news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кисеп алынган тырнакларны, чәчләрне, төшкән тешләрне нишләтергә?

«Балаларның чәчләрен, тырнакларын, төшкән сөт тешләрен нишләтергә дигән сорауга җавап биргәндә, без бу дөньяда сихер дигән әйбер булуын аңларга тиеш», — ди Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.

news_top
Кисеп алынган тырнакларны, чәчләрне, төшкән тешләрне нишләтергә?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәзрәт Хәйруллин инстаграмдагы сәхифәсендә кисеп алынган тырнакларны, чәчләрне, төшкән тешләрне кая куярга икәнен аңлатты.

«Балаларның чәчләрен, тырнакларын, төшкән сөт тешләрен нишләтергә дигән сорауга җавап биргәндә, без бу дөньяда сихер дигән әйбер булуын аңларга тиеш. Сихерләрнең иң көчлесенең берсе нәкъ менә балаларның киселгән чәчләре белән ясала. 

Мөмкинлек булса, утильләштерергә, ягъни яндырырга кирәк. Яки беркем беркайчан таба алмаслык итеп күмеп куегыз.

Кемдер саклый. Мәсәлән, сөннәтләгәч, кырыйдагы тире кала. Аны саклаган очракта, бер дус та, дус булмаган кешеләр бигрәк тә, таба алмаслык итеп сакларга кирәк», — ди хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар