Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раил Садриев: «Кирәк булса, Ходай Тәгалә кешене яулык белән тудырган булыр иде»

Буа дәүләт театры директоры Раил Садриев белән чираттагы интервьюны театр Алтай-Кузбасс якларында узган зур гастрольләрдән кайтып төшкәч ясадык. Әллә гастрольләр белән артык мавыгып китте – Раил Садриев соңгы арада күз уңыннан югалган иде. Рәхим итегез – Раил Илдарович үзе!

news_top_970_100
Раил Садриев: «Кирәк булса, Ходай Тәгалә кешене яулык белән тудырган булыр иде»
Салават Камалетдинов, Рамил Гали, Абдул Фархан/архив

Раил, Алтай якларыннан исән-сау йөреп кайттыгызмы? Син күргән дөньяда ни хәлләр?

Алтайга заманында Ләбиб Лерон белән бергә гаиләләр белән барган идек. Анда язучылар һәм театрлар белән дә очраштык. Минем гадәтем шундый – үзем булган җирне артистларга да күрсәтәсем килә. Артистлар – минем белән бергә, миңа ияреп бара торган кешеләр. Мин күргәнне алар да күрергә тиеш, дигән теләк белән, «Большие гастроли» проектына Таулы Алтайны куйган идек. Шуннан Новосибирскига, Кемерового, Прокопьевск һәм Новокузнецкига кереп чыгарбыз, дигән идек. Новосибирскига кереп өлгереп булмады, вакыт җитмәде...

Кузбасс бит – татар яшәгән төбәкләр. Безнең авылдан гына да Прокопьевскида, Новокузнецкида шахтага киткән күпме кеше яши. Мин Кемеровога федераль сабантуйга махсус барып, башта ул яклар белән танышып кайттым. Татар театры да килгәне юк анда. Ара-тирә генә артистлар килеп киткән икән. Гастрольләргә үзем белән бергә 24 кешене алып бардым. Без бит һәр шәһәрдә икешәр көн булдык. Ике көн Монголиядә булдык.

Син юлда артистлар белән бер автобуста йөрисеңме?

Әйе. Минем машина йөртүчеләрем өчәү генә, шуның берсе – артист. Театрга яшьләр килде – аларны да алып бардым. Коллективта: «Нигә яшьләрне алып барасың?» – дип сораучылар булды. «Сезне дә алып бардым бит алар кебек чагында», – дидем. Кайбер театрларда 5 елга сузылган адаптация өлешен – коллективка керү, социумда яшәүне – юлга чыккач 1 айда үтеп була...

Кеше юлда сыналамы?

Әйе, юлда кеше күренә – бөтенебез бер пространствода. Яшьләр арый...

Кайткач, берсе дә театрдан китмәдеме әле?

Кайткач, мин алар белән сөйләштем, претензияләремне дә белдердем. «Сезгә өмет белән карыйбыз, төзәләсез икән, эшлисез, юк икән инде...» – дидем.

Аларга претензияләр нидән гыйбарәт?

Кемдер дорфарак, кемдер сүлпәнрәк... Яшьләр телефонда инде. Белмим, театр эчендә нинди закон уйлап чыгарыргадыр – телефоннан биздерергә кирәк. Телибезме-теләмибезме – шундый буын килеп чыкты. Алтай буйлап барабыз, ә алар андагы матурлыкны да күрмиләр, яки йоклыйлар, яки телефонда утыралар. Йоклаулары да төне буе телефонда утыруга бәйле – соң яткач, автобуста йоклап баралар.

Бераз читкә киттек. Алтай, Кузбасс якларында ничек кабул иттеләр сезне?

Татар театрга сусаган. Син бит театр турында язучы журналист – сиңа анда барып кайтырга кирәк! Белмим, командировочныйны һәм кунакханәне сиңа кем түләр – барырга кирәк! Анда бит тамашачы бөтенләй бүтән. Анда – чын мәгънәсендә театр тамашачысы. Питерда бар андый тамашачы, Мәскәүдә күренеп китә. Новосибирскидагы «Старый дом» театрында спектакль караганда исем киткән иде – анда тамашачы бүтән. Алтайда да шулай – бүтәнчә кул чабалар. «Дәрвиш»не без русча да, татарча да уйнадык, ә бит «Шобага»ны наушник белән дә тыңлап утыралар. Бер урыс та торып чыгып китмәде. Соңыннан, килеп, кичерешләрен сөйләп туялмыйлар. Монда мин татарның театрга сусавы турында гына түгел, безнең театрны рус тамашачысының да каравы турында әйтәм.

