news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарның барысына да җеназа намазы укыйлармы?

Берәр кеше җирләнмәсә, җеназасы укылмаса, кәфенгә төрелмәсә, безгә барыбызга да гөнаһ була, дип искәртә хәзрәт.

news_top
Мөселманнарның барысына да җеназа намазы укыйлармы?
Салават Камалетдинов

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә төрле сорауларга җавап биреп тора. Бу юлы аннан «Нинди мөселманнарга җеназа намазы укымыйлар?» дип сораганнар.

«Бу бик катлаулы сорау. Бу дөньядан киткән һәр мөселман юылган, кәфенлеккә төрелгән, аңа җеназа намазы укылган булырга тиеш. Мондый намазда рокугъ та, сәҗдә дә юк. Һәм ул җирләнергә тиеш.

Бу — безнең барыбызның да бурычыбыз. Әгәр берәр кешене юмасалар, җирләмәсәләр — бу безнең барыбызның да гөнаһы була. Аллаһ сакласын!

Әлбәттә, зур гөнаһлар, мәсәлән, үз-үзеңә кул салу яки башка зур гөнаһ кылган кеше булса, җеназа намазы укырга имам үзе басмый, аның ярдәмчесе баса. Менә шуңа карап мәхәллә бу кешенең гөнаһ кылган булуын, хәзрәт намаз да укымаслык итеп яшәргә ярамавын аңлый. 

Ләкин һәр мөселман өчен җеназа намазы укылырга һәм ул җирләнергә тиеш.

Берәр кеше җирләнмәсә, җеназасы укылмаса, кәфенгә төрелмәсә, безгә барыбызга да гөнаһ була, Аллаһ шуннан сакласын», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «мәетне юган өчен акча алырга ярыймы» дигән сорауга җавап биргәндә Ислам кагыйдәләре буенча, якыннарны, туганнарны, дусларны җирләү мәҗбүри эш дип саналуын аңлаткан иде.

«Исламда мәҗбүри булган эшләр ике төрле була. Аның берсен Һәркем эшләргә тиеш, мәсәлән, намаз уку, ураза тоту. Икенче төрле мәҗбүри эш — аны бер кеше эшләсә, гөнаһ башкалардан да китә. Әгәр бу эшне беркем дә эшләмәсә, бөтен кешегә дә гөнаһ була. 

Әгәр берәр кешене юмыйча, җеназа укымыйча, кәфенләмичә җирләсәләр, гөнаһ бөтен кешегә төшәргә мөмкин, чөнки беркем дә моны эшләмәгән», — диде ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар