Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иркә үзен гаепләүчеләргә концертында җавап бирде: «Һәрбер коллегама бәхет телим»

Җырчы үзен гаепләүчеләргә концертында җавап бирәчәген әйткән иде.

news_top_970_100
Иркә үзен гаепләүчеләргә концертында җавап бирде: «Һәрбер коллегама бәхет телим»

УНИКС концертлар залында җырчы Иркәнең концерты бара. Күп кенә җырчылар Иркәне «Барс Медиа»да гадел булмаган идарә алымнары урнаштыруда гаепләделәр. Иркә моңа җавап итеп, үзен гаепләүчеләргә бу концертында җавап бирәчәген әйткән иде.

«Һәрбер коллегама, минем турында сөйләгән кешенең һәммәсенә бәхет, сәламәтлек телим. Заллары тулып торсын. Рәхәтләнеп эшләсеннәр. Иң мөһиме — бәхетле, сәламәт яшәсеннән иде», — ди җырчы.

Күп кенә җырчылар Иркәне гаепләп, Ландыш Нигъмәтҗанованы яклап чыгыш ясады. Бары тик Элвин Грей гына гауганың сәбәпчесе «Барс Медиа» ның элекке генераль продюсеры, Иркәнең элекке продюсеры Радик Артемьев дип атады.

Тамаша өстәмә концерт буларак бара. Ул Иркәнең моңа кадәр биргән концертыннан аерылмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100