Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Артистлар котырды...» Укучылар челтәрле маркетингтагы җырчыларны тәнкыйтьли

Татар эстрадасы җырчыларының күбесе челтәрле маркетингта эшли. Бәхәсләр, сөйләшүләр дәвам итә... Тамашачылар җырчыларның әлеге өлкәдә эшләвен ошатмый, ә Винера Ганиева бу бизнесны яклап чыкты.

news_top_970_100
«Артистлар котырды...» Укучылар челтәрле маркетингтагы җырчыларны тәнкыйтьли

Исемлеккә кемнәр өстәлгән?

«Интертат»та җырчыларның челтәрле бизнес белән шөгыльләнүе турында язма чыккан иде.

«Кемдер төшеп калган булса, языгыз, өстәп куярбыз», — дигән идек. Укучылар Гүзәл Идрисова, Рината Тей, Гүзәлия, Лилия Биктимероваларны өстәргә тәкъдим итә.

Укучылар ни яза?

«Интертат»та челтәр бизнес турында язма чыккач, укучылар төрле фикерләр калдырды. Шуларның кайберләрен язабыз.

«Шул артистларга ышанып, бөтенесе „сетевой“га бара, әйбер ала. Артистлар котырды. Ул коктейльләрне эчеп, кисталар үсә башлагач, кем җавап бирер соң?» — дип язган укучыбыз Айгөл Мөхәмәтшина.

«Аларның ул продукцияләренең файдасы булса, ярар иде, кешене алдыйлар. Алып кулланган бар, бер тиенлек тә түгел», — дип язган Гөлнур Нуретдинова.

«Ул челтәрле маркетинг нәрсә хисабына яши соң? Кешеләрнең башын аңгырайта торган реклама хисабынамы?» — дип сорый Илсөяр Газизова.

«Ник сез җырчыларның тырышып-тырмашып акча эшләп көн күрә белүләренә тискәре карыйсыз? Молодцы, булдыралар! Мәскәү артистларының да һәрберсенең үз бизнесы бар. Ә без татарларда моны көнләшү дип аңлыйм мин. Сәнгать кешесе башка җирдән акча эшләмәсен дип, башына сугып торасыз шикелле. Алар бит урламыйлар, кеше таламыйлар. Эшләп ашыйлар, эшләп көн күрәләр. Үзләрен төрле яклап сынасыннар. Комачауламагыз!» — дип артистларны яклаучылар да бар.

«Лилиана Ирназарованың челтәрле бизнеста эшли башлаганына бер генә ай, 300 мең хезмәт хакы алуын язган», — дигән Эльза Әхмәтова исемле укучыбыз.

Сөмбел Билалова: «Һәркемнең акча эшләргә хакы бар»

Укучылар Сөмбел Билалованы да өстәргә тәкъдим иткән иде. Әмма җырчы хәзерге вакытта үзенең челтәрле бизнеста булмавын әйтте.

«Мин челтәрле бизнеста эшләргә теләгән идем, хәтта эшләп карадым да. Әмма хәзер теләмим. Килеп чыкмый да түгел, ләкин теләмим. Кемдер булдыра икән, сокланам. Алар бит җинаять кылмый, беркемне дә мәҗбүр итми. Бу бит бер дә җиңел эш түгел. Кемдер булдыра, ә кемдер юк. Һәркемнең акча эшләргә хакы бар. Иң мөһиме — җинаять юлы белән түгел.

Үзем шул челтәр маркетинг продукциясен кулланам. Әгәр кулланмасам, мин аны башкаларга тәкъдим итә алмаган булыр идем. Әлегә төгәл шушы эш белән генә шөгыльләнә алмыйм», — дип сөйләде Сөмбел.

Гүзәл Идрисова: «Салфетка сатуны матур эш түгел дип табам»

«Беренчедән, ул бизнеста бөтен кеше дә эшли алмый. Анда эшләр өчен тумыштан әрсез «торгаш» булырга кирәк. Шулай ук продукцияне үзең кулланып карамасаң, аны кешегә сатып булмый. Сатучы үз продукциясенең яхшы булуына 100 процентка ышанырга тиеш.

Мин бер челтәрле бизнесның продукциясен кулланам. Үзем өчен, туганнарыма-дусларыма алам, әмма хезмәт хакы өчен эшләмим. Эшләп, нәтиҗәгә ирешер өчен вакытыңны сарыф итәргә кирәк. Мин өч бала белән моны эшли алмыйм, шөгыльләнәсем дә килми. Продукты әйбәт аның, әмма салфетка сатуны матур эш түгел дип табам.

Башка бизнес белән шөгыльләнәм, анысын кулайрак күрәм, чөнки аның продукциясе сәламәтлекне яхшыртуга юнәлтелгән. Шулай да бирелеп эшлим дип әйтә алмыйм, вакытым җитми. Продукция турында, аның файдасын танышларыма сөйлим. «Сетевик» булып бөтен кеше дә тумый, бу — авыр хезмәт.

Хезмәт хакы дип эшләмим. Әз-мәз кешбэгы килеп тора. Ә даруханәләрдән кешбэк кайтмый.

Әле негатив белән дә көрәшә белергә кирәк. Безнең халык бик әшәке. «Сатучыга әйләндегезмени?», «Җырлап кына йөрегез», — дип язучылар күп» — дип сөйләде Гүзәл ханым.

Илфар Кәримов: «Челтәрле бизнеска кердем дә тиз генә баедым дигән сүз түгел»

«Минемчә, әгәр аларның эшлиселәре килә, бу аларга өстәмә акча алу мөмкинлеге бирә икән, начар түгел. Әле бит иҗатка да яхшы тәэсир итү мөмкинлеге бар: җырны сатып алу, яздыру шулай ук акча таләп итә. Бәлки җырчылар шушы эшләгән акчаларын нәкъ менә иҗатларын үстерүгә тотарлар.Челтәрле бизнеска кердем дә тиз генә баедым дигән сүз түгел бит. Аның эше шактый дип уйлыйм мин. Мәсәлән, минем үземә ул бирелмәгән, шуңа күрә аның белән кызыксынмыйм да. Югыйсә, үземне заманында бик чакырдылар, ләкин бу эш минеке түгел. Беренче чиратта, оста сатучы да булырга кирәк, шуңа күрә мин андый әйберләрдән баш тартам», — дип сөйләде «Болгар радиосы» баш мөхәррире Илфар Кәримов.

Винера Ганиева: «Монда бәхәс булырга тиеш түгел. Һәр кешенең үз ихтыяҗы»

«Бөтен дөньяда челтәрле маркетинг үзенең урынын алып тора, бөтен дөнья шушы бизнес белән шөгыльләнә. Җырчыларга килгәндә, гаилә бюджетына хезмәт хакы өстәү - начар әйбер түгел. Мин үзем дә продукцияләрне кулланам, сатып алам. Товарлары яхшы, нишләп кулланмаска?! Күпләрнең аның белән шөгыльләнүләренең сәбәбе — гаилә бюджетын тулыландыру.

Монда бәхәс булырга тиеш түгел. Һәр кешенең үз ихтыяҗы. Вакыт бар икән, булдыра икән, нишләп эшләмәскә?! Бу пандемия вакытында артистлар эшсез утырды, шуңа күбрәк үз көчләрен шушы өлкәгә юнәлдергәннәрдер. Ишетеп беләм, яхшы хезмәт хаклары алганнар. Мин алар өчен сөенәм генә.

Мин үзем дә бу өлкәдә эшләп карадым. Әмма, вакыт җитмәү сәбәпле, эшемне башкаларга тапшырдым. Хәзер мин маркетинг белән шөгыльләнмим», — дип сөйләде Татарстанның халык артисты Винера Ганиева.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100