Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»дан китүе хакында: «Татар эстрадасында бардак»

Җырчы ширкәттәге вәзгыять хакында махсус матбугат конференциясе үткәреп, үзенең фикерләрен җиткерде.

news_top_970_100
Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс Медиа»дан китүе хакында: «Татар эстрадасында бардак»
Владимир Васильев

Ландыш Нигъмәтҗанова «Инстаграм»да «Барс Медиа» төркеменнән китүен белдереп, ролик чыгарды. Анда ул «Барс Медиа»ның яңа җитәкчелеге — генераль директоры Динә Гәрәева һәм җырчы Иркәгә гаеп ташлый.

Видео бик күпләрдә сораулар тудырды. Марат Гәрәев ширкәтнең таралуында акционерларны гаепли. Илмира Нәгыймова, Фирдүс Тямаев та Ландышның хаклы булуы хакында әйтте.

Матбугат конференциясендә Ландыш журналистларга әлеге компаниядә 15 ел буе торганнан соң, ни өчен китәргә мәҗбүр булуы һәм әлеге оешма эчендә булган вәзгыять турында сөйләргә вәгъдә итте.

Матбугат конференциясенә Ландыш ире — озак еллар «Барс Медиа» да эшләгән Фәрит Таишев белән килгән иде.

Чара башланыр алдыннан Ландыш Нигъмәтҗанова әлеге дөреслекне ача торган адымга барыр өчен аңа дуслары, коллегалары һәм туганнары теләктәшлек белдергәнен әйтте һәм рәхмәтен җиткерде. Кайберәүләр: «Сценарий буенча язылган пиар, дип уйлады. Юк, бу пиар түгел. Бу — дөреслек. Түзәр әмәл калмагач, бу адымга барырга булдым», — дип белдерде Ландыш. Артистканың матбугат чаралары белән әңгәмәсен «Татар-Информ» хәбәрчесе язып алды.


Галерея: Ландыш Нигъмәтҗанованың "Барс Медиа"дан китүе уңаеннан матбугат конференциясе

«Татар эстрадасында бардак»

Ландыш, низагның сәбәбе нәрсәдән башланды?

Марат һәм Камил Гәрәевлар арасында булган низагны бөтен кеше дә белә. Марат Мәүлетович үзе дә интервью бирде. Туганнар арасында нәрсә килеп чыкканын ачык кына әйтә алмыйм.

«Барс Медиа» белән сезнең арагызда конфликт нәрсәдән чыкты?

Мин «Барс Медиа»да унбиш ел эшләдем. Яхшы эшләдек, «Барс Медиа» гөрләп торды. Әмма соңгы ике-өч елда, Динә Маратовна килгәннән бирле, «Барс Медиа» бетте. Без баттык. Без эшли алмыйбыз: моннан тотып аталар, тегеннән тотып аталар, кысалар. Динә Маратовна башы белән эшли Иркә, ягъни Айгөл Миншакирова. Иркә нәрсә әйтә, Динә шуны тыңлый. Моңа түзә алмыйча, җырчыларның күбесе китте. Мәсәлән, Алинә Сафиуллина, Илназ Баһ, Дилә Нигъмәтуллина, Раяз Фасихов, Илмира Нәгыймова. Алар барысы да, гафу итегез, артларына тибеп чыгарылган җырчылар.

Иркә идарә итә, дисез. Ничек идарә итә ул?

Иркә бөтен нәрсә белән дә идарә итә. Кемне концертка кертергә, кем тамашаны тәмамлый, бу концертта кем җырлый, ә кем җырламый -бу сорауларның барысы белән дә Иркә идарә итә. Мин Динә Маратовнага каршы сүз әйтә алмыйм, чөнки ул үзенең башы белән эшләми.

Ә ни өчен Иркә анда зур кеше булган? Аларның арасында нинди мөнәсәбәт?

Мин аларның мөнәсәбәтләре турында бүген сөйләмим. Әмма видеода әйтелгән сүзләрем хак. Сүзләремне кире какмыйм. Ике атнадан без, Алла боерса, зур матбугат конференциясе оештырачакбыз. Җырчылар да киләчәк. Алар миңа: «Без синең белән», ди. Аларның да әйтәсе сүзләре бар. Сүзләремнең хаклы икәнен ялган детекторы аша дәлилляячәкбез. Халыкка әйтелгән бу сүзләрем буш сүз булып калырга тиеш түгел. Әлбәттә, Динә Маратовна белән Айгөл Миндаровнаны да көтеп калабыз. Киләләрме, килмиләрме — монысын үзләре хәл итәрләр. Килмиләр икән, димәк, куркалар. Ә мин курыкмыйм.

Видео чыккач, миңа ТНВ телеканалы белән «Болгар радиосы»ннан шалтыраттылар. Динә Гәрәева аларга хат язган икән. Әлеге хатта ул минем җырларымны архивтан алуны сорый. «ТМТВ», «Татар радиосы»нда минем җырларым инде юк. Бүтән каналларга да шундый хат килгән. Имеш, килешү буенча минем бөтен җырларым «Барс Медиа»ныкы. Әмма, ул килешү минем кулымда юк. Булса, аны сезгә күрсәтер идем. Аны миңа бирмиләр.

Ул җырларны башкарырга ярамый, дисәләр, сез алга таба нишләргә уйлыйсыз?

«РАО» дигән оешма бар. Алар аша закон буенча эшләрмен. Качып җырларга җыенмыйм. Документ кирәк! Закон буенча җырларым аларныкы икән, мин әлеге җырны башкармам. Без начар эшләмәдек. Җырлар да чыкты, клиплар да төшерелде. Мин акчасыз чыккан җырчы. Динә Маратовна килде дә штраф кертте, законнарны үзгәртте. Башым буталып бетте.

2019 елның 30 декабрендә, гариза язып, контрактны өздем.

Сез яшь чагыгызда Иркә белән дус идегез. «Якын дус берәү генә» җырын бергә башкардыгыз. Сезнең арада конфликт нәрсәдән барлыкка килде?

Нишләптер, күпләр безне Иркә белән дус дип әйтә. Җыр башкаруыбыз якын дус булуыбыз турында әйтми. Әйе, җырладык, әмма без беркайчан да якын дуслар булмадык.

Нигә үзегезнең китүегез турында: «Китәм», — дип кенә әйтмәдегез. Ә начар сүзләр дә әйттегез.

Ә нинди начар сүз? Бөтен татар эстрадасы батканны гына әйттем. Артистларга эшләргә ирек бирмиләр. Башка сыймый торган әйберләр.

Соңгы ике ел эчендә татар эстрадасы әллә нишләде. Сугышалар, талашалар… Кыскасы, русча әйтсәк, «бардак».

Соңгы ике ел эчендә татар эстрадасы әллә нишләде. Сугышалар, талашалар… Кыскасы, русча әйтсәк, «бардак». Элек сугышулар, талашулар юк иде.

Сез бик җитди гаепләүләр җиткергәнсез... Дәлилләрегез бармы?

... мөнәсәбәтләрен ике атнадан соң сөйләячәкмен. Барыгызны да чакырам. Минем сүзләрем буш сүз булып калмаячак.

Конфликтның нинди чишү юлларын күрәсез?

Миңа калса, Динә Маратовна үзенең башы белән эшләргә тиеш. Бер кешене дә тыңламыйча, әтисенә каршы чыкмыйча эшләсен иде. Җырчыларның бөтенесе дә бертигез булырга тиеш.

Китүгә этәргән тамчы нинди булды?

Мин беркем белән дә талашмадым. Түздем, түздем. Күреп тордым: мине моннан алып аталар, тегендә кертмиләр, юлларымны ябалар. Кыскасы, контракт буенча үзләренең вазифаларын кертәләр. Килешү буенча минем дә мөмкинлекләрем бар, ә алардан ярдәм юк. Алар үз эшләрен күрсәтмиләр. Нәрсәгә мин гомер буе «Барс Медиа»да эшләргә тиешмен?

Судка бирерләр дип курыкмыйсызмы? Ялган детекторыннан кала дәлилләрегез бармы?

Ялган детекторы дәлил түгелме? Ике атнадан соң карарбыз. Судка бирү — ул белә торып алдау. Ә мин алдамыйм.

Видео чыккач, Иркә яисә Динә Маратовна сезгә шалтыратмадымы?

Юк, алар шалтыратмады. Әмма куркытып шалтырату булды. Имеш, зур кешенең кешесе. «Видеоны юк итегез», — диделәр. Кем икәнен белмим. Куркытырга гына теләгәннәрдер.

Куркытулар дәвам итсә, видеоны бетерәсезме?

Ул видеоны алып куйсам, нәрсә үзгәрәчәк? Мин бу адымга белә торып бардым. Бу бит селфи гына түгел, студиядә төшерелгән видео. Әзерләндем.

«Барс Медиа»дан киткән җырчыларга авырмы?

Әлбәттә, аларга авыр. Илмира Нәгыймоваларга, мәсәлән, авыр булды. Җырчы кешегә реклама кирәк. Башка артистлардан да сорагыз.

Ландышның ире Фәрит Таишев: «Яңадан мондый дәрәҗәле оешманы булдыру бик авыр»

Матбугат конференциясендә Ландыш Нигъмәтҗанованың ире, үзе дә элек татар эстрадасында җырлап танылу алган Фәрит Таишев та бар иде. Журналистлар аңа да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде.

Фәрит, «Барс Медиа» кебек үзәк булдыру турында фикерләр бармы?

Мондый дәрәҗәле оешманы булдыру бик авыр. Әлбәттә, бу эш чыгымнар таләп итә. Белмим, андый кешеләр табылыр микән? Юк дип уйлыйм.

Фәрит, бу конфликттан чыгу юлларын ничек күрәсез?

Туганнар арасында булган конфликт ничек хәл ителә? Утыралар да сөйләшәләр инде. Ике өлкән кеше.

Динә Гәрәева китсә, башка артистлар янәдән кайтырмы?

Нууу… Кемдер китә, кемдер килә. Дөресен әйткәндә, барысын да белмим. Шул бертуганнар гына белә. Алар гына хәл итә ала.

Динәгә каршы бер сүз дә әйтәсе килми. Ул ачык йөзле, күңелле кыз… Иде. Аның белән җиңел генә аралашырга була иде. Хәзер ничек икән, белмим. Кешеләр үзгәрә бит. Белмим…

«Динә Маратовнаның китүе кирәк түгел. Аның үз башы белән эшләве кирәк»

Ландыш, ә сез ничек уйлысыз, Динә Гәрәева китсә, үзгәрешләр булырмы?

Артистларга җиңел була инде. Динә Маратовнаның китүе кирәк түгел. Аның үз башы белән эшләве кирәк.

Нишләп видеоны үзегез генә яздырдыгыз? Калган җырчылар белән бергә яздыру идеясе юк идеме?

Мин беркемгә дә мөрәҗәгать итмәдем. Бу — минем уем. Ирем белән сөйләшеп, шундый фикергә килдек. Миңа Фәрит кенә ярдәм итте. Хәзер калган җырчылар да кушыла. «Түздек инде, күптән әйтәсе иде», — диләр. Бу әйбер дә минем сүзләремнең буш булмавын әйтә.

Видеодагы текстны кем язды?

Ул — күңел тексты. Бер сүз дә уйлап чыгарылмаган.

Хәзер сезнең иҗатыгызда пауза булачакмы?

Юк, «Барс Медиа»дан китсәм дә, татар эстрадасыннан китмәдем. Яңа җырларым бар. Закон буенча «Барс Медиа»ныкы булган җырларны башкармам, әмма яңаларын яздырырмын.

Иркә: «Һәр кешенең үз эше, үз фикере»

Әлеге хәлләргә ачыклык кертү максатыннан җырчы Иркәгә шалтыратып, аның фикерен дә ишеттек.

 Барлыкка килгән хәлгә ачыклык кертә аласызмы?

 Мин сабыр кеше. Начар комментарий бирәсем килми, сүзем юк.

 «Инстаграм»да: «Үз концертымда җавап бирәчәкмен», — дип язгансыз.

 Икесе көнне әйтермен. Гауга булмаячак. Һәр кешенең үз эше, үз фикере. Шәхси тормышым турында беркемгә дә сөйләргә җыенмыйм. Минем бар да яхшы.

 Концертыгызга керү мөмкинме?

 Проблема юк. Килегез.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе юристы: «Ландышның җырлары яңгырамаячак»

Матбугат конференциясендә Ландыш Динә Маратовнаның «ТНВ» һәм «Болгар радиосы»на, ягъни «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенә хат язуы турында әйтте. Без компаниянең юристы белән элемтәгә кердек.

«Телевидениедә аның клиплары, гомумән, юк. Барлык мәгълүмат ачыкланганчы, җырлар яңгырамаячак. Алар хат язганнар, әмма документларның барысы да юк. Килешү бар, диләр, ә килешүне без әле күрмәдек», — ди юрист.

Ике атнадан соң тагын бер матбугат конференциясе булачак. Ландыш ул очрашуга да журналистларны чакырды. Бүгенге конференциядә катнашкан ике журналистның сөйләшүен тыңлап утырдым. Исемнәрен, кайда эшләүләрен язмыйм.

Берсе: «Миңа оят», — ди. «Баруымны сорадылар, шуңа гына килдем. Күптәннән бу темага язган юк», — ди икенчесе. Соң оят булгач яисә килергә теләмәгәч, ник килергә иде соң? Әле аның берсе мин фикеремне әйтергә теләгәндә, «Тсс», — дип, мине туктытырга теләде. Сез ике атнадан соң килеп тормагыз инде, апалар, яме?!..


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100