Начар төш күреп интеккәндә нишләргә?
Хәзрәт сүзләренчә, начар төш күргәч, уянгач, юынып, беркемгә берни сөйләмичә, Аллаһы Тәгаләдән бу төшне яхшы итәргә сорарга кирәк.
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин начар төш күреп интегүчеләргә киңәшләрен инстаграмдагы сәхифәсендә сөйләде.
«Беренче чиратта, начар дигән һәр төш начар булмый. Мәсәлән, сез төштә үлгәнегезне күрсәгез, чыннан да үләчәксез дигән сүз түгел. Аллаһ боерса, сез озын гомерле булырсыз. Шуны истә тотарга кирәк, төш күреп кенә берни булмый, барысына да Аллаһ кодрәте кирәк. Әгәр бөтен дөнья җыелып, кемнеңдер сезгә зыян саласы килсә, ә Аллаһ моңа каршы булса, берни дә эшли алмаслар», — ди ул.
Хәзрәт сүзләренчә, начар төш күргәч, уянгач, юынып, беркемгә берни сөйләмичә, Аллаһы Тәгаләдән бу төшне яхшы итәргә сорарга кирәк.
Мәрхүм әти-әнине, әби-бабайны төштә күргән очракта, алар өчен дога кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәк, ди ул.
«Йоклар алдыннан ял итегез, смартфонны, телевизорны карамагыз, тәһарәт алыгыз, намаз укыгыз, яхшы уйлар белән йокларга ятыгыз, дип киңәш итә Рөстәм хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
- Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
- Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
- Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?
- Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?
- Догалар нигә кабул булмый?
- Үлгән туганнар төшкә керсә, нишләргә?
- Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?
- Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?
- Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?
- Идәнне кайсы почмактан юа башларга һәм сихер тапканда нинди дога укырга?
- Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?
- Мөселманнарга чуртан һәм җәен балыгын ашарга ярыймы?
- Тәрбияле ана нинди була?
- Ясалма керфекләр һәм ясатылган кашлар булган килеш намаз укырга ярыймы?
Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?
- Намазны нәрсә боза?
- Кемнәр намаз укырга тиеш?
- Намаз укыганда Коръәнне кулда тотып, Китапка карап уку рөхсәт ителәме?
- Нәҗес келәмгә эләксә, ничек чистартырга?
- Хатын-кызга кагылу тәһарәтне бозамы?
- Тәһарәт ала торган су нинди булырга тиеш?
- Мөселман кызларына кедалар, кроссовкилар киеп йөрергә ярыймы?
- Инстаграмда бәйгедә уйнау ялганда катнашу булмыймы?