Зәйнәб Фәрхетдинова: «Дөреслек өчен көрәшүче депутат була алыр идем»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән әңгәмәне сезгә тәкъдим итәбез.

«Язмыш үзе юлны буташтырды»

Җәйгә планнарыгыз булгандыр, Зәйнәб апа? Бу вирус барлыкка килгәч, алар юкка чыктымы?

Алай зур планнарыбыз юк иде. Быел Казанда булырга планлаштырган идек. Шулай ук Азнакайда әле һаман да сакланган әти-әни нигезенә кайтабыз. Әти-әни үзләре исән түгел. Әмма анда кайткач, күңелем белән ял итәм.

Әйтик, соңгы ике атна эчендә нәрсәләр белән шөгыльләндегез?

Яздырасы клибым бар иде. Шул эшләр белән йөрдек. Җәй көне матур бит, клип төшерер өчен менә дигән һава торышы, табигать. Видеороликлар да төшердек. Һәм, әлбәттә, җиләккә дә бармыйча калмадык. Инде китәбез дигәндә генә: «Әйдәгез күңел булсын өчен җиләк җыйыйк», — дидем.

Җиләкне нишләтәсез? Варенье кайнатасызмы?

Хәзер варенье ябу гадәтем юк, чөнки аны беркем ашамый. Улларым вареньены, гомумән, капмый да диярлек. Бу сүз минем улларым турында гына түгел. Танышларым белән аралашканда: «Сезнекеләр варенье ашыймы?» — дип сорыйм. Алар миңа: «Аны ясап та торасы юк, ашамыйлар», — ди. Суыткычка куеп, катырасың. Кирәк чакта соңыннан алып ашыйсың.

Улларыгызга хәзер ничә яшь?

Булатка 26 яшь, Фоатка 20 тулды.

Булатка белем бирә алдыгызмы, ничек уйлыйсыз?

Булатның белеме бар, әмма мин аңа үзем белем бирә алмадым. Гастрольләр белән шушы мәсьәләне үти алмадым. Ярый инде, укымадылар, егетләр бит алар. Улым Булат: «Мин мәктәп белемен сезнең гастрольләрегездә алдым инде», — дия иде.

Бу сезнең ана буларак җитешсезлегегезме?

Мин бу хакта уйламыйм, диясең киләме? Ана кеше баланы үзе яныннан җибәрмичә тәрбияләргә, укытырга тиеш. Бу — хатын-кызның иң зур бурычы. Әмма мин балаларымны интернатларга бирмәдем. Аларны без ышанычлы кешеләргә калдырдык. Әниләргә-әбиләргә илтеп атмадык. Ир-ат үзенә кирәген яши-яши ала ул.

Булат җырлаштыргалый. Сез, профессиональ җырчы буларак, аның җырлавы турында ни әйтә аласыз?

Өйрәнер әле. Профессиональлеккә эшли-эшли, өйрәнә-өйрәнә киләсең. Безнең аның белән иҗат өлкәсендә бәхәсләребез бар. Мин үземчә аны өйрәтергә тырышам, әмма соңыннан озаграк тыңлап торам да матур булып чыкканын аңлыйм. Иң мөһиме — ул музыкаль, көйне ишетә белә. Мин үз җырларымны да аның студиясендә яздырам. Җырны яздырган вакытта улым: «Тукта, әни, син менә бу җирдә ашыктың бугай. Менә болайрак җырла», — дип, мине төзәтеп, үз киңәшен бирә.

Гастрольләрдә Булат белән бәйле берәр хәлне сөйләгезче.

Районнар буенча гастрольләргә чыгып киттек бер. Булатка дип базардан чалбар алган идем. Шунда без баш иябез, ә халык көлә. Зөфәр: «Карале, малаең нишләп тора», — ди миңа. Карасам, ыштанының төбе ертылган икән. Улым безгә шуны күрсәтергә тели, ә тамашачы күрер дип бер дә уйламый. Кызык хәлләр күп иде, хәзер дә искә алабыз. Анда Булатка 4-5 яшь булгандыр.

Нигә җырчы булдым икән дип үкенеп утырган чаклар булмыймы?

Андый вакытлар булгалый. Мин бит медицина өлкәсендә эшләячәкмен дип килгән идем. Язмыш үзе юлны буташтырды. Аттестатта мөһер ике тапкыр сугылган иде. «Дөресләп, кире китер», — диделәр. Соңыннан инде башка бармадым. Хәзерге акылым белән бик теләп медицина хезмәткәренә укыр идем. Әмма бүген инде ул елларга кире кайтып булмый.

Бер җыр бәясе күпмегә төшә ул, Зәйнәб апа? Ротация кыйммәтме?

Аларны әйтеп торсаң… Әйтмим инде, хәзер тагын барысы да икеләтә артты, кыйммәт. Авторлар да җырларын сата. Заманасы шул бит аның, алырга кирәк була. Ошый икән, акчаңны кызганмыйча, аласың инде. Кайчак юк-бар әйберне дә тәкъдим итәләр. Сайлый белү кирәк. Бүгенге көн таләпләренә туры килмәгән җырларны алып тормыйсың инде.

Сезне яратмаучылар, эстрадада юлыгызга киртә булып ятучылар бармы?

Бар, әлбәттә. Сәхнәдә дә мине яратмаучылар бар, яшьрәк чакта каршы килүчеләр дә булды. Онытыла ул. Хәтта теләсә нәрсә сөйләгән кешегә дә мин бервакытта да начарлык кылмадым. Күңелем андый түгел, аңлыйсыңмы? Онытам, чын. «Менә ул шулай дип әйткән иде», — дип, Зөфәр исемә төшерә ала. Аның хәтере яхшы. Бар нәрсәне исәпләп эшләүче кешеләр бар, ә менә миңа ул бирелмәгән. Теге, үз ыштанымны да Зөфәр тота. Мин үзем бик гади. Кайбер кешенең икейөзлелеген күреп бетерә алмыйм.

Татар музыкаль каналларын караганда: «Бу да булдымы җырчы», — дигәнегез булдымы?

Төрле тамашачы бар. Аларга җырлар тәкъдим ителә. Үзешчәннәр дә, профессионаллар да бар. Тыңлаучысы булгач, кеше: «Мин җырчы», — дип, үз җырларын тәкъдим итә. Бигрәк тә түләүле булгач, акча биреп, радио, телевидениеләрдә җырын яңгырата. Бу - гаеп түгел! Кешенең зәвыгы төрле, шуны онытмыйк. Кешенең күңеле җырлый, үз эшен күрсәтәсе килә икән, җырласын. Минем, гомумән, кешегә кискен генә: «Булмый бу синнән», — дип әйткәнем юк. Кешенең күңеле түрендә яткан теләген ачарга ярдәм итәргә кирәк. Бу сүзләрне мин тәрбияче, педагог һәм әни күзлегеннән карап әйтәм. Кешегә ярдәм итәргә тырышырга кирәк.

«Яшьләр арасында халык көйләрен иске яңгырашта тыңлый алмаучылар бар»

Гастрольләр сагындырдымы? Хәзер пандемия булгач, йөреп булмагандыр.

Гомер буе йөргәч, тамашачылар белән очрашасы килә. Ул да бит синнән көтә, җырлаудан туктавыңны теләми.

«Ишетсәгез, килегез. Гомер буе җырлап йөреп булмас», — дигән идегез берсендә. Ачыклык кертегезче.

Гел җырлап булмас. «Соңыннан барырмын әле», — дип хәзер эшләнә алынган эшне күчерергә кирәкми. Кем белә бит?! Әле танылып киткән еллардагы кебек гел гастрольләрдә йөри алмыйм. Әллә кая еракларга да китеп булмас. Тавыш булгач, җырларга кирәк. Һәм, әлбәттә, теләк булырга тиеш. Шулай ук стимул, шушы стимулны сиңа биреп торучы кирәк.

Концерттан соң арыйсызмы? Сәламәтлек тә кирәк бит.

Хәлем бетә дип әйтә алмыйм. Һәр эштә әзерлек кирәк. Синең эшеңдә дә, мәсәлән. Яңалыкны һәрвакыт яңартып торасың. Артта калмыйча, гел актуаль булырга кирәк. Менә шулай итеп әзерләнеп эшләсәң, бар да яхшы була. Сәламәтлек, әлбәттә, кирәк. Мин аны һәрвакыт кайгыртып торам. Соңгы җиде елда сәламәт яшәү рәвешен алып барам. Дөресен әйтим, сәламәт булмаган яшәү рәвешен дә алып барган чаклар булды. Мәсәлән, концертлардан соң үткәрелгән банкетлар, бәйрәмнәрдә шампан шәрәбе… Болар берсе дә саулыкка файда бирә торган әйберләр түгел. Шуңа күрә хәзер мин, гомумән, спиртлы эчемлекләр торган өстәл янына бармаска тырышам.

Актуаль булу өчен күп кенә җырларыгызны яңарттыгыз, димәк? «Йөрәк сере»н, «Җиләк җыйдым»ны…

Әйе, «Әче, әче»не, «Йөрәк сере»н дә яздырдым. Концерттан соң син кереп әйткән идең бит, ошады дип?! Ничек соң?

Күп очракта җырны яңарту — аны «вату» була. Сезнең җырда исә татар моңы сакланган.

Менә сез бит яшь буын. Халык көйләрен үзгәртергә ярамый. Җыр ничек язылган, шулай калдырырга кирәк. Бу безнең Зөфәр белән уртак фикеребез. Кайберләр җырның көен боза, бу дөрес түгел. Нигә мин яңартырга булдым? Чөнки бер төрле җырлау ардыра. Күңел яңалык тели. Мин үземне чын иҗат кешесе, дим, чөнки мин бер әйбер белән генә тынып кала алмыйм. Һәрвакыт яңалык кертеп җибәрәсе килә. Яшьләр арасында халык көйләрен иске яңгырашта тыңлый алмаучылар бар. Шушы ук «продукт»ны яңача тәкъдим итәргә кирәк.

Зәйнәб апа, депутат була алыр идегезме икән?

Дөреслек өчен көрәшкән депутат була алыр идем. Иҗтимагый эшләрдә дә катнашып, хатын-кызның хокукларын якларга теләр идем. Ниндидер бер эштә катнашып, кемнең хаклы булуын, ә кемнең ялган сөйләвен ачыклар идем.

«Кайнананы кем генә яратып бетерә соң?!»

Сез - ике ул анасы. Таләпчән кайнана булырсыздыр?

Юктыр дип уйлыйм. Иң мөһиме — бер-берсен аңлап яшәсеннәр, юк-барга кычкырышмасыннар. Мин үзем кайнанамны яратам! Әле дә исән, Аллаһка шөкер. Аңа 92 яшь тулды. Аллаһ гомер бирсен!

Әгәр килен сезне яратып бетермәсә?..

Белмим инде… Кайнананы кем генә яратып бетерә соң?!

Сезне Зөфәр абый белән аерылган, диләр… Ник тамашачы шулай сөйли икән?

Бу сүзләр дөрес түгел. Нигә дип, мин бит үзем генә гастрольләргә чыгып киттем, аерым команда тупладым. Зөфәр: «Зәйнәб, мин бүтән эш белән шөгыльләнеп карыйм. Әгәр көчен җитә икән, үзең йөр», — диде. Ул нигәдер икенче юнәлешкә күчәргә теләде, аның башка эш белән шөгыльләнәсе килә. Без аерылмадык, Аллам сакласын.

Без Зөфәр абыйны җырчы буларак кына беләбез. Нинди ир ул?

Зөфәр, беренчедән, миңа стимул бирүче кеше. Әлбәттә, кәефемне бозган чаклары да була инде. Әмма без иҗат кешеләре буларак сәхнәдә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Зөфәр сәләтле, бик музыкаль кеше. Ул профессиональ яктан үз сүзен әйтә белә, мин аны аңлыйм.

Әлбәттә, өйдә сүзгә килүләр, бәхәсләшүләр булмый тормый, ләкин концертта без һәрвакыт бер дулкында. Өйнең - өй, ә сәхнәнең сәхнә булуын онытырга ярамый. Ир буларак, дигәннән, Зөфәр абыең начар кеше түгел. Әгәр кызым булса, аның Зөфәр кебек кешегә кияүгә чыгуын теләр идем. Ул хатын-кызга карата яхшы мөгалләмәдә, үзе әйбәт күңелле, тәрбияле кеше. Мәхәббәт тә булды, без яратышып өйләнештек. Әмма яши торгач, үзара хөрмәт булуы беренче урынга менә. Бу хакта, матурым, мин сиңа берничә елдан соң сөйләрмен әле. Син минем исемә төшерерсең, яме?! Бераз картайгач, тормыш турында сөйләшербез.