news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөселманнарга чуртан һәм җәен балыгын ашарга ярыймы?

Суда яши торган, судан чыккан әйберләрне ашау хакында сорауга Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

news_top
Мөселманнарга чуртан һәм җәен балыгын ашарга ярыймы?
Владимир Васильев

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин чуртан балыгын ашауга кагылышлы сорауга җавап бирде. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә әйтте.

«Пәйгамбәребез судан чыккан, суда яши торган бар әйберне ашарга ярый, ди. Ләкин сез „үләксә ашый бит ул“, диярсез. Бөтен балыклар да үләксә, суалчаннар, тагын башкаларны ашый инде. Чуртан, җәен кебек балыкларны безгә ашарга ярый», — ди Рөстәм хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар