«Идегәй» режиссеры Туфан Имаметдинов: «Казанга кайтканнан бирле тәнкыйтьлиләр»
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Идегәй» дастаны турында галимнәр һәм режиссерның үзе белән бергә җыелышып сөйләшү узды.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү уңаеннан бирелгән грант хисабына Тинчурин театрында режиссер Туфан Имаметдинов тарафыннан «Идегәй» дастаны сәхнәләштерелде.
Спектакль белгечләрдә, аерым алганда, тарихчыларда һәм әдәбиятчыларда зур сораулар да тудырды. Кемдер бу теманы уртага салып сөйләшергә тиеш иде: «Интертат», бу сорауларга күпмедер дәрәҗәдә ачыклык кертергә теләп, белгечләрне җыйды – фикер алышу уздырды. Сөйләшүдә спектакльнең режиссеры – Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов үзе дә катнашты.
Катнашучылар:
Рамил Төхфәтуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты. «Идегәй» спектакленең Камал театры куелышында Норадын ролен башкарган актер буларак та билгеле;
Илнур Миргалиев – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты;
Рауза Солтанова – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, сәнгать фәннәре докторы;
Миләүшә Хәбетдинова – әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Нәкый Исәнбәт мирасын өйрәнүче әдәбиятчы галим;
Фәнзилә Җәүһәрова – филология фәннәре кандидаты, фольклорчы галим;
Дамир Исхаков – тарих фәннәре докторы, «Туган җир» журналы баш мөхәррире:
Рәмис Латыйпов – «Татар-информ»ның татар редакциясе/«Интертат»ның баш мөхәррире;
Рузилә Мөхәммәтова – «Татар-информ»ның татар редакциясе/«Интертат» журналисты.
Әлеге катнашучылар барысы да – әсәрне белгән һәм спектакльне караган кешеләр. Һәммәсенең үз юнәлешендә әйтер сүзе бар иде.
Утырышта тагын бер кунак булырга тиеш иде – «Идегәй» спектакленең консультанты, язучы, Татарстан китап нәшрияты мөхәррире Галимҗан Гыйльманов. Ул «Идегәй» дастанын куючы командага лекцияләр укыган, инсценировканы укып киңәшләр биргән. Галимҗан абый эше тыгыз булып килә алмау сәбәпле, лекцияләрдән өзекләр куярга карар иттек. Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан Галимҗан Гыйльманов лекцияләрен сорап алдым. Чөнки лекцияләр «Ачык университет» проекты кысаларында укылган, ә проект – Форум карамагында.
Утырышта беренче сүзне Дамир Исхаков алды. Консультант чөнки.
Дамир Исхаков: Мине спектакльнең консультанты дию – арттырып җибәрү була. Мин театрга кереп, артистлар алдында, аңлатып, чыгыш ясадым. Шуның белән минем консультация хезмәте бетте. «Идегәй» дастаны зур, катлаулы әсәр буларак, аны сәгатьләр буе сөйләп була.
Мин «Туган җир» журналында тарихи дастаннарга анализ чыгарып өлгердем. Теләгән кеше аны кереп карый ала иде.
Гади тамашачы буларак, спектакльне премьераның икенче көнендә кереп карадым. Спектакль миңа ошады. «Ошады» дию – аның «кимчелекле яклары юк» дигән сүз түгел. Кимчелекле яклары турында аерым сөйләшергә мөмкин. Мин шуңа игътибар итәргә кирәк дип саныйм – Тинчурин театры бу эшкә алынды, шартлар гади булмауга карамастан, ерып чыкты. Аларга рәхмәтле булырга тиешбез. Тәнкыйть китүчеләр күп булыр, дип уйлыйм. Чөнки безнең татарда тәнкыйтьне бик яраталар, таптый-таптый тәнкыйтьләргә мөмкиннәр. Мин артистларга да, режиссерга да тәнкыйтькә бик игътибар итмәскә тәкъдим итәм. Шул юл белән барырга, әмма кирәк булган нәрсәләрне истә тотып үзгәртергә.
Илнур Миргалиев: Чакырганыгыз өчен рәхмәт. Премьераны беренче көнне үк карадым. Спектакльдән чыгу белән, журналистлар сорагач, фикеремне дә әйттем. Дамир абый йомшак кына әйтте инде: «Тәнкыйтькә игътибар итмәскә», – диде. Ничек инде итмәскә? Тәнкыйтькә игътибар итергә кирәк. Безнең классик әсәр, тарихыбызның асылы...
Дамир Исхаков: Мин карт кеше инде – йомшаграк та сөйлим...
Илнур Миргалиев: Аңлыйм. Ләкин бит тәнкыйтьне бетереп ату өчен сөйләмибез. Яхшыртыр өчен! Безнең халык ниндидер күләмдә, барыбер, бу дастаннарны белә. Тамашачы әзерлекле дип әйтәсем килә. Дамир абый үзе дә «мәкалә чыгардым» диде, без дә фәнни китаплар яздык. Бу спектакльне тәнкыйть итәбез икән – бары тик яхшы ният белән. Миңа артистларның бирелеп уйнавы ошады, әмма кайсыбер образларны ачу җитмәде. Ханбикә анда ханбикә түгел иде инде, бөтерелеп йөри торган... гафу итегез... шундыйрак бер хатын-кыз кебек. Тарихтан бит беләбез... мин Дамир абыйның лекциясен күрдем: ул аларны ачкан. Ханбикәләр гади кешеләр түгел, алар – зур кланнарның кызлары. Алар идарә итә, яннарында шымчылары да бар. Символик мәгънәдә булса да, Ханбикә әйткән сүз гайбәт дәрәҗәсенә төшерелгән кебек килеп чыкты.
Икенчесе – Туктамыш. Ул – Алтын Урданы берләштереп аякта тоту өчен эшләгән зур хан. Спектакльдә йөри инде шунда, уктан ата... мин ханны күрмәдем. Иң күңелне кырганы – Болгарны җимерде, дию. Дастанның бер вариантында да «Болгарны Туктамыш җимерде» дигән сүз юк. Татар версиясендә «урыс князе килеп җимерде» дип әйтелә. Аксак Тимер йомшак бабай кебек килеп чыккан. Ул бит дөньяны тетрәтеп торган. Тимур каршына иң көчлеләр генә чыга алган. Руй Гонсалес Клавихо әйткән: «Тимур каршына иң беренчеләрдән Туктамыш чыга иде», – дигән. Үзе генә чыкмый, Тимурга каршы 6 ил белән берлек кора. Тимур Алтын Урданы яулап алырга килә. Идегәй – аңа юл күрсәтүче генә. 1391 елга кадәрле Идегәй зур роль уйнамаган әле. Каршы чыкканнарны Туктамыш үтереп бетергәч кенә, Идегәй өскә калкып чыга. Соңыннан ул Алтын Урда өчен дә көрәшеп карый.
