Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа татар җыры»: бәйгедә катнашасың килсә, җыр хокукларын Ваһапов фонды белән бүлеш!

Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды 2019 елның 15 октябрендә «Яңа татар җыры» бәйгесен башлап җибәрде. Ул эстраданы үстерү дигән шигарь астында уза. Безнең ачыклавыбызча, бәйгенең тагын бер максаты булса кирәк - Ваһапов фондына иң яхшы җырларны җыеп алу.

news_top_970_100
«Яңа татар җыры»: бәйгедә катнашасың килсә, җыр хокукларын Ваһапов фонды белән бүлеш!
Михаил Захаров

Бәйгенең бурычлары һәм номинацияләре

«Яңа татар җыры» бәйгесен Рифат Фәттаховның Ваһапов фонды уздыра. Фондның рәсми төркемендәге нигезләмәдән алынган мәгълүматлар:

«Яңа татар җыры» композиторлар бәйгесе 2019 елның 15 октябрендә башланды. 15 сентябрьдә бәйгенең икенче туры үтте. (Конкурсның икенче турында 200дән артык кеше үткән дигән мәгълүмат бар).

Өч номинациядә өч җиңүче табылачак. «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә беренче урынга — 229 886 сум, икенче урынга — 172 414 сум; өченче урынга — 114 943 сум бирелә. Биш кызыксындыру премиясе дә булдырылган. Аның күләме 57 471 сум. «Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә призлар: беренче урынга — 172 414 сум, икенчегә — 114 493, өченчегә — 86 207. «Иң яхшы аранжировка» номинациясендә беренче урынга — 86 207 сум, икенчегә — 57 472, өченчегә — 34 483.

«Яңа татар җыры» бәйгесе республика Президенты фәрманы нигезендә бирелгән акчага үткәрелә.

Бәйгенең булуы, үзешчән композиторларның да танылган иҗатчылар белән беррәттән үзләренең иҗатларын күрсәтүе яхшы. Бар да яхшы кебек, бәйге татар мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә юнәлдерелгән. «Татар милли эстрадасын камилләштерү; татар башкаручыларының репертуарын киңәйтү» дигән максатлар куелган. Һәрхәлдә, бәйгене уздыручылар үзалларына шундый бөек бурычлар куя.

Оештыручылар авторлык хокукларын үзләренә ала

Әмма бәйге башланып китүгә үк диярлек гауга чыкты. «Барс Медиа» «Яңа татар җыры» бәйгесен үзләренең «Татар җыры» конкурсының атамасын үзләштерүдә гаепләде.

Тагын бер проблемалы момент ачыкланды.

«Интертат»ка билгеле булганча, конкурсның нигезләмәсе нигезендә бәйгегә җибәрелгән әсәрләрнең авторлары үзләренең авторлык хокукларын Ваһапов фондына да бирә. Ягъни, үзенең иң яхшы җырына (гадәттә, бәйгегә начар җырларны бирмиләр) хокукларны бәйгене оештыручыга бушлай тапшыра. Икенче турга узучылар — ун елга, җиңүчеләр — бөтенләйгә.

Әле шунысы да бар. Җиңүче үзен «мин бу җыр өчен инде премия алдым» дип юата ала. Ә менә бәйгедә катнашып, икенче турдан үткән автор җырын ун елга Ваһапов фондына болай гына бирә булып чыга.

Тагын бер кабатларга була: дәүләт акчасына уздырылган бәйгенең шарты шундый: килешүне төземәгән, ягъни җырына хокукларны бирмәгән кеше бәйгедә катнаша алмый, чөнки нигезләмәдә шулай күрсәтелгән. Ваһапов фонды дәүләт акчасына дистәләгән, ә бәлки йөзләгән җырга авторлык хокукларын үзенә җыеп кына ала. Бер тиен дә түләмичә! Аннары ул җырларны үзе теләгәнчә, автор белән килештермичә куллана — эшкәртә, үзгәртә, үз җырчыларына җырлата яки башкаларга бирә ала.

Бик арзан гына җыр бәясен дә җырчылар 50-100 мең сумнар дип бәяли. Икенче турдан 200 җыр үткән дигән сан дөрес булса, күпме интеллектуаль байлык икәнен үзегез уйлап карагыз. Әле ул җырлар арасыннан хит, шедевр булырдайлары да килеп чыгуы бар бит.

Бездә шундый сорау туды: ни сәбәпле республика акчасына үткәрелгән бәйгедә катнашучылар җырларын бу бәйгене оештыручы шәхси затларга бушлай бирергә тиеш?

  • Чагыштыру өчен: шушы көннәрдә үк «Безнең җыр» бәйгесе дә уза. Әмма аны оештыручылар җиңүчеләрнең дә, катнашучыларның да авторлык хокукларын үзләренә бөтенләйгә дә, ун елга да алып калмый. Конкурс үткәрелгән чорда гына, җырларны сәхнәдән яңгырату өчен генә авторлык хокукларын оештыручыларга вакытлыча биреп торалар һәм бетте. Җиңдең, җиңә алмадың — җырың һәрвакыт синеке генә булып кала. Ә монда башкача.

Банклардан кредит алганда вак-вак кына итеп язылган пунктларны укымыйча, күп тапкырлар алданган халык без. Аннары банк кешеләрнең үзләрен гаепли — менә бит, язылган иде, ник укымадыгыз?! Моңа кадәрге бәйгеләрдә авторлык хокукларын оештыручыларга тапшыру кебек пункт булмау сәбәпле, тәкъдим ителгән килешүләрне катнашучылар кат-кат укып өйрәнеп тә тормагандыр. Шул рәвешчә, бәйге өчен тырышып язган әсәрләрен Ваһапов фонды җырчылары белән бүлешкәндер, бу хакта соңыннан гына ачыкланыр дип уйлыйбыз. (Ваһапов фествалендәге җырчылар: Рәнис Габбазов, Азат Абитов, Гөлсирин һәм Зәлилә). Шундый проблемалы хәлләр килеп чыкмас өчен, бу мәгълүматны халыкка җиткерергә кирәк дип таптык.

Ә менә композитор Зөфәр Хәйретдинов һәм бәйгенең икенче турыннан үтүче берничә кеше нәкъ шушы сәбәп аркасында оештыручылар белән килешү төзүдән баш тарткан. Бу хакта композитор «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итте.

Зөфәр Хәйретдинов: «Яңа татар җыры» конкурсы авторлык хокукларын бозудан башланды»

Авторлар, сөенеп, бу бәйгегә әсәрләрен җибәрде, — дип сөйләде Зөфәр Хәйретдинов. — Әмма җырлар икенче турга узгач, маҗаралар башланды!

Бу бәйгегә мин дә, автор буларак, ике җырымны тәкъдим иттем. Алар икесе дә ярымфиналга узды. Икенче турдан узар өчен, авторлар берничә килешүгә кул куярга тиеш, имеш, конкурсның нигезләмәсендә шулай каралган. Әмма фонд белән килешүләрне күргәч, катнашудан баш тарттым. Фонд, авторларга берни тәкъдим итмичә, ягъни бушлай (!) җырларның барлык хокукларына ия булырга тели. Өстәвенә, авторларга бик зур штраф белән яный. Бу өлкәдә азмы-күпме белгеч булгач, минем белән башка авторлар да киңәшләшеп, килешүләрдән баш тартты. 

Иң кызыгы әле алда!

Бәйгедә катнашучының җыры премиягә лаек була икән, фонд белән килешү нәтиҗәсендә авторларның барлык авторлык хокукларын алачак! Бушлай!

Премияләр Президент тарафыннан бирелә. Димәк, бу конкурс Ваһапов исемендәге фонд өчен генә кирәк. Ул үзенә шушы конкурс аша җырлар туплый.

Килешүдә автор Ваһапов фондына әсәрне тәрҗемә итәргә һәм үзгәртергә хокук бирә. Моның белән дә килешмим.

Ни өчен соң әле татар җыр сәнгатендә моңа кадәр күпме бәйге була торып («Татар җыры», «Болгар радиосы» милли премиясе һ.б.) берсенең дә авторлык хокукларын җыйганнары булмады?

Бәйгене оештыручылар, шушы хокукларны бозмас өчен, авторларның хокуклары белән идарә итүче оешма белән килешү төзиләр иде.Ә Ваһапов исемендәге фонд, күрәсең, чыгымнардан качу юлын тапкан. Конкурс нәкъ шушы авторлык хокукларын бозу белән башланып китте дә. Конкурста җырларны тыңлауга кадәр, оештыручы авторлык хокуклары буенча килешү төзергә тиеш иде, бүгенгә кадәр андый килешү сорап мөрәҗәгать итүче булмады.

«100 МРОТ штраф каралган»

Авторларга тәкъдим ителгән килешү Ваһапов фестиваленең Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә тәкъдим ителгән.

Килешүнең 2.3 пунктында болай язылган: «Лицензиар (ягъни автор — ТИ) лицензиатка (ягъни Ваһапов фондына — ТИ) әсәрне дөньяда булган барлык илләрдә куллану хокукларын чын килешүне имзалаганнан соң ун елга бирә».

Ун ел хәзерге эстрадада бик зур срок, килешәсездер.

Бер үк җырның ике хуҗасы (автор үзе дә, конкурсны оештыручы да) булу ни дигән сүз? Татар эстрадасында болай да җыр бүлешүгә бәйле гаугалар булып тора. Җырның хокукы башка кешедә дә булса, «Ул минем җырымны урлады», — дигән гаугаларның артуы ихтимал.

Автордан җырын арзан булса да ниндидер хакка сатып алсалар, гаиләсенә керем булыр иде. Ә бит бу очракта икенче турдан үтүчеләр Ваһапов фондына җырларын бөтенләй бушлай бирә!

Зөфәр Хәйретдиновның: «Өстәвенә, авторларга бик зур штраф белән яныйлар», — дигән сүзләренә тукталыйк.

Килешүнең 7.3 пунктында бу хакта язылган. «Әсәрнең исеменә, Кушымтада күрсәтелгән авторларның, башкаручыларның мәгълүматларына, шулай ук паспорт мәгълүматларына, ИННга, иминият таныклыгына һәм башка әлеге Килешүдә күрсәтелгән Лицензиар (ягъни автор — ТИ) мәгълүматларына кагылышлы хак булмаган яисә дөрес булмаган мәгълүмат өчен һәм өченче затлар тарафыннан дәгъвалар белдерелү нәтиҗәсендә реаль зыян өчен Лицензиар 100 МРОТ штраф түләргә җаваплы», — диелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтында: «2020 елның 1 гыйнвар аеннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 14,0 мең сум билгеләнгән», — дип язылган.

14 мең сум акчаны 100 МРОТка тапкырлагач, барлыгы 1 миллион да 400 мең акча чыга.

Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фондының гамәлгә куючылары кемнәр?

Рәшит Ваһапов фонды татар мәдәниятен үстерүче оешма буларак тәкъдим ителә. Аны оештыручылар арасында дәүләт структуралары юк. Фонд — шәхси кешеләр тарафыннан төзелгән оешма. Алар өч кеше: Түбән Новгород кешесе Хөснетдинов Рафаэль Мәкъсүтович, Татарстан журналисты Нурмөхәмәтов Фәрит Рәшитович, продюсер Фәттахов Рифат Әхмәтович. Соңгысы фондта директор.

«Авторга акча түләнмәсә, ул килешүдән баш тартырга хокуклы»

Без интеллектуаль милекне яклау буенча махсуслашкан юрист Рөстәм Хәйретдиновка бу бәйгенең килешүен күрсәтеп, бәя бирүен сорадык.

«Яңа татар җыры» бәйгесе белән бу килешүне төзесә, автор конкурста катнашкан җырын башка җырчыларга да бирә ала. Һәм Ваһапов фондындагы җырчы да, автор шушы җырны үзе биргән җырчы да тигез хокукларда әлеге җырны башкара ала. Килешүнең гамәлдә булу срогы — ун ел, ягъни шул вакыт дәвамында лицензиат (бу очракта конкурсны оештыручы) әсәрне файдалана ала. Мәсәлән, аны кулланып кына калмыйча, өченче затларга да бирергә мөмкин.

Шулай ук Ваһапов фонды бу җырны автордан алгач, аңа ун көн эчендә гонорар түләргә тиеш. Әгәр ул акчаны түләмәсәләр, авторның бу килешүне өзәргә, чыгымнарны кайтаруны таләп итәргә хакы бар. Авторлар бу хокукларын белсен иде.

Әлеге килешү буенча суд бәхәсләре туган очракта (п.5.2.) автор өчен уңайлы шартларда түгел, ә лицензиатның (бу очракта Ваһапов фонды -ТИ) урнашу урыны буенча каралырга тиеш. Бу очракта авторга (әйтик, ул Казан кешесе булмаса) өстәмә транспорт чыгымнары өчен дә түләргә туры киләчәк.

Килешүне РАО белән төзегән очракта, Ваһапов фонды бу әсәрне үзе теләгәнчә тәрҗемә итә һәм үзгәртә алмас иде. Килешү төзелмәгәч, Ваһапов фонды РАОга акча түләүдән дә азат ителә. Ваһапов фонды, ягъни Рифат Фәттахов үзенә отышлы вариант сайлаган, чөнки бу очракта ул үзенә хокукларның күләмен күбрәк ала».

«Җиңсәң, авторлык хокукларын югалтасың»

Җыр текстлары авторы, юрист Анна Попова да бу килешү буенча үз фикерен әйтте.

«Бу килешү буенча икенче турга узган автор үз хокукларын югалтмый. Ул үз әсәрен куллана, башка башкаручыларга бирә ала. Шулай ук лицензиат та бу җырны башка җырчыларга бирә ала. Һәм бу гамәле турында ул авторга әйтмәскә дә мөмкин. Мин автор буларак әлеге пункта кул куймас идем. Әгәр дә мин дә, мин шушы җырны биргән башкаручы да әлеге җырны башкаларга бирә алса, мин акча эшләү ысулын югалтам», — дип аңлатты Анна Попова.

Ә призерлар — 1, 2, 3 урыннарны һәм кызыксындыру премиясен алучылар белән шартлар үзгәрәк. Гомуми җиңүчеләр саны 14 була. Әлеге 14 җиңүче дә, Зөфәр Хәйретдинов сүзләренчә, Ваһапов фонды белән «исключительный» килешү төзи, ягъни автор җырга булган үз хокукларын тулаем Ваһапов фондына бирә. Юрист Анна Попова сүзләренчә, әгәр дә җиңүче авторлар бу килешүгә кул куя икән, ул җырга хокукларын югалта. «Автор бу очракта бары тик автор булып кына кала. Аның бу җырны башка җырчыларга бирергә хакы булмаячак — ул үз хокукларын югалта», — диде ул.

Анна Попова штрафларга кагылышлы өлешне дә дөрес төзелмәгән дигән фикердә. «МРОТ дигән сүзгә игътибар иттем. Бу бит хезмәткә кагылышлы килешү түгел, шуңа күрә штрафларны МРОТта билгеләү дөрес түгел.

Авторга шушы җыр өчен лицензиат, ягъни Ваһапов фестивале бер тапкыр гонорар түләргә тиеш. Бу килешүдә әлеге гонорарның күләме язылмаган», — дип аңлатты ул.

Рифат Фәттаховка юлланган сораулар

Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттаховка үз сорауларыбызны юлладык:

  1. «Яңа татар җыры» бәйгесе Президент бүлеп биргән акчага үткәрелә. Ни өчен катнашучыларның авторлык хокуклары тулысынча яки өлешчә сезнең карамагыгыздагы фондка күчә?
  2. Ни сәбәпле авторлык хокуклары конкурс үткәрелгән һәм нәтиҗәсе ясалганчыга кадәрле вакыт эчендә түгел, ун елга алына?
  3. Әгәр авторлар сез тәкъдим иткән килешүгә кул куймаса, алар конкурста катнаша һәм җиңүчеләр исемлегенә керә аламы (җиңгән очракта)?
  4. Авторлык хокуклары алынган вакыт аралыгында бу җырларны кем җырлый алачак? Авторларның үзләрендә нинди хокуклар кала?
  5. Конкурсны үткәрү өчен Президенттан (республика хөкүмәтеннән) нинди сумма алынды? Приз фондыннан тыш, ул акча нинди максатларда тотыла? 

Авторлык хокуклары алынмый, ә авторның үзе тарафыннан бирелә!

Озын булса да, Рифат Фәттаховның җавабын тулысынча бирергә булдык. Шундый нәтиҗә ясарга була — авторлык хокукларын Ваһапов фонды алмый икән, ә автор тарафыннан бирелә генә… Бирелгәч, алынадыр бит инде ул! Кыскасы, сүз уйнату, сүз болгату кебек кенә тоелды.

Хәер, үзегез укыгыз.

«Һәр бәйге, һәр конкурсның барышын тәэмин итүче рәсми документ була — ул да булса Низамнамә, ягъни Положение. Ул матбугатта бастырып чыгарыла һәм әлеге документта билгеләнгән шартларны катгый төстә үтәү — һәр якның бурычы. Оештыручыларның да, катнашучыларның да. Безнең очракта да конкурска бәйле булган барлык мәсьәләләр, шул исәптән авторлык хокукларын җайлау бары тик Положение нигезендә хәл ителә.

Конкурста катнашучы бу шартларны үтәргә бурычлы. Хәтта гариза биргәндә дә катнашучы: «Конкурс шартлары белән таныш, аларны үтәргә әзермен», — дип гарантия бирә.

Монда бик мөһим бер мәсьәләгә аерым басым ясыйсым килә: теге яки бу конкурста катнашу-катнашмау — беркемнең дә бурычы түгел, ә теләге, ихтыяры. Теге яки бу шартлар кемнедер канәгатьләндерә икән — рәхим итеп катнашасың, юк икән — беркем беркемне мәҗбүр итми бит!

Принципиаль төзәтмә: авторлык хокуклары алынмый, ә Положение нигезендә бирелә.

Киләчәктә бу җырларны кем җырлар? Хокукка ия булган зат белән килешеп, теләсә кем башкарырга мөмкин.

Авторларда хокуклар калырга мөмкинме? Әлбәттә. Без бу мәсьәләне һәр автор белән индивидуаль төстә хәл итәбез.

Безнең максатыбыз — конкурста җиңгән җырлар киләчәктә милли җыр сәнгатебезне баетып, аны үстерүгә зур өлеш кертсеннәр иде. Моның өчен алар, әлбәттә, яңгырарга, киң катлам халыкка танылырга тиеш. Ә яңгырарга лаек яңа сыйфатлы җырлар, Аллага шөкер, бар! «Яңа татар җыры» шуны күрсәтә. Конкурсның иң төп максаты да — әнә шундый сыйфатлы җырларны эзләп табу һәм халыкка җиткерү бит.

Игътибарга лаек мөһим бер яңалык: безнең Положение нигезендә конкурсның өч номинациясендә («Иң яхшы татар җыры», «Иң яхшы балалар җыры», «Иң яхшы аранжировка») 11 премия каралган. Ә жюри безгә 24 җырны билгеләп үткәрә, халыкка чыгарырга һәм бүләкләргә тәкъдим итә. Бу, әлбәттә, бер яктан, бик сөенечле хәл. Димәк, җиңүгә лаеклы җырларыбыз без уйлаганга караганда да күбрәк булып чыкты.

Әмма ашаган белми, тураган белә, диләрме әле… Чөнки безнең өчен хәзер өстәмә премияләр мәсьәләсен хәл итәсе бар.

Ә безнең премияләр күләме, беләсездер, матур гына. Әйтик, беренче премиянең күләме — 200 мең сум. Без моңа махсус барабыз. Чөнки зур максатларыбызның тагын берсе — яхшы сыйфатлы татар җырының социаль статусын күтәрү! Ә «социаль» дигән төшенчә матди-финанс якны да үз эченә ала бит…

Сөенеп җиткерә алам: җитәкчеләребез безнең яңа тәкъдимнәребезне хуплап каршы алды. Әйтик, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы телләр комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов конкурска өстәмә финанслар белән ярдәм итте. Бик зур рәхмәт аңа!

Ә акча ул, күпме генә булса да, җитми инде… Премиаль фондтан тыш, безнең әле башка чыгымнар да күп: заллар арендалау, реклама чаралары, гала-концертны әзерләү… Гала-концертны исә, Ходай насыйп итсә, 21 ноябрьдә Казанның «Пирамида» залында үткәрергә ниятлибез.

Татар халкында бик матур бер әйтем бар: «Чәчәк эзләсәң — чәчәк табасың, чүп эзләсәң — чүп табасың». «Яңа татар җыры» дигән матур башлангычның да чәчәкләрен бергәләп үстереп, җимешләрен дә бергәләп татырга, ягъни 21 ноябрьдә халкыбызны яңа матур җырлар белән сөендерергә насыйп булсын иде.

«ЯҢА ТАТАР ҖЫРЫ» конкурсын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан хөкүмәте, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды үткәрә.

Милли җыр сәнгатен яңа сыйфатлы репертуар белән баету максатын күздә тоткан әлеге башлангыч татар иҗатчылары арасында көтелгәнгә караганда да зуррак кызыксыну уятты. Конкурска 347(!) әсәр килде. Шул исәптән — Татарстан, Башкортостан, Россиянең башка төбәкләреннән генә түгел, хәтта чит илләрдән дә (Италия, Швеция һ. б.). Димәк, халкыбызның җыр-моң чишмәсе, Аллага шөкер, исән-сау икән әле!

Конкурсның финалы 14-15 сентябрьдә Казанда үтте. Ул шуны күрсәтте: затлы, сыйфатлы яна җырларыбыз бар!» — дип җавап кайтарды Рифат Фәттахов.

Димәк, 2020 елның 15 ноябрендә Казанда үтәчәк гала-концертта очрашырга язсын.

P. S. Рифат Фәттаховның җыр хокуклары белән бәйле низаглары инде булганы бар. Ришат Төхвәтуллин белән килеп чыккан низаг нәтиҗәсендә татар халкы «Тыңлачы, сандугач» җырын тыңлаудан мәхрүм калды. Бу җырның шигыренә хокук Рифат Фәттаховка якын структураларда, ә Ришат Төхвәтуллинда җырның көенә хокук калды. Җырчы бу җырны «ватылган» рәвештә — башка текст белән җырлап йөри.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100