Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир кешегә хатынын кыйнарга ярыймы?

«Кыйныйсыгыз килсә, спортзалга барыгыз, рингка басыгыз, Хәбибне көрәшкә чакырыгыз әнә», - ди Рөстәм Хәйруллин.

news_top_970_100
Ир кешегә хатынын кыйнарга ярыймы?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин гаиләдә көч куллану мәсьәләсе буенча аңлатма бирде.

«Хәзрәт, балалар хакына гына, ирең белән аерылышмый тору дөресме?» — дип сораганнар аннан.

Рөстәм хәзрәт моның бик катлаулы мәсьәлә булуын, ахыр чиктә сорауга җавап эзләү өйдә көч куллануга кайтып калуын, ире хатынына кул күтәрү очрагына барып терәлүен искәртә.

«Хөрмәтле ир-атлар! Сезнең дә кыз балагыз бардыр. Ул үсәр, сез аның өчен барысын да эшләрсез. Вакыты җиткәч, сезнең кызыгыз да кияүгә чыгар. Сез үзегезнең кадерле кызыгызны биргән шушы егет аны кыйнап тора башлавын күз алдына китерегез. Аны нишләтәсез? Мин дә, кыз бала атасы буларак, ни эшлим?» — дип сорау куя ул.

Аннары хатынга кул күтәрүнең зур гөнаһ булуын аңлата һәм кабат-кабат моның гөнаһ булуын искәртә.

«Кыйнау — гөнаһ. Бердәнбер очракта рөхсәт бар һәм ул мисвак — теш чистарта торган таякчык белән сугу. Ул бик кечкенә, аның белән янап кына була. 

Кыйнау Исламда гөнаһ санала. Сез бөтен гаиләгә зыян китерәсез, моны балалар күрә, күршеләр ишетә, өстәвенә, сез гөнаһ кыласыз.

Хөрмәтле ирләр, ир-ат булыгыз! Хатыныңа кул күтәрү — зур гөнаһ. Сезнең кызыгызны кем дә булса кыйнавын күз алдына китерегез!

Кыйныйсыгыз килсә, спортзалга барыгыз, рингка басыгыз, Хәбибне көрәшкә чакырыгыз әнә!

Сезгә ышанып тапшырган кешегә кул күтәрмәгез. Кыйнарга, сүгенергә, кычкырырга ярамый, аеруча балалар каршында, ярамый», — ди ул.

Хәзрәт хатын-кызларга да мөрәҗәгать итә.

«Хөрмәтле хатын-кызлар! Зирәк, акыллы булыгыз. Ирегезне андый дәрәҗәгә җиткермәгез», — ди.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100