Марат Гәрәев: «Барс Медиа» татар медиа төркеме инде юкка чыкты дип әйтергә була
«Барс Медиа» татар медиа төркеменең 21 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе «Татар-информ»га ширкәттәге вәзгыять турында сөйләде.
«Барс Медиа» татар медиа төркеменең 21 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе булып эшләгән Марат Гәрәев 2018 елның августында үз теләге белән вазифасыннан китте. Шул елны аның кызы Динә Гәрәева билгеләнде. Быел Марат Гәрәев ширкәттән бөтенләйгә китеп барды. Моның сәбәбен ул акционерлар — шул исәптән бертуган абыйсы Камил Гәрәев белән килешә алмавы белән аңлатты.
«Татар-информ»га интервьюсында үзе компаниядән киткәннән соң нинди үзгәрешләр булуы хакында сөйләде.
— Марат Мәүлетович, бу компания белән сез 21 ел идарә иттегез. Сез аны юктан бар булган чагыннан алып, хәзергә кадәр булган җитәкчесе. Хәзер «Барс Медиа» ни хәлдә?
— Бүген бу компания ни хәлдә? Инде бүген үк «Барс Медиа» татар медиа-группасы юк дип ышаныч белән әйтеп була. Идарәче компания, тулы масштаблы продюсерлык компаниясе сыйфатында инде ул юк.
— Кайчаннан бирле?
Менә бүгенге көнгә. Бүген бу компаниянең соңгы терәк-таянычын юкка чыгаралар — продюсерлык компаниясен җитәкләгән Гөлнара Абаева да аннан китә, гариза язган.
«Барс Медиа» — медиа-компания. Аның төп бурычы — контент булдыру. Контент — ул яңа проектлар, яңа чаралар, яңа башкаручылар. Димәк, Татарстан өчен әһәмиятле компаниянең шушы бүлекчәсе ябыла.
— Ә ни сәбәпле шулай килеп чыкты? Бу хәлгә килеп җитү ничек башланды?
— Бу күптәннән, акционерлар белән каршылык башлангач, килеп чыкты, 2-3 ел элек. Алар компания үсешен бер төрле, ә мин башкача күрә идем. Шуңа күрә соңгы 2-3 елда мин: «Китәсем килә. Әйдәгез бер җитәкче кеше табыйк һәм әкренләп-әкренләп эшләрне аңа тапшырам да, китәм» дип әйтә идем. Чөнки акционерлар компаниянең ничек үсәргә тиешлеген күрмиләр, аңламыйлар.
Элек «Барс Медиа» үсештә иде. CD, DVD аша табыш алып була иде. Бу чор узды. Барысы да Интернетта. Шуңа күрә башка бурычларны хәл итәргә кирәк. Дәүләт белән бергә эшли белергә, проектларны үстерергә кирәк. Уртак тел табып булмады, шуңа мин киттем.
Бүген татар медиа-группасы инде юк. Һәм бу факт. Без — бөтен җитәкчеләр, бөтен кадрлар китте. Компаниянең нигезен тәшкил иткән компания юк. «Барс Медиа» төрле кулларда.
«Без бу бизнеста абый белән идек»
— Ни өчен акционерлар арасында шундый бәхәс килеп чыкты? Акционерлар башта бу процесска кысылмаганнар, ә соңыннан кысыла башладылармы?
— Без бу бизнеста абый белән идек бит. Абый компаниянең үсешен башкачарак күрә, ул башка акционерның фикердәше, ул шуның белән берләште. Абый үзем дә булдырам ди. Ул мине стратегияне дөрес алып бармый дип уйлый.
Чынлыкта мин аларда бернинди дә стратегия күрмим.
— Ничек шулай булды соң бу?
Мәсәлән, бер мисал. Кешеләр вакыт үтү белән нәрсәгәдер күнегә. Мәсәлән, бу шкаф. Ул монда мәңге тора, матур һәрвакыт эшли кебек. Ә эчке ягыннан ул ничек — кеше аны белмәскә мөмкин. Бәлки ул җимерелергә торадыр? Бәлки аны алыштырырга кирәктер? Хәтта Рим империясе дә җимерелә. Һәрбер җитәкче дөньяның шул килеш барачагына күнегә, оча, оча да, мәтәлеп төшә.
«Барс Медиа» какшамас, нык конвейер кебек. Эшли дә, эшли. Кешеләрне алмаштырсаң да шулай барыр кебек. Теләсә кемне куйсаң да, ул барыр кебек. Әмма ул алай түгел. Замана үзгәрә, инвестицияләргә кирәк, башка юнәлешләрне ачарга, дәүләт белән программалар кабул итәргә. Бердәм структура булдырырга, дәүләт белән килешергә кирәк.
«Татар радио»сына ябылу куркынычы яный»
— Акционерлар бәлки башка берәр нәрсә оештырыр?
— Нидер оештыралар дигән омтылыш та күрмим. Нәрсәдер булдырырга теләгән кешеләр мөгаен коллективны саклап каладыр, профессионалларны чакырадыр. Кешеләрдән башка берни дә эшләп булмый бит.
Хәзер аннан бөтен иске гвардия китте. Инде «Барс-рекордс»ны эшләми, юк дияргә була. 20 ел дәвамында бөтенконтентка — тавыш, җырлар, музыкага хокуклар шунда иде, ул ябыла.
Сез оештыручы бит, Сезнең рөхсәтегездән башка ул юкка чыга аламы?
Мин бу эштә катнашырга теләмим. Алар нормаль эшләсә, сүз дә әйтмәс идем, әмма мин күрәм — алай булмаячак. Компания җимерелә һәм ул тулысынча юкка чыгачак. Һәм шуннан соң «Татар радиосы», ТМТВ банкротка әйләнәчәк. Һәм бу татар телле радио ешлыгының лицензиясен — «Татар радиосы»н югалтуга китерәчәк. Чөнки радио һәм телевидение бик аз керемле, рентабель булмаган бизнес юнәлешләре.
Иң мөһиме, лицензиясе булган татарча радио юкка чыга. Лицензияне болай гына алу мөмкин түгел. Әгәр ул банкротка әйләнә икән, белмим инде…
«Павел Волонихинның директор итеп билгеләнүе законсыз булды»
— «Барс Медиа»га Павел Волонихин директор итеп билгеләнде. Сез моңа ничек карыйсыз?
— Команиядә өч акционер бар. Мин, Камил Гәрәев, Баһаветдинов. Берсендә дә контроль акция юк. Яңа директорны билгеләгәндә акционерларга хәбәр ителергә тиеш иде. Билгеләү законлы, юридик булмады.
Кеше эш урынында юридик теркәлгән, аның вәкаләтләре булырга тиеш. Ә Павелның вазифасы бары тик сүзләрдә генә иде. Акционер булсам да, миңа бу хакта белдермәделәр.
Ә үзе моны ничек аңлатты?
«Миннән сорадылар, мин монда булырга тиеш», — ди.
Павелны анда кую дөрес түгел. Чөнки өлкәдә үз мәнфәгате булган кешене куярга ярамый. Волонихин Айдар Галимовның директоры, ул Башкортстанда концертлар оештыра. Без дә анда концертлар оештырабыз. Ул безнең конкурент. Конкурентны компаниягә утырттылар.
Без концертларны үзебез оештырабыз. Ә Волонихин администратор. Ул программаны оештырмый. Заллар белән килешә, белдерү элә, ул үзенә тиешле процентларны ала. Ул артистларга яхшы булырга тырыша, чөнки аңа алар «тегендә»дә кирәк булачак.
«Динә Гәрәева, күрәсең, компанияне саклап калырга тели»
— Сез «Татар җыры»на ник килмәдегез? Сезне командировкада диделәр.
— Ә мине анда чакыручы булдымы соң?
— Булмадымыни?
-…
— Ә Динә Гәрәева килгән иде.
— Димәк, аны чакырганнар. Мин аңа анда барырга рөхсәт бирдем.
— Һәм анда сезнең кызыгыз Динә Гәрәева кабат директор булып кире кайтты.
— Бу аның теләге. Димәк, анда аңа ошый.
— Батып барган корабны коткарыргамы?
— Белмим. Бәлки батуын караргадыр.
— Сез аның белән бу хакта сөйләштегезме?
— Әйе.
— Ул сезнең сүзне тыңламадымыни?
— Аңа 35 яшь, ул үзе өчен үзе җавап бирә. Мин аңа үземнең шикләремне җиткердем, әмма аның карашы үзгә. Күрәсең, ул компанияне саклап калырга тели. Нишлисең, ул инде күптән бала түгел, кешенең үз карашын тормышка ашырырга хакы бар. Ул үз юлы белән бара.
Аның билгеләнүен мин матбугаттан укып белдем. Акционерлар җыелышы булмады, нинди шартларда билгеләнәчәген һәм нинди бурычлар куелачагын, аның нинди программа башкарачагын уртага салып сөйләшмәделәр.
— Акционерлар белән аралашасызмы?
— Юк, аралашмыйбыз.
— Абыегыз белән исәнләшәсезме?
— Исәнләшәбез. Әмма эш буенча сөйләшмибез. Менә күптән түгел әнинең биш еллыгы иде, күрештек.
— Сез бу компанияне булдырган кеше, хәзер шушы хәленә карап, күңелдә нинди хисләр туа?
— Без бит инде коммерсантлар. Тиздән 60 яшь тула, үпкәләп йөрер чак түгел.
«Барс Медиа»ны саклап калып буламы?
«Барс Медиа» дәүләт ярдәменнән башка татарча контентлы бердәнбер коммерцияле татар структурасы иде. Аңлашыла инде, рентабельлеге зур түгел иде. Әмма ул акча эшләде, үз-үзен аклады, контент булдырды. 20 ел эчендә зур хезмәт күрсәтте.
— Сезнең фаразларыгыз ничек — ТМТВ күпме эшләячәк?
— Быелның азагына кадәр.
— Ябылачак әйеме? Ә «Татар-радиосы»?
— Иң озак дигәне дә максимум ике ел.
Татар радиосын, ТМТВны коткарып калып буламы?
Була.
Ә «Барс»ны?
Мин бу составта күрмим. Әгәр республика җитәкчелеге акционерлар белән берәр нәрсә эшләсә, аны дөрес юлга кертеп җибәрсә, бәлки коткарып булыр. Болай — белмим.
— Сез татар медиа төркемен саклап калу өчен нәрсә эшләргә җыенасыз?
— Бу проблеманы бүлеп карарга кирәк. Бу индустрияне коткару һәм алга таба үстерү өчен дәүләт белән бергә эшләргә тәкъдим итәм.
Тел максималь дәрәҗәдә кайда кулланыла? Җырда. Концертлар, радио һәм телевидение. Җыр беренче. Шуның аркасында телгә ихтыяҗ бар. Җыр ул - татар теленең двигателе.
Әйе, аның сыйфаты буенча сораулар бар. Әмма, тел җырга тотынып тора, җыр телнең нигезе. Милләтне мәдәният билгели. Мәдәният булмаган җирдә көтү барлыкка килә. Шушы рәвешчә булса да, мәдәниятне сакларга кирәк. Дәүләт моңа битараф булырга тиеш түгел.
Рөстәм Нургалиевич соңгы 3-4 елда эстрада өчен бик борчыла. Нәрсәдер эшләргә тели. Хәтта безнең компаниягә дә килде. Без аңа үз программабызны тәкъдим иткән идек. Дәүләт белән хезмәттәшлек буенча ниндидер программа тормышка ашырыла да башлаган иде.
Дәүләт теләсә, бу структураны саклап кала ала.
Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов бездә 2016 елда булды. «Сайра» проектын хуплады һәм акча бүлеп бирде. Ә әлегә кадәр берни эшләнмәгән. Компания бу акчаларны эшләтә алмый.
— Сезнең команда, студия, бина бар. Барысын да нольдән башлау теләге юкмы?
— Без бу хакта уйлыйбыз.