Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аяк киемен кайсы аяктан кия башларга, кайсысын беренче салырга?

«Аяк киеме кигәндә уң аяк беренче булсын, салганда - соңгысы булсын», - дигән Мөхәммәд Пәйгамбәр.

news_top_970_100
Аяк киемен кайсы аяктан кия башларга, кайсысын беренче салырга?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам сөннәте турында сөйли.

Пәйгамбәребез киенгән чакта башта уң җиңен, аннары сул җиңен кигән, ул барлык эшне дә уңнан башлаган. Башта уң аяк киемен, аннары сул аякк киемен кигән. Әгәр Ул киемен сала башласа, сул яктан башлаган, дип аңлата хәзрәт. 

«Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәлаллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: „Әгәр берәрегез аяк киемен кияргә җыенса, уң аягыннан башласын, әгәр сала башласа — сул аягыннан. [Аяк киеме] кигәндә уң аяк беренче булсын, салганда соңгысы булсын“. (Тирмизи)» — дип яза хәзрәт.

«Аллаһ матур, ул барлык матур әйберне яраткан. Шуңа күрә безнең киемнәребез дә матур булырга тиеш. Пычрак, бөгәрләнгән булмаска тиеш», — дип искәртә ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100