Әмма анда бару өчен чыгымнарны күтәрүче кирәк. Без федераль акчаларга Алтайга барып бер планны үтәсәк, шуннан, тәвәккәлләп, «Разведка – боем» Кузбасска кердем. Әле тагын кайчан кереп булыр? Татар бит артуга бармый. Томскига кердек. Анда бит татарлар яшәгән урамнар бар.

Бу бит инде – билет сатып куелган спектакльләр, әйеме?

Әйе инде. Ниндидер килешүләр була – сөйләшеп, аренданы киметүләр, мәсәлән. Болай гына анда бару – бик чыгымлы, файдасы юк. Татарны саклыйбыз, дибез икән – анда барырга кирәк. Без әзер! 3 ел Казахстанга шулай йөрдек. Үзбәкстанга бардык. Юл чыгымнары капланса, без барырга әзер. Без – иң йөремсәк театр. Без – Татарстанда иң күп гастрольләргә йөрүче театр: минем белән бу мәсьәләдә беркем дә бәхәскә керә алмый.


Син бит, театр төзегәндә: «Театр булмаган як – кара як була, безгә Тау ягын агартырга кирәк», – дигәнсең...

Әйе, мин аны Рөстәм Нургалиевичка да әйттем.

Синең, читтә йөреп, Тау ягын «агартырга» вакытың каламы соң? Буада айга ничә спектакль куясың?

Без инде еллык планны үтәдек. Тамашачы буенча да, акча буенча да... Спектакльләр саны буенча гына үтәлеп бетмәгән. Бина ачылгач труппаны икегә, өчкә бүлеп...

План бит күп төрле – выездларныкы, стационарныкы...

Кечкенә шәһәрләрдәге театр дөньясында «Город посмотрел» дигән әйбер бар – премьераны бер карыйлар да... театр бит ул эстрада концерты түгел. Яңа бина ачылгач, без тамашачыны бөтенләй бүтәнгә әйләндерергә тиеш. Ул хәзер бина карарга да, спектакль карарга да киләчәк. Без тамашачыны бүтәнчә форматка күчерергә тиеш.

Буа халкы премьераны ничә көн карый?

Иң күп каралганы Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган спектакль булды. аны 11 көн карадылар, «Шобага»ны даими карыйлар.

«Дәрвиш»не?

6 көндер.

Театр карарга Буа районы авылларыннан киләләрме?

Киләләр. Без авыл халкын җыеп килергә үз автобусыбызны да җибәрәбез. Безгә Апаслар, Тәтешләр дә килә.

Ягъни, Тау ягын агарту белән шөгыльләнәсез?

Әлбәттә. Әле бит иске бинада Курчак театры да ачарга йөрим. Ике ел инде Образцов исемендәге Мәскәү курчак театры белән хезмәттәшлек итәбез. Артистларыбызны анда лабораторияләргә җибәрдем.

Бу – курчаклар белән спектакльләр куела торган театр була, әйеме?

Курчаклар белән дә, артистлар белән дә. Анда төрле студияләр дә ачылырга тиеш...

Бу – дәүләт театрыннан тыш аерым труппамы?

Күчеш вакытында аерым гына булмый.

Труппаны киңәйтәсеңмени?

Ул болай да киңәергә тиеш. Безнең 3000 квадрат метр мәйдан өстәлә.

Синең штатың күпме соң?

78 кеше.

Труппада?

Штат буенча – 30, бүгенге көндә 28 артист.

Сиңа тагын күпме кеше кирәк?

Яңа бина булгач, каравылчы да, идән юучысы да кирәк...

Штатны арттыру бик җиңел дип беләсеңме әллә? Чаллы театры озак азапланды бугай штат арттыру артыннан йөреп.

Анысы сорый белүдән тора. Миңнехановка китереп бирәләрме әллә? Татарстанда бирәләр дә, нигә Ульяновск өлкәсенә бирмиләр? Сорый белүдән тора! Соравыңны дәлилләргә кирәк, әлбәттә.

Мин синең Курчак театры ачып йөрүеңдә бер хәйләкәрлек күрәм. Ялгышсам, дөрес уйламыйсың, диярсең.

Син гел этлек уйлыйсың...

Синең бу театр белән «Театр – балаларга» федераль программасына керәсең киләме?

Рөстәм Нургалиевичның әйткәне бар: нинди программа бар – барысын да кулланырга кирәк. Аның бит акчасы Татарстанга килә. Син әйткәнче, ул программа турында уйлаганым юк иде – ант дип әйтәм.

Мин сиңа идея бирдем алайса.

