Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ир балаларны ничә яшьтә сөннәткә утыртырга?

Кайчакта 40 яшьлек ир-атлар да сөннәткә утыртылмаган булуларын әйтеп, киңәш сорап мөрәҗәгать итә, ди хәзрәт.

news_top_970_100
Ир балаларны ничә яшьтә сөннәткә утыртырга?
https://pixabay.com

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин ир балаларны сөннәтләү вакыты турында аңлатты. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә сөйли.

«Мөхәммәд пәйгамбәр сүзләренчә, исем кушу һәм сөннәтләү өчен иң яхшы вакыт — бала тугач, җиденче көндә. Җиденче көндә сөннәтләү ярый. 

1, 2, 3 яшь, 10, 15, 20 яки 40 яшь түгел. 7нче көндә кирәк. Булдыра алмасагыз, бераз соңрак ярый, әлбәттә. Ләкин бала сабый чакта моны эшләргә кирәк.

Әйе, без — әниләр, әтиләр, баланы кызганабыз. Авырта дип уйлыйбыз. Тик бала никадәр олырак булган саен, аңа тагын да авыррак булачак.

Миңа мәктәпкә керер алдыннан ясадылар. Мин әле дә бу бабайны истә тотам.

Хәзер баланы хирурглар хастаханәдә сөннәтли. Хезмәт өчен акча да ала, сез арзанракны, яхшыракны сайлый аласыз.

Кайчакта 40 яшьлек ир-атлар да сөннәтләнмәгән булуларын әйтеп, киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Теләсә кайсы яшьтә ясарга ярый һәм кирәк.

Бала тудыру йортларында ук шундый хезмәт булса иде», — дип мөрәҗәгать итә Рөстәм хәзрәт.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100