Әбри Хәбриев: «Кешеләрдән һәрвакыт явызлык көтәм»
Әбри Хәбриев белән озын-озак әңгәмә корырга була. Төрле темаларга сөйләшеп, фикер алыштык. Әбринең матур итеп чын татар телендә сөйләшүе ошады. Күп очракта әңгәмәдәшләр татарчалы-русчалы сөйли. Әбри үзе дә: «Яшәешем белән татар телен саклауга өлешемне кертәсе иде», - ди.
«Кешеләргә ышанмыйм»
Мин синең концертың турында репортаж язган идем. Ул сиңа әллә ни ошап бетмәде. Нишләп миңа интервью бирергә булдың әле?
Менә шанс биреп карыйм. Була торган хәл. Әллә ни талашмадык бит, каргау, рәнҗү булмады. Каргыш һәрвакыт кире әйләнеп кайта. Ә рәнҗү — ул ихтыярсыз әйбер. «Мин рәнҗедем», — дип әйтә алмыйсың. Әгәр кеше сиңа явызлык эшләгән икән, ул үзеннән-үзе барлыкка килә.
Сиңа карата кылынган, әле һаман да син оныта алмаган рәнҗешләр бармы?
Бар, бар. Вакыт дәвалый, диләр. Юк, бу ялгыш фикер. Вакыт дәваламый. Бары тик ул кыенлыкларга, кылынган явызлыкларга, сиңа карата булган китекләргә җиңелрәк карарга өйрәтә. Син үзең аларның булуына ияләшәсең. Булган, булган инде. Хәзер психланып нәрсә үзгәртәсең инде?!
Алар яныңда йөргәлиме? Аралашасызмы?
Йөри, йөргәли. Кем беләндер аралашмыйм, кемнәндер читтә торырга тырышам. Әгәр дә кайчандыр миңа начарлык кылган кеше мин барасы җиргә килә икән, мин ул җиргә бармаска тырышам. Миңа бик күп тапкыр хыянәт иттеләр, дуслыгыбыз белән файдаландылар. Күп кешенең дуслыктан файда аласы килә. Ә син, юләр, аңа ышанып: «Кара, әйбәт кеше бит бу», — дип йөрисең. Бер вакытта ул үзенең медален борып куя.
Кешеләргә ышанырга ярамыймы?
Мин хәзер, гомумән, кешеләргә ышанмыйм.
Алай яшәве авыр түгелме соң?
Юк, киресенчә, җиңел. Син беркемгә дә өмет багламыйсың, кешеләрне үзеңнән дистанциядә тотасың. Беркем белән дә артык бәйләнешкә керергә, хисләреңне, серләреңне сөйләргә ярамый. Җиңелрәк, чын. Хәтта якын кешең дә ике дә уйламыйча сиңа начарлык кыла ала. Гомер буе синең белән дус булган кеше дә билгеле бер мизгелдә аркаңа пычак кадарга мөмкин.
Элегрәк бу әйбергә мин ышанмый идем. Бөтенесе сине хөрмәт итә, ярата, имеш… Бу алай түгел.
Бәлки кеше шушы авырлыклар аша үтәргә тиештер дә?
Тиеш, чөнки шулай гына син тормышның аллы-гөлле булмавын аңлыйсың, тәҗрибә туплыйсың. Әгәр дә син оптимист икән, шушы тәҗрибәне туплавыңа, ныгуыңа, чыныгуыңа шатланачаксың.
Сине алдаган кешеләргә нәрсә дисең? Алар белән талашасыңмы?
Якын дусларымның берсе Айрат: «Әгәр кеше тормышыңнан китәргә тели икән, китсен», — ди. Димәк, ул китәргә тиеш, аны тотарга кирәкми.
Гафу итеп, соңыннан янә алданганың бармы?
Алай гафу үтенеп килгәннәре юк. Мин ул кешеләргә начарлык теләмим, чөнки тормышта бумеранг дигән матур кагыйдә бар. Алар иртәме, соңмы, барыбер үз әҗерләрен алачак. Үз тормышларында булмаса, алардан соң килгән буында әлеге явызлык чагылачак. Яки ул кеше, балаларының, туганнарының азаплануын күреп, үзен-үзе тиргәп, авырлыкта яшәячәк. Син кешегә нәрсә телисең, шул үзеңә кире әйләнеп кайта. Аллаһ Тәгалә барысын да күреп, белеп тора. Шуңа күрә кешегә начарлык теләп, аңа рәнҗергә кирәкми.
