Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шоу-бизнес 2020 нәтиҗәләре: Ландыш&Иркә сугышы, Салават&Элвин дуслыгы, атказанганнар

«2020 ел авыр булды», — ди артист халкы. «Барс медиа» компаниясе, Ландыш һәм Иркә, Элвин һәм Салават арасындагы мөнәсәбәтләр ничек тәмамланды? Нигә «атказанган» исемен алучыларны кеше белми? «Интертат» быел шоу-бизнеста булган иң истә калган вакыйгаларга күзәтү ясады.

news_top_970_100
Шоу-бизнес 2020 нәтиҗәләре: Ландыш&Иркә сугышы, Салават&Элвин дуслыгы, атказанганнар

«Барс медиа», Ландыш һәм Иркә арасындагы буталчык: низагка нокта куелдымы?

«Барс Медиа» татар медиа төркеме өчен 2020 ел көтелмәгән борылышларга бай булды.

«Барс Медиа»да 21 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе булып эшләгән Марат Гәрәев ширкәттән бөтенләйгә китеп барды. Моның сәбәбен ул акционерлар — шул исәптән бертуган абыйсы Камил Гәрәев белән килешә алмавы белән аңлатты.

ТМТВ каналы быелның азагына кадәр, ә «Татар радиосы» иң озак дигәне дә ике ел эшләячәк, дигән куркыныч фаразларын әйтте ул. Марат Гәрәев «Барс Медиа» татар медиа-группасын идарәче компания, тулы масштаблы продюсерлык компаниясе сыйфатында инде юк дип белдергән иде. Компаниягә Марат Гәрәевнең кызы — Динә Гәрәева кайтты. Компания әлегә исән кебек, радио һәм телевидение дә үз көчендә. Күрәсең, Динә ханым комга терәлгән көймәне кузгатырга килгәндер.

Сүзебез әлеге дә баягы «Барс Медиа» белән бәйле. Популяр җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм»да «Барс Медиа» төркеменнән китүен белдереп, ролик чыгарды. Анда ул «Барс Медиа»ның яңа җитәкчелеге — генераль директоры Динә Гәрәева һәм җырчы Иркәгә гаеп ташлый. Кайберәүләр бу адымны сценарий буенча язылган пиар, дип уйлады. Моңа Ландышның җавабы:

— Нишләптер, күпләр безне Иркә белән дус дип әйтә. Җыр башкаруыбыз якын дус булуыбыз турында әйтми. Әйе, җырладык, әмма без беркайчан да якын дуслар булмадык. Соңгы ике ел эчендә татар эстрадасы әллә нишләде. Сугышалар, талашалар… Кыскасы, русча әйтсәк, «бардак». Элек сугышулар, талашулар юк иде.

Әйе, артист халкы әдәп дигән чиктән бераз чыга башлады. Элек бернинди пресс-конференция, Интернет аркылы бер-береңә гаеп ату булмаган шул. Бу матбугат очрашуларында җавапларга караганда сораулар арта барды.

Күп кенә җырчылар Иркәне гаепләп, Ландыш Нигъмәтҗанованы яклап чыгыш ясады. Бары тик Элвин Грей гына гауганың сәбәпчесе «Барс Медиа»ның элекке генераль продюсеры, Иркәнең элекке продюсеры Радик Артемьев дип атады.

Ә хәзер Иркәгә күчик. Иркәнең концерт директоры Лилия: «Иркәгә машина һәлакәте ясау омтылышлары булды», — дип белдерде. «Һәрбер коллегама, минем турында сөйләгән кешенең һәммәсенә бәхет, сәламәтлек телим. Заллары тулып торсын. Рәхәтләнеп эшләсеннәр. Иң мөһиме — бәхетле, сәламәт яшәсеннәр иде», — дип җаваплады Иркә үзенең концертында. Шуның белән шул. Бу низагка нокта куелды кебек.

Гүзәл Уразованың бер көнгә башкортка әйләнеп алуы

Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисткасы Гүзәл Уразова «БСТ» телеканалындагы иртәнге тапшыруда чыгыш ясады. Тапшыру барышында алып баручы Наил Юнысов, күпсанлы сораулар бирә, һәм: «Гүзәл Уразова Пермь башкорты дип әйтәләр. Бу ысынмы?» — ди. Пермь краеның Барда районында туып-үскән Гүзәл: «Ысын!» — дип җавап кайтара.

Күп еллар үзен татар җырчысы дип атап килгән, балаларын татар мәдәниятендә тәрбиялим дип чыгышлар ясаган җырчының болай дип әйтүе социаль челтәрләрдә зур ыгы-зыгы тудырды. Җырчының җанисәп алдыннан мондый чыгышын «хыянәт итү» дип бәяләделәр.

Гүзәл Уразова Инстаграм сәхифәсендә әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан видео урнаштырды. Үзен Пермь башкорты дип атавы белән килеп туган ыгы-зыгыны ул массакүләм мәгълумат чараларының җырчының популярлыгыннан файдаланып, үзләренә рейтинг ясарга теләве белән аңлатты.

Җырчы әйтүенчә, тапшыру башланганчы алып баручы аның белән сөйләшкән, туу турындагы таныклыгында чыннан да «Пермь башкорты» дип язылганмы дип сораган. Дөрестән дә шулай язылу сәбәпле, Гүзәл «әйе» дип әйткән һәм тапшыруда да бу сорауга җавап биргән.

Римма Никитинаның интервьюсы: «Мин йөргән егетләрем белән генә йокладым»

Римма Никитина интервьюсында үзенең интим тормышы турында сөйләде. «Миңа 31 яшь. „Татар кызлары кияүгә саф булып чыгарга тиеш“, — диләр. Бу яшемә кадәр: „Кайсы мине кияүгә алыр икән?“ — дип көтеп торырга тиеш мәллә? Әлбәттә, барысы белән дә йокларга кирәкми. Мин йөргән егетләрем белән генә йокладым. Әгәр син берәр егет белән йөрисең һәм йоклыйсың икән, моның нәрсәсе булсын инде?»

Җырчыны һәм бу интервьюны алган Алинә Айдарованы бу интервью өчен бик нык тәнкыйтьләделәр. Матбугатта мондый әйбер булырга тиеш түгел дигән гаепләүләр яңгырады.

Нәтиҗәдә Римма Никитинаның Инстаграмына язылучылар саны бик нык арткан.

Пандемия нәтиҗәсендә артистларның онлайнга күчүе һәм табышларын югалтуы

Массакүләм чаралар үткәрелә башлаганчы артист халкы нәрсә белән шөгыльләнүләре хакында да сөйләгән иде. Фирдүс Тямаев электрика, төзелеш, машиналар ремонтлавын…. Җырлап йөргәндә дә эштән туктап торганым булмаганын, һөнәр алыштырырга туры килсә, эшсез калмавын белдерде. Гамил Әсхәдуллага өйдә утыру баштарак бик кыен булган. Ияләнеп булмаганын әйтте ул: «Чөнки апрель — ул безнең өйгә кайтып керми торган гастрольләр ае. Сәхнәне дә, тамашачыны да бик сагындым инде», — дип сөйләде. Илдар Хәкимов бу хәлләр «беребез өчен дә әйбәт түгел», — диде. Данир Сабиров төркемендәге кешеләренә хәтта бурычка акча биреп торганын әйтте.

Ризат Рамазанов «концертка кадәр эшләгән акчаны ашыйбыз», — дип шом салды. «Уразаларыбызны тотып, догалар укып, Ходайдан сорарга гына кала инде монда», — диде Җәвит Шакиров.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар концерт булмаса да, бизнеслары гөрләп баруын әйтте. Челтәр бизнесы — быелның тагын бер тренды.

Челтәрле бизнес: артистларның бу эш белән шөгыльләнергә хаклары бармы?

Пандемия күпчелек артистларга үз бизнесын корырга этәргеч булды. Ул бизнес гади генә түгел, «челтәрле!» Билгеле, бу күренеш гади халыкта, шул ук вакытта артистлар арасында да гауга чыгарды. Әйтик, Элвин Грей Вилдан Шәмсетдиновны, пирамидага кереп, халыкны алдауда гаепләде. «Контракт буенча Вилдан иҗат белән шөгыльләнергә тиеш иде. Ул, киресенчә, контракт шартларын үтәмичә, пирамидага кереп кушылды һәм фанатларын да үзенең артыннан чакыра башлады», — диде ул. Вилдан исә: «Мин ирекле кеше», — дип җавап бирде.

