчурин театр артисты Артем Пискунов Шамил Фәрхетдиновның «Бәйрәм белән, кызлар!» комедиясен чыгарган. Премьера төркемнең иң якын кешеләре өчен Өйрәнчек театрда күрсәтелде.
«Бу – чыгарылыш курсы. Сезнең өчен кызыклы кызлар-егетләр булса, алар белән алга таба эшли аласыз», – дип, тыйнак кына үз студентларын тәкъдим итте Зөлфәт Закиров Сәрдәр Тагировскийга. «Мин нәкъ шушы максатлардан килдем дә инде», – диде Сәрдәр.
ххх
Сәрдәрне Татарстанга беренче мәртәбә (һәм икенче мәртәбә дә) Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов кайтарган иде. Театр яратучылар хәтерлидер – ул Тинчурин театрында ике спектакль куйды. Берсе – үзенең 90нчы еллардагы яшьлеге турында «Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе». Икенчесе – «Хан кызы Турандык». Бу спектакльләр – Тинчурин театры репертуарындагы иң зәвыклы әсәрләр арасындадыр, мөгаен.
«Ядәч. Исемдә. Бер гаилә трагикомедиясе» спектакленең премьерасы 2021 елның 2 декабрендә булды. Төп рольдә – нәни Сәрдәр ролендә – Фәрхәд Мөхәммәтҗанов иде. 1 ел эчендә тамашачаның яраткан актерына әйләнеп өлгергән Фәрхәд Мәскәүгә укырга керде һәм театрдан китте. Хәзер бу рольне Илмас Насретдинов башкара.
2022 елда Сәрдәр, кабат кайтып, татар театрына нигез салучыларның берсе, күренекле драматург Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулуга багышлап, «Хан кызы Турандык»ны чыгарды. Премьера 20 декабрьдә булды. Хәләф ролен башкарган студент егет хәзер театрда эшләми. Хәләф роленә Артем Пискунов керде.
Күзәтеп торыйк – укуын тәмамлагач, Фәрхәд Мөхәммәтҗанов Әлмәт театрына кайтырга мөмкин. Чөнки Фәрхәд бу театр белән, яки аның аерым артистлары белән дустанә мөнәсәбәтләрдә, дип беләм. Әйтик, театрның «Umora-лаб» эскизлар лабораториясе кысаларында театр артисты Энҗе Сәйфетдинова «Галияцинация» дип аталган эскиз чыгарган иде. Моноспектакльнең драматургы – Фәрхәд Мөхәмәтҗанов. Галия ролендә – театр артисты Ләйсән Заһидуллина.
Ххх
Саный китсәң, Татарстанда вазифадагы һәм вазифасыз профессиональ режиссерлар бар ул. Ләкин яхшы режиссерлар кытлыгы да бар. Әлеге кытлыктан котылу өчен, ГИТИС белән хезмәттәшлек көйләнгән. Өметле егетләрне һәм кызларны ГИТИСка әзерләү өчен, Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов, Мәдәният министрлыгы белән килешү буенча, түләүсез курслар уздыра. ГИТИСта читтән торып режиссура серләрен өйрәнүче ике егет – Илнур Гарифуллин белән Камил Гатауллин – Тинчурин театрында эшли, биредә спектакльләр чыгара. Әлегә ул спектакльләр татар театры дөньясының казанышы түгел, әмма алар өйрәнә.
Кыскасы, Татарстанны, аның халкын яраткан әзерлекле режиссерлар безгә кирәк. Серле «милли код»ны йөрткәннәре – бәяләп бетергесез. Сәрдәрдә шушы милли хис бар кебек – ул шуның белән дә кадерле. Шуны тоеп, теләген белеп, аны тиз генә Казанга кайтару оештырылган икән – мәдәният министрының уңышлы эш күрсәткече.
Дөрес, ни өчен Әлмәт театры, дигән сорау туачак. Әйе, биредә баш режиссер юк. Чираттагы режиссер вазифасында өлкән яшьтәге Ильяс Гәрәев кенә бар. Әлмәт театры – «директор театрының» уңышлы моделе, минемчә. Тьфу, тьфу, күз тимәсен – салган саен алтын күкәй, диярсең: Россиянең театраль киңлекләрендә театрның һәр спектакле уңыш казана. Театрда Россиянең иң өметле режиссерларыннан саналган Мурат Әбелкатинов спектакль чыгарды. Бөтен театр Айдар Җаббаров турында хыялланса да, ул әлегә Камалдан кала, Әлмәт белән генә актив эшли.
Бәлки, Сәрдәрне татар театры дөньясына җитәкләп кертү өчен, Фәридә Бәгыйсовна кебек зирәк акыллы, дөнья театрларының кайда баруын аңлаган һәм үз күзләре белән күргән, театраль интуициясе көчле булган, үзенең иҗади амбицияләре булмаган (димәк, конкуренция күрми) кеше кирәктер.
ххх
Сардар Тагировский, Казанга килгәч, беренче интервьюсын «Интертат»ка биргән иде.
«Әтием Таһир Абдуллин Киевта туган, әнием Әхмәтҗанова Гөлфирә Зәки кызы – Казанда. Казанга Ленин укыган университетка килгәч, алар әни белән танышканнар. Мин Казанда туганмын. Киевка да барып йөри идек – анда әтинең әти-әнисе яши иде, туганнарыбыз да күп. Без шулай тегендә-монда йөрдек, ә миңа 6 яшьтә Венгриягә күчендек. Миңа 16 яшькәчә Казанга еш кайта идек – Венгриядә укыдым, ә җәйләрне биредә дәү әни янында үткәрдем», – дип сөйләгән иде Сәрдәр.
«Сәрдәр, әтиегез дәвалаучы булгач, сезгә аның бу сәләте күчкәнме?» – дип сорадым мин аннан ул интервьюда. «Кешеләрнең энергетикасын тоеп эшләргә яратам. Миңа бу хакта Венгриядә дә әйткәннәре булды. Әти, безнең профессияләр охшаш, дип әйтә. Аның да, минем дә төп эшем – кешенең хисләрен, энергетикасын тоемлау, аңа уңай тәэсир итү. Моны һәрберебез үз ысулы белән башкара», – диде ул.