Туфан Имаметдиновтан «Идегәй» дастаны, яки Лачын йомыркасы ник урланган?
«Интертат»ның мәдәни күзәтчесе Тинчурин театрында чыккан «Идегәй» премьерасын 2 мәртәбә карап, бер үк спектакльнең төрле көнне төрлечә яңгыравын раслый.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы» Татарстан Республикасы законын имзалаган һәм, Закон нигезендә, республика җитәкчесенең вазифасы Татарстан Республикасы Рәисе (русча – Глава) дип аталачак көнне Тинчурин театры «Идегәй» дастанын чыгарды. Әлбәттә, бу – очраклылык, чөнки спектакль көне күптән билгеле иде. Әмма кешеләр кодрәтенә бәйле булмаган югары көчләр шулай хәл иткән.
Тыныч кына күренсә дә, тирәлегендә низаглар кабынгалап торган татар режиссеры Туфан Имаметдинов Идегәй турында сәхнә әсәре чыгарырга байтактан хыяллана. 2018 елда – әле Казан ТЮЗында эшләгәндә биргән интервьюсында ул: «Яңа татар театры, минемчә, рух юнәлешендә барырга тиеш. Рух ул – халкыбызга җитмәгән ихтыяр көче, омтылыш. Кайчандыр безнең ул ихтыярыбыз, иреккә омтылышыбыз булган. Идегәй, мәсәлән – ул омтылыш, ихтыяр. Чын сугышчы», – дигән иде. 2022 елда ул Тинчурин театрының баш режиссеры буларак беренче интервьюсын биргәндә: «Идегәй»гә акча бирсәләр, аны башлыйбыз», – диде.
Акчаны бирделәр – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан спектакльләр чыгарырга театрга әлеге проект өчен акча бирелде. Дөрес, соңрак аның суммасы бераз киметелде булса кирәк. Проектның масштаблы булуын искә алып, премьера да бераз чигерелде – 2023 елның гыйнварына күчерелде.
Премьераның беренче көненнән соң иртән юлымда тарихчы галим Дамир Исхаков очрады. Ул инсценировканы күрмәсә дә, үзенең әлеге сәхнә әсәре буенча консультант булуын, Идегәй образы буенча театрга килеп лекция укуын раслады. Идегәй шәхесе турында соравыма җавап итеп, минут ярым эчендә кечкенә генә ликбез бирде: «Идегәйнең теләкләре изге булган. Ул Алтын Урданы торгызырга уйлаган. Ләкин ул Алтын Урданың сул канаты җитәкчесе булган. Уң канатында Туктамыш утырган. Идегәй Алтын Урданы торгызырга уйлап, изге эшләрен эшләп йөргән вакытта, аның тырышлыгы белән, Алтын Урда тагын да җимерелгән. Шул вакыттагы тарихи чыганакларны карасаң, Туктамышның варислары берсе артыннан берсе ханлыкка утырганнар да, Идегәй белән сугышып – һәр сугышта 120-150 мең татар катнашкан – бер-берсен кырып бетергәннәр. Торгызу урынына, Алтын Урда җимерелеп тә киткән. Теләкләр изге булса да, тормышка ашыруы начар нәтиҗәләргә китергән. Идегәй булмаса, сакланыр идеме? Барыбер, феодал таркаулыкка бара торган дәүләт булган инде. Әмма, бәлки, татарлар сакланган булыр иде. Татарларның саны күбрәк булса, бәлки, алдагы вакыйгалар болай бармас иде. Шуңа Идегәйне «трагик шәхес» дип санарга кирәк. Идегәй турында Нәкый Исәнбәт дастанында: «Алтын Урда таркалды, хан тәхете канга батты» дигән сүзләр бар», – дип аңлатты ул.
Консультацияләргә килгәндә, соңыннан ачыкланганча, икенче консультант язучы Галимҗан Гыйльманов булган икән – ул да артистларга лекция укыган. Хәтта аның инсценировканы алдан күргәнлеге, фикерләрен әйткәнлеге билгеле.