Син миңа идея бирдең. Россия гимны авторы, Никита Михалковның әтисе Сергей Михалковның «Сегодня дети, завтра – народ» дигән сүзләре бар. Бүген – балалар, иртәгә – халык. Курчак театры караган бала үскәч тә театрга йөриячәк. Безнең миллион ярым халкы булган Казан шәһәренә нибары 1 Курчак театры бар. Курчак театрының зур залында нибары 250 урын. Чаллы ягында – тагын 1 курчак театры. Анысының бинасы да юк. Ә Түбән Кама? Әлмәт? Андагы балалар бит үсәләр дә китәләр.

Хәзер илне яңадан төзү бара, яңадан җыю. Бүтән төрле гражданнар тәрбияләячәкбез бит. Идеология барлыкка килә – ансыз бернинди дәүләт тә яши алмый. Ил максатсыз яши алмый, идеологияне мин «максат» дим. Шуңа күрә без курчак театры белән балаларны тәрбиялибез. Курчак театры аша үткән баланың җинаятьче булу мөмкинлеге азая бара. Театрда бит спектакль генә түгел, бинасы да тәрбияли: үзгә мохит, музыка, утлар. Бу – үз балачагымнан хатирәләр...

Хәзер балалар киносына да күп акчалар биреләчәк, диләр. Киностудия дә ачмыйсыңмы соң Буада? Тәҗрибәң дә юк түгел...

Кино өчен басылып эшләү кирәк. Бөтен нәрсәне тотып булмый...

Тагын бер Раил кирәк, әйеме?

Тырышсаң буладыр, бәлки. Хәзер – театр бинасы төзелеше, аннары курчак театры... Йөрергә дә кирәк – минем бит авторлык программаларым бар. «Дәрвиш» моноспектакле, мәсәлән. Илдар абый Юзеев турында спектакль өчен инсценировка язып ятабыз. «Юзи: кыр казлары артыннан» дип аталачак. Илдар абый бик тыйнак кеше иде бит...

Үзең буласыңмы сәхнәдә?

Үзем һәм тагын берничә артист. Аның белән бәйле байкалар, җырлары, шигырьләре белән барачак. Фәнис абый Яруллин турында да спектакль әзерлибез.

Анысын күптән җыенасың бугай инде.

Әйе, Фәнис абый бит ул – режиссер Тимур Куловның туганы да. Синең Фәнис абыйның көндәлекләрен укыганың бармы? Аларда – урын өстендәге кешенең бу тормышка карашы. Әйткәнем бар инде: 90 шагыйрьне бөтен иҗаты белән бер бизмәнгә салсаң, Фәнис абый ягы берүзе дә басарга мөмкин. Авырлыгы да, буе да юк, ә рухы һәм шул рухка корылган иҗат! Шагыйрь Раниф Шәрипов бар безнең, аның теле үзенчә, аңа да бер программа багышлыйсы килә.

Сәхнә әсәре нигезендә Фәнис Яруллинның шигырьләреме, әллә көндәлекләре булачакмы?

Алар икесе дә – шигърият белән көндәлек үрелеп бара.

Бүген без депрессия чорында яшибез. Ул кимеми, арта гына бара. Аның өчен бөтенесе эшләнә – чуалышлар, кризис...

Син Россияне түгел, бөтен дөньяны күздә тотасың бит, әйеме?

Дөньяны, әйе. Россия шушы ватылышлар, хәрабәләр өстендә балкып чыга торган дәүләт булачак. Аңарга бүгенге көндә беркем ышанмыйдыр. Менә бит – сиңа да, миңа да беркем дә комачауламый, кофе эчеп, матур гына сөйләшеп утырабыз. Без Монголияләрдә йөреп, Татарстанга кайтып җиткәч, артистларның сүзе, беләсеңме, нинди булды: үзебезнең җирдән дә матур җир юк. Кузбасста газ юк, Алтай өлкәсендә газ юк... Сростки дигән авылда, ул – Шукшинның туган авылы, һәр капка төбендә ташкүмер өелеп тора. Шуннан 40 км.да федераль газүткәргеч уза...

Нигә алай соң ул? Безнең бай һәм зур илебездә...

Мин ил өчен җавап бирә алмыйм. Минем өйдә газ бар, театрга да газ кергән. Мунчаны да газ белән кабызып җибәрәсең... әле азабыз, утын мунчасы кирәк, утын исе кирәк – авыл малайлары бит без, дибез.

Бөтен нәрсә чагыштырмача. Россиядә бүген начар яшәмиләр. Россияне сүгүчеләр күбәйде, алар бераздан әзәячәкләр – шулай булырга тиеш ул. Кешегә алтыннан ясап бирсәң дә, «тегенеке зуррак» дип, кешеләр үзара талашып, сугыш чыгарачак. Адәм баласының иң зур чире – канәгатьсезлек чире.

