Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гөлназ Асаева өчен көнләшкәндер». Элвин Грей Виллига җырларын башкаруны тыйган

Элвин Грей Вилли - Вильдан Шәмсетдиновка җырларын башкаруны тыйды һәм проекттан куу турында белдерде.

news_top_970_100
«Гөлназ Асаева өчен көнләшкәндер». Элвин Грей Виллига җырларын башкаруны тыйган

Элвин Грей Вилли проектының төгәлләнүен әйткән.

«Мин һәм минем команда кайбер кешеләрнең чын йөзен күрде. Вилдан Шәмсетдинов үзен проекттан азат кеше дип әйтте. «Элвин Грей» лейблы исеменнән белдерәм:

Вилдан Шәмсетдиновка концертларында репертуарын башкару тыела;

Ул барлык ротацияләрдән алынды;

Псевдоним һәм җырлар Вильданныкы түгел.

Концертларны оештыручыларга җиткерәбез! Бу артистны чараларга чакыру закон тарафыннан тыела (бер чыгыш 5 миллионга кадәр).

Дәвамы булачак…», — дип яза elvin_grey_music

«Виллиның 5 ялгышы өчен вилла сатып алып була», — дип шаяртып язган Данир Сабиров. Аннан бу конфликт нәрсә булып бетәр дип сораганнар. Данир бу конфликт җайланыр, «үзләре беләләрдер» дип фаразлаган.

«Асаевага көнләшкәнме?» — дип язган бер тамашачы, Вилдан Шәмсетдиновның күптән түгел генә ГөлназАсаева белән никахлашуына, ә аңа кадәр Элвин Грей белән очраша дигән имеш-мимешләренә ишарә итеп.

«Әлбәттә, әле дә көнләшә».

«Бер Асаева гына булмады инде, алтын … булды», - дип бу фикерне куәтләгәннәр.

Бу конфликтта ике якны да гаепләүчеләр бар:

«Вилдан үзе гаепле», — дип Вильдан Шәмсетдиновны гаепләүчеләр бар.

«Нигә ул гаепле? Элвин бөтен кеше белән бәхәскә керә һаман», — дип җавап биргәннәр. Гүзәл Уразова белән "Красивая, хороший" җыры өчен конфликтын искә төшергәннәр.

«Элвин Грей башта Вилданны гаепли башлады. Ул тыныч кына яши алмыймы? Барысы белән дә ызгышып бетте. Аны мин үлеп ярата идем. Хәзер остарынып киткән, акча керә башлагач, башта Уразова булды, аннары нәрсәләр булыр икән?»

«Башта Уразова белән, хәзер бу… Элвин, сиңа кара пиар туйдырмадымы?»

«Әле Салават белән гауга булды».

Күпләр татар эстрадасындагы бу конфликтка каршы. «Татар эстрадасы да бетте, акча өчен үләләр, нәрсәләр кыланалар», дип язалар.

Вильдан Шәмсетдинов - VILLI Элвин Грейның концертында: 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100