Иркәнең концерт директоры Лилия: «Иркәгә машина һәлакәте ясау омтылышлары булды»
Татарстанның атказанган артисты Иркәнең машинасына зыян килү һәм концерты өзелү сәбәпле, әлеге хәлләр белән хокук саклау органнары шөгыльләнә башлаган.
«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең «Хәбәрләр» тапшыруында җырчы Иркә турында сөйләделәр. Искәртеп үтик, кичә Элвин Грей Иркәнең машина тәрәзәсен ватканнар дип язды. Хуҗасыз тартма табылу сәбәпле, Иркәнең концерты да өзелгән иде.
«Бу эзәрләкләүләрнең башланганына ярты ел. Иркәгә машина һәлакәте ясау омтылышлары булды, нәтиҗәдә, ул һәлак булырга яки авыр җәрәхәтләр алырга мөмкин иде», — дип комментарий бирде Иркәнең концерт директоры Лилия Наримановна.
«Ышаныргамы, ышанмаскамы — һәркемнең шәхси эше. Өстәвенә, хәзер бу вакыйгалар белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. Ә безгә эстрадабыз вәкилләренең акылына ышанасы гына кала», — дип тәмамлады сүзен телевидение алып баручысы Булат Шакиев.