Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Динә Гәрәева артистларның челтәрле бизнеска кереп китүләре хакында язган

«Барс-Медиа» ширкәте җитәкчесе Динә Гәрәеваны артистларның иҗатны читкә куеп, башка нәрсәләр белән шөгыльләнүләре борчый.

news_top_970_100
Динә Гәрәева артистларның челтәрле бизнеска кереп китүләре хакында язган
Динә Гәрәеваның Инстаграм аккаунтыннан

«Хәзерге вакытта татар артистларының челтәрле бизнеска кереп китүләре хакында бик үк күңелле булмаган дискуссияләр алып барыла. Берәүләргә әлеге ситуация бик үк ошап бетмәсә, башкалары яраткан җырчыларын яклый. Чыннан да, милли эстрада өчен авыр вакытларда, һәркем алга таба ничек яшәргә кирәклеген уйлый. Бер төркем артистлар яңа җырлар яздыра, өмет белән яңа гастроль сезонына әзерләнә. Башкалары булдыра алганча акча эшлиләр. Безнең беркемне дә гаепләргә хакыбыз юк. Тик халык яраткан талант ияләренең иҗаттан башка нәрсәләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр булуларын күрү бик авыр… Заманалар…» — дип яза Динә Гәрәева.

Динә Гәрәеваның әлеге фикерен җырчы Элвин Грей смайллар белән яклап чыккан. Алып баручы Айсылу Лерон, җырчы Иркә дә 100%ка килешүләре хакында хәбәр итә.

«Дөрес әйтәсең, Динә! Мин беркемне гаепләмим, әмма үземнең иҗади тормышымны алыштыра алмыйм, теләгем дә юк. Чөнки мин җырларда, сәхнәләрдә генә сулыш алам. Һәркемнең үз сайлау мөмкинлеге бар. Анысы факт. Безгә барыбызга да тотрыклылык, концертлар, мул тормышлы һәм сәламәт тамашачылар телим», — дип үзенең фикерен белдергән җырчы Алинә Шәрипҗанова.

«Минем фикеремчә, артистларның әлеге төр пирамидалар белән шөгыльләнергә хаклары юк. Һәм бу Мәдәният министрлыгы тарафыннан күзәтелергә тиеш», — дип язган ТРның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова.

Күптән түгел челтәрле маркетингка бәйле сәүдәгә килеп кушылган яшь җырчы Рузилә Хәертдинова да Инстаграм битендә әлеге мәсьәләгә карата үз фикерен җиткергән: «Нигәдер соңгы арада барысы да артистларны гаепли. Имеш, барысы да челтәрле бизнеста эшлиләр. Ә сез телевидение белән радиода ротациянең ничә сум торганын беләсезме? Әгәр кесәңдә кимендә миллион булмаса, эстрадада син беркем түгел. Артистлар тик торганнан гына шундый компанияләрдә эшли башладылар, дип уйлыйсызмы? Концертлар, банкетлар булмагач, ротация өчен кем түләр? Әлбәттә, һәркем акча эшләүнең башка вариантларын эзләячәк».

«Ач калсаң, нәрсә генә эшләмәссең. Бер уйлап карасаң, сез хаклы. Татар артистлары хәзер нәрсә белән генә шөгыльләнми. 5-6 ел элек сүнә барган, бетәргә җыенган челтәрле маркетингны шул җырчылар күтәрде инде», «Нигә шул артистларга бәйләндегез? Челтәрле бизнеста һәркем акча эшли ала», — дип язучылар да бар инстачылар арасында.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сейчас в сети разгораются нешуточные дискуссии по поводу участия многих татарских артистов в сетевом бизнесе. Одни негодуют, другие защищают своих любимцев. Действительно, в эти тяжелые для национальной эстрады времена каждый думает о том, как жить дальше. Одни пишут песни, записывают новые синглы, готовятся с надеждой к новому гастрольному сезону. Другие занимаются более приземлёнными делами - зарабатывают. Доступным для них способом. Считаю, что мы не вправе кого-то осуждать. Но печально видеть, что талантливые любимцы публики вынуждены заниматься чем угодно только не творчеством. Заманалар....

Публикация от Dina Garaeva (@dina_garaeva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100