Ялгыш кирәкмәгән темаларга кермәс өчен, Фәнис абый көндәлекләренә кайтыйк. Аларда күп кешеләрне үпкәләткән урыннар да бар иде, әйеме? Бу – әле шактый...

Әйе, фильтрланган.

Болары синдә булмаячактыр ич? Әллә булачакмы?

Анда врачларның «задолбал уже» дип әйтеп киткәннәре языла. «Скорый» төкереп китә...

Анда алар гына түгел, билгеле фамилияләр дә бар. Мәсәлән, Ленар Шәех: «Синекен түгел, үз китабымны да чыгара алмыйм әле», – дигән. Бу – бер мисал инде. Шәхесләргә бәйле детальләр керергә мөмкинме?

Андыйлар да керергә тиеш, әлбәттә. Синең Кобзон китабын укыганың бармы? Ул комадан чыккач... сүз уңаеннан, Мансур Гыйләҗев та хәзер шундый китап язарга тиеш. Кобзон комадан чыккач язган. Китабында Жванецкийны пыр туздырган, Михалковка эләккән. Рәсүл Гамзатовка 4 бит багышлаган һәм эпиграф язган: «Иосиф Кобзон бөек Гамзатов чорында яшәде, дип әйтерсез».

Безнең спектакльдә андый әйберләр дә булырга тиеш. Мин тормышта да әйтәсен әйтәм бит, соңыннан үземә авыр булса да. Спектакльдә фамилияләр булмаска да мөмкин, ләкин кешеләр үзләрен таныячак. Фәнис абый бит ул – көзге. Спектакль дә көзге булырга тиеш. Ни өчен кеше «Әлдермештән Әлмәндәр»не кат-кат карый? Чөнки анда кеше үлемне җиңә. Кеше шул бабай шикелле булырга кызыгып утыра. Театрның көче шунда.

Син үзең кайчан да булса автобиографияңне язарга җыенасыңмы?

Мин аны язам дип йөрим. Алтайдан кайткач та кичерешләремне язармын дигән идем, күпме көн узды, әле язалмадым.

Автобиографик китаплар байтак, кешеләр барысы да аны үзләре язып утырмаган инде...

Кемдер яза барса, мин бүген дә әзер диктовать итеп утырырга. Әйтәсе сүзләрем шактый – яшәлгән гомер бар.

Ялла секретарь-ярдәмче – язып утырыр.

Ялланган кадәре белән дә авыр әле. Хәзер белгечләр юк...

Китеп беткәндер. Әллә тәрбияләмәдекме без белгечләрне?

Тәрбияләмәдек. Без 30 ел буе мәктәпләрне югалттык. Хәзер бит мәктәпләр балавызда эленеп тора.

Ягъни, совет вакытында тәрбияләнгәннәр картайды, яңалар тәрбияләнмәдеме?

Әйе. Элек ВУЗга керә алмаганнар ПТУга бара иде, хәзер ВУЗда акча белән укып була. Аннары югары белемлеләр тырнак ясап утыра, телефон сата. Минем аларны кимсетеп әйтүем түгел.

Сәясәткә кермибез, дип сөйләштек, 40 яшькә җитмәгәннәрнең 40 проценты бу тормышны яшәп бетерә алмаячак, чөнки алар әзер түгел бу тормышка. Алар шундый чорга эләктеләр... Мин метафизик буларак шуны әйтәсем килә – без кайчан туарга икәнен сайлап килгәнбез... ата-ананы, генетик кодларны, комбинацияләрне...

Ничек инде?

Шулай! Ләкин монда килеп җиткәндә, ул каналлар ябыла. Кемнәр белән кайчан сөйләшеп утыруларыбызны да сайлап алганбыз. Китәсе көннәребез дә билгеле.

Ягъни, безнең сөйләшеп утырачагыбыз алдан билгеле иде, әйеме?

Әйе. Вариантлар күп. Ләкин шушы кешенең шушы карында туасы да, нәселнең генетик коды да, ДНКлар да исәпләнгән. Нинди кешеләр белән бергә киләсебез дә уйланылган – йә алар синең туганың, йә классташың була. Күкләрдә ярәшәләр, диләр. Хатының аерылып китсә дә, ул синең тормышта булырга тиеш булган.

Кешеләрнең бер-берсеннән ризасызлыгы, үпкәләшүе дә барысы да алдан язылган, әйеме?

Тормыш дәвам итә. Кешедәге ике чирнең берсе канәгатьсезлек булса, икенчесе, аңа ияреп бара торганы – үпкәләү. Алар кешене авыруга әйләндерә.

