Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, уй үзе гөнаһсыз.
Аннан «гөнаһлы уйлар гөнаһ буламы?» — дип сораганнар.
Инстаграмдагы сәхифәсендә ул шул хакта аңлатты.
«Начар уйдан соң гөнаһ килә. Без гөнаһтан качарга тиеш. Начар уйлардан качарга кирәк. Начар уйлар ишекне ача. Алар үзләре гөнаһсыз булса да, алар гөнаһка китерәләр. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә сакласын, безнең уйларыбыз изге һәм яхшы булсын. Аллаһ Тәгалә барыбызны да начар уйлардан сакласын», — ди хәзрәт.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин түбәндәге сорауларга да җавап биргән иде:
- Кияүгә чыккач, иреңнең әти-әнисенә ничек эндәшергә?
- Әҗәтне кайтара алмасаң, нишләргә?
- Яулык бәйләгән кызларга бизәнергә ярыймы?
- Ирең синең турыда кайнанаңа зарланса, нишләргә?
- Ир-атны гаиләсеннән тартып алып, үзеңә каратырга ярыймы?
- Бассейнда йөзгәндә мөселман ирләренең киеме нинди булырга тиеш?
- Мәчеттә никах уздырганда чәчәк алып килергә ярыймы?
- Авырлы хатын ураза тотарга тиешме?
- Мунчада мәхәббәт белән шөгыльләнергә ярыймы?
- Күрем вакытында ураза тотмаган өчен акча бирергәме?
- Хатын-кызларга мал чалырга ярыймы?
- Догалар нигә кабул булмый?
- Үлгән туганнар төшкә керсә, нишләргә?
- Ясалма тырнак, татуировка ясау гөнаһмы?
- Гаиләсен ташлап китеп, баласына ярдәм итмәүче ир-ат гөнаһлымы?
- Яңа ел бәйрәмен уздыру гөнаһмы?
- Идәнне кайсы почмактан юа башларга һәм сихер тапканда нинди дога укырга?
- Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?
- Мөселманнарга чуртан һәм җәен балыгын ашарга ярыймы?
- Тәрбияле ана нинди була?
- Ясалма керфекләр һәм ясатылган кашлар булган килеш намаз укырга ярыймы?
- Начар төш күреп интеккәндә нишләргә?
- Мөселманнар Яңа ел төнендә нишләргә тиеш?
- Песиләрне кастрацияләү дини яктан рөхсәт ителәме?
- Ислам динендә йөкле хатыннарга чәч кистерү рөхсәт ителәме?