Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тукай премиясе намзәтләре: кеше кешелеген һәрчак саклый аламы – ике театрдан ике чишелеш

Татарстан Мәдәният министрлыгы Тукай исемендәге дәүләт премиясенә кандидатлар белән очрашулар уздыра. Очрашуларның берсендә – Тукай премиясенә дәгъва иткән ике театр вәкилләре катнашкан очрашуда – «Татар-информ» журналисты да булды.

news_top_970_100
Тукай премиясе намзәтләре: кеше кешелеген һәрчак саклый аламы – ике театрдан ике чишелеш
Ришат Сабиров, фотоларны Равил Сабыр тәкъдим итте

«Мир» кинотеатрында режиссер Алексея Барыкинның «Заступница», «Осанна», «Святитель» трилогиясе күрсәтелеп, соңыннан фикер алышу узды. «Хәзинә» галереясында декоратив-гамәли сәнгать рәссамы Наилә Кумысникованың күргәзмәсе ачылды. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, архитектура кандидат Равил Айдаров «Заманча сәнгать» галереясында Татарстанның агач архитектурасын чагылдырган 7 том альбомын тәкъдим итте. «Заманча сәнгать» галереясында Фәрит Гобәевның күргәзмәсе ачылды.

Әлеге очрашуларны оештырып йөрүче Татарстан мәдәният министрлыгының бүлек мөдире, тарихчы Айрат Фәйзрахманов фикеренчә, Тукай премиясенә символик дәрәҗәгә ия әсәрләр күрсәтелә. «Тукай премиясе ярдәмендә көчле әсәрләрне пропагандалыйбыз. Мәсәлән, шагыйрь Шәүкәт Гаделша тәкъдим ителде – аның аша себер татарларының рухын, мәдәни кодын күрсәтәбез. Татар театрында «Адәмнәр» спектакле үзенә күрә феномен инде. Театр юнәлешендә Чаллы вәкилләренең дә булуы мөһим», – ди ул. 

Тукай премиясенә тәкъдим ителүче театрлар «Заманча сәнгать» галереясында очрашты.

  • «Әкият» курчак театры Галимҗан Ибраһимов повесте буенча куелган «Адәмнәр» спектаклен тәкъдим итә. Кандидатлар – спектакльнең режиссеры һәм сценарий авторы Илгиз Зәйниев, композитор Эльмир Низамов, рәссам – Сергей Рябинин, артистлар Альбина Шаһалиев белән Дилүс Хуҗәхмәтов. Спектакльнең премьерасы 2021 елның июнендә булган.
  • Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театры Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» спектаклен тәкъдим итә. Кандидатлар – режиссеры Фаил Ибраһимов, драматург – Равил Сабыр, артист – Рафил Сәгъдуллин. Спектакльнең беренче премьерасы 2010 елда, яңартылганы 2021 елда булган.

Очрашуны театр белгече, Татарстан Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый совет рәисе Нияз Игъламов алып барды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире, язучы Айгөл Әхмәтгалиева: «Безнең Чаллы дәүләт театрының нигез ташларын салучы шәхес – Фаил Ибраһимов. Бу – Чаллы шәһәре өчен үз югарылыгын тапкан исем дияр идем. Чөнки ул – төрле яктан килгән кешеләр төзеп яткан яшь шәһәргә мәдәни сулыш өргән, профессиональ татар театрын булдырган шәхес. 1990 елдан алып 2020 елга кадәр уч төбе хәтле генә сәхнәдә татар театрын яшәтеп килде. Фаил абый спектакльләр арасында Мансур Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Бурлак» драмасы, Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Саташу» драмасы һәм башкалар бар. Фаил Ибраһимов әсәрләрендә тамашачы да, театр тәнкыйтьчеләре дә игътибар иткән үзенчәлек – артистның һәм персонажның җанын каезлап чыгару. Җан сулышының сәхнәдә чагылуы – Фаил Ибраһимов спектакльләренең озын гомерле булуының бер сәбәбе.

«Абага алмасы ачы була» драмасы бездә 2010 елда дөнья күргән. Бу спектакль төп рольне уйнаучы яшь егетебезнең вафатыннан соң берара уйналмыйча торды да, 2021 елның маенда, яңа состав белән, яңа сулыш белән, яңа сәхнәбезгә менде. Төп рольне башкарган Татарстанның атказанган артисты Рафил Сәгъдуллин элек тә Насыйбулла ролен башкара иде, яңа куелышта да ул үз ролендә. Спектакльнең шушы олы бүләккә дәгъва кылырга җөрьәт итүенең сере нәрсәдә, дисәгез, гади тамашачы буларак, ике җөмлә белән әйтер идем – 2 сәгатьлек тамашага илебез ХХ гасырда кичергән бөтен фаҗига сыеп беткән. Шушы фаҗигане яшь буын тамашачысы да, олы буын тамашачысы да аңларлык итеп сәхнә теле аша җиткерү дә. Сүзне әлеге драманың «әтисе» булган Равил Сабырга бирик әле. Ул шушы әсәрне ни өчен Тукай премиясенә лаек дип саный – дәлилләп күрсәтсен әле!»

Равил Сабыр

Фото: © Ришат Сабиров

Драматург, «Татнефть»нең корпоратив багланышлар бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр: «Минем исәпләвем буенча, безнең Тукай премиясенә лаек әсәрләр шактый. «Абага алмасы...» ни өчен лаек, дигән сорауны миңа журналистлар да бирә. Мин үз-үземне Тукай премиясенә тәкъдим итмәдем бит. Аны тәкъдим итте театр. Татарстан театр әһелләре берлеге шундый ходатайство белән чыкты. Бөтендөнья татар конгрессы былтыр бу идеяне яклавын әйткән иде. Чаллы шәһәре хакимияте дә әйткән иде.

Миңа башка төрле сораулар да бирәләр. «Бу спектакльдә дәүләт эшлеклеләренә, чиновникларга каршы каты-каты сүзләр әйтәләр. Сезгә чиновникларның җавап сүзе әйткәннәре, чакырып сөйләшкәннәре юкмы?» – диләр. Беркемнән дә бер каты сүз дә ишеткәнем юк. Татарстан прокуроры Нәфыйков, спектакльне карагач, килеп, кулны кыскан иде. Былтыр Чаллының элеккеге прокуроры карады, килеп, кулымны кысты. Ни өчен үпкәләмиләр дип, үзара фикер алышабыз. Фаил абыйның тирән күзәтүе бар, һәм мин аның белән килешәм. «Спектакльне караганда, Насыйбулланы күреп, шушы юлны узган бабалары турында уйлап утыралар», – ди. Иң кызыгы шунда – ел саен ТНВ каналында күрсәтелсә дә, хәзер ай саен театрда бара – тамашачысы бар. Килгәне, кайтып, күршеләренә, туганнарына сөйли. Алар икенче айда килә».

Нияз Игъламов: «Адәмнәр» турында үзем әйтеп узыйм. Илгиз Зәйниев бу әсәр турында күптән уйланган. Башта ул аны драма театрында куярга уйлаган, курчак театрында эшли башлагач, курчак театрының мөмкинлекләре тирәнрәк дип, биредә куйды. Спектакль 2022 елның июнендә чыкты. Шул ук елны 5 номинациядә «Алтын битлек» театр премиясе номинанты булды. Шулай ук, берничә атаклы курчак театры фестивалендә катнашып урыннар алды».

«Әкият» курчак театрының баш рәссамы Сергей Рябинин: «Илгиз башта ук теле план да булачагын әйтте. Без курчакны ничек актерның үзе белән берләштереп булу мөмкинлеге турында уйлана башладык. Гиперреалистик курчак ясасак, Дилүс һәм Альбина янында югалып калачак иде. Образлы форма эзли башладык. Мин яраткан язучым Ибраһим Газинең «Хлеб, винтовка и любовь» әсәрен искә төшердем. Анда 20нче еллардагы ачлык өлешчә тасвирлана. Тексттагы бер деталь хәтердә калган. Гаилә ачлыктан интегә, запас бәрәңгеләре, өшеп, кулларында зыңгылдап торган хәлгә килгән. Шуны күз алдына китереп, курчакның битен, сәнгати алымнар кулланып, бәрәңге кебек ясарга, дигән уйга килдем. Әлбәттә, кеше битенә ишарә бар иде. Куллары сузылган иттереп һәм кул урынына кашыклар күз алдыма килде. Курчак образлары шулай туды. Ничектер, Илгиз белән бер сулышта эшләдек».

Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова: «Бу – башыннан азагына кадәр дулкынландыра торган спектакль. Монда бөтенесе бербөтен. Ул композиция буларак эстетик яктан шулкадәр камил, аны нәфис спектакль итеп карыйсың. Көтелмәгән теманы образлар аша ачып бирүе рәссамның да зур уңышы. Фактураларның үз экспрессиясе бар. Сценографиядә натураль әйберләр куллану табигый кабул ителә. Алар ачлык образын ачып бирә, физик ачлык кына түгел, аның тәэсир көчен, кешене нинди дәрәҗәгә җиткерә алуын ачып бирә. Без шундый хәлдә кешелек сыйфатларын саклап кала алабызмы, дигән сорауга җавап бирә. Бу спектакльне мин фәлсәфи әсәр итеп кабул итәм.

«Абага алмасы...»н да карадым. Хәтерлисезме, Туймазы театры Зөлфәт Хәкимнең «Легионер» спектаклен куйган иде. Бу – беренче мәртәбә шушы темага мөрәҗәгать итү булды. Бу ачыш иде. Моңарчы ул темага ачыктан-ачык сөйләшү булганы юк иде. Бу теманы икенче мәртәбә Чаллы театры күтәрә. Һәр спектакльдә, ул бүгенге көн белән кисешәме, дигән әйбер бар. Ачлык турындагы спектакльдә дә, монда да кешенең халәте һәм аның кеше булып кала аламы икәнлеге күрсәтә.

Нияз Игъламов: Әйе, бу яктан алар тиңдәш. Кисешәләр.

Рауза Солтанова: Берсендә сәясәт белән бәйле, икенчесендә – физик һәм рухи халәт. Бүгенге көн өчен аларның икесенең дә актуальлеге көчле. Монда кешенең кешелек дәрәҗәсен саклап кала алуы турында сүз бара. Икесендә ике капма-каршы чишелешне күрдек.

Нияз Игъламов: Икесен дә «экзистенциаль драма» дип атый алабыз.

Рауза Солтанова: Безнең театрда, бигрәк тә, курчак театрында, мондый экспрессияле спектакльләр булганы юк иде. Миңа калса, бу – зур казаныш.

«Татар-информ» соравы: «Абага алмасы...» спектакле нишләп 10 ел элек Тукай премиясенә тәкъдим ителмәде? Нишләп хәзерге вакытны көтте?

Фаил Ибраһимов

Фото: © Ришат Сабиров

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры режиссеры Фаил Ибраһимов: «Тукай премиясен сорый башласаң, ул тыйнаксызлыкка керер иде. Ул бит – сәнгать өлкәсендә бирелә торган бердәнбер премия. Гомер буе шушы сәнгатьтә эшлим һәм күпме кешенең лаек икәнен беләм. Алар күптән лаек. Гомерләре дә җитмәскә мөмкин. Кадыйр абый Сибгатуллин, Харрас Әюповлар, урыннары җәннәттә булсын, Әхәт Гаффар, Ризван Хәмидләр... алар татар милләте өчен эшләделәр. Алар беренче иҗат җимешләреннән үк лаек иде. Дөньяда сәнгать кешеләре үзләре генә белә торган тәртипме ул, әхлакмы... шул ук вакытта син бит артистлар белән эшлисең... драматурглар белән... Равил күпме гомерен бирде шушы театрга! Аның «Хәят»ен генә алыгыз! Рафил Сәгъдуллин да өлгереп җитте. Минем аларның хезмәтен дә күрсәтеп каласым килә. Моны шулай аңлагыз!

Элегрәк безнең «Бурлак» спектакле Тукай премиясенә тәкъдим ителгән иде. Без татар театрына шундый егет – Мансур Гыйләҗев килде дип, кыңгырау яңгыраттык. Әлмәттә мин аның «Сафиулла»сын куйдым. Фәрит Бикчәнтәев «Бичура»сын куйды. Беренче спектакльләреннән үк бирергә була иде. Ләкин бу татар дөньясында мөмкин түгел. Бу зур әхлаксызлыкка керер иде. Егетләр чыннан да лаеклы, мин бит китеп барсам, алар лаеклы дип, исегезгә төшереп йөри алмаячакмын. Аңлата алдыммы икән?»

Роза Солтанова: «Рафил Сәгъдуллин безнең Тукай бит инде ул. Тукай образын чагылдырырга Казанда Илдус Әхмәтҗанов булса, Чаллыда – Рафил Сәгъдуллин. Игътибар иткәнегез бармы – элек һәм хәзер бу спектакльләргә кайсы буын күбрәк килә?»

Рафил Сәгъдуллин

Фото: © Ришат Сабиров

Рафил Сәгъдуллин: «Без элек кечкенә сәхнәдә уйнаганда – өлкән буын тамашачы килде. Хәзер яшьләр күп йөри башлавына игътибар итәбез. Элек бу спектакльне уйныйсы көнне, студентлар килгән, дигәч шик була, минем Насыйбулланың озын-озын монологлары яшьләргә кызык булырмы икән, дип борчыла идем. Алар спектакльне эләктереп ала һәм миңа көч бирә.

Без Тукай премиясенә икенче ел тәкъдим ителәбез. Насыйбулланың шундый репликасы бар. Аны немец төрмәсеннән американнар азат итә дә, шул турында Насыйбулланың: «Алар белән 2 көн йөреп калдым», – дигән сүзләре бар. Шуның шикелле... без бит әле, җәмәгать, Тукай премиясенә уздык, дигән сүз түгел... шуның кебек «Тукай премиясе кандидатлары белән 2 ел йөреп калдым» дип әйтерлек булды. Мине нәрсә сөендерә – Чаллы театры бит Казанга көн саен килми. Нияз Рауфович, Роза ханым, Рузиләләр белән көн саен очрашмыйбыз. Без килдек – сезне күрдек! Альбина белән таныштым, Дилүс дустымны күрдем – шунысы рәхәт. Узган ел тәкъдим ителгәндә, Фаил абый белән Равил: «Артист – бик эмоциональ халык», – дип, миңа әйтмәгәннәр. Миндә кыенсыну да булды. Мине иң горурландырганы – Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театры исеме күренә. Фаил Ибраһимов исеме күренә. Шушында Рафил Сәгъдуллин да эләккән икән, бәлки, бер заявка бирүдер!»

Дилүс Хуҗиәхмәтов һәм Альбина Шаһалиева

Фото: © Ришат Сабиров

«Әкият» курчак театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗәхмәтов: «Без Альбина белән бу спектакльне икенче ел башкарабыз. Кайбер кешеләргә шундый материалны 2 кеше эшләве бик сәер тоела. «Тантана» премиясен дә бергә алдык. Бу спектакль безнең өчен бик кадерле. Мин шушы 20 ел эчендә 68 спектакль уйнаганмын. Кайбер спектакльдә 5әр роль башкарабыз. Ә бу спектакль минем өчен үземне драма артисты буларак сынап каравым белән кадерле. Спектакльне команда булып иҗат итүебез кадерле».

«Әкият» курчак театры артисты Альбина Шаһалиева: «Әйе, без монда бер команда – режиссер да, рәссам да, композитор да, артистлар да. Без иҗатка чумдык. Документаль материалларны бергә өйрәндек. 1921 елдагы хәлләрне өйрәнмичә, аның ачысын тамашачыга җиткереп булмас иде.

Сәхнәдә без Дилүс белән бер-беребезне тоябыз. Бер курчакны мин тавышландырсам, Дилүс идарә итә. Безнең партнерлык хисләре шулкадәр көчле – бер-беребезне күз карашыннан, сулышыннан тоябыз. Бу спектакльдә артист өчен катлаулыклар бар. Уйнаган җирлегебез ләхет дип уйланылган. Үлчәме – дүрткә ике. Шунда әйләнә торган өстәл, сандык, зират. Бер генә декорация дөрес куелмаса да, спектакль дәвам итә алмаячак, без бер секундка да бушый алмыйбыз, бер кул белән курчак белән идарә иткәндә, икенчесе белән чираттагы реквизитны әзерлибез. Анда ясалма кар бит инде сәхнәдә, шул кар эчендә реквизитлар югала...»

Дилүс Хуҗәхмәтов: Тамакка, сулышка керә.

Альбина Шаһалиева: «Шушы катлаулы шартларда, тамашачыга сиздермичә, әсәрнең асылын җиткерү, минемчә, безнең актерлык осталыгыбыз шушы инде. Бу спектакль иҗатымда зур урын алып тора. Җитди, катлаулы эшләремнең берсе, мин монда 8 образ башкарам. Үземне драматик планда күрсәтү авыр. Һәр образның үз характеристикасы булырга тиеш. Бу спектакль халәтенә керсәң генә уйный аласың. Биредә музыка – үзе бер образ. Бу спектакльдән чыгуы да авыр. Без моны үзебез аша үткәрәбез».

Нияз Игъламов: «Минем өчен 2 спектакль дә кадерле. «Абага...»ның үз язмышы бар. Фаҗигале язмышы... Төп рольне башкарган бер артист бакыйлыкка китте. «Адәмнәр» аның белән чагыштырганда – яңа спектакль, яңа форматтагы спектакль. Курчак театры дөньясында андый спектакльләр күп түгел. Курчак театры – ул куян баласы белән төлке генә түгел. Курчак театры фаҗигале тарихны күрсәтә. Нәтиҗәләрне 26 апрельдә белербез!»

***

Фикер алышуларда әйтелгәнчә, әлеге 2 спектакль дә илебезнең катлаулы чорын, кешенең кеше булып кала алуын яки алмавын күрсәтә. Миңа калса, әлеге 2 намзәтнең дә тагын бер үз миссиясе бар.

«Әкият» курчак театры курчаклы театрның да татар театр сәнгатендә үз урыны барлыгын күрсәтә. Бу игътибар, озак еллар борынгы чиркәү бинасында иҗат итеп булса да, татар дөньясында курчак театрының үз урынын булдырган шәхесләребезгә, курчак театры өчен милли әсәрләр язган шәхесләребезгә хөрмәт билгесе дә. Бу – татар курчак театрының, татар спектакле белән Россия киңлекләрендә үз урынын тапканнан соң, үз халкында танылуы булачак.

Безнең Казаннан читтәге театрлар, вакыт-вакыт, үзләренең барлыгын күрүне сорап, төрле премияләргә дәгъва иткәлиләр. Әмма бу премияләр аларга тими диярлек, хәтта мактаулы исемнәр дә аларга бик аз эләгә. Быел Җәлил премиясенә күп театрларның үз артистларын күрсәтүе билгеле. Тукай премиясенә «ишек каккалыйлар». Әмма алар читтә кала бирә. Чаллы театрының инициатив төркеменең икенче ел рәттән премиягә актив күрсәтелүе мактауга лаек. Бу да – миссия! Шул исәптән, татар театрының Казанда гына булмавын күрсәтү дә.

Уңышлар!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 14 апрель 2023
    Исемсез
    Их, карыйсы килә икесен дә...
  • 10 апрель 2023
    Исемсез
    Абага алмасы ачы була"спектаклен дүрт тапкыр карадым, премиягә бик лаек дип уйлыйм, тагын өч бик талантлы кеше көч, хезмәт куйган, әсәрнең тәрбияви роле бик көчле
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100