Самарадан галим Александр Назаров чыкты: «Мин аңламыйм, – ди, – сез 1 ел буе Самара өлкәсендә Тамерланга һәйкәл куйдырмаска көрәштегез. Тамерланның ниндилеген «Кара пулат»та да күрсәттегез. «Идегәй»дә ул яхшы булып килеп чыкты – булышырга килгән икән бит», – ди. Мин, татар кешесе буларак та, тарихчы буларак та моны кабул итә алмыйм. Болай ярамый! Минемчә, бу – төзәтелергә тиеш.
Карагыз – Тарих институты кебек зур оешма бар. «Татар тарихы»ның 7 томлыгы бар. ИЯЛИда әсәрләр бар. Авырмы боларны карарга? Икенче консультантны карадым (сүз Галимҗан Гыйльмановның лекциясе турында бара. – авт.) – анда гыйлем юк бит, гафу итегез!
Минем тәкъдим – әсәргә үзгәрешләр кертергә кирәк.
2019 елда Алтын Урданың 700 еллыгы буенча форум үткәргәндә, без Камал театрына «Идегәй» спектаклен кайтарып булмыймы» дип зур хат язган идек. Рамил әфәнде ул куелышта Норадынны уйнаган иде. Бу спектакльдә Норадын да юк әле…
Рамил Төхфәтуллин: Вакыйга буларак җылы кабул иттем мин аны – Туфанның үзенә дә әйттем. Без бу әсәрне көтеп алдык. Эпос кебек зур тарихи әсәрләребезне сәхнәләштерүгә 90нчы еллардан бирле тотынганнары юк иде. Монда без әдәби тәнкыйть өчен җыелмадык – спектакль буларак әйтәбез. Режиссер эшенә, әлбәттә, тыгылырга хакыбыз юк. Без теләкләр генә белдерә алабыз. Без бүгенге көндә, кызганыч, тарихи яктан белемсезлек белән очрашабыз. Дастан әдәби әсәр булып торганда, беркем бәхәсләшмәде. Бәхәсләр булса да, галимнәр арасында гына булырга мөмкин иде. Театрның көче шулкадәр зур ки – ул бөтен нәрсәне күпертә. Күп халык караячак булгач, без инде, режиссер нинди акцентлар куяр, дип борчылабыз. Бу әсәрдә төрле акцентлар куярга була бит. Мәсәлән, тарихи вакыйгалардан ерак икән, ирекле интерпретацияләү белән шөгыльләнергә мөмкин. Ә бу – безнең өчен файдалы түгел. «Идегәй» дастанында Идегәйнең үкенү хисле монологы бар: «Мин үз кулым белән илемне җимердем», – ди. Аның бит фаҗигасе дә шунда. Аны каһарман буларак та кабул итәргә мөмкин. Ләкин ул – бу очракта каһарман түгел, узурпатор. Чит гаскәрләрне кертеп, бишегебезне җимергән. Димәк, ул кеше кулы белән безнең җиребезне тарката. Спектакль азагында үкенү хисләре белән шул монологны укыса, ул бәхетсез каһарман булыр иде. Каһарманны без бит «ил өчен тырыша» дип күз алдына китерәбез. Ә бу, тырышып, илне җимерә. Ул – тискәре каһарман, үкенүе белән фаҗигале каһарман. Алай итсәк, безнең «илеңне сатма, дошман белән берләшеп низаглар оештырма» диюебез булыр иде. Бу бит – бик символик мәгънәләргә ия булган әсәр.
Тарихи яктан безнең яшьләребез... надан дип әйтәсем килми, ләкин шуңа якын. Безнең сәхнәдә куелган тарихи әсәрләребез, әлбәттә, дөреслеккә һәм үзебезгә файдага эшләргә тиеш.
Рузилә Мөхәммәтова: Тинчурин театрында «Идегәй»гә әзерлек барышында, «Ачык университет» проекты кысаларында лекцияләр үткәрелгән. Әлеге лекцияләрне галим Дамир Исхаков һәм язучы Галимҗан Гыйльманов үткәргән – артистларга һәм режиссерга Идегәй һәм дастан турында сөйләгәннәр. Редакция «Ачык университет»ка мөрәҗәгать итеп, әлеге лекцияләрне алды. Тиздән алар «Ачык университет» платформасына урнаштырылачак. Әлеге видеодан кайбер кадрларга күз салыйк.
Галимҗан Гыйльманов лекциясеннән утырышта күрсәтелгән кайбер өлешләре:
Бу инде – үзгәреш чорының бер җимеше. Исхакыйлар, Атласилар чыккан вакытта «Идегәй» кирәк булды. Мин ул вакытта китап нәшриятында эшлим – матур әдәбият редакциясенең мөдире. Каяндыр «Идегәй»не табарга кирәк. Нәкый ага бирмәде. Аның әзер «Идегәе» бар бит инде. Бирмәде. Бик нык сорадык. Ялындык, барып йөрдек. Сатып алырга булдык, ләкин барып чыкмады инде. Шундыйрак заманнар бар иде. Ренат Мөхәммәдиев мине, арабист буларак, гарәп телен белгән кеше буларак, чакырып әйтте: «Фондларга бар, булган вариантлар белән танышып, укып, алып кайт», – диде. Миңа 2 ай вакыт бирде. 2 ай эчендә 40 вариантны карап, шушы вариантны нәшриятка алып кайттым. Ул бик тиз басылып чыкты. Бер караганда, ул – фәнни вариант, чөнки аның барысы да – булган текстлар, ә Нәкый ага бик күп үзе язган – «күперчек»ләрне үзе үткәргән. Монда бер юл да кермәгән, вариантлардан җыелган вариант бу... Идегәйнең тарихи шәхесе бик катлаулы. Кем ничек карый... ничек бәяли... Кемдер аны бөегәйтә, ләкин тарихта ул бер генә җиңүгә дә ирешмәгән кеше инде. Тарихта шулай кала. Ләкин фигура бик зур. Ажиотажны бик куптара ул. Әле Аксак Тимердә, әле Туктамышта, әле Көнбатышта кайдадыр... Менә шулай йөри торган кеше ул. Аның тарихи шәхесенең роле зур. Шуңа да карамастан, шактый зур җиңелүләргә тап булган кеше инде ул... Монда төп герой, дөресен әйткәндә, Туктамыш. Чөнки Туктамыш тирәсендә бара. Туктамыш белән Идегәй, Туктамыш белән Аксак Тимер һәм башкалар. Туктамыш кем ул? Туктамыш – ул Казанның беренче ханы. Шулай дип без аны кабул итәбез хәзер. Һәм Алтын Урданың соңгы ханы. Алтын Урданы җимергән кеше ул, бер караганда... һәм, тарайтып, Казан ханлыгына кереп утырган кеше. Казан ханлыгына әзергә генә кереп утыра ул. Ул инде оешкан була. Бик каршылыклы герой. Чөнки ул Аксак Тимер белән 2 зур сугыш оештыра. Икесендә дә җиңелә. Туктамыш ул – Чыңгыз нәселеннән. Бөтен ханнар да Чыңгыз нәселеннән булырга тиеш бит инде. Ни өчен без Мамайны «әмир» дип кенә әйтәбез, чөнки ул хан була алмый. Бу очракта Туктамыш – чын хан. Шуңа аны Казанга куярга тиеш булалар – башка ханнар юк. Казан ханы итеп инде... Монда – бик катлаулы тарихи ситуацияләрдәге геройлар. Сезгә боларның барысын да бирергә кирәк, әлбәттә. Бик зур шәхесләр алар үз заманнары өчен. Ләкин, әйткәнемчә, зур фаҗигаләргә алып килгән кешеләр дә инде. Татар барышын, дип әйтик инде, татар тарихын... Соңгы сугышында ул 200 мең кешелек гаскәр белән каршы тора и җиңелә. Бу инде – хәзерге Актаныш тирәләре. Хыянәт белән җиңелә. Хыянәт итәләр төмәннәр. Берничә төмән, бик көчле гаскәрләр.
«Туктамыш белән Аксак Тимер арасындагы сугыштамы?» – дип сорый лекция тыңлаучы артистларның берсе.
Әйе. Анда нигездә шулай гына бара. Идегәй – үзенең берничә дистә мең кешесе белән тегендә-монда гына йөри торган кеше. Шундыйрак ул. Төп алышка керми бервакытта да. Бу очракта да килә ул 50 мең гаскәре белән. Әйтелә анда «50 мең гаскәр» дип. Ну, анда 50 мең үк булмаган, диләр инде. Башта китә. Арттан инде Аксак Тимер килә. Әле бит без «рәсми тарих» дип әйтәбез. Рәсми тарихка да бик ышанып бетеп булмый. Мин рәсми тарих буенча сөйлим. Легендаларда кайчакта дөресрәк тә була. Әллә ул чынлап та халыкның лидеры булгандыр. Аның турында шушы дастаннар гына калган. Ләкин бик көчле шәхес булган – анысы инде факт. Чөнки мондый дастаннарны болай гына чыгармыйлар.
Мин сезнең вариантны карап чыктым. Бөтенесе дә ошады. Принципта дөрес әйбер инде. Логикасы дөрес бара. Бер генә сүзем бар. Хәтта берничә сүзем бар. Норадын сездә керми инде. Кем төзегәндер текстны – әйтә алмыйм. Сезнең текстмы? (режиссерга) Норадын бит ул – принципиаль образ. Бәлкем, аны ахырдан... Белмим... Кертмәсәгез дә була инде. Просто халыкның... кайбер халыкның күңелендә калырга мөмкин. Норадынны беләләр. Норадын – бик зур фигура. Менә шул гына. Ә калган бөтен яклап та... Сезнең Йәникә бик матур бирелгән, кстати...
«Үлмимени ул?» – ди артистларның берсе Идегәй турында.
Үлми әле. Көнбатышка таба китә. Әле Польша кенәзләре белән булышып, ничектер йөри әле ул.
«Җүнле кеше түгел инде», «Бер бандит», – дип куя тыңлаган артистлар.
Ну, әйбәт бандит. Халыкның күңелендә кала торган булгач, ул инде – бөек бандит. Монда – бик көчле нугай линиясе. «Татар» дигән әйбер бик юк, бер-ике генә урында, анда да мыскыл итеп кенә әйтелә, «мангыт татарлары» диеп кенә. Ну, нугайлар көчле. Нугайның көчле вакытлары. Чөнки Казан оешып ята бит анда. Казан оеша... Сөембикә вакытлары бит инде...
«Биләр дигәндә, шул безнең Биләрме соң инде ул?» – ди артистларның берсе.
Безнеке булырга тиеш. Анда Болгар да әйтелә. Әйтеләләр алар. Шул чор бит инде. Унынчы гасырлардан килә. Әле ун гына да түгел. Туктамыш образына бик матур бер деталь. Туктамыш – бик вәкарьле, мощный ул. Чөнки Алтын Урда каны бит инде. Шул «распри»лар аркасында гына эләгә ул. В принципе, әллә ни гаебе дә юк. Сатлыклар аша бит инде. Ул үзе – көчле генә кеше. Ни өчен көчле – беләсеңме? Бердәнбер... бик сирәк ханнарның берсе... ике мәртәбә Мәскәүгә барып, Мәскәүне тоташ яндырып кайта. Просто яндырып кайта. Сугышып, җиңеп бөтенесен. Локаль җиңү. Глобальләрдә җиңелә ул. Беләсезме ин өчен? Сәбәбен беләсезме? Сәбәбе бик мощный аның. Сәбәбе аклый аны. Ул вакытларда Урта гасырларның төп законы – илчегә тияргә ярамый. Шуңа руслар да бик каныкмыйлар ул яндыруга. «Ни өчен ясак түләмиләр?» – дип сөйләшергә, ул иң якын биләрен җибәрә. Тегеләр килеп керү белән барысын да үтерәләр дә асып куялар. Просто илчеләрне. Бөтен группасы белән. Бу шулай гына калса, аны икенче көнне үк алып аталар. Чөнки ул төп әйберне – «канга – кан»ны эшләмәде. Илче – изге әйбер. Беркем дә тими аңарга.
«Татар халык мәкале – «Илчегә үлем юк», – дип җөпләп куя Зөфәр Харисов.
Шуннан соң бара да тигезләп яндырып кайта. Туктамыш хан... Тиз тарала ил. Мәскәү китә – анда яртысы бит. Көньяклар баш бирми. Кырым ханнары – Гәрәйләр бик көчле. Марилар, фин-угорлар – бик слабый. Башкортлар, казахлар шулай ук йомшак. Үз ханнары белән сугышып яталар. Все, бетә шуның белән. Көнбатышта мишәр яклары теге якка китә. Касыймнар... Соңыннан күренә – алар Казанга башкача кайталар. Уже Казанны алырга кайталар Иван Грозный белән. Ул ягы да бар. Алар китәләр. Тарката. Тота алмый. Туктамыш ханның гаебе – ул үзенә күрә. Тотырга кирәк бит. Монда местничество кала. Казан кала. Казанда кала ул. Чыңгызхан кешесе кирәк бит инде. Әйбәт кенә кереп утыра».
Видеоның кайбер кисәкләре генә күрсәтелде.
Миләүшә Хәбетдинова: Мондый материалны ачык ресурсларга куярга ярамый. Мин моны «милли фаҗига» дип кабул итәм. Бу – хурлык. Без үзебезнең Алтын Урда тарихын бу дәрәҗәдә хата белән яшьләргә җиткерсәк, нәрсә көтәбез?! Мин хәзер театрның ни өчен шундый буталчык концепциясе булганын аңладым. Мин бу спектакльне әзерләүгә кысылмадым.
Ләкин, форсаттан файдаланып, театр коллективына рәхмәт әйтәсем килә: коллектив зур батырлык ясады – Нәкый Исәнбәт исемен афишага кайтарды. Әмма ләкин, програмканы ачкач, премьера вакытында яңадан хатага тап булдым. Дастанның 500 еллыгы, диелгән. Дуслар, «500 еллыгы» дигән мәкаләләр 40нчы елларда ук чыкты. Датагызны дөреслик. Бу программаны төзегән кеше... моны Дамир абый эшләмәс иде... бу – икенче фәнни консультант катнашында әзерләнгән материалдыр.
Мин, Галимҗан абый килер дип, аны «Таяну ноктасы»нда көткән идем. Килмәде.
Бүген беренче мәртәбә күрсәтәм: бу папкада – Нәкый Исәнбәт эшләгән «Идегәй»нең беренче варианты. Журнал варианты. Мин аның күчермәсен театрга бүләк иттем. Бу папкада – кулъязмасы. Мәскәү Язучылар союзы заказы буенча ясалган икенче варианты. Миннән: «Ни өчен афишага аның исеме менде?» – дип сорадылар. «Суд документларын күрсәтсен, ул 4 судны проиграл», – диделәр. Мин Куйбышев судының документларын алып килдем. Монда Нәкый Исәнбәтнең авторлык хокуклары якланып чыга. Нәкый Исәнбәт судка мөрәҗәгатендә: «Минем җыенламага бернинди төзәтмәләр кертмәскә, цензуралы вариантны бастырмаска», – дигән. Ул үзенең фәнни комментарийларына кул тидертмәскә, дигән.
Хәзер бу лекциядә тыңлыйм: дастанның төп каһарманы Туктамыш икән. Бу – нинди фәнни институтлар яклаган концепция? Бу мәсьәләдә республиканың ике дәүләт институты бар – Тарих институты һәи ИЯЛИ. Татар әдәбияты тарихында «Идегәй» концепциясен, ялгышмасам, күренекле галим Марсель Бакиров эшләп чыкты. Безнең артистларга ничек инде шундый версия ирештерелде?! Без моны ачык платформага куеп, балалар аңын бутыйбызмы? Бу наданлыкны туктатырга кирәк!
Мин инде спектакльнең охшаган якларын да әйтеп чыктым. Музыка бизәлеше, хореография ягыннан матур ачышлар бар. Әмма театрга килгән тамашачы бер җөмлә белән әсәрнең эчтәлеген аңларга тиеш. Мин дастанның максатын беләм. Ләкин мин театрда «үч алу» темасын күрдем. Ул безнең төрки дастаннарда беренче урында тормый. Безнең каһарман ил өчен яши, илне төзи, илгә һөҗүм ясалса – үлә. Мин моңа шаккаткан идем, ләкин, лекцияне тыңлагач, Туфанның мондый фикер өчен җирлек табуын аңлыйм.
Тагын бер мине борчыган әйбер – титрлар иде. Гафу итегез – мин моңа кулымны тыктым инде. Беренче көнне безнең өстә титрлар барды. Мин моңарчы «Идегәй»не русча рәтләп укымаганмын икән. Титрларны күргәч, «бу – нинди татарофобский текстлар» дип шаккаттым. Өйгә кайткач, тәрҗемәне чагыштыра башладым. Галимҗанның эше шунда булган – хәзер үзе әйтте – Исәнбәтнең комментарийлары юк ителеп, ялгыш концепцияләр кертелгән булып чыга. Хәзер бер «нагульный татарин» дип, зур хәрефләр белән, татарофобский текстлар әйләндерәбез. Сценарийга, чүпләп, шундый текстлар кергән – шаккаттым. Иң кызыгы – Туфанда татарча яңгыраган җөмләләргә дә шундый тәрҗемәләр чыкты. Тендор буенча сценарий тәрҗемәсе өчен акча откан Айсылу Галиевага шалтыратып, бу хакта әйттем. Спектакльне русча тыңлаган кешеләр: «Татарга каршы спектакль чыгардыгыз», – диләр. Мин русча тыңламаган идем. Русча текстны экспертизага бирергә кирәк.
Бу спектакль аша татар турында нинди мәгълүмат таратабыз?! Чит милләт вәкилләре дә «сез үзегезне рәнҗетәсез» дип кабул иткән.
Дамир Исхаков: Галимҗан Гыйльмановның шәүләсе миңа төшмәсен әле. Шуңа сүз әйтмичә булдыра алмыйм. Минем сөйләгән сүзләрнең барысы да Интернетта бар – кереп карап була. Бер ялгышым бар – ул «оговорка». Мин, һәр сүземә кул куеп, бүген дә шуны сөйләр идем.
Кызганычка, Галимҗанның беркайчан да тарихчы булганы юк. Шуңа күрә ялгышлары бик зур булды. Ишеткән кадәрен дә тарихчылар тәнкыйть итәрлек. Бер генә әйбер әйтәм: ни өчен тарихи караш кирәк? Ни өчен ялгыш килеп чыга? Галимҗан монда Нуретдин (Норадын – Идегәйнең улы. – авт.) фигурасына тукталды, аның төшереп калдырылуында гаебе барлыгы күренеп тора. Чынлыкта ул – ачкыч булган («ключевая») фигураларның берсе. Тарихи чыганакларда да ул, әтисе үлгәннән соң, Башкортстан җирендә үлә. Бәкләре аның үле гәүдәсен Сарайчык ягына алып кайта. Юлда атлары үлә һәм бәкләрнең берсе аны күтәреп кайта. Ул шулай трагик рәвештә үлә. Татар чыганакларында аның турында мәгълүмат бар. Дастанны укысагыз, бик кызык әйберләр бар. Алтын Урданың җимерелгән вакыты турында ул. Нуретдиннең бит Алтын Урда тәхетендә хан булып утырасы килә. Бу вакытта инде Чыңгызыйларның роле төшеп бара торган булган. Бик зур эчке конфликтлар бара, нәкъ менә дәүләтнең, яңа кыяфәткә керергә тырышып, җимерелеп барганлыгының тасвирламасы.
Миләүшә Хәбетдинова: Тагын бер әйберне кушып әйтәм. Галимҗан Гыйльманов үзенә җаваплылык алды – сценарийны мин карадым, дип раслап чыкты. Мин өйдә сценарийны чагыштырып карагач шуңа тап булдым – Норадын сүзләре Идегәй исеменнән әйтелә. Ярар, Туфан, татар телен камил белмәгән килеш, монологны дөрес укымыйча моны кертсә дә, җыелма текстны 2 айда төзегән кеше сүзләрне бутарга мөмкинме? Бу бит – шаккатыргыч. Бу – бик мөһим. Безнең шуңа буталчыклык китте. Кемнән сорыйк моны: Айсылу Галиеваданмы, Галимҗан Гыйльмановтанмы?
Рауза Солтанова: Рәхмәт шундый сөйләшү оештырганыгыз өчен. Күптән мондый темаларга сөйләшү кирәк иде. Ниһаять, Тинчурин театры куйган спектакль шуңа сәбәпче булды. Мондый сөйләшүләрне даими алып барырга тиешбез. Институтлар да, язучылар да бу темалар белән шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм. Спектакльне кабул иттем, «ошады», «ошамады» дигән сүзләр минем лексиконда юк. Яшьләрнең шундый авыр темага алынуы – безнең өчен зур вакыйга. Композитор да, режиссер да, рәссамнар да яшь.
Спектакльдә тарихи дөреслек булырга тиеш. Авторлык спектакле булса да, тарихи дөреслек ярылып ятырга тиеш. Музыкада һәм хореографиядә ул чагылыш тапты. Сәхнә бизәлешендә миңа динамика җитмәде. Алтын Урда зур дәүләт булган. Бу дәүләтнең казанышларын без сәнгати алымнар белән күрсәтә ала идек. Музыка белән хореографияне төшереп калдырсак, сәхнәдә нәрсә күрәбез? Сәхнәдә бүрәнә димәс идем, бу – багана! Безнең төрки дөньяда «багана» дигән төшенчә бар. Без аларның уртада асылынып торганын гына күрдек, алар җирдә тормады. Тәхетне дә күрмәдек. Мин тораташ кебек кабул иттем, рәссам үзе «башак» диде. Мин башакны күрмәдем...
Рамил Төхфәтуллин: Боларны инде үзгәртеп булмый. Ни өчен анда «Ногай җирендә бара» дип әйтелә? Без Туктамыш ханны да, Идегәйне дә татар каһарманнары дип саныйбыз.
Дамир Исхаков: Моңа тарихи карарга кирәк. Казахларда «Идегәй» дастанын карасагыз, анда, чынлап та, бөтен җир нугайларныкы. Нугай Урдасы көчәйгән вакытта казах кабиләләре өчен шулай булып күренгән. Бу әсәр Нугай Урдасы кысасында туган. Тарихи чыганакларга кереп карасагыз күрәсез – «ногайская татарва» диелгән. Ул – «татарлар» дигән сүз. Нугай Урдасы татарлары.
Миләүшә Хәбетдинова: Әйдәгез, карыйк, текст нәрсәдән башлана.
«Борын үткән заманда
Болгар белән Сарайда,
Җаек белән Иделдә,
Алтын Урда, Ак Урда –
Данлы Кыпчак җирендә,
Татардан туган Нугай илендә
Туктамыш дигән хан булды;
Ил булганга – ил булды...»
Шулай дәвам итә. Тәрҗемәче господин Липкин, тәрҗемә иткәндә, Нугайны беренче планга чыгарган, безнең Идел белән Сарайны икенче планга калдырган. Бу тәрҗемәне кем кабул иткән икән? (Семен Липкин 1992 елда – Равил Шәрәфиев, Әлфия Авзалова һәм Мөдәррис Әгъләмов белән бер үк елда – Тукай премиясенә лаек булган. Дәүләт премиясе аңа «Идегәй»не һәм башка татар шигърияте классикларын тәрҗемә иткән өчен бирелгән. – авт.). Без шул чор галимнәреннән сорарга тиешбез: ничек безнең беренче биттә «подмена понятий»? Чөнки безнең җыйнамада акцентлар башка булды. Туфанның хаталануы да мондый консультантлардан китә. Хаталы концепция бирелгән.
Рамил Төхфәтуллин: Бер сорау бирим әле. Туфан, синең спектакльнең төп максаты, «сверхзадачаң» нинди?
Фәнзилә Җәүһәрова: Мин беркадәр Миләүшә белән килешәм. Минем өчен бар спектакль һәм бар «Идегәй» дастаны. Спектакльнең төп асыл максаты, лейтмотивы – үч алу: әтине үтерделәр, әнине үтерделәр, мин үтерергә тиеш. Ничәмә-ничә кешедән сорадым. «Идегәй»не белмәүчеләр – дөнья. Залда «Идегәй»не белүчеләр утырды, дисезме? Андыйлар 20-30 булгандыр. Спектакльне бу сюжетка утыртуны мин Туфанның табышы дип исәплим. Ләкин «Идегәй» дастанына алынган Туфанны, «Галимҗан Гыйльманов гаепле» дип, бик аклап бетермәс идем. Бүген безнең театрлар, Камал театры да, зур эпохаль әсәрләргә тотына башлады. Ләкин иң зур проблема – татарча үскән кешеләргә аңлаешлы булган гап-гади җөмләләр татар мохитендә үсмәгәннәр өчен аңлаешсыз.
Сәхнәдә – горизонталь бүрәнә, бура – ул каберлек. Болар сәхнәдә нишли соң, дип аптырадым. Аннары аңладым: бура, чөнки үч – үтерәсе бар бит әле. Ләкин Туфанның белмәве... мин аның татарча булмаган җөмләләр белән җавап бирүенә телевидение тапшыруыннан да борчылып кайткан идем. Инде икенче театрыбызга да татар рухы сеңмәгән режиссер килгән, дидем. Туфанны кимсетәсем килми, ләкин бүгенге көндә без шундый җәмгыятьтә яшибез: без – чыгу юлын эзләү процессында. Безнең милләт кенә түгел, дөнья чыгу юлын эзли. Шуңа Туфан «Идегәй»гә тотынганга без сөендек, ләкин без аны шундый итеп бирергә тиеш идек! Бәлки, кабалангандыр. Бәлки, ул 2023 елның азагында – Дастаннар елын тәмамлаганда – ур премьера булырга тиеш булгандыр. Чөнки теләсә кайсы дастанга тотынсаң да, андагы мифологик катлам белән тарихи катлам... анда сүзлек өстенә сүзлек... бер исем дә болай гына бирелмәгән, һәрберсенең тарихи җирлеге бар. Нәкый аганың сүзлеген генә укып карагыз. Аның өчен табигый булганнар – безнең өчен табигый түгел. Әбиләр белән татар тәрбиясе алып татарча үскән миңа да күп әйбер аңлашылмый. Мифологик катламга кергәндә «Мөһаҗирләр»дә дә коточкыч хаталар булды. Туфрак белән буталып беттеләр...
Рамил Төхфәтуллин: Елатмагыз.
Фәнзилә Җәүһәрова: Нишләтәсең – бүген мәктәбебез юк дәрәҗәсендә. Ләкин театрыбыз бар. Шыгрым тулы зал бит! Һава җитми, тирләдем-пештем... Тинчурин театрының ул проблемасы бар. Ләкин бит халык «шып» та итмичә утыра.
Рамил Төхфәтуллин: Мохтаҗлыгы бар.
Фәнзилә Җәүһәрова: Аның бит акылына мән сеңдерәбез. Шуңа күрә мин бүген җаваплылыкны Туфаннан алмас идем. Җаваплылыкны бер генә артисттан да алмас идем. Чөнки мин беләм – татфак тәмамлаган артистлар да бар. Ирек Хафизовлар, Артем Пискуновларның режиссерның мифологик катламнарга шактый җиңел каравы...
Рамил Төхфәтуллин: Сез театрның эчке дөньясын белмәгәнгә...
Фәнзилә Җәүһәрова: Шулайдыр...
Рамил Төхфәтуллин: Сез артистны бик зур күтәрдегез... алай ук түгел шул.
Фәнзилә Җәүһәрова: Идегәй миңа мескен, өтек кенә бер шәхес булып күренде. Ул гайрәтле түгел...
Миләүшә Хәбетдинова. Ә Пискунов ничек күкрәген киереп чыкты! Ул мизансценада ирлеге күренә.
Фәнзилә Җәүһәрова: Сүземне тәмамлыйм. Мин «Интертат»ка бик рәхмәтле. Туфанны «супер режиссер» дип исәплим. Мондый сөйләшүләр бик кирәк. «Интертат» үз җилкәсенә алып, бу залда тагын кемнәрдер булып, шулай тикшерә торган булсак, соңыннан булса да булсын – ул кирәк. Тагын бер җөмлә: егетләр, сез – йөзек кашы!
Рамил Төхфәтуллин: Сезнең сүзне куәтләп кенә әйтим әле. 100 ел элек Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендә, Гали Рәхимнәр белән бергә, бер үзәк эшләгән. Яңа әсәр чыгамы, спектакль куеламы, җыр сәнгатендә әсәр туамы – матур итеп җыелып сөйләшкәннәр, әңгәмәләр барган. Без аңа үзебез дә мохтаҗ, шәт иншалла, тыңлаучылар да бардыр. Булыр бит инде – болай гына сөйләмибездер?
Рауза Солтанова: Җәмәгать, заманында Камал театрында, спектакльләрдән соң фикер алышу өчен, афишалар белән конференцияләр оештыра торган булганнар. Биредә «яшьләр алынганга хуплыйбыз» дигән фикер кат-кат яңгырады. Чыганакларны тирәнтен өйрәнү кирәк. 1941 елда куелган «Идегәй» спектакле бай, зиннәтле булган. Актерлар уйнаганда, үзен хан итеп хис итсен өчен, аңа баш киеме кирәк. Ханның бит аның үз атрибутлары бар. Шекспирда «Король Лир» ни өчен таҗсыз – баш киемсез кала? Бу бит – билге. «Идегәй» спектаклендә хатын-кызларда баш киеме бар, нигәдер, ир-атларда юк. Бу спектакльдәге рәссам белән фикер алыштым. Аның шулкадәр дөрес карашы, театр алымнарын да яхшы белә. Әмма монда байлыкны күрсәтү җитмәде...
Рамил Төхфәтуллин: Боларны хәзер үзгәртеп булмый. 1944 елда федераль үзәк тарафыннан безгә «Идегәй»не өйрәнергә рөхсәт итмәделәр, әйеме? Бөек Ватан сугышы бара. Безгә Алтын Урда тарихын өйрәнергә рөхсәт итмәделәр. Ни өчен?
Дамир Исхаков: Ул темага Измайлов белән безнең язылып бетмәгән китап бар. Тиздән, бәлки, язып бетерербез дә, шунда күрерсез.
Рамил Төхфәтуллин: ...чөнки куркалар... ни өчен?
Миләүшә Хәбетдинова: Зур дәүләт тоткан булуыбыздан.
Дамир Исхаков: Туфанга сүз биргәнче, 1-2 сүз әйтмичә булмый монда. Безнең бер зур кимчелек бар. Безнең республикада экспертлар белән эшли белмиләр. Ул – электән килгән нәрсә. Һәрбер чиновник үзен «бөтен нәрсәне беләм» дип уйлый. Чынлыкта монда, экспертларны җыеп, бик әйбәтләп сөйләшүләр алып барырга кирәк булган. Безнең 40 минут килеп сөйләү – ул бит эшнең башы гына. Әзрәк нәрсә булса да аңлый башлау өчен 1 атна утырырга кирәк. Моны аңлаучы галимнәр Татарстанда күп түгел, әмма бар. Алга таба моңа игътибар итәргә кирәк, бу – безнең кимчелек, билгеле. Яһүдләр булса, башта 1 ай сөйләшерләр иде, бездә ул юк инде.
Тинчурин театрының җиһазландырылышы нульгә якын. Тавышлар начар ишетелә, катлаулырак видеорәтне чыгарып булмый. Нормаль театр булса, сугыш күренешләрен чыгарып булыр иде, монда булмый. Болар булмагач, тузан туздыру гына килеп чыга. Күпме тузан сибәргә була?! Бу театрның җиһазландырылышы турында өр-яңадан уйларга кирәк. Бинасы да әйбәт түгел, дигәнне ишеткәнем бар. Монда нык уйлыйсы бар. Мәдәният министрлыгы уйларга тиеш бу турында. Спектакль карап чыкканда, минем янга җырчы Миңгол ага килде. Ул әйтте: «Минем белән киңәшсәләр, мин боларга музыканы ничек башкарырга икәнлеген аңлатыр идем», – ди. Мин, музыкант булмагач, аңлап та бетермимдер, әмма бер нәрсәне сиздем: тамак төбе белән җырлауны дөрес башкарсаң, коточкыч энергияле итеп була. Без күргәне – зәгыйфь кенә бер нәрсә иде. Алга таба бу кимчелекләрне бетерергә кирәк.
Миләүшә Хәбетдинова: Гафу итегез, бу сәхнәдә «Кара пулат»ны куйдылар. Шул ук театр көче белән ясалган спектакль иде. Чорны матур итеп күрсәтергә техника җитте бит ул чакта.
Рамил Төхфәтуллин: Чыдап утырган Туфанга зур рәхмәт!
Илнур Миргалиев: Монда бер генә сюжет линиясе – Идегәйнең үч алуы, дидек. Чынбарлыкта әлбәттә, үч алу тарихка карамый. Идегәйнең әтисе Котлыкыя, әлбәттә, тарихи шәхес түгел, дастанда әдәби алым белән шулай күрсәтелә. Ул каһарман итеп күрсәтелгән. Аның үтерелүе – символик әйбер. Бу, минемчә, бигүк дөрес акцент белән бирелмәгән. Норадынга килсәк, анда шулкадәр Идегәйне ачып бирә торган урыннар бар. Дастанда бу әйберләр аша Идегәйнең бәхет тапмаганы күрсәтелә. Беренчедән, бөтен күтәргән ханнары аңа каршы чыккан. Икенчедән, балалары белән проблема, хәтта сугышалар. Болар куелса, Идегәйне күпкырлы шәхес итеп күрсәтеп булыр иде. Трагедик шәхес итеп күрсәтеп булыр иде. Идегәйне ачылмаган дип әйтәм инде.
Дамир Исхаков: Бер әһәмиятле әйберне әйтим әле: Нуретдин ни өчен тәхеткә претензия белдерә? Кенәз Йосыповларның шәҗәрәсен карасагыз, Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа. Идегәй шул нәселдән. Мин шундый фикергә килдем: бәлки, Идегәй сәетләрдән чыккан хатынга өйләнгән булгандыр. Мөселманлыкның көчәеп килгән вакыты. Аларның бөек шәхесләргә тоташка шәҗәрәләре барлыкка килгән, һәм Нуретдин моны белгән. Аның турында «ул исламны көчәйткән» дигән сүзләр бар. Чыңгызый булмаса да, шул яктан үзенең тәхеткә утырырга мөмкинлеген китереп чыгарган. Болар – әһәмиятле әйберләр.
Рәмис Латыйпов: Туфанга сүз бирик инде. Аңа зур рәхмәт әйтәсем килә: ул үзен тәнкыйтьлиселәрен белеп килде. Кыюлыгы өчен!
Рузилә Мөхәммәтова: Мөгаен, башка режиссерлар килмәс иде...
Рәмис Латыйпов: Консультант, мәсәлән, килүдән курыкты. Баш тартты. Туфан килде.