Үпкәләшүләрне онытырга кирәкме?

Беләсеңме, кем үпкәли? Үпкәләргә теләгән кеше. Сәбәбе бар, сылтау юк. Ул шуны көтеп кенә тора. Мин эштә дә акырып бәрәм. 4 минут көтәргә кирәк – кайтып төшәм, үземә дә авыр була.

Акырып бәргәч, үз хезмәткәрләрең алдында гафу үтенәсеңме?

Әйе. Гафу сорыйм. Мин бит – бик хисле кеше. Минем бер төрле генетик код, аларның икенче – бөтен кеше миңа охшый алмый. Минем малай да миңа охшамаган... бәлкем, яртылаш охшагандыр... ул теге яктан да килә, бу яктан да... Малай минем шикелле тынгысыз. Тормышта тиз бара, күз тимәсен! Ярдәм итсәм дә, үзе эшләп ала.

Раил, әйдә, театрның яңа бинасын да мактап ал инде. Яңа бина син теләгәннең ничә проценты?

Мин теләгәннең 75 проценты.

Элеккеге бинаның үзегезгә калу мәсьәләсе хәл ителде инде, әйеме?

Шулай дип өметләнеп торабыз инде. Ике сәхнә булса, ду китереп эшләп була. Шуның өстенә Апас, Тәтеш, Буа – мәдәни дуга.

Димәк, бүленеп, труппаның бер өлеше чыгып китә, икенчесе монда эшләп ята.

Әйе. Менә мин «Дәрвиш» белән чыгып китсәм, миңа 4-5 кеше җитә – ут һәм тавыш куючы 2 оператор, 1 кеше мине киендерә. Тагын 2 машина йөртүче өстәлергә мөмкин. Казахстанга, Екатеринбургка, Чиләбегә шулай китәбез.

Синең сәхнәгә чыгуың – тамашачы мине белә, миңа килә дип акча эшләүме, әллә беренче урында синең сәхнәдән ләззәт алуыңмы?

Рузилә, нинди акча? Акча эшләү турында уйлый торган кеше булсаммы...

Театр өчен синең харизмаң белән акча эшләү турында сүз бара. Синең белән план үтисе җайлы, дип уйлыйм.

Сорыйлар бит: үзе кирәк, үзе килдеме, диләр.

Ягъни, беренче урында ләззәт түгелме?

Ләззәт! Мин бит үземне клонлый алмыйм. Театрның планы бар, өстәмә акча булса, тагын ниндидер планнарны тормышка ашырып була. Театрда әллә нәрсәләр эшлисе килә. Без яңа бинада күргәзмәләр өчен фойеда махсус галереялар ясаттык. Рәсем ясаучы буларак әйтәм – сынлы сәнгатьтән күп нәрсә тора. Мин кайбер картиналар яныннан китә алмыйм. Бернәрсә китерми торган модалы картиналар да була. Малевичның «Кара квадрат»ы, мәсәлән. Әле Кузбасс театрлары директорлары белән сөйләшеп утырганда: «Малевич сездә туганмы?» – дип сорадым. «Юк», – диләр, шикләнеп, «гуглить итә» башладылар. «Кара квадрат» шахтерлар турында бит», – дим. Шахтерның батарее беткән, стахановчы булып план үтәү өчен, эшне дәвам итәргә кирәк.

Ләззәт темасына кире кайтыйк әле.

Бу – ләззәт. Мин Буада яшим бит, минем өчен ул – «көч алу урыны».

Димәк, сәхнәдән «балдеешь», әйеме?

Тамашачыдан «балдею». Мин бит аның белән контактка керәм: алар – миңа, мин аларга бирәм. «Сине тамашачы суырып ала, дип курыкмыйсыңмы», – диләр. Элек ирле-хатынлы артистлар белән гастрольләргә йөргәнем булды, исемнәрен әйтмим. Билет аз сатылса: «Күпме сатылган, шуның кадәр генә куябыз да кайтып китәбез», – диләр. «Сиңа артыгы түләнми бит, нигә туктамыйсың инде», – диләр. Ә мин ләззәт алам. Миңа бу сүзне беренче Фирзәр Мортазин әйтте: «Сиңа читтән карап торам, син бит ләззәт аласың», – диде. Укытучыларны сөйләүдән туктатып булмаган кебек, мине сәхнәдә туктатып булмый.

Син – труппада беренче номерлы артист, әйеме? Тамашачы сиңа килә, синең харизмага. Син нигә театрда үзең кебек артистлар үстермисең? Әллә бер труппада ике «йолдыз» була алмыймы?

Ничек инде үстермим? Шәраповны театр училищесына җитәкләп кем алып барды? Мин алып бардым. Башта алмадылар, кечкенә иде бит. Рәхмәтуллинаны да безгә килгәнче беркем белми иде – миндә театрда эшләп башлады.

Алар күтәрелгәч китеп баралар, әйеме?

Күтәреләләр дә китеп баралар. Театрда бөтен кеше «паровоз» була алмый. Бер «паровоз» булырга тиеш.

Ә бөтен театрның бер кешедә утыруы – нормаль хәлме?

«Шобага»да мин уйнамыйм бит. Спектакль гаҗәеп.

Китеп барган Шәрапов белән сез дусларча мөнәсәбәттәме?

Әйе инде, мин аның белән талашып йөрергә тиешмени? Бәлки, аның миңа үпкәсе бардыр. Минем беркемгә үпкәләгәнем юк. Ул 5 елда эшләгәч, безгә авыр вакытта театрны ташлап китсә дә. Театрда булса, Шәрапов әллә кайчан атказанган исеме алыр иде, бәлки. Безнең 7 ел эчендә 4 дәрәҗәле исем алынган: Гөлзада, мин, Илфир, Римма, Фирзәр...

Фирзәр Мортазинмы?

Әйе, ул бит бездә эшли – бездән «Татарстанның халык артисты» исемен алды.

Музыка бүлеген алып барамы?

Әйе, без аңа даими мөрәҗәгать итәбез. Тырт-пырт килсә дә... Фирзәр белән көне буе, төне буе эшләп була. Андыйлар илһам килгәндә эшли бит. Аның театрга килеп, безне саклап утыруы кирәкми. Фирзәр ул – Фирзәр инде. Аның безнең театрда булуы – безнең өчен зур файда. Безгә үзебезнекеләрне файдаланырга кирәк.

7 ел эчендә Мәдәният министрлыгыннан 16-17 күкрәк билгесе, 39 грамота алынган. Үссеннәр! Артистларны канатландырасы килә. Мин бит аларны күрәм, алар белән бергә йөрим. Бер автобусларда йоклап, бер сәхнәгә чыгабыз. Безнең артистлар – декорация дә коручылар, аның өчен сәхнә машинисты юк, нигә без артык кеше алып йөрергә тиеш – автобуста аяк сузып йокларга урын кирәк: 36 урынлы автобуста 19 кеше бара ала.

Гример да, костюмер да үзләремени?

Үзләре. Үзләре бушата да, үзләре төйи. Бу – дисциплина да тәрбияли.

Арытадыр бит?

Арыта инде, нишлисең? Бездә хезмәт хаклары зур театрларныкы белән бер чамадыр. Хезмәт хакы ягыннан миңа берсе дә үпкәли алмый. Дөнья күреп йөриләр. 20 көн эчендә кайда гына булмадылар – Алтай, Новосибирскины үттеләр, Барнаулда фестивальдә чыгыш ясадык, илләр, чикләр, таможнялар... Төрле мохит, интерьер, ризык... Безнең артистларга деградация куркынычы янамый. Кеше бер урында гына эшли, бер маршрут белән йөри икән, психологлар аңа, кайтканда, һичьюгы урамның теге ягына чыгып керергә киңәш итә. Кеше ничек кенә яхшы яшәсә дә, бер җирдә генә торса, деградация башлана. Кеше аны үзе аңламаска мөмкин – читтән сизелә.

Раил, син үзеңнең фәлсәфи уй-фикерләреңне артистларга сөйлисеңме? Алар тыңлыйлармы һәм аңлыйлармы?

Сез минем турында «һаман да философия» дип әйтәсездер инде. Бездә планеркалар да шулай үтә. Без хәзер бүтән яссылыкка сикерергә тиеш, дип сөйлим.

Сәяси темаларга кермим, ләкин бүтән дөнья булачак – бу хакта искәртеп китәм. Безнең вибрацияләр дә бүтән булырга тиеш. Без ул вибрацияләр аркасында бүтән төрле театрга әйләнәбез. Безнең янга кешеләр хастаханәгә килгән кебек киләчәкләр. Чын мәгънәсендә Станиславскийча – бер төрле керәләр дә үзгәреп чыгалар. Театр бит – тере организм, тулы контактка керәсең, һәм артистларның вибрациясе тамашачыга да күчә. Тамашачыда да үзгәрешләр башлана. Безгә өлгерергә кирәк, чөнки киләчәккә барысын да алмыйлар.

Алай икән! Әйдә, җиргә төшик. Театрларга кергән федераль акчаларга син бик күп спектакльләр чыгарасың. Ә үзең гастрольләргә һаман да бер үк спектакльләр белән йөрисең.

«Бродвей системасы»ннан чыгып бетеп булмый. Безгә, мәсәлән, Башкортстан өчен яңа спектакльләр кирәк – тегеләре каралды инде. Җитлекмәгән, эшләнеп бетмәгән спектакль белән йөреп булмый.

Менә Владимирда уйнадык. Анда – чиркәү өстенә чиркәү... мин ул яктан поп белән дә, мулла белән дә, раввин белән дә алар телләрендә сөйләшә һәм фикеремне дәлилли алам. «Золотой Витязь» фестиваленең директоры килеп: «Безнең фестивальне бизи алмыйсызмы?» – дип, «Дәрвиш» белән чакырды. Ул – данлыклы фестиваль, тиздән «Алтын битлек»не дә узып китәчәк. Аннары «Шобага»ны да чакырдылар. Бер үк фестивальдә икесе дә катнаша.

«Дәрвиш»не «Алтын битлек»кә дә бирдегезме?

Ике спектакль бирдек – «Дәрвиш» һәм «А зори здесь тихие»ны.

Күп спектакльләрегез Тимур Кулов белән эшләнә инде, әйеме?

Бездә эшләп, Тимур Куловның даны ничек күтәрелде! Аны «Современник» та, «Балтийский дом» да чакыра. Тимурга бүген Татарстандагы теләсә кайсы театрны биреп була.

Булмый. Миңа калса, татар дөньясында ул синсез беркем түгел. Мин аны синең кулларың итеп күрәм, башың – үзеңнеке. Татарлыгы юк аның.

Килеп җитәр әле ул аңа вакыты белән.

ххх

Раил театр темасыннан читкә китеп сорыйм әле. Мин аңлый алмаган бер тема буенча «агарт» әле, зинһар. Нигә «зәңгәрләр» темасы шулкадәр каты борчый ул безне?

«Зәңгәрләр» ул гомер-гомергә булган, алар – айның кире ягы кебек. Айның теге ягын күргәнебез булмаган кебек, бу әйберне дә безгә күрсәтмиләр иде. Дөньяда яшәүче кешеләрнең 12 проценты традицион булмаган ориентацияле – бу расланган.

Ә нигә хәзер бик каты борчылабыз? Алар сиңа да, миңа ди тими.

Егет белән егет йоклаганнан нинди бала тусын?! Татарны, чувашны, башкортны дисеңме, нинди генә милләтне саклап калу өчен дә гаиләдә кимендә 3 бала булуы кирәк. Ә бездә 1 бала да, 2 бала. Миндә, мәсәлән, 1 бала. Шулай килеп чыкты. Әтинең 3 бала иде. Мин улым Фәриткә: «Ничек булса да, 3 бала кирәк», – дидем. «Зәңгәрләр» бернәрсә эшләми, алар бала ясамаячак. Кеше дөньясы үрчергә тиеш. Либидо дигән энергия «арткы якка» китергә тиеш түгел, гафу итегез. Ул энергия бетсә, күбәләк тә тумый, кырмыска да. Шул аномалияне модага әйләндерәләр.

Беләсеңме, кешегә һәрвакыт киртә кирәк. Дәүләт, оешма буларак, ни өчен кирәк? Ул – кешегә рәхәтлек бирә торган оешма түгел, кешене упкыннан тотып кала торган оешма. Адәм баласы тәрбияләнмәсә, аннан да әшәке, ерткыч беркем дә юк. Хайваннар ерткычлыкны рефлекс белән эшләсә, адәм баласы уйлап эшли.

Бу очракта пропаганда кешене коткара аламы?

Син тычканнар белән үткәрелгән экспериментны беләсеңме? «Оҗмах эффекты» дип атала. Тычканнарны ашаталар, аларга рәхәт, шул рәхәтлектән алар «зәңгәргә» әйләнәләр, үрчергә теләмиләр. Шулай бетәләр.

Иделдә су билгеле бер урынга кадәр кимесә, кире күтәрелмәячәк. Шуның кебек адәм баласы да, билгеле бер чикне үтсә, кире рәтләнә алмый. Хәзер яулык модасы кергән кебек.

Ой, дин темасы. Син яулыкка каршымыни?

Әйтмим, йөрсеннәр. Кирәк булса, Ходай Тәгалә кешене яулык белән тудырган – колак тишекләре томаланган булыр иде. Кешенең чәче антенна кебек ул. Боларны укыгач, миңа тагын бер төркем бәйләнер инде. Дин белән моданы бутамасыннар. Ураза тоту да модага әйләнде. «Син ничә көн тоттың?», «Мин сәхәр ашап яттым», – дип сөйләшәләр. Ураза – ул үз-үзеңне сынау.

