Кояш баткач тырнак кисәргә ярыймы?
Болар барысы да караңгылык белән бәйле, дип аңлата хәзрәт.
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин инстаграмдагы сәхифәсендә төрле сорауларга җавап бирә.
Бу юлы аннан «Кояш баткач, чәч кисәргә, тырнак кисәргә, сакалны тигезләргә ярыймы?» дип сораганнар.
«Бездә кояш баткач, караңгыда җирләргә, Корбан чалырга ярамый дип өйрәтелгән. Болар барысы да караңгылык белән бәйле.
Яктылык булмагач, кеше караңгыда тырнак кискәндә яраланырга, үзенә зыян китерергә мөмкин, Корбанны дөрес чалмаска мөмкин булган.
Хәзер яктылык бар. Шулай булгач, кояш баткач та бу эшләрне эшләргә ярый», — дип аңлата хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Кияүгә чыккач, иреңнең әти-әнисенә ничек эндәшергә?
- Әҗәтне кайтара алмасаң, нишләргә?
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
- Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
- Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
- Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?
- Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?
- Догалар нигә кабул булмый?
- Үлгән туганнар төшкә керсә, нишләргә?
- Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?
- Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?
- Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?
- Идәнне кайсы почмактан юа башларга һәм сихер тапканда нинди дога укырга?
- Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?
- Мөселманнарга чуртан һәм җәен балыгын ашарга ярыймы?
- Тәрбияле ана нинди була?
- Ясалма керфекләр һәм ясатылган кашлар булган килеш намаз укырга ярыймы?
- Начар төш күреп интеккәндә нишләргә?
- Мөселманнар Яңа ел төнендә нишләргә тиеш?
- Песиләрне кастрацияләү дини яктан рөхсәт ителәме?
- Ислам динендә йөкле хатыннарга чәч кистерү рөхсәт ителәме?