Туфан Имаметдинов: Җыелыш өчен зур рәхмәт. Әйбәт фикерләр ишеттем. Үз тәҗрибәмнән әйтә алам: зур әйберләрне куярга авыр, беренчедән. Мин ТЮЗда эшләгәндә, Достоевскийның «Бесы» романын куйдым. Премьерадан соң 2 көн үткәч, завлит әйтә: «Синең спектакльдән соң, романны укып чыгарга теләк туды. Бөтен китапханәләргә шалтыратам – алып бетергәннәр», – ди. Спектакльне карагач, кешедә әсәрне алып укып чыгарга теләк туса, бу – зур җиңү, дип әйтә алам. Һәр төрки халыкның үз «Идегәе» бар. Сез әйткән Александр Назаров миңа китап җибәргән иде. 1931 елда чыккан. «Песни и танцы крымских татар» дип атала. Анда шундый былина бар: «Былина об Идегее, сына казненного Туктамышем ханского сокольника, отомстившего за смерть отца призывом Тамерлана» дип атала. Минем өчен иң мөһим әйберләрнең берсе – Идегәйнең әтисенең монологы. Ул ханга әйтә: «Синең илең тарала, беркем дә сиңа салым түләми», – ди. Чынбарлыкны әйтә. Хан аны «Ил җимерелә» дигән сүзләр өчен үтерә. Идегәйнең әтисенең чынбарлыкны әйткәнгә үтерелүен сюжетта да кулландык. Идегәй Туктамышны үтергәч, илне баланска китерә: колларны азат итүе текстта бар.
Дамир Исхаков: Тарихта бит болар юк. Тарихи әсәрне укымыйча торып, мондый трактовкалар биреп булмый. Ялгыш караш ул! Идегәй дастанында Котлыкыя ни өчен Туктамышка каршы чыкканын әйтә. «Илне Иделнең бер ягыннан икенче ягына күчерде, шул чакта табышны югалттык», – ди. Мангытларның – Идегәй кабиләсенең – бит туган җире бөтенләй башка җирдә: башта яшәгән урыннары Җаек бассейнының көньягында. Туктамыш аларны теге якка чыгаргач, традицион юлларын югалтканнар. Котлыкыяның булган ханга карата претензияләре.
Туфан Имаметдинов: Текстны укып карасак, Туктамышны үтергәннән соң, автор нәрсә әйтә:
«Яр салдырды калага,
Яр салдырды далага.
Туктамышның сансыз кол –
Барын-югын җыйдырды,
Җыеп азат кылдырды.
Угылларны сатуга
Бер чик кылдырды.
Кисмә-кисмә сары алтын
Кисеп улҗа кылдырды. [улҗа – сугышта алынган мал, трофей]
Идел-йортын җыйдырды,
Өлкән бер туй кылдырды...»
«Әйтмәк бездән, хания,
Ишетмәк сездән, хания.
Җир уртасы Күк Түбә,
Күк Түбәдә ак сарай;
Шушы Сарай калада
Дүрт дәрваза бар иде.
Икәве бикле булганда
Икәве ачык икәндер;
Береннән килгән кәрваны
Береннән чыгып бетә алмый...»
Идегәйнең әтисе чынбарлыкны әйтә. Болар дастаннан алынган.
Дамир Исхаков: Минем көләсе килә башлады. Чынлыкта бит Идегәйнең әтисе бөтенләй башка тарихи шәхес – Балтачак би. Ул үз вакытында күренекле урын тоткан. Бәкләрнең бәге булган. Ни өчен дастанда аңа шундый исем биргәннәр – ул хакта уйланасы бар.
Рәмис Латыйпов: Монда Рамил Чыңгыз улы: «Нинди бурыч куелган?» дип сорау биргән иде.
Туфан Имаметдинов: Минемчә, Идегәй ул – каһарман. Кайбер кешеләр аны «Алтын Урданы тараткан» диләр. Минемчә, аның асылда яткан уе – илне җыю, үз халкын азат итү булган. Ул – шушы уй белән яшәүче кеше.
Илнур Миргалиев: Гафу, кемнән азат итә?
Дамир Исхаков: Дөресен әйткәндә, бу – тамырдан ялгыш фикер. Бу бит Идегәйнең образын да аңламау. Аның нияте изге булган. Ләкин бит шундый әйтем бар – тәмугка юл изге ниятләр белән түшәлгән. Аның нәкъ шулай – изге ниятләре тәмугка илткән дә инде Алтын Урданы.
Илнур Миргалиев: Кемнән азат итә? Монда бит халыкның үз ханы. Әтисе бит саткан. Сатлыкҗан үтерелгән. Әүлия Чәләби яза: «Мин, – ди, – ислам дөньясын йөрдем. Алтын Урданың Сарай хәрабәләрен күргәч, мондый биналарның ислам дөньясында беркайда юклыгын аңладым, – ди. – Кызганыч, бу илне Тимур җимереп, халкын яндырып, башларыннан башнялар төзегән», – ди. Казан ханлыгына Шаһгали ни өчен утырмый – беләсезме? Теләмиләр. Чөнки нәселе Идегәй белән бергә килгән, илен саткан. XVII гасырга җиткәч тә Идегәй нәселен сүккәннәр.
Туфан Имаметдинов: Ни өчен халык аны каһарман дип кабул иткән? Ни өчен дастанын Туктамыш дип атамаган?
Илнур Миргалиев: Аның күп өлешләрендә «Туктамыш һәм Идегәй» дип бара. «Идегәй һәм Норадын» дип бара. Монда Идегәй «белый-пушистый» түгел. Дастан Алтын Урданың җимерелеп барган трагик бер чорын чыгарган. Идегәй илне җимерә, дошманны алып килә. Аннары яңадан берләштереп карарга тырыша. Бодайби белән диалогын кара: «Тимурны алып килеп илне җимерттермәдеңме син?» – ди. Морадым белән мөнәсәбәтләре Идегәйнең бәхетсез икәнлеген күрсәтә. «Тарихи хәтер» дигән бер термин бар. Анда бер җирдә дә Идегәйне уңай фигура дип күрсәтә алмассыз.
Туфан Имаметдинов: Мин, текстка карап, Идегәйнең әтисенең Туктамышка: «Илең җимерелә, син шуны күрмисеңме әллә», – дип әйткән сүзләрне күрәм. Бу сүзләр бар. Мин аларга таяндым. Минемчә, ул сүзләрдә чынбарлык иде. Дастанда Идегәйнең әтисе тискәре персонаж дип язылмаган. Минемчә, ул – уңай герой. Бу трактовкадан тора инде. Идегәйнең әтисе сезнең өчен тискәре булса, минем өчен уңай герой.
Дамир Исхаков: Тарихи чыганакларда барысы да басылган. Идегәй, Туктамышны үтергәннән соң, гел аның варислары белән сугыша. Идегәй үзе үлгәч, аның нәселе сугыша. Һәр сугышта бер яктан 100-120 мең кеше катнаша. Икенче яктан да шул кадәр. Чынлыкта, шушы сугышларда бөтен татарны үтереп бетерәләр. Шуннан соң кеше дә калмый. XV гасыр урталарында бөтен Урдада 300 мең кеше кала, дигән, ир дигәне 80 мең булгандыр, бәлки. Халык бетә, шуның белән дәүләт юкка чыга.
