Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева җырчы Вилдан Шәмсетдинов белән никах укыткан

Никах фотоларын Гөлназ Асаева үзенең инстаграм битендә урнаштырган.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева җырчы Вилдан Шәмсетдинов белән никах укыткан
Гөлназ Асаеваның инстаграм сәхифәсеннән

Яшь җырчы Гөлназ Асаева Элвин Грей лейблына керүче җырчы егет Вилдан Шәмсетдинов (Вилли) белән никах укыткан. Җырчы үзенең инстаграм сәхифәсендә никах фотосын урнаштырып: «Әйе», — дип язып куйган. Дөрес, Гөлназ интригаларга урын калдырган — фотода кияү егетенең йөзе күренми. Кайбер инстадуслары Гөлназны никах күлмәкләрен рекламалый, дип фаразлаган. 

Кияүнең чыннан да Вилли икәнлеген җырчының вконтакте төркемендәге фотолары раслый. Төркемнең админы, тантанадан фотолар куеп, яшь парны гаилә корулары белән тәбрикләгән. 

Гөлназ Асаева алдагы постларының берсендә тормышында үзгәрешләр булачагы турында әйткән иде. «Сөйлисем килә, тик ярамый - күз тия. Бу яңалыкны сезгә тиздән сөйләрмен дип уйлыйм. Сезгә шок булачак, әйтте диярсез», — дип язды ул инстадусларына. 

Вилли да берничә көн элек костюм сайлавы турында сторис төшергән иде. 

Виртуаль дуслары яшь иҗади гаиләне тормышларындагы иң бәхетле көннәре белән тәбрикләп, бәхет-шатлыкка күмелеп, бер-берсен аңлап һәм хөрмәт итеп яшәүләрен теләгәннәр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100