Спектакльгә күчкәнче, «Идегәй» дастанының озын һәм катлаулы юллар – низаглар аша әйләнеп кайткан әсәр булуы турында беркадәр белешмә: Төрле чыганаклар аша тупланган дастанның чәчмә юлларын Нәкый Исәнбәтнең шигъри формага кертүен беләбез. Аның эшкәртүендә ул 1940 елда «Совет әдәбияты»нда басылып чыга. Әмма галимнәр арасында Исәнбәтне үзеннән өстәүләрдә, яңа бүлекләр кертүдә гаепләүләр булган. Комиссия төзелә. Исәнбәт җыйналма текст төзүнең «сәнгать реставраторлыгы булу ягыннан беркадәр иҗади эш итеп тә каралырга тиеш» икәнлеген искәртә, үзенең 32 чыганактан файдаланып, тәнкыйди текст төзегәнен исбатлый. 1941 елда ИЯЛИның гыйльми советы «Идегәй» дастанын бастырып чыгару турында карар чыгара. Әмма сугыш башлану китапны бастыруга комачаулый. 1944 елда ул бөтенләй тыела. 1989 елда «Идегәй» «Казан утлары»нда басыла.
Нәкый Исәнбәт сәнгати формага керткән «Идегәй» дастаны 1941 елда Академия театры тарафыннан сәхнәләштерелә дә. Бу – «Идегәй» дастанының татар сәхнәсендә беренче куелуы. Әмма озак бармаган. 6 гына тапкыр уйналган да тыелган.
1994 елда Камал театры сәхнәсендә икенче мәртәбә «Идегәй» дастанын, Юныс Сафиуллин пьесасы буларак, Марсель Сәлимҗанов чыгарган. Озак бармаган, ди. «Заманында, «Нигә «Идегәй»не куймыйсыз?» – диделәр. Юныс Сафиуллин пьеса язды, Марсель Сәлимҗанов куйды. Мин Идегәйне уйнадым. Әмма халык аз йөрде. Начар спектакль түгел иде… көчле иде… халык йөрмәде бит», – дигән иде Идегәй ролен башкарган легендар актерыбыз Ренат Таҗетдинов.
«Идегәй» дастанының 90нчы елларда китап булып чыгуының низагка баткан тарихы бар. Әмма биредә ул темага кереп тормыйбыз. Ә менә театрның масштаблы спектакль чыгарганда грамоталы пиар-кампания ясавын искәртәм. «Идегәй» дастанына пиар буларак, «Идегәй»нең халыкка кайтарылу тарихы да кулланылды. Аерым алганда, бу – «Җыен» фонды бастырган китап презентациясе.
Алгарак китеп, китап чыгуга бәйле алшартларны искәртим. Әлбәттә, Нәкый Исәнбәт шәхесенең «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясен башлап җибәргән академик Миркасыйм Усманов төзегән исемлектә лаеклы урыны булган. Әмма әлеге китапның чыгуы скандалга бәйле.
Нәкый Исәнбәтнең вафатыннан соң 27 ел узгач, Ренат Мөхәммәдиев «Ак кәгазь нидән саргая» дигән роман бастырып чыгарды. Андагы Нәкис образы Нәкый Исәнбәткә ишарә буларак кабул ителде. Шул вакыт Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйть бүлеге, роман буенча фикер алышу максатыннан, түгәрәк өстәл уздырды. Утырышта ул вакыттагы рәис Данил Салихов юк иде. Ә менә аның урынбасары Рәмис Аймәт, үз өстенә җаваплылык алып, бу утырышны уздырды. Әдәбият тәнкыйтьчесе Миләүшә Хәбетдинова Нәкый Исәнбәт исемен чистарту уена, бәлки, шунда килгәндер дә. Кыскасы, күтәрелеп чыкты һәм галим-язучының кызы Йолдыз Исәнбәт алдында ышаныч яулап, Нәкый Исәнбәт архивларын өйрәнү хокукын алды. Беренчел нәтиҗә буларак, Миләүшә Хәбетдинова туплаган материаллардан «Җыен» фондының «Шәхесләребез» сериясе Нәкый Исәнбәт турында җыентык бастырып чыгарды.
Туфан Имаметдиновның хыялы белән бу низаг бер-берсенә бәйле булмаса да, әлеге низагны Тинчурин театрында «Идегәй» дастаны чыгуы алшартларының берсе булып карарга мөмкин дип уйлыйм. Театрның, әлеге «буталулар»ны үз файдасына борып, «Җыен» фондын һәм моңарчы Туфан Имаметдинов шәхесенә сак караган Миләүшә Хәбетдинованы театрда презентация уздырырга күндерүе мактауга лаек.
Ниһаять – премьера. Әлбәттә, аншлаг. Залда галимнәр дә, артистлар да, журналистлар да, Туфанның фанаты булган «халявщик туташлар» да байтак иде.
Спектакль көнкүреш форматында куелмаган. Затлы декорацияләр дә, ханнар тарихын күрсәткән бай костюмнар да юк. Әмма үз эченә бөтереп ала. Хәер, урыны-урыны белән сәнгатьле уку бәйгесе кебек тә булып китә – анысы да булгалады.
Спектакль 2 сәгатьтән артык барды. Төп рольдә – Илнур Гарифуллин. Туфан Имаметдинов белән бергә ТЮЗда эшләгән, хәзер аның чакыруы буенча Тинчурин театрына килгән артист. Бу – аның беренче татарча роле. Туктамыш хан – Ирек Хафизов, Шаһ Тимер – Зөфәр Харисов. Котлыкыя – Ренат Шәмсетдинов. Кадыйбирде – Артем Пискунов. Хәер, сәхнәдә күренгән 15ләп актерның исемен санамаска да ярыйдыр, чөнки сәхнә утлары артистларны артык яктыртмаслык итеп төшерелгән иде булса кирәк, режиссер да артистларның темпераментын бик тырышып «сүндергән», пафосын «юган» иде. Шуңа күрә икенче көнне Хафизовны – Пискунов, Пискуновны – Минханов, Минхановны Мифтахов алыштырса да, тамашага зыян килер дип уйламыйм. Зинһар, моны артистлар үзләренә тәнкыйть итеп кабул итмәсен иде. Алар режиссер теләгән спектакльне ул теләгәнчә чыгардылар. Ирек Хафизов иҗат иткән Туктамыш ханга һәм Артем Пискуновның Кадыйбирде образына да, Салават Хәбибуллинның Бодайби образына да сокланып карадым. Әмма алар – режиссер теләген тормышка ашыручылар. Кыскасы, «Идегәй» дастанының «рольләрне башкаручылары» – Илнур Гарифуллин «и Ко» иде бугай, гафу итегез!
Өстәп куйыйм әле: сәхнәдә бөтен игътибарны үзенә алырга яраткан талантлы артист Артем Пискуновның режиссер тарафыннан «тынычландырылуы» хәтта күңелле дә иде. Пискунов белән Гарифуллин – Кадыйбирде белән Идегәй сугышы эпизодларын рәхәтләнеп карадым, гәрчә сәнгать әсәрләрендә сугыш эпизодларыннан ләззәт алучылардан булмасам да.
Сәхнәдәге Идегәй сугышчы кебек күренми, диючеләр булды. Илнур Гарифуллин интервью биргәндә, Идегәен болайрак тасвирлаган иде: « – Минемчә, ул тыныч булырга тиеш. Татар театрында шундый уен ысулы бар… ничек дип аңлатыйм икән...
Пафосмы?
Юк. Шау-шулы, кычкырып уйнау... Идегәй... Туктамыш ханны үтергән Идегәй... гади бер би... ул акырып йөрергә тиеш түгел. Аның ниндидер башка бер эчке көче булгандыр. Ул кычкырмыйча гына әйтеп, бөтенесен тыңлата алган. Акырып йөрсә, ул башкалар шикелле гади бер кеше булып калыр иде. Аның көче – башкада. Без әле һаман да эзләнәбез».
Декорация бик гади – җиде бүрәнә санаган идем, тугыз, дип төзәттеләр. Бүрәнәләр менә дә төшә, әйләнә – кешеләрне тарта торган тегермән ташы кебек. Вертикаль бүрәнә – Идегәй үзе. Соңыннан – Идегәй үлгәндә – багана да егылды.
Җәмәгать, ялтыравык калай белән тышланган ул бүрәнәләргә нинди генә асыл мәгънә салынмасын, бүрәнә ул – бүрәнә инде, шәхсән мин андый аскет декорациягә дә каршы түгелмен, әмма театрга тарихи әсәр карарга килгән тамашачының риза булмаска хакы бар.
Сценографияне Туфан Имаметдинов хатыны Лилия Имаметдинова белән бергә ясаган. Бу – алар стилендә.
Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанованың татар театры тарихын сценография ягыннан өйрәнгән китабында 40нчы елгы куелышта Петр Сперанский ясаган һәм 90нчы елгы куелыштагы Таң Еникиев костюмнарын карарга мөмкин. Алар затлы эшләнгән. Димәк, 40нчы елларда безнең затлы костюмнар ясарга мөмкинлегебез булган. Бөтен әйбер дефицит булган һәм дөньяның асты өскә әйләнгән 90нчы елларда да костюмнар бай күренә. Аларның тарихны өйрәнеп эшләнгәнлеген күрәбез. Сценограф Таң Еникеев сүзләренә таянып, Рауза Солтанова язуынча, 90нчы еллар спектаклендә артефактлар – 40нчы елгы спектакль костюмнары да кулланылган. Чөнки 90нчы еллар дефициты – өлкән буынга яхшы таныш хәлләр.
Тинчурин театрының «Идегәй» дастаны костюмнарны стилизацияләнгән. Алар тарихи дөреслеккә нигезләнмәгән. Режиссер карашын дәвам итеп, алар соры төсләрдә эшләнгән, ягъни, шәхесләрнең «юылуына» ярдәм иткән.
Миңа ул костюмнарның арзанлы материаллардан эшләнгән булуы ошамады. Безнең Опера һәм балет театрында әйтелгән сүз бар: «Казан халкы «дорого-богато» булганны ярата». Шуңа Опера театры, Казан кешесенең бу теләген күздә тотып, костюмга һәм декорацияләргә акча жәлләми.
Тинчурин театры афишалар, роликлар өчен Татарстан Милли музеенда саклаган сугышчы киемнәренең оригиналын кулланган иде. Әмма әлеге шлем, кольчугалар сәхнәдә юк иде, әлбәттә.
Болар, аңлавымча, башта – бер төрле смета булып, аннары аның киселүенә дә бәйле. Шулай да, гафу итегез, смета мәсьәләсенә бәйле бер «бәйләнчеклек» күрсәтеп алырга җөрьәт итәм.
ххх
Тинчурин театры спектакльне Нәкый Исәнбәт эшләгән дастанга нигезләнеп язылган инсценировка буенча куйды. Дастанның рус теленә Семен Липкин эшләгән тәрҗемәсе бар. 90нчы елларда Татарстан китап нәшриятында басылган «Идегәй» китабында да ул бар. Әмма Тинчурин театры инсценировкага яңа тәрҗемә ясаткан һәм татар халкының тарихи героик-эпик эпосы буенча куелган «Идегәй» спектаклен татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү (әдәби эшкәртү, редакцияләү) өчен Татарстан китап нәшриятының Балалар әдәбияты бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиевага 32 400 сум акча түләгән. Айсылу аңлатканча, бу – 7 мең юллык дастаннан инсценировкага кергән өлешләрен сайлап алу өчен түләнгән акча. Коллегалар, безгә көнләшергә генә кала.
Гафу итегез, дастаннан Туфан сайлап алган юлларны Липкин тәрҗемәсеннән чүпләп чыгу – техник эш. Бу – иҗат түгел. Аны театрның әдәби бүлек мөдире «завлит зарплатасына» бушка гына да эшли алган булыр иде, мөгаен.
ххх
Сметага бәйле вак-төяк бәйләнүләрдән соң, сәнгать әсәренең үзенә күчәм. Тарихи дөреслегендә хилафлыклар булу мөмкинлегенә, сәяси-иҗтимагый акцентларына карамыйча, бары тик тулы канлы сәхнә әсәре буларак карасак, урыны-урыны белән монотон булуын, сәгать ярымнан соң бераз арып китүемне дә искә алмастан, миңа ул ошады. Әмма дастанның бер генә линиясен алган мондый стилистикадагы спектакль өчен сәгать ярым җитеп ашкан иде.
ххх
Тамашачы арасында «Идегәй»нең эчтәлеген белгән хәзерлекле тамашачы да бар, әлбәттә. Әмма андыйларның күпчелеге премьераларга килеп бетәчәк тә, алга таба эчтәлекне белмәгән тамашачы караячак. Алар, рухи катламнарга кермичә генә, эчтәлекне бик бирелеп карап утырсалар – ни күрәләр? Туктамыш ханның татар бие хан лачыны йомыркаларын Аксак Тимергә сата да, ханны гади башка йомыркалардан чыккан кош балалары белән алдамакчы була. Хан моны сизеп алгач, «аннан дәүләт киткәнлеге» белән аңлата. Ул би татар була, чөнки Чыңгыз нәселеннән булган хан аңа: «Әй син, татар, һай татар, Мангыттан азган чал татар», – ди. Урысчага «Гай, татарин ты, гай, татарин ты! От Мангыта рожденный на свет Нечистый, нагульный татарин ты!» дип тәрҗемә ителгән. Хан бине үтерә, улын да үтерттермәкче була. Әмма ханның вәзире үз баласының берсен теге бинең улы белән алыштырып куя. Ягъни, үз улын үтерттереп, лачын йомыркасын урлаган бинең баласын итеккә тыгып саклап кала. Бу – Идегәй була. Алга таба без Идегәй биографиясе белән танышабыз. Режиссер аның шәхси тормышын төшереп калдырган –хатыннары, балалары күрсәтелми. Рухи әсәрдә физик якынлыкларга, гафу итегез, халәтләргә урын юк.
Финалда Идегәйнең чабылгач тәгәрәп киткән башы: «Үлем белән куркытма, үлә торган халкым юк», – ди. Монысы – дастанда булмаган сүзләр. Һәрхәлдә, мин күргәнендә ул юк.
Бу сүзләр әйтелгәч, финалда бишек җыры яңгырый. Шушы урында композитор Фәрһад Бәхтиярига, музыкаль җитәкче Ильяс Камалга һәм аның оркестрына, тамак белән җырлау өчен чакырылган тыва егете Сүгдәр Лудупка рәхмәтләремне җиткерим. Музыкаль ягы искиткеч иде спектакльнең.
Инсценировка авторы – Туфан Имаметдинов, дидек. Сценография дә Имаметдиновларныкы. Программага һәм афишага «Нәкый Исәнбәт туплаган «Идегәй» татар халык дастаны буенча» дип язылса да, чынлыкта шулай булса да, бу – «баш-аягы белән» Туфан спектакле. Туфан стилистикасы, Туфан фикерләве, Туфан дөньясы.
Дастанда бик күп аңлаешсыз сүзләр бар. Тамашачыга, програмка белән бергә, «Спектакль караганда сүзлек-ярдәмлек» тәкъдим ителә. Тагай – тәхет, җонҗыга – таҗ, би – аксөяк, ырыс – бәхет кебек, җәмгысы 105 сүзнең тәрҗемәсе бирелгән. Алар ни өчен алфавит тәртибендә бирелмәгән, мөгаен, текстта очрау тәртибендәдер. Әлбәттә, караңгы залда тамашачы таныш түгел сүз ишеткән саен сүзлеккә ябыша алмый. Шуңа күрә татар теллеләр дә, аңлауны җиңелләштерер өчен, колакчын алып тәрҗемә тыңларга мөмкин. Әмма берни дә эшләп булмый, сүзләрне заманчалаштыру – чыгу юлы түгел, иске сүзләр дастанның бер яме-тәме инде ул. Шәхсән мин спектакльне 2 мәртәбә карадым. Икенче юлы мин күбрәк аңладым. Кыскасы, 2 карасагыз, тәгаен аңлыйсыз.
ххх
Халык алкышлый башлады. Сәхнәгә артистлар чыкты. Әмма бу – баш ияргә чыгу түгел иде. Дөресрәге, баш ию дип аталган процедурага – поклонга чыктылар, әмма баш имәделәр. Титрларга «баш ию булмаячак» дип (икенче көнне «без баш имибез» дип үзгәртелгән) язылган иде.
ххх
Спектакльнең киләчәген фаразласак, быелны Милли шура «Дастаннар елы» дип игълан итү уңаеннан, аны Васил Шәйхразиевның да килеп каравын күз уңында тотсак, мөгаен, быел Бөтендөнья татар конгрессы үзенең барлык җыеннарын шушы спектакль белән бизәр, дигән фараз бар. Бәлки, каядыр алып барып та булыр, 9 бүрәнәне элеп куя торган түшәме булган теләсә кайсы бинада рәхәтләнеп уйнап була.
Әлбәттә, башта – тарихи, иҗтимагый, сәяси, әдәби акцентларын дөрес бәяли алган белгечләрнең фикерен көтеп карыйк. Алар ни әйтер... Ә мин, боларны уйламыйча гына, яраткан режиссерым куйган спектакльне тагын берничә кат карарга риза. Иң мөһиме – «Идегәй» куелды. Бу – барлык караучыларның уртак фикере.
P.S.: Премьераның беренче көнендә спектакльдән бигүк канәгать булып бетмәүчеләр байтак иде. «Мөгаен, мин – бу спектакльне ошаткан бердәнбер кешемендер», – дигәч, «Сез икәү – мәдәният министры Ирада Хафизҗановна яшьләр иҗатын ярата – ошаткандыр», – диделәр. Беренче көнне спектакльне Васил Шәйхразиев белән Ирада Әюпова карады – өстәге «вип» урыннарга күз салдым – йөзләре нурлы иде – ошатканнардыр. Икенче көнне спектакль караган тарихчы галим Дамир Исхаков, халык язучысы Рабит Батулла спектакльне ошатуларын әйттеләр. 2 көн рәттан спектакль караган сәнгать фәннәре докторы Роза Солтанова да ошатуын әйтте. Кыскасы, рәхим итегез!