Илнур Миргалиев: Котлыкыяны гына алсаң, син, Туфан, хаклысың. Диалог бит ике яклы. Син Котлыкыяга Туктамышның әйткән сүзләрен карамыйсың...
Фәнзилә Җәүһәрова: Безнең монда төп максат: дәүләт театрында эшли торган төп режиссерны – Туфан Имаметдиновны үстерәсебез килә. Ә үстерү ул – уку, киңәшләшү, уйлау, миләрне кайнату, дулау.
Илнур Миргалиев: Без әзербез.
Фәнзилә Җәүһәрова: Без барыбыз да әзер. Мин «Интертат»ка бик рәхмәтлемен. Бүгенге сөйләшүнең максаты бер – Аллага шөкер, Туфан тотынган, дибез. Курыкмыйча алынган. Ләкин җаваплылык дигән әйбер бар.
Илнур Миргалиев: Бу сөйләшү алдан булырга тиеш иде.
Фәнзилә Җәүһәрова: Бүгенге көндә бу спектакльнең миссиясе бар. Моны пафослы җөмлә дип карамагыз. Җанисәпләрне алдык – без кимүгә таба бара торган милләт. Бу әсәр – каядыр гыйбрәттер. Без бу гыйбрәтне дә күрсәтергә тиешбез. Халыкның гыйбрәт итеп сөйли торган шәхесләре бар. Монда көчле фикер дә бардыр. Безнең Туфансыз каласыбыз килми.
Рәмис Латыйпов: Туфан моны «җыелышып чуку» итеп кабул итмәсен иде. Чукыдык-чукыдык та киңәш әйтәбез кебек. «Яхшы әйбер булса, тәнкыйтьне һәр кеше үзенә алыр иде, бер бөртеген дә әрәм итмәс иде», – дигән Мөхәммәт Мәһдиев. Шуны сорыйсым килә – бу спектакльне куйганда, консультантлар сезгә ни дәрәҗәдә тәэсир итте? Акцентларны куйганда...
Дамир Исхаков: Консультация мәсьәләсе ул... Гөлназ Бәдретдин булмаса, мин аны белмәсәм, анда бармаган да булыр идем. Анда очраклы эләктем. Монда алдан уйланылган консультация системасы булмаган – күренеп тора.
Миләүшә Хәбетдинова: Башка театрларда мондый әйберләрне завлит оештыра. Минем белән ул августта сөйләште. Презентация буенча тәкъдим ясады («Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясендә Нәкый Исәнбәткә багышлап чыгарылган китап һәм аның Тинчурин театрында узган презентациясе күздә тотыла. – авт.). Мин аңа: «Өч айда әзерли торган спектакль түгел», – дидем. «Нәкый Исәнбәтнең фәнни мәкаләсен кулга алдыгызмы?» – дидем. «Юк», – ди. Мин аңа китапны күрсәттем, ул фотога төшерде. Туфаннан соңыннан бу хакта сорагач: «Беренче тапкыр ишетәм», – диде. Мин бу материалның завлиттан Туфанга эләкмәгәнен аңладым. Хәтта аңа Идегәй исеменең мәгънәсен дә Исәнбәтчә аңлатмаганнар. Исәнбәт анда тарихи Идегәй белән халык хәтерендәге Идегәйнең нәрсә белән аерылганын, дастан каһарманы нәрсә икәнен аңлата. Минем бик зур сораулар туды – өйрәнү кирәк дәрәҗәдә булмаган.
Туфан Имаметдинов: Без беренче тапкыр укыганда да «гади тамашачы аңлармы» дигән сораулар туды. Галимнәр дә аңламаган сүзләр бар иде. Без Галимҗан абый белән 2 тапкыр очраштык. Кайбер сүзләрнең аналогларын табырга тырышкан идек. Минемчә, бу сөйләшүләр актерларга да булышты.
Рузилә Мөхәммәтова: Ни өчен консультант итеп галим түгел, язучы сайланды?
Илнур Миргалиев: Институт булыша ала иде.
Туфан Имаметдинов: Бер нәрсәне аңларга кирәк – театр институт түгел. Аның үз тормышы бар. Безнең выездлар бар, иртән дә, кич тә уйныйбыз. Бөтен актерларны җыяр өчен, 2 атнага 1 көн табарга мөмкинбез. Бу – театраль процесс.
Рәмис Латыйпов: Мин Интернеттан карадым – чыннан да, эзләү системасында Идегәйне сораучылар арткан. Бу сөйләшү дә кызыксынуны арттырыр.
Дамир Исхаков: «Идегәй» шундый әсәр ул. Аның тирәсендә һәрвакыт көрәш барган. Бу әле – эшнең башы гына.
Илнур Миргалиев: 1944 елдагы «Идегәй»не өйрәнүне тыйган постановлениене Сталин үзе керттерә бит. Җиңеп килсәк тә, әле бит җиңүгә гарантия юк, шул вакыт нәрсәгә «Идегәй» кирәк? Махсус карар чыгаралар...
Дамир Исхаков: Казахлар Бөек Ватан сугышында «Сталин һәм Идегәй» өчен дип сугышканнар. Шуңа да карамастан, «Идегәй»не юкка чыгаралар.
Илнур Миргалиев: Ул карар Татарстанга гына түгел, бөтен СССРга караган: «Идегәй»не, Алтын Урданы һәм Казан ханлыгын өйрәнергә ярамый», – диелгән.
Рәмис Латыйпов: Әйтелгән сүзләрдән Туфан безгә үпкәләп калмагандыр һәм ниндидер нәтиҗә ясагандыр.
Дамир Исхаков: Безне чакырып, француз коньягы эчертергә тиеш ул безгә.
Туфан Имаметдинов: Мин тәнкыйтькә күнеккән инде. Казанга кайтканнан бирле – гел тәнкыйть тә тәнкыйть. Иммунитет бар. Әмма мин ишетә беләм, аңлый беләм. Ләкин инде эшләнгән әйбергә үзгәрешләр кертә башласаң... Гомер бит бер әсәр белән бетми. Алга таба да тарихи әйберләрне эшләрбез. Аларда бу кимчелекләр булмас дип уйлыйм.
Илнур Миргалиев: Кайбер урыннарын төзәтергә кирәк.
Миләүшә Хәбетдинова: Күпме кеше агуланып китә дөрес булмаган мәгълүматтан.
Туфан Имаметдинов: Аннары бу конференцияне карый да чистарына…
Шушы урында Туфан Имаметдиновның икенче бер редакциягә тапшыруга барасы барлыгын искә төшердем. Дамир Исхаков дога кылды да, барыбыз да урыннан кузгалдык.
Автордан: Бу язма һәм аның видеосы Тинчурин театрында барган спектакльгә зыян салмасын иде, ә бары тик дастанның китап һәм сәхнә вариантларына пиар гына булсын иде.
Татар тарихындагы зур әсәрләргә алынырга курыкмаган режиссерның янында намуслы һәм гыйлемле киңәшчеләр булсын иде.