Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карантин нәтиҗәсе: татар эстрадасы артистлары эшсез озак яши алырмы?

Массакүләм чаралар үткәрелә башлаганчы, шоу-бизнес халкы ничек яшәргә җыена? «Интертат» хәбәрчесе артистлардан шул хакта сорашты.

news_top_970_100
Карантин нәтиҗәсе: татар эстрадасы артистлары эшсез озак яши алырмы?

Фирдүс Тямаев: «Төркемем өчен җаваплылык минем өстә»

«Мин бөтен эшне эшли беләм. Электрика, төзелеш, машиналар ремонтлыйм…. Җырлап йөргәндә дә эштән туктап торганым булмады. Һөнәр алыштырырга туры килсә, эшсез калмыйм инде анысы. Ләкин кеше сугыш вакытында да җыр-моң белән яшәгән. Нинди генә авыр заманнар җитсә дә, кешене депрессиядән чыгару өчен артистлар кирәк булыр, дип уйлыйм. 

Күп халык депрессиядә бит хәзер. Без хәлдән килгәнчә тырышабыз инде, онлайн концертлар куябыз, халык белән аралашабыз. Соңгы арада инстаграм битендә популярлык шундый нык артты. Элек караулар 10 меңгә дә тулмый иде. Хәзер 50-60 меңнән артып китә. Вконтакте челтәрен дә кушсаң, 80-100 меңгә тула. Постлар, концертлар белән кешенең күңелен бераз күтәрәсем килә.

Миңа тамашачыларымнан бик күп хатлар килә. «Эч пошкан вакытта сезне карыйбыз да бераз тынычланабыз», — диләр. Шулай булгач без, артистлар, әле тагын да кирәклерәк кешеләргә әйләнергә мөмкинбез. Карантин беткәч, билет бәяләре 100-200 сумга хәтле төшәргә мөмкин. Төшсен соң. Халыкның күңелен күтәрергә кирәк хәзер.

Менә Президентыбызга мөрәҗәгать итәргә уйлап торам әле. Бәлки артистларга, «Газель»ләргә аппаратура куеп, урамнарда концерт куеп йөрергә рөхсәт итәр? Халык балконнардан карап булса да күңел ачар иде. Кешенең бит аның, нинди генә авыр вакыты булмасын, барыбер күңел ачасы килә. Дубайга бара алмый, акчасы да җитми, чикләр дә ябык. Ә андый концерттан җан азыгы алыр иде.

Хәтерегездәме кризис чоры? Ул чакта халык хәтта бурычка акча алып та концертларга килә иде. Дәрт аласы, дөньяга карашны үзгәртәсе килә, дип. Андый ук акчасызлык заманасына барып җитмәбез инде. Ни булса да, Президентыбыз матур гына, тыныч кына алып барырга тырыша бу сәясәтне.  

Мине бүген иң борчый торган мәсьәлә — ул иҗат төркемем. Коллективым 22 кешедән тора. Аларның күбесенең кредитлары, ипотекалары бар. Ярты елга кадәр ипотека кредитларын түләүне туктатып торабыз дип сөйләгәннәр иде. Нигәдер ул эшне ахырына кадәр җиткереп бетермәделәр, халыкка авыр. Төркемебездә гел миңа гына эшләүчеләр бар. Берничәсен эшкә урнаштырдым. Кайларга икәнен төгәл әйтмим. Алай иттем, болай иттем, үзебезнең секрет-мекретлар бар инде. 

Төркемем яхшы яшәсен дип тырышам мин. Юкка гына аена 25әр концерт куймыйбыз. Алар өчен бөтен җаваплылык минем өстә хәзер. Мәсәлән, минем төркемдәге игезәк егетләр башка кешедә 25 меңгә эшлиләр иде. Мин аларга 50 мең түләргә вәгъдә биреп, Башкортстаннан монда чакырып китердем. Алар 20 меңгә фатир «снимать» итеп торалар. Мин аларны хәзер генә, шундый вакытта ташлап калдыра алмыйм бит. Димәк, мин хезмәт хакы түләргә тиеш. Әлегә резервларым бар минем. Карантин сентябрьгә кадәр дәвам итсә, бик авыр булачак, әлбәттә. Ул вакытта инде хәтта автобусымны сатарга туры килү бар. Карантин иртәрәк бетсә, ансыз да ерып чыгармын, бәлки.

Бу көннәрдә Казанга килеп чыккан идем: кеше йөри. Оешмаларны да әкренләп эшкә чыгара башлаганнар. Халык бирешми, тырыша, эшли, гаиләсен кайгырта. 

Мин үзем — позитив кеше. Безнең әтиләр елына ике тапкыр хезмәт хакы алалар иде. Яңа елга һәм Сабантуйга. Аңа карап ач утырмадык, матур яшәдек. Әйбернең кадерен белер өчен җибәрелгәндер бу безгә.

Үзем тик ятмыйм. Мунчаның верандасын тышлап куйдым. Минем көнем үтә дә китә. Кайгырып утырганым юк. 

Иң мөһиме: илләребез тыныч булсын, сугыш булмасын. 1990 еллардагы кебек бандитлык күтәрелмәсен».

Гамил Әсхәдулла: «Бу вирус шаукымының ел буе дәвам итүе дә бар» 

«Безнең «Мунча ташы» төркемендә, хисапчыларны да кертеп, 16 кеше эшли. Даими штаттагылары да, вакытлыча эшләүчеләре дә бар. Моңа хәтле артистларга хезмәт хакын вакытында түләп бардым. Күптән түгел март аеныкын күчердек. Ләкин безнең мөмкинлекләребез чикле. Тагын ике ай түли алам әле. Аннары нишләп бетәсе булыр. Дәүләттән ниндидер компенсацияләр өмет итүдән файда юк, үз театрларына ярдәм итә алса да бик әйбәт. Тамашаларыбыз булмагач, керем юк, аның каравы чыгымнары җитәрлек. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр килеп тора.

Кайбер планнарны арткарак чигерергә, кайберләреннән бөтенләй баш тартырга туры килмәгәе. Шушы арада сәхнә өчен яңа микрофоннар алырбыз дигән идем. Берничәсе янып чыкты, аларны яңартасы бар. Берсенең бәясе 50 мең сум тирәсе тора. Аларны алмыйча торырбыз, мөгаен. Артистларымны ач утырта алмыйм бит. Күбесенең фатирлары ипотекада, гаиләләрен туйдырырга кирәк. 

Тамашаларыбыз әрәм булды. 1 апрель көнне Казанның «УНИКС» концертлар залында театрыбызның 40 еллык юбилеена багышланган зур концертыбыз булырга тиеш иде. Аның турында онытырга туры килде. Чөнки юбилей концертын күчереп булмый. Датасы узгач, юбилей үткәреп яту матур түгел. Хәзер шул үтмәгән концерт өчен, билетларны электрон рәвештә саткан операторларга акчаны кайтарырга кирәк. 

Җәен кеше концертка йөрми. Калган тамашаларны көзгә күчерербезме икән? Концертларыбыз көзгә күчсә дип, сөйлибез сөйләвен дә, әле көз көне кеше концертка килсә ярый. Бу вирус шаукымының ел буе дәвам итүе дә бар. Әнә Кытайда һаман өйдән чыгарга куркып утыралар бит. Карантин бетеп, коронавирус чигенгәч, кешене бөтенесе дә яхшы икәнлегенә ышандыру кыен булачак. Кеше концертка йөрмәсә, эш булмаса, артистларның таралу ихтималы бар. Һөнәр алыштырырга туры килмәгәе әле монда. Һәркемгә гаиләсен туйдырырга кирәк бит.

Өйдә утыру баштарак бик кыен булган иде. Ияләнеп булмады. Чөнки апрель — ул безнең өйгә кайтып керми торган гастрольләр ае. Сәхнәне дә, тамашачыны да бик сагындым инде.

Авылда яшәгәч, тик ятып булмый, эш табылып тора. Ишегалды тирәсендә йөрим, битлек киеп кибеткә барып киләм. Безнең халык әлегә вирусның ничек хәтәр икәнлеген аңламый. Аны аңлау өчен кешеләрнең үзаң дәрәҗәсе җитми. Менә нигә мин урамга битлек киеп чыгам, ә минем каршыма маскасыз берәү килә. Ул да минем кебек кеше бит. Шул сәбәпле вирус һаман тарала бара. Бердәм булсак, тизрәк җиңеп чыгар идек ул чирләрне. 

Мондый авыр вакытларда утны-суны кичкән әби-бабайларыбызны уйларга кирәк. Әнә, телевизордан «Зөләйха» фильмы бара хәзер. Анда күрсәтәләр ул бердәмлек булмауны. Җыен сатлыкҗаннар аркасында күпме кеше михнәт чиккән ул чакларда. Хәзерге заманда да кешенең акчасын санаучылар, акчасы күбрәк кешене башкалардан аера башлаучылар җитәрлек. Андый хәлләр килеп чыкмасын өчен, бер-беребезне сакларга, бердәм булырга иде безгә». 

Илдар Хәкимов: «Быел Сабантуйлар да булмас ахры»

«Бу коронавируска бәйле карантин без — артистларга иң беренче чиратта кагылды. Концертларыбыз күчерелүнең әле очы-кырые күренми. Шушы арада оештыручылар белән сөйләшкән идем. Быел Сабантуйлар да булмаска мөмкин дип әйттеләр. Бу хәлләр беребез өчен дә әйбәт түгел, тизрәк бетсен дә, тизрәк сәхнәгә кире кайтыйк, дип телибез. Артист кешенең сәхнәдән башка эше юк бит инде аның. 

Безнең төркемебездә музыкантларыбыз, машина йөртүчеләребезне кертеп, 15 кеше эшли. Бөтенесе дә акчасыз утырадыр инде хәзер. Гонорарны концертлардан соң түли идек. Концерт юк икән — акча да юк, дигән сүз». 

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Әлегә карантинга кадәр эшләгән акчага ашыйбыз»

Парлы җырчылар Зинира һәм Ризат Рамазановларның карантин аркасында март–апрель айларында узарга тиешле 38 концерты өзелгән. 

«Концертларга билетларыбыз яхшы сатылган иде. Тамашачының күбесе аларны кире кайтарды. Залларны арендалау өчен кайберләренә алдан түләп куйган идек. Ул суммалар югалмас дип ышанам инде. Концертларыбызның май аена күчерелгәннәре дә бар. Ләкин бу хәлләр тиз генә җайлашырга охшамаган. Концертлар да, чыгышлар да юк, алар булмагач, бернинди керем юк. Бүгенге көндә төркемебездә 10 кеше эшли. Алар барысы да безнең белән контракт буенча хезмәттәшлек итәләр. Бөтен кеше кебек үзизоляциядә утырабыз. Әлегә карантинга кадәр эшләгән акчага ашыйбыз, аннары ничек булыр».

Алсу һәм Азат Фазлыевлар: «Артистлык эше тукталса да, икенче бизнесыбыз гөрләп бара» 

«Без төшенкелеккә бирелмибез. Артистлык эше тукталса да, икенче эшебез — бизнесыбыз гөрләп бара. Акча кертеп торабыз. Бөтен кеше үзизоляциядә булгач, интернет аша заказ бирүчеләр күбәйде. Өйдә торгач, кеше йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль, көнкүреш химиясе алалар. Сәламәтлекләрен дә кайгырта башлады халык. Ябыгу препаратлары, витаминнарга заказларыбыз күп. Элегрәк башка артистлар: «Әллә ни белән шөгыльләнеп ятасыз сез», — дип бездән көлә торганнар иде. Бу карантин вакытында: «Сез акыллырак булып чыктыгыз бит, хәзер аңладык», — дип язалар. 

Шулай да концертларыбызның, бигрәк тә Казанда үтәселәренең язмышы борчый. Тамашачыларыбызны, залдагы җылы энергетиканы бик сагындык».

Данир Сабиров: «Музыкантларыма бурычка акча биреп тордым»

 «Ихата дип сөйләшәләрме сезнең якларда? Бездә сөйләшәләр. Менә ихата тирәсендә йөрим әле. Бераз ремонт эшләре башкарырмын дип, җыеп куйган акчам бар иде. Шул акчага яшәп ятыш. Безнең хәл ярый әле ул. Менә төркемебез нишләр? Тормыш итәргә кирәк бит. Берничәсенә бурычка акча биреп тордым, заманнар яхшырганчыга кадәр.

Безнең артистлар килешү белән эшлиләр бит инде алар, алай даими акча түләү юк. Ай саен хезмәт хакы түлим диючеләр нинди әкият сөйли торганнардыр. Минем төркемемдә югалып кала торганнар юк. Әнә, бер биюче егетем «Метро»га төяүче булып эшкә кергән. Эшләгән кешегә эш бар бит ул. Мин аларга элек тә: «Миңа гына карап, салынып ятмагыз. Кайда туй, кайда мәҗлес бар, акча кертү мөмкинлегегез булса, эшләгез, мин сезне чикләмим», — дия идем. Чөнки үзем дә шулай күтәрелдем. Туйлар алып барырга да, төрле артистларның концертларында номерлар белән чыгыш ясарга да чыгып китә торган идем. 

Һөнәр алыштырырга туры килсә, кая барырмын икән? Хатын белән инглиз теле өйрәнеп маташабыз. Шул юнәлештә берәр нәрсә ачып җибәрсәң инде…  

Булачак концертларымның реклама ясау өчен күп чыгымнар тотылды. Майда була дип тә афишалар биргән идек. Алар барысы да янды. 

Күчерелгән концертларны шул элекке бәяләре белән куячакмын. Тик тора-бара безнең чыгышларның бәясе арту ихтималы бар. Бу хәлләрдән соң әйбер бәясе артса, аренда өчен түләүләр дә артачак. Ул арендалар дигәннән, бер илдә яшәсәк тә, зал арендалау өчен түләү төрле төбәктә төрлечә. Мәскәү залларында концерт куясың килсә, алдан ук тулы бәяне - 350 меңеңне түләп куясың. Себердә мәдәният йортлары, арендага өстәп, сатылган һәр билеттан процент алып кала.  

Мине менә умырып акча эшли дип уйлыйлар инде. Мәҗлесләр алып баруым да кыйбат йөри бит. Ләкин артист тормышы бит ул читтән караганда гына җиңел күренә. Мин үзем зарланучыларны яратмыйм. Аллага шөкер, җимеше бар ул хезмәтнең. Әйбәт яшибез инде хәзер. Ләкин моңа җитү өчен күпме тырышлык киткәнен үзем генә беләм. 

Үзем бу карантинны ничек бар, шулай кабул иттем. Боегып, интегеп-көйсезләнеп ятмыйм. Рәхәтләнеп гаиләм янәшәсендә ял итәм, китап укыйм. Күпме шау-шу тудырган «Зөләйха» һәм «Сеңелкәш» фильмнарын карадым. Алар турында фикеремне бер әйтеп үтәрмен әле». 

Җәвит Шакиров: «Догалар укып, Ходайдан сорарга гына кала инде»

«Без 19 марттан 16 апрельгә кадәр гастрольләрдә булырга тиеш идек. Башкортстан, Чиләбе, Пермь өлкәләрендә узачак 22 концертыбыз күчерелде. Күчерелде дип тә әйтеп булмый әле аны. Аларның кайчан куелачагын бер Алла белгән. 

Көзгә таба да җиңел генә булмас әле ул. Бөтен артист ябырылып бер вакытта концерт куя башласа, буш заллар табуның авырлашуы бар. Көнен туры китерергә… Бер көн эшләп, бер көн ял итү юк бит ул артист халкында. Гастрольгә бер чыгып киткәч, рәттән урап кайтасың.

Тамашаларыбызга күп теле-радиорекламалар, афишалар ясаган идек. Аларның бәяләре шактый. Оештыру эшләре артыннан йөреп, күпме юл чыгымнары китте. Ул акчалар берсе дә кире кайтмый инде хәзер, очтылар. Утырабыз менә шулай, безгә генә түгел, бөтен илгә килгән бәла дип. 

Безнең дәүләттән мондый вакытларда авыр хәлдә калганнарга ниндидер түләүләр, ярдәм итү мәсьәләсе юк дәрәҗәсендә. Чит илләрне карап утырам мин: эшмәкәрләргә акчалата финанс ярдәме күрсәтәләр, сәнгать өлкәсенә дә ниндидер ярдәм чаралары каралган. Ә бездә юк. Аның каравы, ярдәме булмаса да, салымын бик оста тотып калалар. Счетка акча килгәнне сагалап кына торалар. 

Безнең илнең начар ягы — иртәгә нәрсә буласын белмичә яшәү инде ул. Без — совет чорында үскән буын. Ул вакытта, ичмасам, тотрыклылык бар иде. Иртәгә кая эшкә барасыбызны, күпме хезмәт хакы аласыбызны белә идек. Хәзер һәр көнне үзгәреш чыгарып яталар. Юк-бар белән шөгыльләнеп утыруларына ачуым килә. Дөньялар үзгәрә, кая таба барабыздыр. 

Тиздән Рамазан ае башлана. Уразаларыбызны тотып, догалар укып, Ходайдан сорарга гына кала инде монда. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100