Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөмбел Заһидуллина: «Ул видеоны мин кызган чагымда төшердем. Гафу үтенәм!»

Сөмбел Заһидуллина үз әтисен аны кыйнауда гаепләгән иде.

news_top_970_100
Сөмбел Заһидуллина: «Ул видеоны мин кызган чагымда төшердем. Гафу үтенәм!»

Җырчы Сөмбел Заһидуллина «Интертат» аша мөрәҗәгать итте:

«Татарстан гына түгел, бөтен ил буенча таралган видео. Ул видеоны мин кызган чагымда төшердем. Гафу үтенәм!

Әти белән мөнәсәбәтләребез яхшыланып китте. Начар да булмады.

Мин үзем кызу канлы. Һәм монда беркемнең дә гаебе юк. Кемдә аңлашылмаучанлыклар, кычкырышлар булмый икән? Булса да, кеше аны сөйләми, видеолар төшерми икән. Ә менә мин ялгыштым һәм моңа үкенәм. Бу адымым минем өчен бик зур сабак булды!

Чәйнәдегез, рәхәтләндегез!.. Язылучыларымның саны бермә-бер артты. Кем нәрсә генә язмады. Кешенең язмышыннан көлү ансат инде ул. Тиз арада түбәнсетеп, чүплеккә ыргыттыгыз. Сезнең гаиләләрегездә бер дә тавыш чыкмыйдыр, күрәсең.

Ул көнне ниләр булганын сорамагыз. Сөйләмим. Ул безнең гаиләбез! Сезгә уңышлар телим! Бәхетле булыгыз!»


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100