Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Элвин Грейга җавап бирә: «Этләр белән эт буласыбыз килми»

Элвин Грей Гөлназның ире Виллины кешеләрне алдауда гаепләп, төркемнән куылуы турында белдергән иде.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева Элвин Грейга җавап бирә: «Этләр белән эт буласыбыз килми»
https://www.instagram.com/asaeva_official/

Гөлназ Асаева: «Этләр белән эт буласыбыз килми, көчекләре белән бигрәк тә», — дигән пост калдырган һәм ире Вильдан Шәмсетдинов — Вилли белән фото элгән.

Элвин Грей лейблы Вильдан Шәмсетдиновны «пирамидага керүдә» гаепләде һәм репертуарын, псевдонимын тартып алу турында белдерде. Шул сәбәпле, бу язманы Элвин Грейга җавап итеп кабул итәргә була.

Асаеваның кайбер укучылары җырчыны яклаган:

«Эт өрә, кәрван йөри, сезнең Вилли белән кәрваныгыз иң максатчаны һәм бае булсын!»

«И Аллам, шул кадәр кеше бәхете эчләрен тишә кайберәүләрнең. Һәр кешенең үз юлы, яши генә күрсеннәр!»

Әмма Гөлназ Асаевага каршы язучылар да аз түгел.

«Әй, Гөлназ, шундый яратып күзәтәм сезне, әйдәгез, кирәкми. Үз көче белән ниләргә ирешкән кешене көчек белән чагыштырмагыз. Көчек синең янда, син ни әйтсәң, шуны тыңлый торган. Бәлки синең тырышлык белән танылыр, әмма үзе түгел. Сине яратам, син яшь кенә булсаң да, молодец. Акыллы бул, бәбкәм, сүзләр белән ташланма».

«Виллиның үз гаебе бит инде, аңламаслар, әмма һәр кеше үз …тен яклый».

«Кем көчек тә, кем эттер әле».

«Усалсың балам, бисмилла дип яшә».

«Акыллырак бул, начар язсалар, үткәреп җибәр. Син танылган кешеләрнең кызы».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100