Мәккәгә дә самолетта очарга кирәкми. Анда җәяү барырга кирәк. Кеше шунда кадәр килеп җиткән икән – димәк, ул үзен сынаган һәм кыйбласын югалтмыйча килеп җиткән. Самолет белән барып төштең дә, анда ак киемнәрдән йөрдең дә, самолет белән кайттың да – син хаҗи, янәсе. Мәккә бит – кыйбла. Чүлләр, җил-давыллар булса да, кыйблага туры баралар.

Синең планда хаҗга бару каралганмы?

Минем самолет белән барасым килми.

Аягың белән барасыңмыни?

Нургали Хәсәнов ничек барган... ул да өлешчә пароходта барган әле.

Барырга җыенасыңмы, юкмы?

Кайчан да булса барып килермен. Тик «Көч урыны» буларак. Ә үз-үзеңне җиңәр өчен, хаҗга җәяү барырга кирәк. «Көчле булып калыр өчен, гаебеңне таныр өчен, бу дөньяда яши алыр өчен күп көч кирәк...»

Синең шигырь язганың бармы?

Бер шигырь язганым бар. Мин сварканы – сварщик ясарга тиеш, мичне – мичче чыгарырга тиеш, дип саныйм. Шигырьне шигырь яза белгән кеше язарга тиеш. Шулай да бер шигырь яздым. Бервакыт Чиләбегә килеп эләктем. 4 сәгать поезд көтеп утырганда 4 строфалык шигырь яздым.

«Чиләбе вокзалларында утырам карап-уйлап,

Хыялда туган хисләрне җырларга салып моңлап.

Оренбурны, Чиләбене җырлардан белә идем,

Хыялда булган төбәкне өнемдә килеп күрдем.

Язмыш илтте Уралларга, таулар, сулар кичерә.

Тагын бер кат инандым мин хакыйкатьнең көченә.

Чиләбе вокзалларында утырам поезд көтеп,

Буталчык язмыш юлларын хыялларымда сүтеп».

Бу – минем бердәнбер уңышлы шигырем дип уйлыйм.

Ә җырлый беләсеңме?

Әти дә, әни дә җырлый иде. Мин гармунда да уйный белми, җырламыйм да. Миңа Фәрит Бикчәнтәев: «Синдә комплекслар бар – блок тора», – диде. Миңгол абый да «киртәләрең бар» дигән иде. Аларны алып бергәч ачыла, ди, тавыш.

Ул киртәләрне, блокны алып бәрү өчен каядыр барырга җыенасыңмы?

Мин күп җиргә җыенам. Өлгереп булмый. Бинаны да ачасы бар бит – эш күп.

Карале, кайбер социаль челтәрләрнең тыелуы сине борчымыймы?

Минем аларда утырганым юк иде. Интернетта бүген дә утырмас идем дә, кирәк бит. Беләсеңме, аңа күпме вакыт китә?! Мин 30 ел эчендә Россиядә бер шедевр да күрмәдем әле. Һаман теге заманны сүгәләр, ә нинди шәхесләр бар иде, нинди фильмнар, нинди китаплар... Мин дә – «теге» заманнан калган продукт.

Театр белән яңа территорияләргә кайчан барасыз? Җыенган идең – шуңа соравым.

Мин февральдә үк бармакчы идем, башкалар китте. Әле дә җыенабыз. Быел булырмы – белмим. Минем гыйнварга кадәр барысы да планлаштырылган. Февральләргә булса гына.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 7 октябрь 2023
    Исемсез
    Әлеге кешене яңадан уңай яктан ачтым үзем өчен. Тик " яулык белән туган булырлар иде" дигән фикере белән берничек тә килешеп булмый. Андый логика белән барсаң- барлык кеше дә нудист булырга тиеш, чөнки барыбыз да ыштансыз туган)) икенче момент, хаҗи булу... яңа заман- яңа мөмкинлекләр, әгпр җиңеләйтеп була икән-нигә җиңеләйтмәскә? Автор үзе үк, күмер өемнәрен белән ө1гә, мунчага кергән газны чагыштыра. Газны уңай ди. Хаҗны җәяү бару хак, дөрес булса, алайса күмер ягу да кулайрак булырга тиештер.
  • 6 октябрь 2023
    Исемсез
    Бик дорес сузлэр. Ин ошаганы хажга жэяу барганнарга гына хажи исеме бирелу,, алайса хэзер ике кешенен берсе хажи
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100