Песиләрне кастрацияләү дини яктан рөхсәт ителәме?
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ике начарлык арасыннан азрагын сайлап алу турында аңлата.
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин йорт хайваннарын кастрацияләү, стерильләштерү рөхсәт ителәме дигән сорауга җавап бирә. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә сөйли.
«Ике начарлык арасыннан сайлап алу» төшенчәсе бар. Кайсысы күбрәк зыян китерә?
Песи бала тудыра һәм аларны батырып үтерү, урамга чыгарып ату, аларның шунда өшеп үлүе — бу зыянлырак. Шуңа күрә кастрацияләү кирәк. Тик бу — гөнаһ. Без песигә зыян китерәбез.
Шуңа күрә ике начарлык арасыннан кечерәген сайлап алырга кирәк. Әгәр сез песи балаларын кирәкле урыннарга өләшеп чыксагыз, яхшырак булыр иде. Песине кастрацияләмичә, песи балаларын үтермичә, кирәкле һәм ышанычлы кулларга өләшергә була.
Тик ике начарлык арасыннан сайлап алганда, кастрацияләү хәерлерәк», — ди ул.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Кияүгә чыккач, иреңнең әти-әнисенә ничек эндәшергә?
- Әҗәтне кайтара алмасаң, нишләргә?
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
- Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
- Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
- Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?
- Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?
- Догалар нигә кабул булмый?
- Үлгән туганнар төшкә керсә, нишләргә?
- Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?
- Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?
- Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?
- Идәнне кайсы почмактан юа башларга һәм сихер тапканда нинди дога укырга?
- Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?
- Мөселманнарга чуртан һәм җәен балыгын ашарга ярыймы?
- Тәрбияле ана нинди була?
- Ясалма керфекләр һәм ясатылган кашлар булган килеш намаз укырга ярыймы?
- Начар төш күреп интеккәндә нишләргә?
- Мөселманнар Яңа ел төнендә нишләргә тиеш?
- Песиләрне кастрацияләү дини яктан рөхсәт ителәме?