«Барс-Медиа» ширкәте җитәкчесе Динә Гәрәева артистларның иҗатны читкә куеп, башка нәрсәләр белән шөгыльләнүләренә борчылуын язды. Аңа берничә артист теләктәшлек белдерде: «Минем фикеремчә, артистларның әлеге төр пирамидалар белән шөгыльләнергә хаклары юк. Бу Мәдәният министрлыгы тарафыннан күзәтелергә тиеш», — дип кушылды ТРның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова.

Җырчы Рифат Зарипов: «Просто сезнең NL да эшләгәнегезгә ачу килә минем», — дип шаяртты Азат Фазлыевны.

Тамашачылар җырчыларның әлеге өлкәдә эшләвен ошатмый, ә Винера Ганиева бу бизнесны яклап чыкты. Гөлназ Асаева челтәрле бизнес турында: «Сез безне сөйләгәндә, без акча эшлибез», — дип әйтте.

Ә менә Лилия Гыйматдиновага челтәрле бизнестан китәргә туры килгән. Гүзәл Баһ ул бизнеста бөтен кеше дә эшли алмый, анда эшләр өчен тумыштан әрсез «торгаш» булырга кирәк. «Сетевик» булып бөтен кеше дә тумый, бу — авыр хезмәт», — дип белдерде.

Элвин Грей һәм Вилли: «Асаевага көнләшкәнме?»

Элвин Грей белән Вилли арасындагы мөнәсәбәтләр дә күпләрне аптырашта калдырды. Элвин Грей Вилдан Шәмсетдиновка җырларын башкаруны тыйды, проекттан куу турында белдерде һәм Вилли проектының төгәлләнүен әйтте. Тамашачылар Вилдан Шәмсетдиновның күптән түгел генә Гөлназ Асаева белән никахлашуына, ә аңа кадәр Элвин Грей белән очраша дигән имеш-мимешләренә ишарә итеп, «Асаевага көнләшкәнме?» — дип шикләнде. Бу хәлгә Гөлназ Асаева: «Этләр белән эт буласыбыз килми», — дип җавап бирде.

Әбри Хәбриев һәм татар теле

Әбри Хәбриевнең Интертатка интервьюсында татар теле турында әйткән сүзләрен җәмәгатьчелек татар теленнән көлү итеп кабул итте.

«Рус эстрадасында „игра слов“ дигән күренеш бар. Рус теле — ул бай тел. Ә безнең татар теле, матур тел булса да, сай. Филология белгечләре сүгәр инде, әмма сәхнәдә эшләгән кеше буларак әйтәм: безнең телебез сай. Рус телендә мәхәббәт аңлатуның да йөзләгән төре бар, ә бездә нәрсә?!» — дигән иде Әбри Хәбриев.

Әбри Хәбриевне татар телен белмәүдә гаепләделәр. «Телебез бай, син үзең сай», — дип яздылар аңа. Әбри Хәбриев, моңа җавап итеп Интертатны «сары матбугат» дип атады, судка бирәм дип янады.

Урта бармагын күрсәтүче Ришат Фазлыйәхмәтовка Тямаев башкасын да күрсәтергә кушты

Ришат Фазлыйәхмәтов урта бармак күрсәткән фотосын куйды һәм янына: «Кемгә адресланганын беләләр», — дип язды. Инстачыларга шаулашырга сәбәп булды. Җырчының кайбер виртуаль дуслары аны исерек, икенчеләре шулкадәр үзәгенә үткәннәр дип уйлый бирде. Иң беренчеләрдән булып Фирдүс Тямаев комментарий калдырды: «Ооо, шәп булган бу! Күрсәткән-күрсәткән, к…не дә ачып күрсәт».

«Авыр чаклар бик күп була, түзәргә кирәк, бала», — дип киңәш бирде артистка тамашачы. Ул фото озак тормады, Ришатның лентасыннан юкка чыкты.

Сөмбел Заһидуллинаны әтисе кыйнаганмы?

Җәйнең ямьле көннәрендә Сөмбел Заһидуллина дигән яшь җырчы күз яшьләре түгеп, ярсый-ярсый «мине әтием кыйнады», дигән видео яздырып кертте. Халык бертавыштан «аһ» итте. Берәүләр Сөмбелне яклап чыкса, икенчеләре исә пиарга барган дип гаеп такты: «Психушкадан качкан адәм актыгына охшаган», «оятсыз».

Соңыннан Сөмбел «Интертат» аша мөрәҗәгате белән чыкты: «Ул видеоны кызган чакта төшердем. Әти белән мөнәсәбәтләребез яхшырды. Чәйнәдегез, рәхәтләнедегез. Кешенең язмышыннан көлү ансат. Ә менә мин ялгыштым һәм моңа үкенәм. Бәхетле булыгыз!» — диде кыз, гафу үтенеп.

Әйткән сүз — аткан ук, кире алып булмый. Буласы булган. Сөмбел үз гаиләсендә тынычлык тапкандыр дип ышанып калабыз.

«Мин бер белмәгән артистларга да атказанган исемен биргәннәр»

Дәрәҗәле исемнәр бирелү халык арасында протест уятты. Мәсәлән, Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның укучысы Илнар Мирановка «атказанган» исемен бирүгә халык дәррәү кубып Винера ханымның Инстаграм битенә тәнкыйтьләү сүзләре яза башлады. Ахыр чиктә артист комментарийларны яшерде. Халыктан: «Балакаем, синең нинди хезмәтеңне кем бәяләде икән, кайда күренгәнең бар соң? Винера апаң бәяләгән бит инде, булган, заллар тутырып тамашачылар җыйганың бармы? Ун ел булса да менә алар зурласын, шунда булыр иде кешечә», «Мин бер белмәгән артистларга да атказанган исемен биргәннәр», — дип комментлар сибелде.

Татарстанның атказанган артисты исеме режиссер, сценарийлар авторы, Илсур Мортазаның хатыны — Мәүлидә Мортазинага да бирелде. Тамашачыда шул ук: «Кем соң ул?», «Ни өчен аңа бирелде, кайда эшли ул?» — дигән сораулар туды. Мәүлидә ханымны билгеле бер даирә генә белә булып чыкты. «Нинди акылсыз кешеләр бар бу дөньяда. Мәүлидә ханымны белмәгән кешеләр бик сирәктер инде ул. Уңышлар сезгә, Мәүлидә ханым, Сез моңа лаек», — дип тә яздылар.

Мәдәният министры Ирада Әюпова җырчыларга мактаулы исем бирүгә аңлатма бирде. «Мактаулы исем — дәүләтнең артистларны бүләкли ала торган мөмкинлеге», - диде ул, атказанмаганнарга да атказанган исемен бирүне аңлатып.

Тагын бер дәрәҗәле исем. Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновка 18 февральдә Чистай районының мактаулы гражданины исемен биргәннәр. Чистай халкы гаҗәпкә калган. Чистай депутатларының Салават Фәтхетдиновка районның мактаулы гражданины исемен бирүе турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә зур гауга чыгарды. «Типик Чистай» төркемендә бу яңалык турындагы пост астына халык: «Ул шәһәр өчен нәрсә эшләде? Бернәрсә дә эшләмәде», «Тракторчыга бирсәләр, яхшырак булыр иде», «Шул кеше булдымы Чистайның гражданины?», «Мин бу карарга каршы», — дип язып калдырды.

Җырчының үзеннән сорагач: «Авырыйм әле, юк белән башны катырма. Пока», — дип кенә котылды Салават Фәтхетдинов.

Рифат Фәттаховның, бәйге уздыру сылтавы белән, авторлык хокукларына ия булуы

Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды 2019 елның 15 октябрендә «Яңа татар җыры» бәйгесен башлап җибәрде. Ул эстраданы үстерү дигән шигарь астында уза. Бәйгенең тагын бер максаты ачыкланды — Ваһапов фондына иң яхшы җырларны җыеп алу. Җиңүчеләрнең авторлык хокуклары Рифат Фәттахов оештырган Ваһапов фондына бирелә.

Композитор Зөфәр Хәйретдинов Рифат Фәттаховны гаепләп чыкты. Моңа кадәр бер бәйгедә дә мондый хәл күзәтелмәгәнен әйтте. Финансларның Президент тарафыннан үткәрелүен әйтте, димәк, Фәттахов дәүләт акчасына шәхси фондына җырлар туплый булып чыга.

Рифат Фәттахов авторлык хокукларын тартып алмавын, ә бәйгедә катнашучыларның үз теләкләре белән үз җырларын бирүен әйтте.

