Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей Вилдан Шәмсетдиновны, пирамидага кереп, халыкны алдауда гаепли

Җырчы Вилдан Шәмсетдиновның «Elvin Grey» музыкаль лейблыннан куып чыгарылуы турында хәбәр иткән идек. Лейбл әлеге вакыйгага аңлатма керткән.

news_top_970_100
Элвин Грей Вилдан Шәмсетдиновны, пирамидага кереп, халыкны алдауда гаепли
Гөлназ Асаеваның Инстаграм аккаунтыннан

 «Контракт буенча Вилдан иҗат белән шөгыльләнергә тиеш иде. Ул, киресенчә, контракт шартларын үтәмичә, пирамидага кереп кушылды һәм фанатларын да үзенең артыннан чакыра башлады. Нәтиҗәсе бер генә булачак: пирамида ишеләчәк һәм бик күп кеше бурычка батып калачак. Шулай итеп, лейбл минуста калыр иде. Вилданга кешеләрне алдау дөрес түгеллеген аңлатырга тырыштык. Ул аңламады, шуңа да аны лейблдан куып чыгардык. Репутация мөһимрәк.

Ләкин әлеге хәл Вилданның начар кеше булуы турында сөйләми. Ул әле яшь, башында җил уйный», — дип язган Элвин Грей лейблы.

Тамашачылар арасында Вилдан Шәмсетдиновның куылу сәбәбен аның Гөлназ Асаева белән никахлашуы белән аңлатучылар бар иде. Элвин Грей лейблы моңа да җавап биргән, Гөлназ Асаеваны башка исем астында язуда гаепләгән.

«Гөлназ, зинһар монда башка исемнән язмагыз. Элвин, Гөлназ, Вилдан өчпомагының монда катышы юк. Радикның үзенең тормышы, аның янәшәсендә искиткеч Изи (җырчы Элвнн Грейның сөйгәне Инзилә) бар. Вилданның — Гөлназ. Әлеге вакыйга бары тик Вилданның контракт шартларын үтәмәве хакында ишарә итә», — дип яза «Elvin Grey» музыкаль лейблы.

«Дуслар, бик күп сораулар килә. Шуны гына әйтәсем килә: мин бернинди лейблда да түгел. Мин ирекле кеше», — дип Вилдан Шәмсетдннов та тамашачыларына җавабын җиткергән.

Вилдан Шәмсетдинов пирамидага бәйле сорауга җавап бирмәгән, әмма аның Инстаграмын карап баручылар аның һәм хатыны Гөлназ Асаеваның челтәр маркетингка бәйле сәүдә белән шөгыльләнүе хакында яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100