news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәер үлем: авылга ризык алырга киткән өч яшь янгын сүндерүче-десантчы мәете табылган

news_top

23 апрельдә Байкал аръягы краеның Тунгокоченск районында 22, 24 һәм 30 яшьлек өч яшь янгын сүндерүче-десантчы югала. Алар бирегә 26 мең гектардан артык территорияне биләп алган янгын белән көрәшү өчен Петровск-Забайкальск бүлекчәсеннән килгән, дип хәбәр итә «Комсомольская правда» сайты.

Фаҗига көнендә коткаручылар, азык-төлек алу өчен, Кыкер авылына барырга чыга. Авыл 20 километр ераклыкта була. Ләкин десантчылар кире әйләнеп кайтмый. Алар кайтмагач, иптәшләре чаң суга. Тиздән урман уртасындагы кышлавыкта өстәлдә 3 тәлинкә табалар – бу аларның юлының соңгы дәлиле була.

Эзләү-коткару операциясендә полицейскийлар һәм волонтерлар – барлыгы 40тан артык кеше катнаша. Шулай ук дроннар да кулланылган. Эзләүгә янгыннардан чыккан куе төтен комачаулавы әйтелә. 29 апрельдә һавадан эшләрне туктатырга туры килә. 1 майда бу эшкә Хабаровскидан 50 коткаручы кушыла. Шул ук көнне азык-төлек белән 2 рюкзак табыла.

2 майда эзләүләр туктатыла. Коткаручылар 3 мәет табылу турында игълан итәләр. Россия Тикшерү комитетының Байкал аръягы буенча Тикшерү идарәсе хәбәрләренә караганда, алар төрле урыннарда табылган һәм бик нык пешкәннәр. Һәлак булган янгын сүндерүчеләрне 10 чакрым ераклыкта Чита авиабазасы хезмәткәрләре тапкан. Фаҗига урынына Тикшерү комитеты тикшерүчеләре килгән. Аларга десантчыларның үлем сәбәпләрен һәм шартларын ачыкларга кирәк булачак. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Һәлак булучыларның гаиләләре Чита авиабазасыннан иминият түләүләре һәм матди ярдәм алачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар