Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Урта бармагын күрсәткән Ришат Фазлыйәхмәтовка Тямаев башкасын да күрсәтергә кушкан

Җырчы яңа фото куеп, кайбер виртуаль дусларын аптырашта калдырган.

news_top_970_100
 Урта бармагын күрсәткән Ришат Фазлыйәхмәтовка Тямаев башкасын да күрсәтергә кушкан
Салават Камалетдинов

Ришат Фазлыйәхмәтов урта бармак күрсәткән фотосын куйган һәм янына: «Кемгә адресланганын беләләр», — дип язган.

Инстачыларга шаулашырга сәбәп булган. Җырчының кайбер виртуаль дуслары аны исерек, икенчеләре шулкадәр үзәгенә үткәннәр дип уйлавын язган.

Иң беренчеләрдән булып Фирдүс Тямаев комментарий калдырган: «Ооо, шәп булган бу! Күрсәткән-күрсәткән, к…не дә ачып күрсәт».

«Ришат, бер дә матур түгел. Сез бит артист», «Бу фотоны Ришат күрсәткән ишарәгә лаеклы кешеләр генә карамый бит. Синең иҗатыңны яратучылар да карый. Ә мондый фотолар белән барыбызны да тигезләп куюыгызны аңламыйм», Сезне үпкәләткән кешеләрдән өстен кала белергә кирәк, алар дәрәҗәсенә төшәргә кирәкми», «Бөтен кешегә дә ярап булмый. Күңелеңне төшергән ахмакларга исең китмәсен», «Үзенең эчке халәтен күрсәтеп утыра, ә без шул юньсезләргә акча түләп карарга йөрибез», «Бу тәрбиясезлек, сәнгать кешесе андый булмый. Урам малае», «Ничек соң, җиңел булып киттеме? Матур түгел», «Авыр чаклар бик күп була, түзәргә кирәк, балам» кебек комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100