Җырчыларның берләшүе мөмкинме, яки Зәйнәб-депутат

Җырчылар берләшергә мөмкинме? Былтыр Ришат Төхвәтуллин кузгаткан мәсьәлә быел да актуаль кала. Зәйнәб Фәрхетдинова: "Дөреслек өчен көрәшкән депутат була алыр идем. Иҗтимагый эшләрдә дә катнашып, хатын-кызның хокукларын якларга теләр идем. Ниндидер бер эштә катнашып, кемнең хаклы булуын, ә кемнең ялган сөйләвен ачыклар идем", - дип белдерде.

«Әйткән сүз чыпчык түгел!» — Илсөя Бәдретдиновага Зәйнәб Фәрхетдиновадан шелтә эләкте

Илсөя Бәдретдинова үз концертында Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов хакында сөйләгән. Зәйнәб Фәрхетдинова Илсөя Бәдретдинованың сөйләгәнен Инстаграм битенә урнаштырып, җырчыдан аңлату таләп иткән. «Качып карап торган булсаң гына инде, җаныкаем. Безнең грим бүлмәсендә нәрсә күргән идең шулкадәр? Парлыларга, Зөфәр абыең белән Зәйнәб Фәрхетдиновага күп очракта аерым бүлмә бирәләр иде! Минем сине үз янымда бик күргәнем булмады, хәтердә калмаган. Аңлат әле миңа, нинди „юмор“ бу, сеңлем? Концертыңа барырга җай чыкмады», — дип язды Зәйнәб Фәрхетдинова.

«Хөрмәтле Зәйнәб апа, мин сезне бик зурлап сөйлим анда! „Бәләкәй чактан аларга охшарга тырышып үстем, чиксез хөрмәт итәм, дуэтны аларга кызыгып җырлыйм“, — дип. Ә сезгә бер өлешен генә җибәргәннәр, шуңа аңлашылмый. Һич кенә дә начарлап сөйләмәдем», — дип җавап бирде Илсөя Бәдретдинова үзе.

«Әйткән сүз чыпчык түгел!» — дип нокта куйды Зәйнәб Фәрхетдинова.

Ел вакыйгасы: Салават Фәтхетдинов белән Элвин Грей дуслашты!

Салаватның Элвин Грейга: «Болай җырларга ярамый», — дип әйткәне бар. Моңа җавап итеп, Элвин Грей Салават Фәтхетдиновны дуэльгә чакырды — иң зур залга тамашачы чакырырга тәкъдим итте. Бу дуэлендәге шартны үтәп, Элвин Грей «Казан-Арена» залында концерт куйды, Салават моңа җавап бирмәде.

Инде менә Салават Фәтхетдинов Элвин Грей белән дуслашкан дияргә була. Салават Фәтхетдинов Элвин Грей — Радик Юльякшин белән төшкән фото урнаштырган һәм: «Энекәш кунакка кереп чыкты», — дип русча язып куйган. Тамашачылар арасында бу хәлгә шатланганнары да, кайгырышканнары да булды. «Эт белән песи дуслашты», — дип бәяләде халык.

2020 елда кемнәргә уңыш елмайды?

Быел Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов, Чулпан Йосыпова, Индива, Лия Шәмсина һәм Артур Mauzer, «Татар радиосы» ди-джее Айгөл Нәҗипова, алып баручы Йолдыз Гыйбадуллина үз парларын тапты.

Җырчылардан Ландыш Нигъмәтҗанова, Миләүшә Сафина, Оливер Мукенди, Мөнир Рахмаев, Диләрә Илалетдинова, Мурат Гайсин, Айдар Әгъләмов, «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов, «Мунча ташы» эстрада театры артисты Илгиз Гыйльфанов, «Татарстан» телерадиокомпаниясе алып баручысы Идел Кыямов, Камал театры актеры Эмиль Талипов, блогер Татар-малай (Ринат Галиәхмәтов), блогер Рәзил Борчак әти-әни булу бәхетенә иреште.

Гөлназ Сәфәрова балалар өчен үзенең телевидение мәктәбе, Ришат Төхвәтуллин сәләтле балалар өчен музыкаль продюсерлык үзәге ачылуы белән, ә Гүзәл Уразова үзенең вокал мәктәбе булдырылачак дип сөендерде.

Яңа 2021 елны артистлар да зарыгып көтә. «2020 ел авыр булды, 2021 ел безгә бары тик яхшы хәбәрләр, сәламәтлек, тыныч тормыш алып килсен иде!» — диде җырчы Гөлсирин Абдуллина. Амин!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100