«Хатыным ачуымны чыгарса, аңа тавыш күтәрә алам»
Син тиз кызасың, әйеме?
Тиз кызам, әйе. Мине кыздырсалар, хәтәр булырга мөмкин.
Бу синең кимчелегеңме?
Юк, бу кимчелек түгел. Миндә дүрт төрле холык яши: сангвиник, меланхолик, холерик һәм флегматик. Кирәк вакытта кырыс та була беләм. Социаль роликлар, драмалар карасам, рәхәтләнеп, үкереп елый да алам. Романтик кеше дә мин. Шулай ук төшенкелеккә дә биреләм. Кыскасы, төрле булам.
Шушы холыкларның үзгәрүе нидән тора? Мәсәлән, син иртән уянасың да холерик булуыңны аңлыйсыңмы?
Юк, һәр көнне аек акыл белән уянырга кирәк, тик кайвакыт йоклар алдыннан кәефеңне төшерүләре мөмкин. Һәм әлеге кәефсезлек өч-дүрт көнгә сузыла ала. Яисә, мәсәлән, «Минем заманам» киносын төшергәндә, миңа депрессиягә бирелгән герой ролен уйнарга кирәк иде. Шушы фильмда уйнар өчен айлар буе депрессиядә йөрдем.
Тукта, ә хатының? Син депрессиядә булгач, аңа бер дә җиңел булмагандыр.
Ул вакытта гаиләдә аңлашылмаучанлыклар, конфликтлар булды. Әмма без шушы авырлыкларны ерып, җиңеп чыктык. Әгәр чыгырымнан чыгармасалар, өйдә мин күбесенчә ачык, бала җанлы. Аллаһка шөкер, гаилә белән депрессиягә бирелеп, ике көннең берендә ачуланышып яшәгән юк.
Хатыным ачуымны чыгарса, аңа тавыш күтәрә алам.
Хатының Гөлчәчәккә карата ачуың кайчан чыга?
Төрле очрак була, төгәл генә әйтә алмыйм. «Хатыным менә болай эшләгәндә, һәрвакыт ачуым чыга» дигән билгеле бер кагыйдә юк. Мәсәлән, хатын-кызларның күбесенә хас әйбер: әгәр мин эшкә биреләм икән, мине эштән бүлдергәннәрен яратмыйм. Эш атмосферасын бозарга ярамый.
Хәзер хатыным ияләште инде. Еллар узган саен, бер-береңне күбрәк аңлыйсың. Хатыныма бер-ике тапкыр мине эштән бүлдерергә ярамаганны аңлатканнан соң, комачаулаганы юк. «Эшең беткәч, килерсең», — ди хәзер.
«Татар җырчыларының 80 процентының „плюс“ ка җырлауларын әйтә алам»
Сәхнәдә ясаган беренче адымнарыңны искә төшерикче.
2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Имтиханнарда Руслан Мөхәммәтҗановның «Бүре догасы» әсәрен сөйләдем. Салават Фәтхетдиновның шушы ел сезонында «Бүре» җыры бар иде. Шигырьне аңа сөйләп күрсәтергә тәкъдим иттеләр. Салават абый: «Кыскарт, бер-ике көннән Камалга килерсең, тыңлап карармын. Унике көн концертта чыгыш ясарга әзерлән», — дип, миңа илһам канатлары өстәде. Беренче тапкыр Камал театрында чыгыш ясадым. Сәхнәдә эшләү тәҗрибәсе, профессиональ дәрәҗәдә белеме булмаган кеше халык артисты концертында чыгыш ясый! Әлбәттә, җаваплылык зур иде.
Ул чакта артык йолдызланып китмәдеңме?
Юк, йолдызлыкны эләктерү чоры радиога эшкә кергәч булды. Әмма мине вакытында төшерделәр, урынга утырттылар. Беренче җитәкчем, ул елларда «Татар радиосы» директоры Алмаз Миргаязовка рәхмәт. Һәр артист, йолдызлык этабыннан узып, шушы «йолдызлык» чире белән авырып алырга тиеш. Миндә дә булды әлеге чор. Шулай да Алмаз Таһирович вакытында: «Энекәш, әйдә күкләрдән төш әле», — диде. Рәхмәт аңа! Ул мине күпкә өйрәтте.
Сәхнәдә танылып китүеңә каршы булучылар бар идеме?
Шәхсән үземә юк. Әмма 2009 елларда, «Рәвешләр» төркеме белән эшли башлаганда, бер хәл күзәтелгән иде. Хәзер концертлар белән йөри башладык бит инде. Спонсор була алырдай таныш абзыйларыбыз, җитәкчелек тирәсендә аралашкан кешеләребез юк. Кайбер артистлар танышлыклары булу сәбәпле, кемнеңдер кеме аша, я берәр башлык белән җылы мөнәсәбәтләр тудыралар да тиз арада популярлашып китәләр. Шундый очраклар булды: районга киләсең, көнеңне билгелисең. Бер атна алдан бер концерт та юк, синнән соң да тамашалар көтелми. Исемнәрен әйтмим, әмма шушылар килә дә синең концертың алдыннан көн сайлап куя. Халык аларның концертына бара да безнекенә килми. Менә шушындый очраклар булды. Мин аларның берсенә дә рәнҗемим. Әйткәнемчә, вакыт барысын да тигезли ул. Шушы гамәлләрнең махсус эшләнгәнен беләм, чыганаклар да бар.
Ник кеше шундый икән?
Белмим. Чын күңелдән иҗат өчен эшләүче артистлар бик сирәк. «Ятып калганчы, атып кал», — диләр бит. Акча эшләп калырга тырышалар. Мин татар эстрадасында 2005 елдан бирле. Һәм татар җырчыларының 80 проценты «плюс»ка җырлый, дип әйтә алам. Күп очракта нәкъ менә алар популярлык казана, тиз арада күтәрелә. Андыйларның концертлары тулы зал белән үтә. Әмма концерт, гадәттә, 90-95 процентка фонограммадан тора. Бер яки ике җыр гына үз тавышка җырлана.
Кайчан бу күренеш бетәр икән?
Буын алышыну кирәк. Әлегә безнең тамашачыларның 60-70 проценты — өлкән буын тамашачысы. Алар замана белән бергә атламый һәм җырны матур итеп ишетергә ияләнгән. Тамашачыга чәйнәп каптырырга кирәк. Менә шушы буын кырылып бетмичә, ситуация үзгәрмәячәк. Безнең балалар 25-30 яшькә җиткән вакытта гына бу халәт үзгәрергә мөмкин.
Әлегә безнең тамашачыларның 60-70 проценты — өлкән буын тамашачысы. Алар замана белән бергә атламый һәм җырны матур итеп ишетергә ияләнгән. Тамашачыга чәйнәп каптырырга кирәк. Менә шушы буын кырылып бетмичә, ситуация үзгәрмәячәк.
Әмма алар ул вакытта үзебезнең татар халык җырларын тыңларлармы?
Бу башка сорау. Анысы инде безнең буыннан тора. Без балаларыбыз белән татарча сөйләшсәк, татар җырларын тыңласак, балаларга татар милләтенең зәвыгын сеңдерсәк, татар җырларына, моңнарына карата хөрмәт, игътибар сакланачак. Хәзер исә хәтта авылларда да балалар русча сөйләшә. Татар мәктәбенә керәсең, анда да русча сөйләшәләр. Бу нәрсәдән тора? Мәктәпне сүгәләр. Иң беренче чиратта — баланың татарча сөйләшүе гаиләдән тора. Безнең өйдә балалар русча сөйләшә башласа, мин югары тон белән бер генә әйтәм. Башта бер-ике секунд тынычлык, аннан соң татарча сөйләшә башлыйлар.
Әти буларак син усалмы?
Мин кырыс һәм усал. Бәлки вакчылдыр да. Тик телне саклап калу максаты өчен мин вакчыл да, кырыс та булырга әзер.
Үзеңә карата син таләпчәнме?
Мин үземне телевизордан карарга яратмыйм. Һәрбер чыгышымнан хата, гаеп табам. Тавышымны яратмыйм, ул миңа ошамый. Әмма миңа бу өлкәдә эшләү, иҗат итү ошый. Әгәр мин сөйләгәннән тамашачы көлсә, алкышласа, ләззәт алам. Тик, әйткәнемчә, безнең тамашачы уйларга яратмый, җиңеллекне ярата. Менә хәтта шул ук «плюсовка»ларга килгәндә, радиода эшләгәндә, җырны тыңлыйсың-тыңлыйсың һәм кайсы секундында сүзләр ничек җырланганын, җөмләләрнең кайсы урында башланып, кайсы урында тәмамлаганын беләсең, сизәсең. Концертта да шушы ук җыр. Әйтерсең лә син һаман да радио тыңлап утырасың. Ә җыр төрле вакытта төрлечә башкарылырга тиеш. Бер җырны 20 төрле итеп җырлап була.
«Арттан этүчем юк, шуңа авырга туры килә»
Кәефеңне төшерү җиңелме?
Җиңел иде, әмма хәзер кешегә ышанмыйм, аңа зур өмет багламыйм. Шуның белән чыныктым. Кешедән, ул миңа начарлык эшләмәсә дә, һәрвакыт явызлык көтәм.
Шулай да дусларың да бардыр? Алар сине алдый алалармы?
Әлбәттә, бар. Әмма күп түгел. Тормыш шундый әйбер ул, белмим…
Сорамый кала алмыйм. «Татар-информ»да татар юморына багышланган матбугат конференциясе үткән иде. Шушы чарадан соң синең «Инстаграм»ыңа: «Рамил Шәрәповны чакырмаганнар», — дип язучылар булды. Бу хакта ни диярсең?
Шушы конференциядән фотоны мин генә куйдым бугай. Рамил белән без, Аллаһка шөкер, җылы мөнәсәбәттә. Мин моны теләсә нәрсә язучыларга аңлатып та карадым. Әмма аңламаган кешегә нәрсәнедер аңлату бик кыен. Хет башың белән диварга килеп бәрел шунда. «Рамил генә пандемиядә безнең күңелләрне күтәрде», — дип яздылар. Бер сүзем юк. Мин дә аның видеоларын көн саен карап барам. Ул молодец! Үзара бер тапкыр да конфликтка кергәнебез юк. Эшләү стильләребез дә төрле. Имеш, ул гына эшләде. Минем авылда Интернет начар. Әгәр дә Интернет тоткан булса, адым саен берәр нәрсә төшергән булыр идем. Тик минем «сторис»ларым да ярты сәгать керә иде. Аннан соң авылда эшем дә күп булды. Кич өйгә кергәндә, эт була идем. Ә Рамилнең вакыты күбрәк булгандыр. Аның проекты сокландыргыч һәм шәп. Әмма безнең халык тәнкыйтьләргә генә тора. Берәүнең абынганын күрсә, шул вакытта көләргә тотына. Гаепләүчеләргә сүзем шул: вакытым булмады.
Эстрадада популярлашып китү җиңелме, авырмы?
Кызганыч, бик авырдан. Арттан этүчем юк, шуңа миңа авыр туры килә. Мескенләнеп, кемнәндер ярдәм сорап йөргәнем юк. Беркайчан да байлык өчен дуслашмыйм, миңа кешелек сыйфатлары мөһим. Дус белән сөйләшерлек сүз булсын. Заманында исерек, тиле, наркоман образларында чыккач, халыкта: «Әй, бу юләр. Сөйләгән сүзенең мәгънәсе юк», — дигән фикер калган. Кеше: «Моның концерты юньле түгелдер», — дип тамашага килми. Ә очраклы гына концертыма эләккәннәр: «Барасым килмичә барган идем, әле ярый барганмын. Рәхмәт, сез бөтенләй башка кеше икән», «Мин сезне дурак дип уйлый идем, ә сезнең эчке дөньягыз бай икән», — дип яза.
Ә нигә юләр образын сайладың?
Иң беренче итеп исерек тракторчы пародиясен куйган идем. Аны мин 2005 елда Әлфинә Әзһәмова концертында күрсәттем. Халык дәррәү кабул итеп алды. Образ болай гына барлыкка килми. Аны тудыру өчен тырышып эшләргә кирәк. Исерекне кабатлап күрсәткәнсең икән, «шундый булыгыз» дигән сүз түгел. Ә, киресенчә, бу пародия образдан көлү, шундый булып йөрмәгез дигән тәрбияви манерада күрсәтелә. Халык күп нәрсәнең мәгънәви ягын күрә белми.
Менә кара, «Пугачева аерылган» баш исеме белән зур мәкалә бастырылган, ди. Әлләәй, укый-укый… Ахырда Пугачева үзенең сәхнә тормышыннан аерылган икәне билгеле була. Ягъни язманың эчтәлеге башка төрле. Ә кемдер, баш исемен укып, шуның белән генә фикер йөртә. «Пугачева аерылган» яңалыгы авылның икенче башына «Галкин кыйнаган» дип барып җитәчәк. Бездә халык тышкы якны гына күрә, эчке дөньяны кабул итәргә бик ашкынмый.
Татар юморының билдән түбән булуы нигә кирәк? Тамашачыга шул кызыкмы?
Билдән түбәнлекне бездә башка төрле кабул итәләр. Бу хакта син дә хурлабрак язып чыккан идең. Безнекеләргә һәрнәрсәне чәйнәп каптырырга кирәк. «Менә бу болай түгел, ул менә болай», — димәсәң, сине аңламыйлар. «Менә монда көләргә кирәк», — дисәң генә, көләчәкләр.
Безнекеләргә һәрнәрсәне чәйнәп каптырырга кирәк. «Менә бу болай түгел, ул менә болай», — димәсәң, сине аңламыйлар. «Менә монда көләргә кирәк», — дисәң, көләчәкләр.
Нәрсәдән чыгып әйтәм? Без куйган номерларда фикерне әйтеп бетермибез. Фикернең бер 70 проценты әйтелеп беткән, ә калганы юк. Тамашачы шушы фикерне аңлап бетерергә тиеш. Күп җирдә бу авыр бара. Заманында интеллектуаль номерлар сорадылар, тәнкыйтьләделәр. Акыллы юмор әзерләдек — ноль! Чөнки халык уйларга теләми. Без шушы стильдә эшләргә тырыштык, әмма безне тамашачы аңламый. Алар бу дәрәҗәгә кадәр үсмәгән әле. Үзе сорый, таләп итә, әмма кабул итәргә әзер түгел.
Ә билдән түбәнлекнең ике ягы бар. Әлбәттә, контекстта билдән түбәнлеккә параллель ятарга мөмкин, тик без аны башка яктан күрсәтәбез. Һәм халык, тәрбиясез булу сәбәпле, шаяруның асылын күрә алмый. Ул: «Оятсыз», — дип тәнкыйтьләргә тотына. Бу кешенең белемсез, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булмавы турында сөйли.
Рус эстрадасында «игра слов» дигән күренеш бар. Рус теле — ул бай тел. Ә безнең татар теле, матур тел булса да, сай. Филология белгечләре сүгәр инде, әмма сәхнәдә эшләгән кеше буларак әйтәм: безнең телебез сай. Рус телендә мәхәббәт аңлатуның да йөзләгән төре бар, ә бездә нәрсә?!
Рус теле — ул бай тел. Ә безнең татар теле, матур тел булса да, сай.
Туры сүзле булгач, сине яратып бетермиләрдер?
Мин туры сүзле, әйе. Артистларга да туры бәреп әйтә алам, шуңа күрә күбесе мине яратып бетерми. Аларны кайчак төзәтеп, тәнкыйть утына тыгам, чөнки мин сәхнә телен өйрәнгән кеше. Дүрт ел дәвамында Казан мәдәният һәм сәнгать институтында сөйләм телемне камилләштердем. Әле һаман да аңламаган басымнар, сүзләр булса, укытучым Илсөяр Илдусовнага шалтыратам, аның белән киңәшләшәм. Ә безнең эстраданың 95 проценты сөйләшә белми. Алар татарча җырлыйлар да, сәхнә артына чыккач, рәхәтләнеп русча «сиптерәләр». Әле акчалырак, әти-әниләре бай булганнар җыр сатып алалар да, матур кием табып, клип төшерәләр, танылган җырчы булалар. Ә чын мәгънәсендә үзенең хәләл акчасын укуына, костюмнар алуга, яхшы мәгънәле җырлар туплауга сарыф иткән, гомеренең 10-15 елын белем алуга багышлаган моңлы тавышлы профессиональ артистлар төшеп кала яки бик авырдан күтәрелә.
Бу гаделсезлекме?
Бернәрсә белән дә үзгәртелә алмаслык гаделсезлек бу, Алинә. Буынның алмашынуы кирәк. Әлегә моңа күнеп яшәргә генә кала.
«Мин калганнардан ким әллә?»
Син җырчымы, юмор остасымы? Кем син, Әбри Хәбри?
Курыкмыйча әйтә алам: мин күпкырлы артист. Күпләр: «Син җырчы түгел», — дип әйтә. Нигә әле мин, Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген кызыл дипломга тәмамлаган, мәдәният институтында вокалын да, сәхнә телен дә, хореографиясен дә яхшылап укыган кеше буларак, җырламаска тиеш? Ә ниндидер төзүчелек университетын тәмамлаганнар сәхнәдә чыгыш ясый. Филүснеке, Ришатныкы кебек моңым, Фирдүснеке кебек яңгырап торган, харизматик тембрым булмаса да, җырлыйм. Үз стилем, тавышым, тембрым бар. Нигә җырламаска? Мин калганнардан ким әллә? Киресенчә, мин алардан өстенрәктер дә. Бу сүзләр мактану буларак яңгырамасын.
Институтта яхшы укыдыңмы?
Музыка белемен яхшы беләм. Хәтта институтта 1 курста укый башлагач, Теория һәм сольфеджио дәресенә кергәч, укытучы: «Кем белемле?» — дип сорады. Мин, дидем. Кайда укыганымны һәм кызыл дипломлы икәнемне белгәч, «Сезгә артык белем бирә алмыйм. „Зачетка“гызны бирегез», — дип, укытучы ике семестрга зачет куйды. Сольфеджиода да шул ук хәл булды. Гармониядә: «Дәреснең бер унбиш минутын булса да утыр инде. Син боларны үзең укыта аласың», — диделәр. Төп фәннәргә басым ясап, укыдым. Миңа Арча педагогия көллияте зур ярдәм күрсәтте.
Башкалардан аерылгансың. Тулай торакта яшәдеңме?
Юк, мин булачак хатыным белән фатирда яшәдем.
Никахсызмы? Ярамый ич.
Шулайрак булып чыкты. Без бит оятсызланып, әллә нәрсә эшләп йөрмәдек. Фатирга түләү җиңел иде, чөнки аны икегә бүлеп килдек. Ике елдан соң никах укыттык. Рәхәт иде! Кайтып керәсең, ә ашарга пешкән, ах!
Әбри Хәбриев аена ничә сум акча эшли?
Төрле вакытта төрлечә. Ничә сум акча эшләгәнемне әйтергә яратмыйм. Татар халкы бит ул кеше акчасын санарга ярата. Җырчылар: «Менә бу әйберне сатып алдым әле», — дия дә, тамашачы: «Акчагызны кая куярга белмисез инде. Ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итсәгез иде», — ди.
Иң мөһиме — алар артист үз акчасының күпмедер дәрәҗәсен хәйриягә тотканын белми. Күп артистлар хәйрия белән шөгыльләнә, әмма бу хакта әйтми генә.
Коронавирус вакытында акча ягыннан авыррак булгандыр?
Финанс яктан бераз гына кысырынкылык булды. Әмма мин боекмадым, моңаймадым. Былтыр көз койма корырга дип кирәкле материалларны алып куйган идем. Апрель буе шушы коймамны тоттым. Авылда акча тотасы юк — бәрәңгең, итең бар. 29 мартта авылга кайтып киттек, мин 76-77 килограмм тирәсе идем. Май ахырында үлчәндем: 69-70 килограммга калганмын. Ике ай эчендә 6-7 килограмм юкка чыккан. Бактың исә, мин бары тик газлы су эчмәгәнмен, фастфуд ашамаганмын. Һәрвакыт хәрәкәттә булганмын. Хәзер бик җиңел!
Хатыныңда ботокс та, бернинди ясалмалык та юк. Ә соңгы арада иреннәр, күкрәкләр кабарту популярлашып китте.
Нигә кирәк ул? Гөлчәчәк болай да матур! Аның табигый матурлыгы бар. Кабарткан иренне үбәргә дә кирәк бит әле. Аны рәхәтләнеп суырып үбә дә алмыйсың! Ясалмалыкны яратмыйм. Чибәрлектә дә, кешеләрнең үзләрендә дә ясалмалык булмасын иде. Әйткәнемчә, кешедә чын кешелек кыйммәтләрен, ихласлыкны якын итәм.
Кабарткан иренне үбәргә дә кирәк бит әле. Аны рәхәтләнеп суырып үбә дә алмыйсың!
Әбри Хәбриев (Данияр Галимулла улы Хәбриев) Биектау районы Мүлмә авылында 1984 елның 9 июлендә туган. 2000-2005 елларда Әбри Арча педагогия көллиятендә музыка укытучысы профессиясен үзләштерә. 2009 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Бүгенге көндә хатыны Гөлчәчәк белән бер малай һәм бер кыз үстерәләр. Кызлары Камилә, уллары - Дамир.