Самарадан Рузил Бурангулов:«Татар китапларын бәдрәф кәгазенә әйләнүдән саклыйбыз»
Самарада татар халкының бай китап мирасын һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән проект барлыкка килгән. Күпме китап макулатурага китә, татар классикасын кайдан табарга һәм Самара тормышында татар җәмгыяте нинди роль уйный? Болар турында китапларга икенче тормыш бүләк итүче эшмәкәр Рузил Бурангулов сөйләде.