Составында спирт булган торт яки шоколад ашагач, нинди җәза бирелә?
Мөселманнарга хәмер куллану зур гөнаһ санала.
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин социаль челтәрләрдә төрле сорауларга җавап бирә.
«Составына шәраб яки спирт кергән тортлар һәм шоколад ашарга ярыймы?» — дип сораганнар.
«Ачы шоколад алган идек, аның составында спирт булып чыкты», — ди сорау бирүче.
«Пәйгамбәребез сүзләренчә, зур күләмдә исерткән нәрсә аз күләмдә дә исертә. Шуңа күрә торт, шоколад яки башка нәрсәдә тамчы гына спирт булса да, бу әйбер безнең өчен хәрәм була. Безгә аны ашарга ярамый. Нидер алганда, һичшиксез, составын карагыз. Ашыкмагыз. Әйбәтләп карагыз», — ди ул.
Хәзрәт искәрткәнчә, әгәр спиртлы әйберне ялгыш ашаган булсагыз, кырык көн намаз кабул булмый. Кеше бу көннәрдә намазны укырга тиеш. Калдырса гөнаһ була, тик бу намаз өчен савап язылмый, дип аңлата Рөстәм хәзрәт.
«Без намазны укырга тиеш. Тик кырык көн моның өчен савап булмый», — ди ул.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Кияүгә чыккач, иреңнең әти-әнисенә ничек эндәшергә?
- Әҗәтне кайтара алмасаң, нишләргә?
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
- Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
- Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
- Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?
- Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?
- Догалар нигә кабул булмый?
- Үлгән туганнар төшкә керсә, нишләргә?
- Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?
- Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?
- Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?
- Идәнне кайсы почмактан юа башларга һәм сихер тапканда нинди дога укырга?
- Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?
- Мөселманнарга чуртан һәм җәен балыгын ашарга ярыймы?
- Тәрбияле ана нинди була?
- Ясалма керфекләр һәм ясатылган кашлар булган килеш намаз укырга ярыймы?
- Начар төш күреп интеккәндә нишләргә?
- Мөселманнар Яңа ел төнендә нишләргә тиеш?
- Песиләрне кастрацияләү дини яктан рөхсәт ителәме?
- Ислам динендә йөкле хатыннарга чәч кистерү рөхсәт ителәме?
- Кояш баткач тырнак кисәргә ярыймы?
- Акча өчен кан тапшырырга ярыймы?
- Хәрам акчаны изге эшкә кулланырга ярыймы?
- Караватта кайсы якка карап ятарга, бәдрәфтә кайсы якка карап утырырга ярамый?