Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Гыйматдинова челтәрле бизнестан киткән: «Күп кешеләргә карата күзләрем ачылды»

Җырчы Лилия Гыйматдинова челтәрле бизнестан китү сәбәпләрен әйтте.

news_top_970_100
Лилия Гыйматдинова челтәрле бизнестан киткән: «Күп кешеләргә карата күзләрем ачылды»
Лилия Гыйматлинованың Инстаграм аккаунтыннан

«Сез челтәрле бизнестан киттегезме? Сез нигә Төркиядә түгел? Директка күп сораулар килә. Ачыктан-ачык сорасагыз да ярый. Яшерер нәрсә юк. Җавап бирәм. Минем контракт әле дә актив. Продукция белән кулланам, кулланачакмын да! Тик күпләрегез беләсез, май аенда гаиләмдә күңелсез хәл булды. Игътибарымны эшкә юнәлтә алмадым. Челтәрле бизнес андый зур тәнәфесләрне яратмый.

Минем тормыш девизы: «Ни генә булмасын, барысы да яхшыга». Барысы да әйбәт, булдыра алган вакытыңда дус булу җиңел икән. Авырлыклар килгәч кенә башкаларның сиңа карата булган мөнәсәбәтләрен аңлыйсың. Тормышымның әлеге мизгеле минем өчен күрсәткеч булды һәм күп кешеләргә карата күзләремне ачты. Мин бары нәтиҗәләр ясадым һәм китәргә карар кылдым. Барыгызга да тынычлык һәм мәхәббәт телим!» — дип язган ул Инстаграм битендә.

Инстачылар да җырчыга җылы сүзләрен җиткергәннәр:

«Лилия, әниегезгә нык сәламәтлек телибез, үзегезне саклагыз», «Бер кашык су белән кабып йотарлык», «Бик матур», «Барысы да яхшы булыр».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100