news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Күп катлы йортта шартлау: 2 кеше һәлак булган, 18 кеше җәрәхәтләнгән

news_top

Мәскәүнең көньяк-көнбатышында Генерал Тюленев урамындагы 39 нчы торак йортта шартлау булып, 2 кеше һәлак булган, 18 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, шуларның 2се хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Оператив хезмәтләр мәгълүматлары буенча, 2 фатир янган, 8 нче һәм 9 нчы катлар арасында стеналар ишелгән.

Шартлау булган фатир җимерелгән. Күрше фатирлардагы кешеләрне эвакуацияләгәннәр.

Урында ашыгыч хезмәтләр эшләвен дәвам итә. Белгечләр подъездда алга таба җимерелү куркынычы бармы икәнен ачыклаячак.

Соңрак билгеле булганча, 3 кеше һәлак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар