Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кояш баткач тырнак кисәргә ярыймы?

Болар барысы да караңгылык белән бәйле, дип аңлата хәзрәт.

news_top_970_100
Кояш баткач тырнак кисәргә ярыймы?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин инстаграмдагы сәхифәсендә төрле сорауларга җавап бирә.

Бу юлы аннан «Кояш баткач, чәч кисәргә, тырнак кисәргә, сакалны тигезләргә ярыймы?» дип сораганнар.

«Бездә кояш баткач, караңгыда җирләргә, Корбан чалырга ярамый дип өйрәтелгән. Болар барысы да караңгылык белән бәйле.

Яктылык булмагач, кеше караңгыда тырнак кискәндә яраланырга, үзенә зыян китерергә мөмкин, Корбанны дөрес чалмаска мөмкин булган. 

Хәзер яктылык бар. Шулай булгач, кояш баткач та бу эшләрне эшләргә ярый», — дип аңлата хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100