Әлфия Миңнуллина Айдар Җаббаров куйган «Ат карагы» турында: «Театрга әдәбият кирәкме?»
Татарстанның халык язучысы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның кызы – Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, «Интертат» электрон газетасына нигез салучы журналист Әлфия Миңнуллина Әлмәт театрында режиссер Айдар Җаббаров куйган «Ат карагы» спектакле турында фикерләрен җиткерде.
Мин бу темага Туфан Миңнуллин һәм Нәҗибә Ихсановага багышланган Tufan@Najiba телеграм-каналында үз фикеремне 7 октябрьдә үк җиткездем.
5-6 октябрьдә Әлмәт татар театрында Туфан Миңнуллинның «Ат карагы» әсәрен сәхнәләштергән спектакль премьерасын күрсәттеләр. Кызганыч ки, күңелле вакыйга буларак истә калырга тиешле чара шәхсән миңа зур стресс буларак истә калачак шикелле.
Апрель аенда театрдан минем белән хәбәрләшкәндә үк күңелгә шом керде.
Беренчедән, «Ат карагы» әтинең әсәрләре арасында «бәхетсез» язмышы белән аерылып тора. Әсәрне КПССның өлкә комитетындагы идеология өчен җаваплы иптәшләр сөймәделәр. Советка каршы котыртуда гаепләүләргә хәтле барып җитте, ярый әле зурга җибәрмәделәр, пьесаны куелуны һәм бастыруны тыю, авторны шелтәләп алу белән генә чикләнделәр. Берничә дистә елдан, СССР дигән ил таркалып, КПСС үзенең әйдәп баручы ролен югалткач, Камал театрының легендар режиссеры Марсель абый Сәлимҗанов әсәрне сәхнәләштерү хыялын, ниһаять, тормышка ашырды. Ләкин, ләкин... Ил башка иде инде, һәм пьесада куелган акцентлар халыкка кызык түгелгә әйләнгән иде. Кемдер, моменттан файдаланып, кеше талап байлык туплап калырга ашыга, кемдер ачтан үлмәскә тырыша иде. Егерменче йөз башындагы ат караклары бандасы, татар Робин Гудына әйләнгән Шәкүр карак язмышы кемне дә кызыксындырмады – Казан урамнары болай да тере бандитлар белән тулы иде.
Ә спектакль начар түгел иде, баш роль – Сибгатьне уйнаган Шәүкәт абый Биктимеров шәп иде. Әсәрдәге идеяләрнең берсе – халык күңеленә сеңеп калган Шәкүрнең «яхшылыгы» – чынлыкта бернинди дә яхшылык түгел, ә, бәлки, үз-үзен саклау чарасы гына. Атын урлаудан куркмаган, «ашатып» тотылган авыл халкы ник үз кулы белән бу рәхәттән баш тартсын, ди? Шуңа күрә күп еллар патша хакимияте дә, советлар да банданы тота алмаган. Кыскасы, спектакль тамашачы күңелен яулый алмады, ничектер, сизелмичә, репертуардан төшеп калды. Һәм шуннан бирле аңа мөрәҗәгать итүче булмады.
Ә Туфан Миңнуллин өчен «Ат карагы» бик кадерле иде. Ул, әсәрне язганда, банданың дистәләгән томнардан торган җинаять эшен өйрәнде. Шәкүр каракның туган авылы һәм «база»сы булган Чүти авылына берничә барып, Шәкүр каракны һәм аның әшнәләрен хәтерләгән кешеләр белән күрешеп сөйләште.
Ярый, бу – «беренчедән» булды.
Икенчедән, «Ат карагын» Айдар Җаббаров куя, дигән хәбәр булды. Сүз юк, талантлы кеше. Аркасыннан сөеп, мактап кына торалар үзен. Бәлки, күрми калганмындыр, тәнкыйть сүзе укыганым, күргәнем булмады. Минем карашка, егетебез, заманча модага ияреп, куярга алынган әсәрне «печеп», тасма-тасма турап, икенче авторларның әсәрләре кисәкләрен дә кушып, үзе дә язып өстәп, «пэчворк» ясап куя. Кабатлап әйтәм, кызык килеп чыга, мин моның белән бәхәскә керергә җыенмыйм, ләкин миндә мондый эш алымы катгый ризасызлык тудыра. Юридик яктан да, дип уйлыйм, ләкин бездә авторлык хокукларын саклау мәсьәләсе шәптән түгел. Аның белән шөгыльләнүчеләрнең күбесе шактый нык надан булулары белән очрашырга туры килгәләде. Мораль яктан, һичшиксез, бу – берничек тә бернинди кысаларга сыймый торган әйбер.
Мин бу фикерләремне әйткәндә, театрларда эшләүчеләр мине «артта калу»да гаепләделәр, имеш, ак яулыклы әбиләр хәзер театрга йөрмиләр, ә яшьләргә шушындый «винегрет» кирәк. Бәхәсле аргумент. Ләкин сүзне куертмыйча, килешик тә, ди. Артта калганмын, ди. Ни килеп чыга соң? Хәзер бер (!) режиссерның башына килгән идея аркасында, яшьләрне, Анна Каренина башта поезд астына ташланган, аннары бала тапкан, шуннан соң гына кияүгә чыккан, дип өйрәтикме? Ә бит яшьләр әдәбият аз укыйлар, мәктәптә «проходить» кына итәләр. Татар әдәбиятын укучылар дип, елый-елый, кемнәрне атый алам? Әлеге дә баягы ак яулыклы әбиләр һәм шуларның балаларында, оныкларында татарча уку теләге уята алган санаулы яшьрәк буын. Димәк, татар әдәбиятын шулай телгәләп күрсәтү – бу яшьләрне дошманнарча чын әдәбияттан бөтенләй аеру, чөнки хәзер бары тик театр – чын әдәбиятны күрә алырлык бердәнбер чыганак.
Бу өстә әйтелгәннәрне истә тотып, куючы әсәрне ни эшләтергә җыена, нинди соавтор кертеп тыгачак, дип сорадым. Ни өчен соавтор? Берничә ел элек шушы ук Айдар Җаббаров әтинең Хәсән Туфанның сөргендәге елларына багышланган «Агыла да болыт агыла» әсәрен Камал театрының кече сәхнәсендә куйган иде. Әлбәттә, миннән куярга рөхсәт сорау да, башкасы да юк. Анысына күнектек инде.
Мин бит Туфан Миңнуллин түгел, аның кызы гына. Спектакль чыккач, ни күзем белән күрим: автор буларак Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин күрсәтелгән. Аптырадым. Хәсән абый, үзенең үлеменнән соң, әти белән бергә үзе турында пьеса язганмы? Режиссер миннән качып йөри, мин театр җитәкчелегенә сораулар бирәм. Җаваплар шундыйрак: «ул яшь кеше әле, белеп, аңлап бетерми», «спектакльдә Хәсән Туфан шигырьләре яңгырый бит», «кече залда шундый эксперименталь куелышлар бара» һ.б. Хәтта эш шуңа барып җитте ки – берара урамдагы айлык афишада Хәсән Туфан гына автор булып күрсәтелә башлады. Уф... Әнинең авыруы көчәйгән вакытлар иде, кул селтәдем. Шигем калды.
Ни кызганыч, ике шигем дә дөрес булып чыкты. Әлмәт театрыннан формаль гына чакыру килгәч, бармам дигән идем инде, куелыш турында ни язалар икән дип, интернет актарырга тотындым. Әллә ни хәбәр юк, «Әлмәт таңнары» газетасының интернет версиясендә кечкенә генә язма. Шул язмадан «Т.Миңнуллин, Р.Хәертдинов мотивлары буенча «Ат карагы» спектакле» куелачагын белдем.
Авторлык хокукларын саклау законы буенча соавторлык буенча килешү төзелергә тиеш. Төн булса да, Әлмәт театрына, Татарстанда авторлык хокукларын яклаучы ТАИС оешмасы җитәкчесенә сорауларымны юлладым. Кем ул Р.Хәертдинов? Ничек ул Туфан Миңнуллин соавторы була алган?
Иртән иртүк, һәрьяклап, мине тавыш күтәрмәскә өнди башладылар. Имеш, Р.Хәертдинов – ул Әлмәт театры артисткасы Резеда Хәертдинова, ул, режиссер кушуы буенча, ике өстәмә сәхнә текстын язган, тагын ниндидер репликалар өстәгән. Мин күп эшләдем, мине соавтор итеп күрсәтегез, дип таләп иткән, имеш. Телефон сөйләшүләрнең язмалары миндә бар. Һәм сүз саен: без Туфан абыйны яратабыз, хөрмәт итәбез...
Мин ТАИС җитәкчесе Хәбир Ибраһимов тәкъдиме белән килештем: ул үз машинасында Әлмәткә алып бара, спектакльне карагач, алга таба ни эшләргә икәнен карыйбыз. Рәхмәт яусын, алып барды, карадык. Урамдагы афишада ябыштырылган ямау өстендә чыннан да Туфан Миңнуллин исеме генә, кулга тоттырган программкада да Туфан Миңнуллин гына. Беркайда, беркайчан, бернинди соавтор булмаячак, дип вәгъдәләр бирделәр.
Ярый, хуп, спектакльне карый башладык. Башыннан ук Станислав Говорухинның «Место встречи изменить нельзя» фильмының эстетикасы килеп басты. Дежавю, валлаһи. Алга таба бер ат карагы, декольтелы, ялтыравыклы хатын-кыз күлмәге киеп, бутафор атка менеп атланды, аның артыннан, мыскыллы формада, икенче бер ат карагы намаз укыгандай форма китерә башлады. Тамашачы рәхәтләнеп көлә... Хәмдүнә апа әйтмешли, «чыдать невозможно».
Чыгып хәл алырга туры килде. Залга кире кергәндә, ат караклары хор белән «ой, мороз, мороз...» дип җырлап яталар иде. Әсәрдә сүз 20нче йөз башы татар авылы турында бара. Мәктәптә татар тарихын, әдәбиятын укымаган татар яшьләре ни дигән фикер туплап китә дә, башка милләт вәкилләре ни уйлый?
Гомумән, ниндидер үз фикерләреңне сәхнәдән әйтергә телисең икән, бай татар драматургиясе хәзинәсендә үзеңә аваздаш әсәр тапмыйсың икән – утыр да үзең яз, үзеңә «соавторлар» тап. Ах итсен дөньясы, кирәкләре калмады дип, Галиәсгар Камалларны, Кәрим Тинчуриннарны, Нәкый Исәнбәтләрне чүплеккә чыгарып атсыннар.
Артистлар – искиткеч, аларга соклану сүзләреннән башка бер сүзем юк. Театр хезмәткәрләренә дә проблема китерәсем килми, ваемсызлыклары һәм наданлыклары галәмәте дип кабул итәм. Ләкин тәрбияви функцияне дә күздә тотарга тиешле режиссер ни уйлый? Тамашачыны җәлеп итәм дип, бөтен нәрсәне балаганга әйләндерергә ярамыйдыр бит. Бөтен театр да «Мунча ташы» булырга тиеш түгелдер бит.
Картаеп, мукшаеп бетеп, артта калган Туфан кызы Әлфия дип белерсез.